kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий " Осень, в гости просим"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий праздника осеннего бала предназначена на  среднее звено.  Мероприятие ведут старшеклассники в виде телепередачи ,в котором "идет" репортаж из школьного осеннего бала ,знакомят с интересной жизнью и новостями, происходящие в школе , Вкючены  стихи и песни на осеннюю тематику.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий " Осень, в гости просим" »


УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

Бәйрәмнең максаты:


1. Укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү.

2. Табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

3. Укучыларга авыл хуҗалыгы һөнәре сайлауга юнәлеш бирү.


Телевизион тапшыру (ясалган телевизор куела, артында 2 укучы утыра). Телевизордан дикторлар чыгышы


Диктор 1: Исәнмесез хөрмәтле дуслар! Туган җиребезгә көз килде.



Диктор 2: Бүген, ягъни 21 октябрь җомга көн. ОШУМ каналы тәкъдим итә. Программабызда:


1. Кызыл Мишә мәктәбендәге уңыш бәйрәменнән репортаж.

2. Мәктәп тормышы, көнкүреш яңалыклары.

3. Укучылардан килгән хат-хәбәрләр белән танышу.

4. Шулай ук һава торышы буенча да мәгълүматлар биреләчәк.


ОШУМ каналында реклама. ... кл (реклама көз фасылы турында).


Диктор 1: Хөрмәтле дуслар, быел мәктәбебез аеруча мул уңыш җыеп алган. Гомуми мәгълүматларга караганда бу мәктәп укытучылары һәм укучылары алдынгылар рәтендә йөри. Бу яңалыкны ишетү белән безнең журналистыбыз шунда юл тотты.

(Мәктәптән репортаж)


1 Кыз: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.


2 Кыз: Җиргә төшә сары, ал яфраклар

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең, туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.


1 Кыз: Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез.


2 Кыз: Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагыңда муллык, байлыклар.


1 Кыз: Хәерле көн якын дуслар,

Котлы булсын уңыш бәйрәме!

Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

Бизәп торсын яфрак бәйләме!


“Көз” турында җыр башкарыла


Журналист (оператор белән бергә) Мин ... ... ... хәзерге вакытта мәктәпнең нәкъ уңыш бәйрәменә туры килдем. Күргәнегезчә, монда бары да шат, күңелле ял итә беләләр, матур итеп зал бизәгәннәр. Мин беренче соравымны мәктәп директорына бирәм:


- Исәнмесез!Диләрә Бәдретдиновна., әйтегез әле, сезнең укытучыларның һәм укучыларның төрле яктан уңышкаа ирешүләренең сере нидә?

- ...


- Эш вактында, гомумән уку дәверендә ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз?


- ...


- Бәлки, әйтер теләкләрегез дә бардыр?


- ...


  • Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.


Диктор 1: Рәхмәт, ...! Кыска вакытлы рекламадан соң бәйрәмнән репортаж күрсәтүне дәвам итәрбез

( реклама (Сөмбеләгә). ... кл.)



(Кулына кәрзин тоткан Сөмбелә керә.)


1 кыз: Әй, син, күктә балкучы кояш! Син җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып кемне бәйрәмгә чакырдың?


2 кыз: Әй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир өстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп кемне бәйрәмгә чакырдың?


Сөмбелә: Әй син, җир ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне җәеп мин - Сөмбеләне бәйрәмгә чакырдың.


Исәнмесез дуслар, исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше бәйрәм итә. Мин сезнең дә табыннарыгызның муллыгын, залларыгызның матурлыгын күреп торам .

Сезнең күп кенә укучыларыгыз җәйге рәхәтлекне, ялны колхоз басуларында, амбарларда тапканнар (җирлегебез җитәкчелеге тарафыннан хезмәт куйган укучылар әйтелә һәм бүләкләр тапшырыла).


Журналист: Шулай итеп җәйге хезмәт чирегенә йомгак ясалды. Иң күп хезмәт куючы булып ... сыйныф укучысы ... табылды. Ул бүгенге кичәнең патшасы итеп билгеләнә һәм таҗ кидерелә. Уңганнар хөрмәтенә җыр яңгырый.


Ә хәзер бәйрәм хуҗаларына сүзне бирик.


А.Б. кыз: Сентябрь аенда районыбызда кабак бәйгесе үткәрелде. Безнең укучылар анда берсеннән-берсе зур булып үскән кабаклар һәм төрле кабактан ясалган ... белән катнаштылар. Иң зур кабак - Ахунҗанова Аниянеке булып чыкты. Ә ясалган әйберләргә билгеләнгән нәтиҗәләр белән хөрмәтле жюри соңрак таныштырыр.


ОШУМ каналында реклама (талгын музыка яңгырый, кызлар керә, кулларындагы савытларда вареньелар, компотлар, алмалар... һ.б.)


- Әгәр дә иң татлы вареньелар, компотлар, җиләк-җимешләр татып карыйсыгыз килсә, рәхим итегез! Безнең ашханә сезнең өчен һәрвакыт ачык. Безнең телефоннар 1-1 тагын 1 һәм дә 11.


А.Б. мәктәбебезнең күркәм традицияләре күп. Шуларның берсе – мәктәп укучыларның көзге ярминкәсе. Ярминкәдә мәктәп остаханәләрендә тегелгән кием-салым, укучылар агачтан, металлдан ясаган хуҗалык, көнкүреш кирәк-яраклары, мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, орлыклар сатыла. 5-8 нче сыйныфлар буенча ярминкәнең иң яхшы сәүдәгәрләре дип .... сыйныф укучылары табылды. Алар ... сумлык товар сатуга ирештеләр. Котлыйбыз!

(Рәхмәт хаты тапшырыла)

А.Б. Кадерле, Сөмбелә, бүген биредә үзләренең иҗат җимешләре белән катнашучылар да бар. Рәхим итегез, укучылар! (Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар). Рәхмәт, киләчәктә дә иҗат җимешләрегез ташып торсын, уңышлар сезгә!


Сөмбелә: Бик яхшы укучылар, барыгыз да тырышкансыз, рәхмәт сезгә. Китәр алдыннан мин дә бәйрәмдә сезгә үземнең җырымны бүләк итәм (Сөмбелә җырлый, китә).


Диктор: Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Редакциягә бик күп укучыларның эчтәлекле хатлары, үзләре ясаган рәсемнәре килеп тора (укучыларының көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәре күрсәтелә). Матур-матур рәсемнәр ясаганнары өчен бу укучыларга да үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай актив булуларын телибез. Җиңүчеләргә без, әлбәттә, грамоталар җибәрдек.

Бию. ... сыйныф укучылары


Диктор (яңа): Игътибар! Безнең каналда “Табылдыклар өстәле” хәбәр итә. Исәнмесез, хәерле көн, дуслар! Сентябрь һәм октябрь айларында табылдыклар өстәленә шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирәк-яраклар табылды. Мисал өчен, 12 октябрь көнне мәктәпнең 2 этажыннан 1 сыңар 38нче размерлы кроссовка табылды. Кроссовканың күренеше: акка зәңгәр буй полоса тегелгән, башы әз генә купкан, ярты шнурлы, үкчәсе таушалган, кыйгаеп уң якка карап тора – сул аяк киеме. Югалткан укучыга тиз арада хәбәр итүегез яки килеп алуыгыз сорала. Әйберләр югалу буенча бигрәк тә сентябрь һәм октябрьнең беренче атналары дан казанды . “Укуның 2 нче көнендә 1 этажда, ашханәгә таба борылышта зәңгәр ручка башы табылды; бераз чәйнәлгән, вак кына теш эзләре калган, таушалган, әмма кулланырлык хәлдә. Шул ук көнне 2нче этажда рекреациядәге гөл чүлмәгендә алма күчәре табылды. Күчәренә караганда эре сортлы, бик тәмлегә охшаган. Әле хәзергә күчәрдәге төшләр бары дә исән. Алма яратучы иптәшләр, агач утырту сезоны тәмамланмаган дип уйласагыз, орлыкларны соңга калмыйча килеп алуыгыз сорала.


Шулай ук, гардеробтан аяк киеме пакетлары, технология кабинетыннан кайчылар югалу сәбәпле, бу әйберләрне гамәлдән чыккан дип исәпләргә.


Хәбәрләшү өчен телефоныбыз: ---


Тулы адресыбыз: Саба районы ---“ТАҢ” табылдыклар өстәле. Сау булыгыз! Югалган әйберләрегез табылырга язсын.

Концерт номеры … сыйныф


Диктор: Күп кенә мәгълүматларга караганда, көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары, тоташ яңгырлары, мул уңышы белән күңелләрдә уелып кала. ә менә көз ае безгә нинди киемнәр тәкъдим итә соң? Әйдәгез әле БСШ фирмасының 6 нчы филиалы тәкъдим иткән модага күз салыйк..

(реклама ... кл.)


Концерт номеры: ... кл.


Диктор (яңа): Эфирда ОШУМ каналы. Һава торышы.


Хәерле кич дуслар! Исәнмесез. Синоптиклар хәбәр итүенчә октябрьнең соңгы атналарында һава торышы үзгәрүчән булачак. Иртән яңгыр яуса, кичкә кар явакчак, я булмаса киресенчә. Районыбыз Сабада көндез +20-20 градус, төнлә -5, 13 градуска кадәр салкыннар көтелә. Атмосфера басымы түбәнәя, дымлылык 3-5 ммТимершык якларында аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгылар көтелә. Температура Сабайда көндез +13-15 гр. җылы, төнлә -4-6 гр. Көек авылында температура көндез +14-18 гр. кадәр, төнлә 0; -5 градуска кадәр, җил тизлеге 2-5 мм., кар көтелә.

Мәктәбебез якын булган авылларында температура +14-15 градус җылы булачак, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак, ягъни укучылар мәктәпкә барганда һәм кайтканда.

Тулы мәгълүматларны сезгә мәктәбебез прогноз-диагностика үзәге хәбәр иттте. Сәламәт булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр. Тапшыруны алып барды мин ... .

Безнең спонсорыбыз – “Зима-зимушка” аяк киеме фирмасы. Аяк асты бик коры булмас, кышкы итекләр кияргә ашыкмагыз. Ә шулай да реклама!

(кышкы итекләр)


(Концерт номеры. Уеннар уйнау. Уеннар концерт номерлары белән аралаштырып барыла.)


Кыз: Җир ул безнең газиз әнкәбез,

Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

Онытмыйк без җирнең әмерен,

Ул чакыра безне: “Белегез! – дип

Җир кадерен, икмәк кадерен”.


Егет: Калды язгы борчулар шөкер,

Кыенлыклар әле һаман искә төшәр.

Әле яңгыр коеп үтте, әле эссе,

Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте.

Тирләп пештек, тик уңышның мулын көттек,

Шатландырды япь-яшь бөртек, алтын бөртек.


Кыз: Хөрмәтле дуслар, уңыш бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз, сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләргә, мул уңыш үстерергә язсын. Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.


Егет: Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын,

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Бергә: Хәерле юллар, хәерле укулар!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Сценарий " Осень, в гости просим"

Автор: Ахметвалиева Наиля Раиловна

Дата: 15.10.2014

Номер свидетельства: 119227

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(56) "«Осень, Осень, в гости просим!» "
    ["seo_title"] => string(29) "osien-osien-v-ghosti-prosim-2"
    ["file_id"] => string(6) "134829"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416821019"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(153) "Сценарий для второй младшей группы на праздник осени "Золотую осень-в гости просим!""
    ["seo_title"] => string(80) "stsenarii_dlia_vtoroi_mladshei_gruppy_na_prazdnik_oseni_zolotuiu_osen_v_gosti_pr"
    ["file_id"] => string(6) "499019"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1549647246"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(68) "Сценарий: Осень, осень в гости просим!"
    ["seo_title"] => string(34) "stsenarii_osen_osen_v_gosti_prosim"
    ["file_id"] => string(6) "519755"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1568545798"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(89) "Сценарий праздника "Осень, осень, в гости просим!""
    ["seo_title"] => string(44) "stsenarii_prazdnika_osen_osen_v_gosti_prosim"
    ["file_id"] => string(6) "481863"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1540321357"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Сценарий развлечения «Осень, осень, в гости просим»"
    ["seo_title"] => string(48) "stsenarii_razvlecheniia_osen_osen_v_gosti_prosim"
    ["file_id"] => string(6) "589683"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1635258773"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства