kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Татар кызы" мероприятие посвященное к международному женскому дню

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие на татарском языке. В форме концерта 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Татар кызы" мероприятие посвященное к международному женскому дню»

«Ак калфак» хатынкызлар оешмасын каршы алу тантанасы.

1а.б.

Исәнмесез диеп сүзем башлыйм,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез диеп сүзем башлыйм,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

2.а.б.

Матурлыкка бай ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе – халык бит!

1.а.б.

Татар – барча контингентларга таралган дөньяви халык. Төрле табигать шартларында, төрле кавемнәр белән аралашып гомер сөргән ата-бабаларыбыз рухы – күз төсенә, йөз- кыяфәтенә, холык-фигыленә, тел-моңына төсмерләр салып милләтнең асылын тәшкил иткән.

2.а.б.

Бездә яшькелт күзле дала холкы бар

Бездә кара күзле урман холкы бар.

Бездә зәңгәр күзле диңгез холкы бар

Бездә коңгырт күзле таулар холкы бар.


(“Таулар” җыры.) ( Сәхнәгә милли киемнәрдә кызлар керә.

Кулларында чиккән кул һәм шәлъяулыклар)

1а.б.

И сөйкемле татар кызы, гөл керфекләреннән бал тамызган матурлык алиһәсе! Уй җитмәс сафлыгың, бөеклегең, олылыгың каршында гади бер колың булып саҗдә кылам.

2а.б.

Нинди гүзәллек! Бу киемнәр безгә әби-бабаларыбыздан калган иң кадерле бүләк. Ә бүләкне кадерләп саклый да белергә кирәк.

1а.б.

Их, безнең татар кызлары:

Ак калфак киюләре!

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүлэре

2а.б.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр,

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.

1а.б.

Энҗе калфак, көмеш беләзек,

Калын толым, нечкә бил – нәзек.

Тимер тәңкә, чиккән кулъяулык

Югалмасын, дисәк, шул байлык, -

Саклап калыр бары уяулык.





1а.б.

Халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе – хатын-кызларга зур ихтирам күрсәтү, аларның урынын тиешле биеклеккә күтәрү. Ә инде гаилә, бала, әхлак мәсьәләләренә килгәндә, гаилә учагын саклаучы хатын-кызга тиңдәш юк. Юкка гына ислам динендә “җәннәт аналар аягы астында” дип әйтелмәгән.

2а.б.

Кешелекнең башында Ана тора...

Кешелекнең сагында Ана тора...

Аналар барында дөнья да булачак...

Аналар барында күңелле балачак!

1а.б.

И газиз, ак яулыклы татар әниләре! Ничә гасырлар дәвамында татар данын саклап калган, караңгы. Давыллы. Кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз сез!

2а.б.

Әгәр дә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтыярлы итеп үстермәсәгез, каян килер иде безгә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идем икән татарда?


( Милли киемнэн 11 сыйныф кызларынын татар биюе

2а.б.

Кешене дөньда өч хикмәт аерып тора: Тел. Моң. Хәтер. Шушы өч бергәлек табигый – тәңгәл үсештә, дин яктысы белән сугарылып торса!... Рухың сау була.


Гимназия директорына суз бирелэ

1а.б.

Рух – милләтнең җаны, максатлы омтылышын, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.

2а.б.

Тел –милләтнең җанын сугарып торучы чишмә.

1а.б.

Моң – милләтнең үз-үзенә юаныч бирү, үссендерү дәрте.

2а.б.

Хәтер- үткән зурлыклар иңеңә басып, киләчәккә омтылу офыгы.

(Шигырь укыла)

1а.б.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син,

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, ниди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

2а.б.

Чал тарихыбызгы күз салыйк. Авыл, урак өсте. Эшли –эшли кулларның, аякларның хәле беткән, күзне йомуга эреп йокыга талыр сыман... ә шулвакыт ачык тәрәзәдән гармун тавышы ишетелә. Йөрәк дөп-дөп тибә башлый, ә аяклар үзләреннән –үзләре биергә, уйнарга ашкына.


(Авыл яшьлэренен татар биюе. Гимназия укытучылары башкаруында)

1а.б.

Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син –туган ягым, син – минем таңым,

Татарстаным!

1а.б.

Чулпыларын чылтыратып,

Кем бии, әнә кара:

Аягүрә баскан килеш

Әйтерсең, йөзеп бара.

2а.б.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә –

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә!


(Бөтен катнашучылар сэхнэ туренэ чыга)

2а.б.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

1а.б

Туган җирем – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2а.б.

Халкыбызның милли йөзен саклау, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, халык талантларының осталыгын күрсәтү һәрберебезнең төп бурычы булып тора.

Жыр “Мин яратам сине Татарстан”









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
"Татар кызы" мероприятие посвященное к международному женскому дню

Автор: Гараева Лилия Александровна

Дата: 07.09.2018

Номер свидетельства: 477272


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства