kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Вечер на тему: “Незабываемые минуты детства” (по произведениям Мустая Карима)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: «Милл?тебезне? рухи йолдызы Мостай К?рим – гомере буена бала чагыны? онытылмас мизгелл?ре бел?н яш?г?н язучы”.

Максат: Башкортостанны? к?пкырлы язучысы Мостай К?рим турында м?гъл?матлар бир?, укучыларда б?ек ш?хебез бел?н горурлану тойгысы, язучыны?  ?с?рл?ре аша укучыларда ?лк?нн?рг? ихтирам, изгелек, дуслык хисл?ре т?рбиял??.

?и?аз: М.К?римг? арналган альбом, язучыны? портреты, компьютер,презентация, китаплар к?рг?зм?се, г?л-ч?ч?кл?р.

 

С?хн? г?л-ч?ч?кл?р бел?н биз?лг?н. Уртада-Мостай К?римне? портреты. ?с?рне? т?п геройлары килеп чыгарлык итеп эшл?нг?н китаплар куелган, М.К?римг? арналган презентация.

C?хн?г? “Гомер мизгелл?ре” китабыннан д?н?н Аксал булып киенг?н малай чыга.

Алып баручы(М.К?римг? арналган презентация к?рс?телеп барыла). Х?ерле к?н, х?рм?тле тамашачылар! Башкорт халкыны? к?ренекле язучысы Мостай К?римг? багышланган кич?безне башлыйбыз. Башкортостанны? халык шагыйре Мостай К?рим 1919 елны? 29 октябренд? Башкортостан республикасы Чишм? районы Кел?ш авылында урта х?лле крестьян гаил?сенд? туа. Мостай К?римг? д?ньяга соклану, матурлык тойгысы т?рбиял??д? ачык к?нелле, бай зи?енле ?нисене? роле зур була. Б?л?к?й Мостафа ?нисе с?йл?г?н хисапсыз к?п ?киятл?р, легендалар аша д?ньяны? тагы бик к?п мавыктыргыч якларын тоя, фантазиясен баета. Халык ?ырлары да аны? ?чен бер тылсымлы д?ньяга ?верел?.(“Каз канаты” ?ыры башкарыла). 1927 елда туган авылы м?кт?бенд? укый башлагач, аны? алдында д?ньяны? тагын бик к?п матур яклары, я?а серл?ре ачыла бара. Х?зер аларны ?д?би китаплар мавыктыра. “Д?ньяга соклану, шушы соклангычны б?т?нн?рг? д? с?йл?? тел?ге мине ?д?бятка алып килг?ндер д? инде,”- ди Мостай К?рим и?ади башлангычлары турында. Туган авылында тулы булмаган урта м?кт?пне т?мамлагач, ул ике ел Уфа педагогия рабфагында укый. 1937-1941 елларда Башкорт д??л?т педагогия институтында укый. (“Мин фронтка кит?м, ипт?шл?р!” шигырен бер укучы с?йли).  Мостай К?рим сугышта каты яралана, х?ле ?йб?тл?н? башлау бел?н, ныклап и?ат эшен? тотына. Башкортостанны? халык шагыйре, Салават Юлаев, Станиславский исеменд?ге Д??л?т премиял?ре лауреаты Мостай К?рим узене? туган йорты, ?ти-?нисе турында ?ылы итеп иск? ала(1 укучы М.К?римне? “Барысы да ?анлы монда” диг?н шигырен с?йли). Мостай К?рим ?зене? балачак дусты ?сгать турында бик ?ылы итеп иск? ала. “?сгатьл?р урамын “Губернатор урамы” дип й?рт?л?р... “Монда губернатор ?зе яш?г?н, имеш...” дип уйламагыз тагын. Кайчандыр, ?лл? й?з ел ??в?л шушы урам ш?р?м?тенн?н, тройкада ?илдереп, губернатор узып китк?н, имеш, дил?р. Шулкад?р зур т?р?не? к?йм?се туздырып узган тузанда коенып, р?х?тлект?н, горурлыкны? чиген? ?итк?н б?нд?л?р шунда ук ?з урамнарына я?а исем кушканнар- “Губернатор урамы”. Шул “губернаторлар”ны? берсе ?сгать иде”- ди Мостай К?рим. С?хн?л?штерелг?н ?зек к?рс?тел?. Катнашалар: Олы ин?й, Кендек(Мостай К?римне? бала чагындагы кушаматы), ?сгать.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Вечер на тему: “Незабываемые минуты детства” (по произведениям Мустая Карима) »

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Аккузево муниципального района Илишевский район Республики Башкортостан.

















Вечер на тему: “Незабываемые минуты детства”

(по произведениям Мустая Карима)















Учитель татарского языка и литературы

Ямилова Гульнар Вильдусовна









2014 г

Тема: «Милләтебезнең рухи йолдызы Мостай Кәрим – гомере буена бала чагының онытылмас мизгелләре белән яшәгән язучы”.

Максат: Башкортостанның күпкырлы язучысы Мостай Кәрим турында мәгълүматлар бирү, укучыларда бөек шәхебез белән горурлану тойгысы, язучының әсәрләре аша укучыларда өлкәннәргә ихтирам, изгелек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: М.Кәримгә арналган альбом, язучының портреты, компьютер,презентация, китаплар күргәзмәсе, гөл-чәчәкләр.



Сәхнә гөл-чәчәкләр белән бизәлгән. Уртада-Мостай Кәримнең портреты. Әсәрнең төп геройлары килеп чыгарлык итеп эшләнгән китаплар куелган, М.Кәримгә арналган презентация.

Cәхнәгә “Гомер мизгелләре” китабыннан дүнән Аксал булып киенгән малай чыга.

Аксал. И-һо-һо-һо! Бүген бәйрәм, бәйрәм бүген! Зур бәйрәм!(Чыгып китә.)

“Безнең өйнең яме” китабыннан Оксана белән Җәмил, Марат белән Фәһимә пәйдә була.

Марат. Җәмил, Оксана, кая ашыгасыз ул тиклем?

Җәмил. Әйдә бергә, бүген безнең Дәү әтиебезгә арналган кичә үткәрәләр.

Оксана. Без дә аны карарга ашыгабыз.

Фәһимә. Без дә карарга барабыз.

“Әлфия хикәяләре” китабыннан Әлфия килеп чыга.

Әлфия(җырлый): Шатлыклы көн бүген,

Күңелле өебездә.

Лә-лә-лә, лә-лә-лә,-

Зур бәйрәм бүген бездә.

“Өч таган” китабыннан “Актанык” җырын җырлап, дүрт малай һәм бер кыз хәрбиләрчә атлап керә.

Җәмил. Болар бигрәк эре чирттереп барган булалар, әйеме, Оксана?

Якуп. Кем эре чирттерә? Без Дәү әтиебезнең кичәсенә ашыгабыз.

Марат. Сез барыгыз да бертуганмыни?

Вәзир. Туган түгел, без- “дүрт таган”.

Оксана. Ә үзегез бишәү...

Гөлнур. Мине үгез сөзә язды. Ә яхшы малай мине үлемнән коткарды. Мин алардан аерлмыйм.

Вәзир. Башлыгыбыз- Габдулла.

Оксана. Габдулла, сөйлә әле, синең Дәү әтиең ниндирәк кеше ул?

Габдулла. Минем Дәү әтиемме? Минем Дәү әтием... Гомүмән, андый кеше дөньяда юк!(Факиһә Тугызбаева шигыре)

Бөек кеше бөек икән лә ул,

Илаһи моң тулы күкрәге.

Күкрәгендә аның таулар тетри,

Күкрәгендә- күкләр күкрәве.

Җәмил.(Казим Аралбай шигыре.)

Гаҗәп кеше- далан иясе ул,

Тик даланы- үзенең дарманы.

Үзе чәчә, сугара һәм ура,

Үзе игә, или тарманы,

Беркемнең дә көтми фәрманын.

Марат. Менә шундый ул безнең Дәү әтиебез!

Младен.(Абдулхак Игебаев шигыре.)

Галәм телендә дә сөйләшә ул,

Әдәм телендә дә сөйләшә,

Авыр чакта йөкне күтәрешеп

Атлап бара бит ул янәшә.

Анастас. Хәтәр минутларда, җаным өшеп,

Кимегәндә өмет нурларым,

Шигырь утың белән эреттең син

Күңелдәге кайгы бозларын!

Менә нинди ул безнең Дәү әтиебез!

“Озын- озак балачак”китабыннан Олы инәй килеп чыга.

Олы инәй. Исәнмесез, балалар!

Барысы бергә. Исәнмесез, Олы инәй!

Олы инәй. Болай ашыгып кая китеп барасыз?

Балалар. Дәү әтиебезгә арналган кичәне карарга.

Габдулла. Инәй, гаҗәп, бүген барыбызның да Дәү әтиләренә арналган кичә үткәрелә икән.

Олы инәй. Ә исемнәре ничек соң аларның?Кемнәр алар?

Барысы да(ярыша-ярыша.) Минем Дәү әтием- бөек шагыйрь Мостай Кәрим! Минеке- драматург Мостай Кәрим. Безнеке- халык шагыйре Мостай Кәрим!(Аптырашып бер- берсенә карашалар.)

Җәмил. Ничек инде Мостай Кәрим? Ул- безнең Дәү әтиебез. Безнең турыда “Безнең өйнең яме” повестен язды.

Габдулла. Ә безнең хакта “Өч таган” әсәрен иҗат итте.

Фәһимә. Ә нигә сез дүртәү, алай булгач?

Вәзир. Чөнки “өлгеле” Якуп дүртенче таяу булды.

Әлфия. Ә минем өчен “Әлфия хикәяләре”н язды. Мин башта бик булдыксыз идем. “Теге яккамы, бу яккамы?”- дип аптырап та тордым. Дәү әтием миңа дөрес сукмак күрсәтте, бернинди кошның да балаларына тимәскә өйрәтте. Хәзер мин ел да, әтием белән сыерчык оясы ясап, аларны карый алам: “Сыерчыгым, кошчыгым,

Хәзер монда кыш түгел,

Матурым, син кил инде,

Өең өлгерде бүген,”- димен.

Аксал. Мин “Гомер мизгелләре” китабыннан.

Олы инәй. Димәк, сез барыгыз да минем Кендегемнең оныклары?

Балалар. Әйе, без барыбыз да Дәү әтиебез Мостай Кәримнең оныклары.

Олы инәй. Ярый инде, алай булгач, барыгыз, балалар, Дәү әтиегезгә багышланган кичәгә ашыгыгыз. Соңга кала күрмәгез.

Барысы да чыгып китәләр. Тамашачылар арасына барып утыралар. Алып баручы керә.

Алып баручы(М.Кәримгә арналган презентация күрсәтелеп барыла). Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Башкорт халкының күренекле язучысы Мостай Кәримгә багышланган кичәбезне башлыйбыз. Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәрим 1919 елның 29 октябрендә Башкортостан республикасы Чишмә районы Келәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Мостай Кәримгә дөньяга соклану, матурлык тойгысы тәрбияләүдә ачык күнелле, бай зиһенле әнисенең роле зур була. Бәләкәй Мостафа әнисе сөйләгән хисапсыз күп әкиятләр, легендалар аша дөньяның тагы бик күп мавыктыргыч якларын тоя, фантазиясен баета. Халык җырлары да аның өчен бер тылсымлы дөньяга әверелә.(“Каз канаты” җыры башкарыла). 1927 елда туган авылы мәктәбендә укый башлагач, аның алдында дөньяның тагын бик күп матур яклары, яңа серләре ачыла бара. Хәзер аларны әдәби китаплар мавыктыра. “Дөньяга соклану, шушы соклангычны бүтәннәргә дә сөйләү теләге мине әдәбятка алып килгәндер дә инде,”- ди Мостай Кәрим иҗади башлангычлары турында. Туган авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, ул ике ел Уфа педагогия рабфагында укый. 1937-1941 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укый. (“Мин фронтка китәм, иптәшләр!” шигырен бер укучы сөйли). Мостай Кәрим сугышта каты яралана, хәле әйбәтләнә башлау белән, ныклап иҗат эшенә тотына. Башкортостанның халык шагыйре, Салават Юлаев, Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Мостай Кәрим узенең туган йорты, әти-әнисе турында җылы итеп искә ала(1 укучы М.Кәримнең “Барысы да җанлы монда” дигән шигырен сөйли). Мостай Кәрим үзенең балачак дусты Әсгать турында бик җылы итеп искә ала. “Әсгатьләр урамын “Губернатор урамы” дип йөртәләр... “Монда губернатор үзе яшәгән, имеш...” дип уйламагыз тагын. Кайчандыр, әллә йөз ел әүвәл шушы урам шәрәмәтеннән, тройкада җилдереп, губернатор узып киткән, имеш, диләр. Шулкадәр зур түрәнең көймәсе туздырып узган тузанда коенып, рәхәтлектән, горурлыкның чигенә җиткән бәндәләр шунда ук үз урамнарына яңа исем кушканнар- “Губернатор урамы”. Шул “губернаторлар”ның берсе Әсгать иде”- ди Мостай Кәрим. Сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелә. Катнашалар: Олы инәй, Кендек(Мостай Кәримнең бала чагындагы кушаматы), Әсгать.

1 пәрдә

Сәхнә уртасында Әсгать белән Кендек очрашалар.

Әсгать. Әй, малай, ыңгайла болай!

Кендек. Үзең ыңгайла. Мин бозау эзләргә барам.

Әсгать. Шөрләмә, сиңа булмас һич нәрсә. Мин кешегә тимим.(Кендек янына килеп, учын җәеп күрсәтә). Нәрсә исе килә?

Кендек(иснәп.) Юкчы, бер ис тә килми.

Әсгать. Син яхшылап иснә. Танавыңны җыерыбрак.

Кендек(кат-кат иснәп.) Бер ис тә килми бит.

Әсгать. Син яхшылабрак иснә, танавыңны җыерыбрак...

Кендек(кат-кат исни.) Юкчы бер ис тә килми.

Әсгать. Их,син, шуны да белмисең... Күмәч исе, май күмәче. Әле генә күмәч ашап чыктым.

Кендек. Ашасаң ни... Мин бозау эзләргә барам.

Әсгать. Мин дә бозау эзләшимме?

Кендек. Эзләшсәң ни...

Әсгать. Әй, тукта әле, ыштан кесәңдә синең нәрсә кабарып тора ул?!

Кендек. Икмәк катысы.

Әсгать. Булмас, йә таштыр әле.

Кендек(кесәдән икмәк катысын чыгарып күрсәтә.) Менә ышанмасаң... Бозау алдатырга... Менә...

Әсгать. Бозауны ни аны болай гына, алдатмый гына куып кайтырбыз. Әйдә, икмәкне утырып ашыйк.

Кендек. Үзең әле генә май күмәче ашадым дип мактандың...

Әсгать. Күмәч кенә тамакны туйдырмый шул, аны икмәккә кушып ашарга кирәк.

Кендек. Ә нигә соң кушып ашамадың?

Әсгать. Икмәк булмагач...

Кендек. Әкәмәт бу дөнья. Берәүләрдә гел генә күмәч,икмәк юк, икенчеләрдә икмәк бар, күмәч юк. Бездә күмәч җомга көнне генә була. Мә, аша.

Әсгать. Икмәктән туйган адәм дә булыр икән. Икмәкне басып ашарга ярамый. Басып ашасаң тукландырмый ул. Әгәр бер валчыгын җиргә төшерсәң дә, язык була. Язык булгач, тамугта яндыралар үлгәч. Әтием әйтә, борын-борын заманда бер патша дала буйлап сыбай китеп бара икән, ди. Бара торгач, моның корсагы ачкан. Куенындагы икмәкне алып, атыннан төшми генә ашарга керешкән бу. Вакыты кыстау булган, ди. патшаның. Актык кабымны каптым дигәндә генә, бер валчыгы җиргә тәгәрәп төшкән. Патша шунда ук ияреннән сикергән дә әлеге валчыкны эзләргә тотынган. Эй эзләгән, эй эзләгән. Өч көн, өч төн буе, мүкәйләп, бөтен тирә-якны кыдырып чыккан. Тәки таба алмаган. Дүртенче көнне өенә кайтса, бөтен сарайны кара кайгы баскан, ди. Моннан нәкъ өч көн элек патшаның иң яраткан улы суга төшеп үлгән икән. Ходай каһәренең тагы да яманрагы төшүдән куркып, патша әлеге икмәк валчыгы төшкән урынга куш манаралы мәчет салдырган, ди. Моннан соң аны Ходай ярлыкагандырмы, юктырмы- анысы безгә мәгълүм түгел...

Кендек. Әллә нәрсәләр беләсең син, Әсгать.

Әсгать. Ярар, Кендек, әйдә, бозавыңны табыйк та, Олы инәең белән өйдәгеләрне сөендерик әле.

Малайлар бозау эзләргә китәләр.

2 пәрдә

Олы инәйләрнең ишек алды.

Олы инәй. Менә рәхмәт, улым, зур үстең инде, кул арасына керәсең.

Кендек. Мин түгел, Олы инәй, бозау зур үскән...

Олы инәй. Алайса, икегездә зур үскән.

Кендек. Олы Инәем, бу Әсгать исемле малай. Ул миңа бозау эзләште.

Олы инәй. Аңа да рәхмәт. Болай булгач өчегез дә зур үскән. Килегез әле, балалар, салкын катык эчеп алыгыз.(Савыт белән катык бирә.)

Кендек. Икмәкләпме?

Олы инәй. Икмәкләп инде, балам, икмәкләп.

Әсгать. Ярар, мин кайтыйм инде, өйдә дә йомырка пешергәннәрдер.

Олы инәй(хәйләкәр елмаеп.) Аш ашка, урыны башка. Йомыркага да урын табылыр. Катык савытларыгызга берәр кашык каймак та салып бутагыз.(Чыгып китә.)

Малайлар ашап бетерәләр.

Әсгать. Күмәч турында бая мин шыттырдым. Ачлыкны адаштырыр өчен генә әйтелгән алдакчы сүз ул. Йомыркасы да шулай. Без икенче атна инде көненә бер тапкыр гына умач уып кына торабыз. Әти мәчеттән кайтмый, олы абыем калага китеп олакты. Дөньяны без Ибрай белән икәү генә алып барган булабыз. Безнең тәндә хәзер бер тамчы да май калмады. Кичә Ибрай белән икәү, корсакларны ачып, әллә ничаклы кояшта кыздырып карадык. Бөрчек тә май чыкмады. Шуннан мин, агамны үчекләп җыр чыгардым. Кешегә сөйләмәс булсаң, сиңа да әйтәм.

Кендек. Икмәк өсте,ант!

Әсгать. Болай да, ант итмәсәң дә ышанам.

Ибырашка-дурашка

Артын ачкан кояшка.

Ике кадак мае чыккан

Күчтәнәчкә күмәчкә.

Кендек. Кызык, Ибрай нәрсә диде соң?

Әсгать. Чабата калыбы белән башка тондырды. Менә орысы әле дә бүлтәеп тора. Бетәр әле, мәңгегә бармас. Ә төртмә җыр калыр. Аңа калып белән сугып булмый. Минем кушаматым “Сары черки”. Төсемә карата да, телемә карата да кушылган ул.

Кендек. Минем дә кушаматым бар- Кендек.

Әсгать. И-и-и-и-һи, синең кушамат бер дигән- Кендек! Дөньяда иң кирәкле әйбер- кендек ул.

Кендек. Әйдә кайтыйк инде, бик соң бит. (Чыгып китәләр.)

Алып баручы. Мостай Кәрим балачак дусты Әсгатьне гомере буе искә ала. “Берзаман бөтен ил өстенә көрән өермә ябырылды. Ул, өерелдереп-өерелдереп, җиләк кебек егетләрне ерак якларга алып китте. Бәхет иленнән түгел, бәхетсезлек иленнән килгән иде бу гарасат. Бик күпләребезне утлы өермә кире әйләнеп кайтмас җирләргә алып китте. Әсгать тә хәбәрсез гаип булды. Юк, моңа ышанып булмый. Ул хәбәрсез югала торганнардан түгел иде. Ул яхшы күңелле, матур кеше иде. Чибәр түгел, матур иде. Яхшы күңелле кешенең ямьсез үлүе мөмкин түгел,”- ди язучы.

Мостай Кәрим күңелендә зур урын алып торган шәхес- Олы инәй. Мәхәббәт курчалаучы Чишмә районы Келәш авылындагы Серсә урамының “Афродитасы” дип билгеләнгән Олы инәй шәхесе- Мостай Кәрим фәлсәфәсенең нигез ташы. Барыбызга да билгеле: башкортта гына түгел, башка халыкларда да үги әнинең традицион образы калыплашкан һәм ул әкияттән әкияткә, мәкальдән мәкальгә явызлык символы булып күчеп килә. Мостай Кәрим исә художествалы сүзе белән бу образны изге акыл иясе- Олы инәй югарылыгына күтәреп, гасырлар буе формалашкан эстетик эчтәлеккә үзгәртеп кертә һәм моңа башкаларны да ышандыра.

“Олы инәем хушлаша” өзеге сәхнәләштерелеп күрсәтелә.

Катнашалар: Олы инәй, Мостафа(М.Кәримнең үсмер чагы), Әсгать, Кече инәй(Вазифа), Салих, Кара Йомагыл хатыны, Таҗетдин, кыз бала, балалар.

Авыл йорты. Матур итеп киенгән Олы инәй сәкедә утыра. Янында Салих, Мостафа, Кече инәй.

Олы инәй. Балалар, шушы сандыкны минем янгарак күчерегез әле.(Салих белән Мостафа сандыкны күчереп куялар.) Мин озак юлга җыенам, Вазифа, бераз шушында ятып ял итимче.(Барсы да каушап кала.)

Кече инәй. И Ходаем, аталары да өйдә юк бит, ичмасам! Әллә Салихны артыннан җибәрик микән?

Олы инәй. Кайтып җитәр. Әле тиз үк түгел. Тиешле мәшәкатьләрне дә башкарып өлгерербез... Улларым, килегез әле монда, сезнең икегезгә дә үтенечем бар...(Егетләр башларын иеп тынып калалар.) Башларыгызны болай имәгез. Сабыр булыгыз. Сезгә йомыш күп төшәчәк бу арада.

Салих(ашыга-ашыга.) Безгә ни, Олы инәй, йомышыңни кушып тор. Без ни ул тиз-тиз генә... Йомыш ни ул булсын гына, Олы инәй.

Олы инәй. Үзем кендеген кискән балаларны күрәсем килә. Шуларны җыегыз. Утыз көнлегеннән алып, утыз яшьлегенә чаклым һәммәсе дә килсен. Һәммәсе дә! Өйдән өйгә йөрмәгез, хәбәр генә таратыгыз.(Егетләр чыгып китәләр.)

Озакламый өйгә халык җыела башлый.

Мостафа. Олы инәем, җыелеп беттеләр инде.

Олы инәй. Ярар, балам.(Әкрен генә торып, сандык янына килә. Җыелганнарны барсын да күз уңыннан үткәрә.) Күптән күргәнем юк иде, Зәбирә, ничек үсеп киткәнсең... Солтангалинең күзе төзәлгән икән... Елак Шатморатның елаклыгы беткән инде... Бәләкәч Акйолдыз әтисенә ничек охшап бара... Кая әле, килен, төпчегеңне тагын бер күримче...(Кара Йомагыл хатыны баланың йөзен Олы инәй ягына бора.) Авылыбызның иң яңа кешесе, мин кабул иткән балаларның иң соңгысы инде бу бала. Хәтереңдәме, килен, беренче игезәкләрең Хабибулла белән Хисбулланы тапкач, ирең Йомагыл ничек сөенгән иде?

Йомагыл хатыны. Хәтердә, инәй, хәтердә. Сиңа малай булсын иде дип заказ да биргән бит ул. Ике малай тугач, сөенеченнән әллә нинди сораулар биреп ташлаган бит ул. Нигә икәү? Берьюлымы? Икенчесе ни исемле, имеш.

Олы инәй(елмаеп.) Шулай булган иде шул...

Тынлык.

Олы инәй. Балалар, бу якты дөньяга мин сезне берәм берәм кабул иттем. Ә менә хушлашыр өчен барыгызны берьюлы чакырдым. Килгәнсез, рәхмәт. Минем рәхмәтләремне әле аңламаганнар, үскәчерәк төшенер. Өлкәнрәкләр төшендереп бирер. Әйе, исән чагында, күзгә-күз карашып саубуллашыйк, дидем. Эчем поша. Дөнья хәлен белеп булмый.

Үсмер кыз Фәридә елап җибәрә. Барсы да аңа борылып карыйлар.

Олы инәй(каты итеп.) Елашырдан булса, балалар, хәзер үк таралышабыз. Мин сезне моның өчен чакырмадым. Әлегә иртә. Вакыты җиткәч, тыймам. Тыя да алмам. Ә хәзергә, иркенләп, тыныч итеп сөйләшик.

Әсгать. Ул бит, инәй, күңеле йомшаклыктан гына...

Олы инәй(баш кагып куя.) Васыять әйтер, үгет бирер өчен җыймадым мин сезне, балалар. Бишектә ятып, имезлек имгәнегезгә дә, җир сөреп, иген иккәнегезгә дә бары фатихамны гына яңартам, теләкләремне генә кабатлыйм: бер-берегезгә изгелек күрсәтегез, үзегез изгелек күрерсез. Онытмагыз шуны.

Әсгать. Рәхмәт, инәй, онытмабыз.(Аңа башкалар да кушыла.)

Олы инәй(сандыкның өстен сыйпап.)Дөньялыкта мин бик күп бүләкләр алдым. Сезнең һәрберегез туган сәгатьтә миңа, рәхмәтләр укый- укый, затлы сөенчеләр бирделәр. Затлы булмаса, затлы дип кабул иттем. Тавык бирсәләр, каз дидем, бакыр билсәләр, көмеш дидем, киндер бирсәләр, ефәк дидем.(Елмаеп куя.) Шулай итеп, баеп-череп беттем. Менә күпме мал җыйдым. Дөньяныкы дөньяда кайтырга тиеш. Әлегә чаклы гел мине бүләкләделәр. Менә хәзер бүләккә каршы үзем бүләк өләшер вакыт җитте. Миңа күпләр тапшырды, мин дә күпләргә тапшырырга тиешмен.(Сандыкны ача.) Төймәсен дә, дөя күреп, кабул итегез. Я, төрткәләшми генә килегез, бәләкәчләрне алдан җибәрегез...

Олы инәй һәрберсенә, башларыннан сыйпап, бүләк өләшеп чыга. (Таҗетдингә җиткәч, башын читкә борып, бүләкне бирә).Китеп барсам, һәммәгезгә дә бәхиллегемне биреп калдырам. Һәммәгезгә дә... Өлкәннәрегез, мөгаен, минем каберемә туфрак салырга килер. Моның өчен алдан ук рәхмәт әйтеп куям. Тик берәүгә генә рөхсәтем юк... Таҗетдин, син ятим әниеңне тел белән җәберлисең икән дип ишеттем. Шул дөресме?

Таҗетдин(башын аска иеп.) Дөрес... Усаллыктан түгел, кызулыктан булды.

Олы инәй. Ишеттегезме? Барыгыз да ишеттегезме? Таҗетдин әнисенең тәненә җәрәхәт салган. Шул куллары белән каберемә туфрак ташларга аңа рөхсәтем юк.(Пауза.) Я, барыгыз инде, таралышыгыз.

Мостафадан башка башкалар әкрен генә чыгып китәләр. Олы инәй бераз күзләрен йомып ята.

Олы инәй. Син монда икәнсең, улым. Әйбәт.

Мостафа. Я, бер-бер нәрсә кирәк булыр дидем...

Олы инәй. Бернәрсә дә кирәкми. Калуың әйбәт... Син булгач, дөнья буш түгел.

Мостафа. Өләшкән бүләкләрең өчен бала - чага сөенеп китте.

Олы инәй. Куй, балам,юатма мине. Сөенсәләр, начар булыр иде. Мин бит аларга сөенче таратмадым. Хәтирә бүләге калдырдым. Хушлашыр өчен буш кул биреп кенә өйдән чыгып китә алмадым. Барысын да күрәсем килгән иде- рәхмәт яугырлары. Моратыма ирештем. Әллә Таҗетдингә катырак хөкем чыгардым инде? Ярар, үзенә дә, башкаларга да гыйбрәт булыр. Гыйбрәтсез дөнья бармый ул. Ярлыкамый торган языклар да була шулай. Исеңдә тот: ана хакыннан да изге нәрсә юк.

Мостафа. Беләм, Олы инәй, икеләтә беләм – икегез хакын да...

Олы инәй. Үкенечләр юк минем хәзер. Булса да, үкенергә соң. Менә сине иртәрәк калдырып китәм, шунсы гына аяныч. Канатларың ныгып җитмәгән, уйламаганнан имгәтеп ташламагайлары. Балалыктан чыгып өлгермәдең. Хәер, син гомерең буе балалыктан чыгып бетмәячәксең. Бәхетең ярдәм бирсен! Үзем дә җир белән күк ярасында кебекмен. Арымадым да, көчем дә юк.(Пәрдә ябыла).

Алып баручы. Мостай Кәримнең Олы инәсе, барсы белән дә хушлашып, таң алдыннан бакый дөньяга күчеп китә. Төш вакытында Олы инәйне гүргә тапшыралар. Бу югалтуны барсы да бик авыр кичерәләр. Чөнки ул барлык бала чагын тирә-яктагыларның җылысын, мәхәббәтен тоеп үткәргән. Алар аңа мәрхәмәтле булган, ул да аларның игелегенә яхшылык белән җавап кайтарган.

Халкыбызның аксакалы, халык язучысы, шагыйрь, проза әсәрләре язучы, драматург Мостай Кәримгә багышлап, бик күп күренекле кешеләр үзләренең җылы сүзләрен җиткергән, аңа арнап шигырьләрен язган. (Миәссәр Басыровның Мостай Кәримгә арнап язылган “Ярый әле...” дигән шигырен бер укучы сөйли).

Хөрмәтле тамашачылар! Шушының белән безнең күренекле язучыбыз Мостай Кәримгә арналган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



























Кулланылган әдәбият:

  1. Мостай Кәрим “Озын-озак балачак”

  2. Мостай Кәрим “Шигырьләр һәм поэмалар”1997 ел Татарстан китап нәшрияты

  3. “Мостай Кәрим тормышы һәм иҗаты” 2000 ел Уфа “Китап” нәшрияты

  4. М.Кәримгә арналган презентация.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Вечер на тему: “Незабываемые минуты детства” (по произведениям Мустая Карима)

Автор: Ямилова Гульнар Вильдусовна

Дата: 24.11.2014

Номер свидетельства: 134818


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства