kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сбор "Гал?мг? с?ях?т"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Сбор “Гал?мг? с?ях?т”

  1. Ис?нмесез, балалар!  Без сезне? бел?н балачак иленд? яшибез. ? б?ген без  балачак иленн?н гал?мг? с?ях?т ясарбыз.
  • Сезне? гал?мг? с?ях?т ит?сегез кил?ме?
  • ?йе.
  • Ни ?чен без н?къ мен? гал?мг? барабыз дип уйлыйсыз?
  • Ч?нки 12 апрель  косманавтика к?не.
  • Д?рес укучылар, 12 апрель  косманавтика к?не у?аеннан без б?ген гал?мг? с?ях?т ясарбыз.

    Без х?зер РАКЕТАГА утырырбыз, ? безне? РАКЕТА бик серле РАКЕТА ик?н. Аны очыртыр ?чен башта безг? бик нык дуслашырга кир?к, берд?м булырга кир?к. ?йд? дуслашыйк ??м с?ламл?шик!

  1. С?ЛАМЛ??.

Безне? й?р?кл?рд? кабынган очкын с?нм?сен

Алдагы эшл?ребезг? д?рт ?ст?п торсын!

С?лам! С?лам! С?лам!

      ? х?зер берд?м булыр ?чен бер отряд булып берл?шерг? ??м отрядны? исеме, девизы ??м ?ырын башкарырга кир?к. (Исем, девиз, ?ыр башкарыла)

    Молодцы! Без х?зер аерылмас дуслар. ? РАКЕТА дуслыкны ярата. Шу?а к?р? ул кабынып кит? ??м без гал?мг? очабыз. (Ракета тавышы)

    Килеп ?иттек. Иллюминаторга  к?з салыгыз ?ле. Мен? без БУГИ ВУГИ йолдызлыгына  килеп ?иттек. Без монда Буги Вуги уенын уйнарбыз.

  1. ИГЪТИБАРЛЫЛЫККА УЕН.   (Буги вуги)

Монда безг? бик ошады, л?кин безг? юлны алга таба д?вам ит?рг? кир?к. ?йд?гез юлны д?вам итик. Бу йолдызлыктан очып кит?без. (Ракета тавышы)

??м без ?ИДЕГ?Н йолдызлыгына ?ит?без.

 

 

 

  1. ВОЖАТЫЙ ??Г?М?СЕ.

?идег?н йолдызлыгында без шушы гал?мне? ?зе турында с?йл?шербез.

Гал?мд? н?рс?л?р бар?

Йолдызлар, кояш, ай, планеталар.

Х?зер мин сезг? шулар турында табышмаклар ?йт?м, ? сез ?авапларын табыгыз.

 

К?л тулы алтын балык. (йолдызлар)

 

Ирт?н чыга,
Кичен югала,
Аны? урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)

* ?й ?сте?д? ярты к?м?ч.
(Ай)

* Бер атасы, бер анасы,
Нич? й?з ме? баласы.
(Кояш, ай ??м йолдызлар)

* Атамны? бер туны бар.
Ябынып булмый;
Эче тулы ак эн?е,
Санап булмый.
(К?к ??м йолдызлар)

* Кич булганда к?ренер,
Та? булдымы − к?мелер.
(Йолдыз)

Ипи т?гел, су т?гел,
Авыр т?гел, аз т?гел,
Ансыз яш?? м?мкин т?гел.
(?ава)

Т?р?з?д?н сыя, −
Ишект?н сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикл?п булмый.
(Кояш нуры)

 

 

 

?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сбор "Гал?мг? с?ях?т" »

Сбор “Галәмгә сәяхәт”

  1. Исәнмесез, балалар! Без сезнең белән балачак илендә яшибез. Ә бүген без балачак иленнән галәмгә сәяхәт ясарбыз.

  • Сезнең галәмгә сәяхәт итәсегез киләме?

  • Әйе.

  • Ни өчен без нәкъ менә галәмгә барабыз дип уйлыйсыз?

  • Чөнки 12 апрель косманавтика көне.

  • Дөрес укучылар, 12 апрель косманавтика көне уңаеннан без бүген галәмгә сәяхәт ясарбыз.

Без хәзер РАКЕТАГА утырырбыз, ә безнең РАКЕТА бик серле РАКЕТА икән. Аны очыртыр өчен башта безгә бик нык дуслашырга кирәк, бердәм булырга кирәк. Әйдә дуслашыйк һәм сәламләшик!

  1. СӘЛАМЛӘҮ.

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

Сәлам! Сәлам! Сәлам!

Ә хәзер бердәм булыр өчен бер отряд булып берләшергә һәм отрядның исеме, девизы һәм җырын башкарырга кирәк. (Исем, девиз, җыр башкарыла)

Молодцы! Без хәзер аерылмас дуслар. Ә РАКЕТА дуслыкны ярата. Шуңа күрә ул кабынып китә һәм без галәмгә очабыз. (Ракета тавышы)

Килеп җиттек. Иллюминаторга күз салыгыз әле. Менә без БУГИ ВУГИ йолдызлыгына килеп җиттек. Без монда Буги Вуги уенын уйнарбыз.

  1. ИГЪТИБАРЛЫЛЫККА УЕН. (Буги вуги)

Монда безгә бик ошады, ләкин безгә юлны алга таба дәвам итәргә кирәк. Әйдәгез юлны дәвам итик. Бу йолдызлыктан очып китәбез. (Ракета тавышы)

Һәм без ҖИДЕГӘН йолдызлыгына җитәбез.







  1. ВОЖАТЫЙ ӘҢГӘМӘСЕ.

Җидегән йолдызлыгында без шушы галәмнең үзе турында сөйләшербез.

Галәмдә нәрсәләр бар?

Йолдызлар, кояш, ай, планеталар.

Хәзер мин сезгә шулар турында табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.



Күл тулы алтын балык. (йолдызлар)

Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

* Бер атасы, бер анасы,
Ничә йөз мең баласы.
(Кояш, ай һәм йолдызлар)

* Атамның бер туны бар.
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе,
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)

* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

Тәрәзәдән сыя, −
Ишектән сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикләп булмый.
(Кояш нуры)



Без яңадан очып китәбез һәм ЭШСӨЯРЛӘР йолдызлыгына килеп җитәбез. Һәркем галәмдә үзенең йолдызлыгын калдырырга тели. Без һәрберебез берәр йолдыз калдырсак галәм тагын да яктырак булып калыр. Безнең йолдызлар анда якты булып янып торыр. Шунын өчен без барыбыз да йолдыз ясарбыз. (йолдызны ясату, музыка)

Йолдызларны ясап бетергәч галәмдә калдырабыз. Карагыз әле укучылар, галәм ничек матурланып яктырып китте.

Без буген галәмгә барып анда үзебезнең эзне калдырдык. Ә хәзер кайтырга кузгалсак та ярый. Әйдәгез РАКЕТАГА утырыйк та кайтыр юлга кузгалыйк. Кайтыр өчен юл ерак, шуна күрә безгә күңелсез булмасын өчен сыйныф җитәкчебез безгә космос турында сөйләп китәр.

  1. ТӨП ӨЛЕШ.

Иң беренче Юрий Гагарин космоска 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан үзенең “Восток” исемле короблендә очкан. Һәм җир тирәли бер тапкыр әйләнеп чыккан. Очышның вакыты 108 минут тәшкил иткән.

Косманавтика көне булгач бездә дә мәктәпкүләм конкурс игълан ителде. Бу конкурс – рәсем конкурсы. Темасы космонавтикага багышланган. Менә безгә дә бу конкурста катнашырга кирәк. Анда сез космоска багышланган рәсемнәр ясый аласыз. Ләкин бик матур итеп, яхшы итеп ясарга тырышыгыз. Мәктәпкүләм булгач, анда рәсемнәр бик күп булачак.

  1. КАРАР КАБУЛ ИТҮ.

Укучылар, сезнең бу конкурста катнашасыгыз киләме?

Әйе!

Әйдәгез үзебезнең алга максат куябыз: конкурста катнашып җиңеп чыгарга. Рәсемнәрегезне ясагыз да, класста иң яхшыларын сайлап алып, вожатыйларга бирерсез.

Менә укучылар шулай фикер алышып кайта торгач, без үзебезнең туган ягыбызга да кайтып җиткәнбез. Озак сәяхәт итеп йөри торгач, туган як, туган тел сагындырган. Галәмдә бит безнең туган телдә сөйләшүчеләр безгә очрамады. Шуңа күрә әйдәгез әле үзебезнең яраткан туган тел җырын җырлап алыйк. (җыр “Туган тел”)

Укучылар безнең шуның белән сәяхәтебез тәмам. Безгә хәзер бер-беребез белән саубуллашырга кирәк.

  1. САУБУЛЛАШУ.

Очкын җибәрик түгәрәк буйлап

Безне шулай тагын җыяр дип уйлап

Саубул! Саубул! Саубул!



(Әлеге чарага әзерләнгәндә интернет материаллары да кулланылды).




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Сбор "Гал?мг? с?ях?т"

Автор: Гильфанова Г.М.

Дата: 30.11.2014

Номер свидетельства: 137587


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства