kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тема: Муса ??лил эзл?ре буйлап

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: 1.Патриот шагыйрьне? тормыш ??м и?ат юлы бел?н якыннан таныштыру.

              2. Укучыларда шагыйрь и?атына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илг? м?х?бб?т т?рбиял??.

?и?азлау: шагыйрьне? портреты; ул булган урыннар к?рс?телг?н карта; кроссворд, кызыл ромашка.

Чараны? барышы:

Укытучы 1: 149 нчы лицее яныннан Муса ??лил эзл?ре буйлап с?ях?тк? поезд кузгала. Билет алып, барыгызны? да урыннарыгызга утыруыгыз сорала. х?ерле юл сезг?!

Укытучы 2 : Укучылар, поездга утыру ?чен билет алу кир?к. Туган ил,  туган ?ир турында м?кал?л?р ?йтеп, билет алабыз. ( Укучылар м?кальл?р ?йтеп. билет алалар)

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тема: Муса ??лил эзл?ре буйлап»

Тема: Муса Җәлил эзләре буйлап

( 8 нче сыйныфлар өчен класс сәгате)



Максат: 1. Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ;

2. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты ; ул булган урыннар күрсәтелгән карта ; кроссворд , кызыл ромашка.




Чараның барышы:

Укытучы 1: 149 нчы лицее яныннан Муса Җәлил эзләре буйлап , сәяхәткә поезд кузгала. Билет алып , барыгызның да урыннарыгызга утыруыгыз сорала . Хәерле юл сезгә!

Укытучы 2 : Укучылар поездга утыру өчен билет алу кирәк. Туган ил, туган җир турында мәкалләр әйтеп , билет алабыз. ( Укучылар мәкалләр әйтеп , берәм – берәм билет алалар .)

Укытучы 3: Исәнмесез,укучылар, кунаклар ! Без сезнең белән сәяхәткә кузгалдык.

Без җирдә нинди эз калдырырга тиеш соң ? Үлемсезлек юлы, озынмы ? Нигә М. Җәлилне бөтен дөнья белә ? Бу сорауларга без сәяхәтебез барышында җавап табарга тиеш булабыз.

Менә инде беренче тукталышка да килеп җиттек. Аның исеме ничек атала ? ( Укучылар : “ Мостафа “ дип атала .)

Укытучы 3 : Бу тукталыш безгә нинди кызыклы мәгълүмат сөйләр икән ? Муса Җәлил белән аның нинди бәйләнеше булыр соң ?

Муса Мостафа улы 1906 нчы елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туган. Димәк, безнең М.Җәлил эзләре буйлап сәясәткә чыгуыбыз тикмәгә генә булмаган. Күптән түгел генә аның туган көне булып үткән икән. (Шул урында хат килеп төшә.)

Бу нинди хат икән укып китик әле. Ерак үткәннән Муса Җәлил җибәргән бит моны.

Хат : “Кадерле укучылар! Сезгә ерак үткәннән хат язучы Муса абыегыз дип белерсез. Мине искә алып, сәясәткә чыгуыгыз өчен рәхмәт. Укытучыларыгыз сезгә мин үткән сикәлтәле юлларны күрсәтерәр, тормышның нинди ямьле, матур булуын аңлатырлар.

Сезгә теләгем бер: кыю булыгыз, туган илне, тормышны яратыгыз , алга атлагыз!

Шуның белән хатымны төгәллим һәм сезгә кечкенә генә бүләгемне калдырам. Сау булыгыз!

Сәләм белән Муса абыегыз”

( М.Җәлилнең “Шакир белән Гали”( I том, 357 бит.)

шигыре укыла.)


Укытучы : Менә инде икенче тукталышыбыз да күренә. Ул Оренбург дип атала.

Оренбургта ул Хөсәения мәдрәсәсендә укый. 1919 нчы елда “Кызыл йолдыз” газетасында беренче шигырен бастырып чыгара.Ул “Бәхет” исемле була.Бу шигыре-илебездә граҗданнар сугышы еллары,Җәлил туган халкының азат булуын тели.

Менә Казан тукталышы күренә.М.Җәлил анда ниләр эшләгән икән?

Муса 1922 нче елда Казанга килә.Анда язучылар белән таныша,шигырьләр яза.1923 нче елда Пед.институт каршындагы Рабфакка укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.Ләкин ул яуланган үрләр белән генә кәнәгатьләнми,һаман алга атлый һәм Мәскәүгә китә.Мәскәү тукталышы.Монда нинди хатирәләр,нинди эзләр бар икән?1927-1933 нче елларда ул Мәскәү университетының әдәбият бүлеген уңышлы тәмамлый.Балалар журналларында: ”Кечкенә иптәшләр” , ”Октябрь баласы”редактор була.” (Карак песи”шигыре укыла.I том-378б.). Мәскәүдә опера студиясе ачыла. Муса Җәлил дә бу студиядә эшли. Оештырылган татар опера студиясе белән ул кабат Казанга кайта һәм әдәби бүлектә җитәкче була. М.Җәлил “Алтынчәч” либреттасын яза һәм ул 1941 нче елны опера сәхнәсендә куела.

Сугыш башлангач та армиягә алына. М.Җәлил командирлар әзерли торган курсларда укый, өлкән палитрук дәрәҗәсе ала. “Батырлык” исемле фронт газетасына хәрби хәбәрче итеп билгеләнә. 1942 елның җәендә Волхов фронтында барган каты сугышлар вакытында ул хезмәт иткән гаскәри часть чолганышта кала, шагыйрь ,каты яраланып, дошман кулына төшә, лагерьга озатыла.

Инде бик ерак бардык. Бераз туктап ял итеп алсак та була. Әйдәгез әле, кроссворд чишеп алыйк.





Кроссворд

Горизонталь:

  1. “Хөсәения” мәдрәсәсе нинди шәһәрдә урнашкан була?

  2. Мәскәүдә нинди студия ачыла?

  3. Әтисенең һәм туган авылы исеме?

  4. Фронтта нинди газетада эшли?

  5. Без аны кем буларак беләбез?

  6. Татаропера студиясе кайда оеша?

  7. Рабфакка нинди шәһәрдә укырга керә?









(Уртада ромашка сүзе чыга.) Укучылар, М.Җәлилнең нинди ромашка дигән шигыре бар әле? (“Кызыл ромашка”). 1 укучы бу шигырьне укып китә.

Укытучы:Менә Моабит тукталышына да җиттек. Бу урын меңләгән совет солдатларының ,әсирләренең җәфа чиккән урыны, караңгы төрмә. М.Җәлилнең зур абруйлы кеше булуын фашистлар беләләр һәм үзләренең ягына чыгарга өөндиләр. М.Җәлил риза булган булып, астыртын гына аларга каршы көрәшә. Җәлил үзенең көрәштәшләре белән яшерен эш җәелдереп җибәрә: листовкалар тарата, спектакльләр куя, шигырьләре белән калатландыра. (“Тик булса иде ирек” шигыре укыла.)

Җәлилчеләр тагын да зуррак планнар коралар: әсирләрне кораллы күтәрелешкә әзериләр. Ләкин восстания башланырга берничә генә калганда , бер сатлык җан оешманың серен чишә. Җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Бу 1943 елның августы була. (“Моабит дәфтәрләре” турында сөйләнелә.)

Тикшерү эшләре 1944 елның мартына кадәр бара,суд була, һәм Муса Җәлил белән аның ун көрәштәше (алар арасында танылган балалар язучысы Абдулла Алиш та бар) үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин М.Җәлил күңелен төшерми, дусларын шигырьләр белән канатландыра. Менә шундый шигырьләрнең берсе.(“Җырларым” шигыре укыла.)

Иң соңгы тукталыш : Плетцензее төрмәсе. 1944 нче ел , 25 август . Хөкем карары җиренә җиткерелә: Плетцензее төрмәсендә 11 патриотның башы киселә. Менә шулай кызганыч тәмамлана М.Җәлилнең тормышы.

Укучылар менә без бу сәяхәтезне төгәлләдек тә инде, М.Җәлилнең сикәлтәле тормыш сукмагын тикшереп чыктык. Сезгә сәяхәт ошадымы? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле, М.Җәлил турында ниләр истә калдырдыгыз икән? (Сораулар белән кызыл ромашка тактага куела. Бер укучы таҗны алып сорауны укый, ә башкалар җавап бирәләр. )

Сораулар:

  1. Нинди фронтта эләгә?

  2. Фашистларга каршы нинди эшләр алып бара?

  3. Нинди төрмәдә утыра?

  4. Ничә Моабит дәфтәре илгә кайткан? (2)

  5. Ничә җәлилченең башы киселә һәм алар арасында тагын нинди язучы да була?

  6. Нинди төрмәдә хөкем карары җиренә җиткерелә?

Укытучы 1: Укучылар, әйдәгез , тактадагы эпиграфны укып китик әле.

Эпиграф:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,

Шигыремдәге изге антына

Бар җырымны илгә багышладым ,

Гомеремне дә бирәм халкыма.”

( Эпиграфны укыгач, берничә укучы М.Җәлил турында үз фикерләрен әйтәләр.)

Укытучы 2: Укучылар, безнең тыныч тормышыбыз өчен М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре гомерләрен дә кызганмаганнар. Әйдәгез,алар кебек ватанпәрвәрләрне 1 минут тынлык белән искә алыйк.

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге

Бер минутлык тынык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

( 1 минут тынлык. )

Укытучы 3: М.Җәлил үзенең шигырьләрендә безне нинди булырга өнди соң? Без сезнең белән ничек яшәргә тиешбез соң? Без нинди булырга тиеш?

  • кыю,батыр булырга;

  • намуслы;

  • гадел;

  • курку белмәс;

  • Ватанны яратырга;

  • туган илне сакларга.

Әйе, укучылар, М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди. Мин дә сезнең герой- шагыйрь кебек ватанпәрвәр ,куркусыз булып үлүегезне телим.

Туган ил хакына, туган җир хакына.

Мусалар башларын салдылар.

Без илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип,

Мәңгегә чит илдә калдылар.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тема: Муса ??лил эзл?ре буйлап

Автор: Султанова Чулпан Ринатовна

Дата: 16.03.2016

Номер свидетельства: 306466


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства