kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Татарстан, б?хет ?ырым син” татар шагыйр?се Клара Булатованы? тууына 80 ел тулуга багышланган б?йр?мг? чыгыш.

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Татарстан, б?хет ?ырым син”

татар шагыйр?се Клара Булатованы? тууына

80 ел тулуга багышланган б?йр?мг? чыгыш.

Максат: Татар шагыйр?се Клара Булатованы? тормышы ??м и?аты ?рн?генд? яшьл?рд?, балаларда Ватанга м?х?бб?т ??м  милли ?за? т?рбиял??.
 Бурычлар:
• И?атта ?з-?зл?рен к?рс?т? ?чен шартлар тудыру;
• И?ади ??м профессиональ б?йл?нешл?рне ныгыту;
• Милли м?д?ниятне ??м гореф-гад?тл?рне торгызу ??м популярлаштыру;
• Яшь талантларны? и?атын пропагандалау.

Егет: К?р?сезме, дуслар, б?ген к?н нинди матур. ? к?к й?зен? игътибар итегез, бер болыт кис?ге д? к?ренми чалт итк?н аяз к?к. Кояшы да чыгып тора. ? та? алдыннан мин бер т?ш к?рдем. Т?шемд? мин бер бик матур к?ренешк? тап булдым. Урамда яз. Безне? м?кт?п бакчасында к?п-к?п алмагачлар ?сеп утыра. Алар б?тен д?ньяны хуш иск? к?меп ап-ак ч?ч?к атканнар. Алмагачка сандугачлар кунып сайрыйлар. Шул агачлар арасынан бер г?з?л зат килеп чыкты. Ул шундый матур, г?з?лл?рне? г?з?ле, и?н?рен? матур ак ш?л яулыгын ябынган. ? кулына кал?м ??м д?фт?р тоткан.

Уянып киттем д? бу н?рс?г? булыр ик?н дип уйланырга тотындым.

Кыз: Син т?ше?д? татар шагыйр?се Клара Булатованы к?рг?нсе?. Быел Клара Булатованы? тууына 80 ел була. Б?ген шул у?айдан б?йр?мг? ?ыелдык.

Егет: У-У-Уф, дуслар, мин йокыдан уянмадыммы ?лл?, ?лл? т?ш к?р?емне д?вам ит?мме.

Сез кем? Клара Булатовамы?

Кыз: Юк, мин Саба районыны? Ш?м?рд?н лицее укучысы  Г?з?л булам. Туган ?ирем Татарстан минем. Безг? Клара Булатованы б?л?к итк?н Татарстан.

Татарстан, б?хет ?ырым син.

Ак каеннар яшел яулык япкан,
Шомыртларым инде б?ред?.
Беркая да китмим туган яктан,

Гомерем язы ?тк?н биред?.

Таулар инде яшел куенын ачкан,

Колач ??йг?н майга якты яр.

Беркая да китмим туган яктан,

Мондый ярлар тагын кайда бар?

И?н?рен? х?тф? булып яткан

У?ымнар к?зем алалмыйм.

Беркая да китмим туган яктан,

Яш?? к?чен шунда табам мин.

К?кр?ге?н?н кара алтын аккан,
Илг? ?ырлар бирг?н урын син.
Беркая да китмим туган яктан,

Татарстан, б?хет ?ырым син

Ак каеннар яшел яулык япкан,

Шомыртларым инде б?ред?.

Беркая да китмим туган яктан,

Б?хет тулы тормыш биред?. (Клара Булатова)

Егет: ?йе, минем д? ?земне? туган ягымнан беркая 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Татарстан, б?хет ?ырым син” татар шагыйр?се Клара Булатованы? тууына 80 ел тулуга багышланган б?йр?мг? чыгыш.»


Татарстан, бәхет җырым син”

татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына

80 ел тулуга багышланган бәйрәмгә чыгыш.


Максат: Татар шагыйрәсе Клара Булатованың тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм  милли үзаң тәрбияләү.
Бурычлар:
• Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
• Иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
• Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру;
• Яшь талантларның иҗатын пропагандалау.


Егет: Күрәсезме, дуслар, бүген көн нинди матур. Ә күк йөзенә игътибар итегез, бер болыт кисәге дә күренми чалт иткән аяз күк. Кояшы да чыгып тора. Ә таң алдыннан мин бер төш күрдем. Төшемдә мин бер бик матур күренешкә тап булдым. Урамда яз. Безнең мәктәп бакчасында күп-күп алмагачлар үсеп утыра. Алар бөтен дөньяны хуш искә күмеп ап-ак чәчәк атканнар. Алмагачка сандугачлар кунып сайрыйлар. Шул агачлар арасынан бер гүзәл зат килеп чыкты. Ул шундый матур, гүзәлләрнең гүзәле, иңнәренә матур ак шәл яулыгын ябынган. Ә кулына каләм һәм дәфтәр тоткан.

Уянып киттем дә бу нәрсәгә булыр икән дип уйланырга тотындым.


Кыз: Син төшеңдә татар шагыйрәсе Клара Булатованы күргәнсең. Быел Клара Булатованың тууына 80 ел була. Бүген шул уңайдан бәйрәмгә җыелдык.


Егет: У-У-Уф, дуслар, мин йокыдан уянмадыммы әллә, әллә төш күрүемне дәвам итәмме.

Сез кем? Клара Булатовамы?


Кыз: Юк, мин Саба районының Шәмәрдән лицее укучысы Гүзәл булам. Туган җирем Татарстан минем. Безгә Клара Булатованы бүләк иткән Татарстан.


Татарстан, бәхет җырым син.



Ак каеннар яшел яулык япкан,
Шомыртларым инде бөредә.
Беркая да китмим туган яктан,

Гомерем язы үткән биредә.

Таулар инде яшел куенын ачкан,

Колач җәйгән майга якты яр.

Беркая да китмим туган яктан,

Мондый ярлар тагын кайда бар?

Иңнәренә хәтфә булып яткан

Уҗымнар күзем алалмыйм.

Беркая да китмим туган яктан,

Яшәү көчен шунда табам мин.

Күкрәгеңнән кара алтын аккан,
Илгә җырлар биргән урын син.
Беркая да китмим туган яктан,

Татарстан, бәхет җырым син

Ак каеннар яшел яулык япкан,

Шомыртларым инде бөредә.

Беркая да китмим туган яктан,

Бәхет тулы тормыш биредә. (Клара Булатова)


Егет: Әйе, минем дә үземнең туган ягымнан беркая да китәсем килми. Туган илемне яратам. Әти-әниемне, туганнарымны, укытучыларымны яратам. Син беләсеңме Клара Булатова да аның әти-әнисе дә укытучы булганнар. Шуңа күрә дә ул үзенең күп кенә шигырләрен укытучыларга багышлаган.


Укытучы апаң йокламаган.


Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.


Ә ул әле һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Сәбәбе син, Азат.

Син дә бүген

Язма эштә “5”ле алгансың.


Табельдәге синең “3”леләрне

Алыштырсын өчен шул билге.

Ничә төне ялсыз үтте аның,

Йөрәк көче күпме түгелде.


Күзләрендә бүген борчу түгел,

Шатлык яна синең җиңүдән.

Алда ята дәрес планнары,

Дәфтәрләре янда өелгән.


Син йоклыйсың татлы төшләр күреп,

Әнкәң җәйгән җылы урыныңда.

Укытучы апаң керфек какмый,

Һаман уйлый синең турында. (Клара Булатова)


Кыз: Әйе, укытучы булу җинел хезмәт түгел. Ул барыбыз өчен дә төн йокыларын калдырып, хезмәт түккән. Шагыйрьләрне шигырь язарга этәрүче дә укытучыдыр ул мөгаен.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Автор: Гильфанова Г.М.

Дата: 24.01.2016

Номер свидетельства: 282156


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства