kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Театр здоровья "Новый Год"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Театр-понятие «театр» включает в себя различные его виды: драматический театр, оперный, балетный, кукольный, театр пантомимы и др.

Теа?тр — зрелищный вид искусства, представляющий собой синтез различных искусств — литературы, музыки, хореографии, вокала, изобразительного искусства и других и обладающий собственной спецификой: отражение действительности, конфликтов, характеров, а также их трактовка и оценка, утверждение тех или иных идей здесь происходит посредством драматического действия, главным носителем которого является актёр.

Родовое понятие «театр» включает в себя различные его виды: драматический театр, оперный, балетный, кукольный, театр пантомимы и др.

Во все времена театр представлял собой искусство коллективное; в современном театре в создании спектакля, помимо актёров и режиссёра (дирижёра, балетмейстера), участвуют художник-сценограф, композитор, хореограф, а также бутафоры, костюмеры, гримёры, рабочие сцены, осветители.

Развитие театра всегда было неотделимо от развития общества и состояния культуры в целом, — с особенностями общественного развития были связаны его расцвет или упадок, преобладание в театре тех или иных художественных тенденций и его роль в духовной жизни страны.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Театр здоровья "Новый Год" »

Яңа елны каршылаганда

(Сәламәтлек театры үткәрү өчен сценарий)


КАТНАШАЛАР: Кыш бабай, Кар кызы, Егетләр, Кызлар, Куян.


Кышкы урман. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәме алдыннан агач­ларның, җир өстенең мамык кар белән ничек каплануын, җәнлекләрнең ничек кышлауларын карап йөриләр.

КАР КЫЗЫ: И-и-и, бабакай, ничек матур безнең урман! Һавасы ничек чиста, тын алулары бөтенләй җиңел, рәхәт!

КЫШ БАБАЙ: Әйе шул, кызым. Җир өстен, агачларны йомшак кар белән кап­ладык. Шәт язга кадәр исән-сау чыгарлар. Явыз ниятле кешеләр генә әлеге матур­лыкны бозмасыннар иде.

КАР КЫЗЫ: Бер дә борчылма, ба­бакай. Бөтен кешеләр дә матурлык, чис­талык тәртип ярата бит. Нишләп тисен­нәр соң?

КЫШ БАБАЙ: Тукта әле кызым, боры­ныма ниндидер ят төтен исе бәрелеп кит­те.

Як-ягына караналар, иснәп алалар.

КАР КЫЗЫ: Чыннан да ниндидер тө­тен исе килә икәән бит.

КЫШ БАБАЙ: Әйдәле кызым, шул як­ка барып карыйк. Кемнәр икән ул. Ниш­ләп йөриләр икән алар?

Бер аланлыкка килеп чыгалар. Ә анда биш-алты егет һәм кыз учак ягып җибәргәннәр, учак җылысында шаярып-көлеп тәмәке тартып утыралар.

1 ЕГЕТ: О-о-охо безгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килеп җитте.

2 ЕГЕТ: Күчтәнәчләр алып килгән нәрдер инде (көлешәләр)

КЫШ БАБАЙ: Исәнмесез, төскә ма­тур, эшкә батыр егетләр һәм кызлар! Нин­ди җилләр китерде инде сезне әлеге ур­манга?

1 ЕГЕТ: Без быел Яңа елны урманда каршыларга җыендык. Ел да-ел да гел бер төрлелек туйдырды безне. Шәһәрдә утырганда өлкәннәр: "Аны алмагыз, алай эшләмәгез!" дип гел өйрәтеп, күзәтеп торалар.

2 ЕГЕТ: Ә монда без иректә! Нишләсәк тә ярый. Телибез икән, тәмәке пыскытабыз, телибез икән кәефне күтәрердәй...

(Әйтеп тә бетерергә ирек бирмичә)

КЫШ БАБАЙ: Булды, булды аңла­шылды. Шушындый матур урманга ямь­сез ниятләр белән килүегез бик начар. Бәйрәм алдыннан сезнең ише начар фи­керле, ямьсез гамәлләр белән шөгыль­ләнүче балаларны күрү минем кәефемне төшерә. Нишләтергә инде сезне, ә, олан­нар?!

КАР КЫЗЫ: Бабакай, минем тәкъ­димем бар. Әйдә, монда килгән егетләр һәм кызлар безнең урман җәнлекләре ничек итеп Яңа елны каршылауларын карасыннар да, үзләренең кылган начар гадәтләрен күрсеннәр, нәтиҗә ясасын­нар.

КЫШ БАБАЙ: Бик яхшы фикер әйт­тең әле син, кызым. Кунаклар үзләре риза булсалар. (Кунаклар фикерләшәләр).

1 ЕГЕТ: Ярый соң, карап карыйк. Бездән нинди аерымлыклары бар икән соң?

2 ЕГЕТ: Аларда да шул ук шампан, вино, тәмле әйберләр, кәефләндергечләрдер инде ул. (Көлешәләр).

КЫШ БАБАЙ: Ярый алайса, әлеге аланда бер төркем җәнлекләр Яңа ел кар­шыларга җыенып йөриләр иде. Шунда барып карыйк. Тик шауламагыз. Алар сизмәсеннәр, алайса куркып калырлар. Бәйрәмнәренең яме китәр. (Шунда китә­ләр)

Матур алан. Анда үсеп утырган бер чыршыны кипкән гөмбә, чикләвекләр, кипкән чәчәкләр, үләннәр белән бизәгәннәр, куян, керпе, саескан, тиен, тукран чыршы тирәсендә кайнашалар. Килгән кунаклар шыпырт кына күзәтәләр.

КУЯН (Әлеге бәйрәмнең хуҗасы. Табында яшелчәләр, кипкән җиләк-җимешләр): Әйдәгез, дусларым, табында булган сый-хөрмәттән авыз итегез, һәммәгезнең яраткан ризыгы бар. Туганна­рым куяннар өчен С витаминына бай ки­шер, В витаминын үзендә саклаучы кә­бестә...

АКТӘПИ: Рәхмәт инде, туганым, теш­ләребез нык булсын өчен тырышасың инде син.

КЕРПЕ КЫЗЫ ЭНӘБИКӘ: Ә безнең өчен тимергә бай тәмле-тәмле алмалар... Яшеле дисеңме, кызылы дисеңме һәм­мәсе бар. Сез дә ашагыз, дусларым, сау-таза булырсыз. (Ашыйлар).

Әйдәгез, дусларым, чыршы тирәли уй­нап алыйк. (Чыршы тирәли җырлап әй­ләнәләр).

ТИЕН: Беләсезме, дусларым, мин сез­гә "Кем җитезрәк" уенын уйнарга тәкъдим итәм. Һәммәбез дә хәрәкәттә бәрәкәт икәнен белә. Юкка гына: Сәламәт буласың килсә, Торма кырыйда карап. Йөгер, сикер, йөз суларда Физкультураны ярат! – димибез бит. Шушындый борма-борма юлдан йө­гереп барып, куелган чикләвекләрне алырга кирәк. Чикләвекне кем беренче ала, шул җиңүче була.

ҖӘНЛЕКЛӘР БЕРГӘ: Бик матур уен, әйдә уйныйбыз!

Уйныйлар, җиңүче булып куян кызы Актәпи кала.

КЕРПЕ: Ай-яй Актәпи, бик өлгер икән син.

АКТӘПИ: Әйе шул, шушындый шәп йөгерешче булуыма мин әтием белән әниемә рәхмәтлемен. Чөнки алар мине кече яшьтән зарядка ясарга, йөгерергә, витаминга бай яшелчәләр генә ашарга кирәклекне өйрәттеләр. Ә мин аларның сүзләрен тыңладым. Күрәсез, мин сау-сәламәт, шәп йөгерәм!

ТУКРАН МАЛАЕ ТУК-ТУК: "Артык күркә" уены тәкъдим итә. Уен тү­бәндәгечә уйнала чыршы тирәли кул­ларына күркәләр тоткан җәнлекләр басалар. Музыка уйный башлый, Җән­лекләр бииләр һәм күркәләрен чыршы төбенә аталар. Музыка туктагач, җәнлекләр чыршы төбеннән күркә­ләрне алырга тиеш булалар. Кемгә күркә эләкми, ул уеннан чыга бара. Бер генә уенчы калганчы уен дәвам итә.

КЫШ БАБАЙ: (акрын гына) Күрде­гезме инде, урманда яшәүче дусларыгыз нинди сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар гел хәрәкәттә, ашаган ризыклары витаминнарга бай.

КАР КЫЗЫ: Сезнең кебек "текә" егет­ләр һәм кызлардан аермалы буларак алар тәмәке, аракы, наркотик белән дус та түгел.

КЫШ БАБАЙ: Бәлки сезгә дә алардан үрнәк алырга кирәктер? Күрәсезме, ничек табигатьне саклыйлар? Бәйрәм өчен дип чыршыны да кисмәгәннәр бит. Үсеп утыр­ган җиреннән генә бизәгәннәр.

БЕР ЕГЕТ. Чыннан да, үзләре кечкенә генә, ә бездән акыллырак булып чыгалар түгелме соң?

БЕР КЫЗ: Шунысы кызык, үз сәла­мәтлекләре турында үзләре кайгырталар бит. Ашаган ризыклары да гел вита­миннан гына тора.

КЫШ БАБАЙ. Йә, әйдәгез, китик алар яныннан. Бәйрәмнәрен дәвам итсеннәр. Ә сез нишләргә уйлыйсыз инде, олан­нар?

БЕР ЕГЕТ. Шәһәргә кайтасы булыр. Ничектер салкынайтып та җибәрде.

ИКЕНЧЕ ЕГЕТ. Шулай шул. Күңелсез дә булып китте.

БЕР КЫЗ. Шулай да урманга килү юк­ка булмады әле. Менә үзебезгә зур нәтиҗә ясап кайтабыз.

КЫШ БАБАЙ. Яле, кызым, нинди нә­тиҗә инде ул?

БЕР КЫЗ. Сәламәт булыйм дисәң, на­чар гадәтләрдән ерак йөрергә, күбрәк хә­рәкәтләнергә, витаминга бай ризыклар ашарга кирәк.

БЕР ЕГЕТ. Табигатьне чиста сакларга, аны чиста тотсаң, җиләк-җимешләре дә чиста булыр. Димәк, кеше организмы да сау-сәламәт булыр.

КАР КЫЗЫ. Дөрес әйтәсез, дусла­рым.

Менә шулай бергә-бергә

Берләшеп яшик.

Хезмәт белән хәрәкәтне бәйләп

Сәламәт яшик.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Театр здоровья "Новый Год"

Автор: Галлямова Алиса Разитовна

Дата: 22.10.2014

Номер свидетельства: 121623

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(154) ""ЕЩЁ РАЗ ПРО НОВЫЙ ГОД…" Сценарий новогоднего представления для учащихся 5-6 классов "
    ["seo_title"] => string(101) "ieshchio-raz-pro-novyi-god-stsienarii-novoghodniegho-priedstavlieniia-dlia-uchashchikhsia-5-6-klassov"
    ["file_id"] => string(6) "144421"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1418724009"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(104) "ВЕСЁЛЫЙ ПРАЗДНИК НОВЫЙ ГОД - конкурсная программа 1 класс"
    ["seo_title"] => string(57) "vesiolyi_prazdnik_novyi_god_konkursnaia_programma_1_klass"
    ["file_id"] => string(6) "626254"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1676912486"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(150) "Сценарий классного часа "Музыкальный журнал. Великие исполнители современности» "
    ["seo_title"] => string(86) "stsienarii-klassnogho-chasa-muzykal-nyi-zhurnal-vielikiie-ispolnitieli-sovriemiennosti"
    ["file_id"] => string(6) "141930"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1418208697"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(73) "План работы с родителями старшей группы"
    ["seo_title"] => string(44) "plan-raboty-s-roditieliami-starshiei-ghruppy"
    ["file_id"] => string(6) "322939"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1461698372"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) ""Профессиональные праздники" конспект открытого урока по познанию мира "
    ["seo_title"] => string(73) "profiessional-nyie-prazdniki-konspiekt-otkrytogho-uroka-po-poznaniiu-mira"
    ["file_id"] => string(6) "135444"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1416923317"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства