kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“?тил?р ??м малайлар” интеллектуаль к??ел ачу уены

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлар: укучыларда д?ньяга ф?нни караш формалаштыру, аларны? офыкларын ки??йт?, конкуренцияг? х?зерлекле ит?; укучыларны? патриотик хисл?рен? йогынты ясауны д?вам ит?; аталар ??м балалар арасындагы м?н?с?б?тне тагы да якынайту, ?тил?рне Ватанны саклаучылар к?не у?аеннан котлау; ?ти-?нил?рг?, ?би-бабайларга карата х?рм?т хисл?ре т?рбиял??.?и?азлау: компьютер, экран, проектор, ике кы?гырау, 8 кал?м, 8 альбом бите, укучылар ?зерл?г?н б?л?кл?р, татар халык костюмы, М. ??лил, С. Садыйкова портретлары.Плакатлар: “Ватанга хезм?т – ?зе?? хезм?т”, “Ил гамен ?и?г?н ир ил агасы булыр”, “Ил ирг?, ир илг? таяна”, “Ил намусы – ир намусы”, “Ирл?р ки??ше ил корган”. ?леге чара сигезенче т?р махсус (коррекциял??) м?кт?бенд? укучылар ??м аларны? ?тил?ре ?чен ?тк?рел?. Уен 23 нче февраль у?аеннан уздырыла. ?тил?р ??м малайлар арасындагы б?йл?нешне тагын да ныгыта

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“?тил?р ??м малайлар” интеллектуаль к??ел ачу уены »

Әтиләр һәм балалар” интеллектуаль күңел ачу уены

Максатлар: укучыларда дөньяга фәнни караш формалаштыру, аларның офыкларын киңәйтү, конкуренциягә хәзерлекле итү; укучыларның патриотик хисләренә йогынты ясауны дәвам итү; аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтне тагы да якынайту, әтиләрне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау; әти-әниләргә, әби-бабайларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, ике кыңгырау, 8 каләм, 8 альбом бите, укучылар әзерләгән бүләкләр, татар халык костюмы, М. Җәлил, С. Садыйкова портретлары.

Плакатлар: “Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт”, “Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр”, “Ил иргә, ир илгә таяна”, “Ил намусы – ир намусы”, “Ирләр киңәше ил корган”.

Уенның барышы:

Милли көй яңгырый.

- Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без “Әтиләр һәм балалар” интеллектуаль күңел ачу уенына җыелдык. Бездә бүген кунакта 6 нчы А сыйныфы укучылары һәм аларның әтиләре! Алкышлар белән каршы алыгыз! Ә хәзер якыннанрак танышу өчен сүзне 1 нче командага (әтиләр командасына) бирәм!

1 нче команданың капитаны. Безнең исем –

1 нче команда. Лачын!

1 нче команданың капитаны. Безнең девиз –

1 нче команда. Булыгыз лачын кебек, тормагыз бер дә җебеп!

- Икенче команда, таныштыру өчен сүз сезгә бирелә!

2 нче команданың капитаны. Безнең исем –

2 нче команда. Тулпар!

2 нче команданың капитаны. Безнең девиз –

2 нче команда. Тулпар кебек җитез, ярсу һәм дә көчле бул!

- Командалар белән таныштык. Ә хәзер жюри әгъзалары белән дә танышыйк: мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - ФИО; рәсем укытучысы – ФИО; төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган 10 нчы сыйныф укучысы – ФИО.

- Командалар, сез әзерме? Уенны башлыйбыз! (Музыка)

I тур. “Кем тизрәк?” дип атала. Мин сезгә сораулар әйтәчәкмен. Командирлар каршында - кыңгырау. Кайсы команда тизрәк чылтырата - беренче булып җавап бирү мөмкинлеге ала. Игътибар белән тыңлагыз һәм тиз генә дөрес җавап бирегез. Кайсы команда җитезрәк булыр икән?!

  1. “Көн” белән “төн” нәрсәгә бетә? (“Н”гә)

  2. Тау белән тау итәге арасында нәрсә бар? (“Белән”)

  3. Кайсы хатын-кыз исеменнән баштагы һәм ахыргы “ә” хәрефен алсаң, зат алмашлыгы кала? (Әминә)

  1. Җөмлә беткәч, ни эшлиләр? (Пауза ясыйлар)

  2. Татарстанда нинди шәһәр боерык фигыль белән белдерелә? (Бөгелмә)

  3. Кайсы ай ашарга ярый? (Май)

  4. Татарстан Республикасының дәүләт флагында ничә төс бар һәм ниндиләр? (3 төс: яшел, ак, кызыл)

  5. 2014 ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде? (Мәдәният елы)

11. Дүрт шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (Өч шәм кала, берсе янып бетә)

12. “С” белән мин түктерәмен күз яшең,

“Т” белән булам синең чын кардәшең. (Суган, туган)

13. Матур тавышлары өчен японнар нинди хайванны өйдә тоталар? (Бака)

Концерт номеры

- Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

II тур “Исеңдә калдыр” дип атала. Экранда чыгачак рәсемнәрне игътибар белән карагыз, исегездә калдырыгыз. Аннары сорауларга дөрес җавап әйтерсез.

1 рәсем 2 рәсем


3 рәсем 4 рәсем


Сораулар:

1 командага - дүртенче рәсемдәге аюның шарфы нинди төстә иде? (Россия флагы төсендә)

2 командага - беренче рәсемдә ничә солдат сурәтләнгән иде? (ике солдат)

Концерт номеры

- Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

III тур “Җавабын тап” дип атала.

Бу турда мин сораулар укырмын, һәр команда язма рәвештә әлеге сорауларга җавап бирергә тиеш.

1. Бу бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 нче елда ул беренче тапкыр уздырыла. Тагын бер елдан нәкъ шушы көнне Кызыл Армия Псков һәм Нарва янында немец гаскәрләрен җиңүгә ирешә.

1922 елдан әлеге дата рәсми рәвештә игълан ителә. Шуннан соң ул ел саен билгеләп үтелә башлый. 2005 елда әлеге бәйрәмнең исеме дә үзгәртелде. Нинди бәйрәм турында сүз бара? (Ватанны саклаучылар көне).

2. Ул 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда әлеге шәхеснең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Сүз кем турында бара? (Муса Җәлил). Портреты күрсәтелә.

3. Заманында популяр драма артисты, татар опера театрының күренекле солисты, татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы хатын-кыз композитор. (Сара Садыйкова). Портреты күрсәтелә.

Командалар үз фикерләрен әйтәләр.

IV тур “Кем күбрәк?” дип атала. Экранга игътибар белән карагыз әле, шушы хәрефләрдән (А с р н ы а л) сүз ясарга кирәк. (Арыслан). Дөрес, әлеге сүздән исем сүз төркемендәге сүзләр табарга тиеш буласыз. Кайсы команда күбрәк сүз табар икән? Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Концерт номеры

- Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

V тур – ул командирлар ярышы. Мин тиз генә ун сорау бирәчәкмен, сез тиз генә “әйе” я “юк” дип җавап бирергә тиеш. Сез әзерме? Башладык!

1 нче командирга:

1. Әбиләр чуагы яз көне була (юк).

2. Кисекбаш – “Су анасы” әкияте персонажы (юк).

3. Исем сүз төркеме килеш һәм тартым белән төрләнә (әйе).

4. 10 ны 10га тапкырлагач 100 була (әйе).

5. 10 – ул бер дистә (әйе).

6. Компьютер – татар сүзе (юк).

7. Гармун – кыллы уен коралы (юк)

8. 80-1= 79 (әйе)

9. Инглизләр дусны friend, диләр (әйе).

10. Ашыгыч ярдәм машинасы 03 номеры белән чакырыла (әйе).

2 нче командирга:

1. Мәтрүшкә - дару үләне (әйе).

2. Атнаның өченче көне – пәнҗешәмбе (юк).

3. Хирург ул – теш врачы (юк).

4. Язның беренче чәчәге – ромашка (юк).

5. Алфавитның өченче хәрефе – “з” (юк).

6. Ике тәнәфес арасы – дәрес (әйе).

7. Светофорның 4 төсе бар (юк).

8. 1не ничәгә тапкырласаң да бер була (юк).

9. Ландыш чәчәге кызыл төстә (юк).

10. Кубыз – музыка уен коралы (әйе).

- Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

- Безнең бүгенге очрашуыбыз юкка гына булмады. Тиздән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Хөрмәтле ир-ат укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре, әтиләр, һәм уңган, һәм булган, батыр һәм матур егетләребез!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!Сезгә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, шатлык телибез. Укучылар әтиләренә хезмәт дәресләрендә ясаган бүләкләрен тапшыра.

Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә һәрдаим үрнәк әти булыгыз, балаларыгыз тормыш юлына аяк баскач та файдалы киңәшләрегезне биреп, ныклы таяныч булып яшәргә язсын.

Шуның белән “Әтиләр һәм балалар” интеллектуаль күңел ачу уены ахырына якынлашты. Кадерле әтиләребез, гаярь егетләр! Сез барда ил хур булмас. Тикмәгә генә халык: “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, батыр Ватанны саклый”, - дип әйтмәгәннәрдер. Хөрмәтле укучылар! Безнең бабаларыбызга, әтиләребезгә, абый-энеләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен! Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
“?тил?р ??м малайлар” интеллектуаль к??ел ачу уены

Автор: Тазиева Гульнар Загретдиновна

Дата: 13.04.2015

Номер свидетельства: 201037


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства