kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сбор "Татарстан Варислар Берлегене? туган к?не"

Нажмите, чтобы узнать подробности

“15 сентябрь –

Татарстан Варислар Берлегене? туган к?не”

5-7 сыйныфлар ?чен тантаналы сбор.

 

Сыйныфларга бирем:

  1. Отрядны? исем, девиз, ?ырын белерг?. Рапорт бирерг? ?зер булырга.
  2. 6-7 сыйныфлар флагларны ?зерл?п куярга, 5 сыйныфлар 50*70 размерда флаг ясарга.
  3. Бирн? ?ыярга.

 

Кир?кле ?йберл?р: Флаглар, барабан, отрядлар ?зл?ре ясаган плакатлар, музыкаль аппаратура, спорт уеннарына кир?кле ?йберл?рне ?аваплы укытучы ?зе булдыра.

 

Максат:  Кешел?рд? ?йл?н? - тир? мохитк? карата ш?фкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз бел?н тир?нтен танышу, ялыбызны берг?л?п к??елле итеп оештыру.


Бурычлар: ??рьяклап ?стер?г? булышлык ит?, яшь буынны тормышка ?зерл??. Варисларны? активлыгын, а?-белемен, ?ткенлеген, тугрылыгын ?стер?. Яшь буынга ?з-?зл?рен ачарга, ?зене? м?мкинлекл?рен ?зен? гам?лг? ашырырга ?йр?т?


 

Сборны? барышы:

С?ламл??. Игътибарлылыкка уен.

Педагог-оештыручы:  Ис?нмесез, х?рм?тле варислар!

Уен.

Парам-парей - Хэй

Парам-парей - Хэй

Парам-парей - Хэй-хэй-хэй

Настроенье каково? - Во

Все такого мнения? - Да!

Все без исключения? - Да!

Молодцы! - Ура!

 

А теперь, равняйсь! Смирно! Татарстан Варислар берлегене? туган к?нен? багышланган тантаналы сборны ачык дип белдер?м!

Варислар, сезне? к?теп алган к?негез ?итте.   Б?ген 15 сентябрь. Татарстан Варислар берлегене? туган к?не.   

Комитетлар:  Татарстан Варислар берлегене? туган к?не!

Лидер:        Варислар кемн?р алар?

    1.Варис: Варислар алар - юлда, х?р?к?тт?, эзл?н?д?;

2.Варис: Варислар алар ?зл?ре ?чен я?а д?нья ачучылар;

кешел?р арасындагы м?н?с?б?тл?рне ?йр?н?чел?р;

3.Варис: Варислар алар к?п н?рс? бел?н кызыксынучылар;

тир? якны нык к?з?т?чел?р.

1.Варис: Варис тир?-юньне ?йр?неп, анда ?з урынын эзли.

2.Варис: Варис яшь разведчик, туган як серл?рен, аны? ?ир асты байлыкларын, тарихын ??м м?д?ниятын ?йр?н?че, тикшер?че.

3.Варис: Варис ?зенн?н алдагы буыннарны? бар байлыгын, туган ?ирен, телен, гореф-гад?тл?рен ??м республикада яш??че башка халыкларны? милли традициял?рен мирас итеп алучы яшь гражданин.

  1.Варис: Варис д?реслек, хаклык ?чен кыю тора.

  2.Варис: Варис тугрылыклы ипт?ш, олыларга ??м кечел?рг? булыша, беркемне д?     авырлыкларда ялгыз калдырмый.

  3.Варис: Варис к?п белерг?, к?чле ??м ?итез булырга омтыла.

  1.Варис: Варис табигатьне, туган ягын, м?д?ниятне уяу саклый.

  4.Варис: Варис республикасына булыша, аны? лаеклы гражданины булырга тырыша.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сбор "Татарстан Варислар Берлегене? туган к?не" »

15 сентябрь –

Татарстан Варислар Берлегенең туган көне”

5-7 сыйныфлар өчен тантаналы сбор.


Сыйныфларга бирем:

  1. Отрядның исем, девиз, җырын белергә. Рапорт бирергә әзер булырга.

  2. 6-7 сыйныфлар флагларны әзерләп куярга, 5 сыйныфлар 50*70 размерда флаг ясарга.

  3. Бирнә җыярга.


Кирәкле әйберләр: Флаглар, барабан, отрядлар үзләре ясаган плакатлар, музыкаль аппаратура, спорт уеннарына кирәкле әйберләрне җаваплы укытучы үзе булдыра.


Максат: Кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.


Бурычлар: Һәрьяклап үстерүгә булышлык итү, яшь буынны тормышка әзерләү. Варисларның активлыгын, аң-белемен, үткенлеген, тугрылыгын үстерү. Яшь буынга үз-үзләрен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен үзенә гамәлгә ашырырга өйрәтү



Сборның барышы:

Сәламләү. Игътибарлылыкка уен.

Педагог-оештыручы: Исәнмесез, хөрмәтле варислар!

Уен.

Парам-парей - Хэй

Парам-парей - Хэй

Парам-парей - Хэй-хэй-хэй

Настроенье каково? - Во

Все такого мнения? - Да!

Все без исключения? - Да!

Молодцы! - Ура!


А теперь, равняйсь! Смирно! Татарстан Варислар берлегенең туган көненә багышланган тантаналы сборны ачык дип белдерәм!

Варислар, сезнең көтеп алган көнегез җитте. Бүген 15 сентябрь. Татарстан Варислар берлегенең туган көне.

Комитетлар: Татарстан Варислар берлегенең туган көне!

Лидер: Варислар кемнәр алар?

1.Варис: Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә;

2.Варис: Варислар алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар;

кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр;

3.Варис: Варислар алар күп нәрсә белән кызыксынучылар;

тирә якны нык күзәтүчеләр.

1.Варис: Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли.

2.Варис: Варис яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче.

3.Варис: Варис үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.

1.Варис: Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

2.Варис: Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

3.Варис: Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

1.Варис: Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

4.Варис: Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.


Лидер: Һәм шуның өчен үзенең балалар оешмасы белән бердәм яши.

Лидер: Безнең балалар оешмасының исеме:

Комитетлар: «Дулкын».

Безнең девиз:

«Изге дулкын булып кагыл, hәр кеше куңеленә!».

Лидер: Безнең җыр:

Комитетлар: Кояшлы ил.

Кояшлы ил, безнен ил,

Куге анын гел аяз, гел аяз,

Кыш китерсә кыш бабай

Чәчәк алып килә яз .

Һавасы да жире дә

Салават купере дә

Янгыры да кары да

Безгә якын бары да

Лидер: Безнең сәламләү.

Комитетлар: (түгәрәк ясап басалар) Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен,

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

(Пусть искра возгорится вдруг и обойдет наш дружный круг.)

Лидер: Ә хәзер,

Равняйсь!

Смирно!

Готовьтесь к торжественному выносу знамени!


Лидер: Безнең лозунг:

Комитетлар: “Көн саен яхшылык кыл!”

Лидер: Варислар! Яңа ачышларга, тырышып укырга, көн саен игелек кылырга әзер булыгыз!

Комитетлар: Һәрвакыт әзер!


Педагог-оештыручы: Ә хәзер

Старосталар рапорт бирергә әзерләнегез!

5а сыйныфы рапорт бир!

5а сыйныфы старостасы:

Безнең исем: “Җиделек”

Безнең девиз: Җиде, җиде, җиде – без!

Һәркайда да өлгер без!

Безнең җыр: (1 куплет җыр җырлыйлар)

Җиделек отряды бүгенге танатаналы сборга әзер! Рапорт бирде староста ______________.

5б, 5в, 5г, 5д

6а, 6б, 6в, 6г

7а, 7б, 7в, 7г

Лидер: А теперь, равняйсь! Смирно! Вынести знамя! Вольно!


Вожатый әңгәмәсе.

Лидер: Берегез дә ишетмичә калмагыз!

Бүген безнең балачак бәйрәме. Бүген 15 сентябрь.

Комитетлар: Татарстан Варислар берлегенең туган көне.

Лидер: Игътибар, бәйрәм дәвам итә!

Бәйрәм белән котлау өчен сүз Балалар Мәктәп Думасының спикерына бирелә.


Спикерның котлавы:

Хөрмәтле варислар! Без, Балалар Мәктәп Думасы, сезнең барыгызны да Татарстан Варислар берлегенең туган көне белән котлыйбыз. Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә аласыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

Һәм, ниһаять, варис булу – бик кызыклы, күңелле шөгыль.


Лидер: Рәхмәт! Ә хәзер сүз тәрбия эшләре буенча директор урынбасары _______________________________га бирелә.


Лидер: Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Яшь варислар юлда.

Очкыннарны сүндермичә

Без ялкын үрләтәбез Ул ялкынны учак итеп

Яңадан гөрләтәбез.


Бәйрәмебезнең программасы белән таныштырып китәбез. Бүген стадионыбызда 15 сентябрь –Татарстан Варислар берлегенең туган көненә багышлап спорт бәйрәме үткәрербез. Бәйрәмебездә сезне төрле матур уеннар көтә. Уеннарда җиңеп алдынгы урыннар алырсыз дигән өметтә калабыз! Ә соңыннан булачак - флэшмоб.


Төп өлеш.

Спорт бәйрәменең программасы.

Иң беренче - Традиционный пробег «Круг здоровья».

Җаваплы: физкультура укытучысы_______________

Капчык киеп йөгерү.

Җаваплы: ___________________

Озынлыкка сикерү

Җаваплы: ___________________

60 метрга йөгерү

Җаваплы: ___________________

Канат тартышу

Җаваплы: __________________

Эстафета

Җаваплы:______________________

Скакалкада сикерү

Җаваплы: __________________________

Футбол

Җаваплы: _____________________________

 

Практик күнекмәләр, уеннар, күнел ачу.

Флэшмоб бию һәм өйрәнү.

Җаваплы: педагог-оештыручы

Спикер һәм Дума комитетлары


Бәйрәм ябылу. Карар чыгару. Саубуллашу.

Педагог-оештыручы: Варислар, безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер кат Татарстан Варислар берлегенең туган көне белән котлыйбыз! Барыгызга да сәламәтлек, укуыгызда уңышлар телибез.

Лидер: Әйдәгез, саубуллашыйк һәм бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйк.

Лидер һәм комитетлар: “Очкын җибәрик түгәрәк буйлап, Тагын безне шулай, җыяр дип уйлап!”

Очкын җибәрдек, очкын килеп җитте.

Җыр: “ Татарстанның варислары без”

С. Шәрәпова көе һәм сүзләре.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!


Педагог-оештыручы: Барыгызга да бик зур рәхмәт! Икенче елга да тагын шулай матур итеп әзерләнеп килегез. Сау булыгыз!

(Сборның сценарийсын әзерләгәндә “Эзтабар юлдашы” , “Мирас юлы” программалары һәм интернеттан алынган материаллар кулланылды).










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Сбор "Татарстан Варислар Берлегене? туган к?не"

Автор: Гильфанова Г.М.

Дата: 01.12.2014

Номер свидетельства: 137959


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства