kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Сабантуй" журналы хезм?тк?ре бел?н очрашу

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Цель: ознакомить с детским журналом "Сабантуй", развивать любовь к чтению.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Сабантуй" журналы хезм?тк?ре бел?н очрашу»

«Сабантуй» журналы хезмәткәрләре белән очрашу

1А.Б Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм кунаклар!

2.А.Б.Белгәнебезчә, апрель ае - Тукай айлыгы. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, башка зур-зур залларда Г.Тукайны искә алу кичәләре, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

Бүген шигырь бәйрәме”
Апрель ае — матур ай, кулда — чәчәк бәйләме. 
Апрельдә туган Тукай! Бүген — шигырь бәйрәме!

Ел да шушы бәйрәмгә балачак илләреннән 
Очрашып, бер сөйләшергә безнең дуслар киләләр.

«Бала белән күбәләк» сөйләшәләр бергәләп, 
Кара син бер малайны: өйрәтә ул — Акбайны.

Әнә берсе басмадан алып качты таракны —
“Су анасы” куып китте шул бәләкәй каракны.

Ә бер бала, бик тырышып, дәресләрен өйрәнә. 
«Эш беткәч, уйнарга ярый» икәнлеген ул белә.

Балачак хатирәләре якын һәрбер кешегә. 
Тукай абый «Шүрәле»сен апрель искә төшерә.

Апрель ае — матур ай. Кулда — чәчәк бәйләме. 
Бүген безнең бәйрәмебез. 
Бүген — шигырь бәйрәме!


Г.Тукайның “Туган авыл” җыры

1.А.Б. Без бүген шушы якты залда “Сабантуй” журналы хезмәткәре белән очрашабыз. Чөнки, бу журнал , Габдулла Тукай кебек үк, баларның дусты, киңәшчесе.

2А.Б. “Сабантуй” журналы балаларда туган телгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, әти-әниләргә, якыннарыбызга хөрмәт хисе, белемгә омтылыш, зирәклек, тапкырлык тәрбияли. Бүген бездә кунакта шушы кызыклы журналны әзерләүче журналистыбыз - Рәзинә Әхтәмовна

1А.Б.Журналның тарихы үткән гасырның 20нче елларыннан башлана. 1924нче елда «Яшь ленинчы» газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның тиражы 1500 данә .

2.а.б Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники.

1 а.б. 1930нчы елда газетаның җаваплы секретаре булып Фатих Кәрим эшләде.

2.Аб 1941нче елның 8нче июнендә «Яшь ленинчы» газетасының соңгы саны чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач, газета чыгуыннан вакытлыча туктап тора. Әмма “Пионер бите” булып “Кызыл Татарстан” газетасында яшәвен дәвам итә.

Аны оештыручылар һәм авторлары - Ш. Шаммазов, Г.Мөхәммәтшин, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш сугышка китәләр һәм батырларча һәлак булалар.

1АБ.1961 елның 1 гыйнварында “Яшь ленинчы” кабат чыга башлады. Аның редакторы итеп Венера Ихсанова билгеләнде.

2 АБ 1963 ел. Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев газета укучыларына үз героен – Шәвәлине тәкъдим итте.

Шәвәли чыгышы.

Мин

Мин-Шәвәли , шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин- бик уңган, өлгер мин,

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик

Тыйнак мин!


Шәвәли сәгате

Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате —
Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына, сыптыра —
Өйдә ничә сәгат бар,
Һәммәсен узып тора!

1АБ 1991 елдан газета “Сабантуй” исеме белән чыга башлады. Бүгенге көндә без аны “Сабантуй” журналы буларак беләбез.

2 А.Б. Журналның исеме бәйрәмчә.“Сабантуй” булган көн – бәйрәм көн инде ул. Әйдәгез, без бу очрашуны бәйрәмгә әйләндерик .

Җыр

1АБ Бу журналны кемнәр һәм ничек әзерли соң? Әйдәгез бу турыда Рәзинә Әхтәмовнадан сорыйбыз.

1А.Б Рәзинә Исмәгыйлева “Сабантуй”да студент чагыннан ук эшли башлаган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сабантуй” – 80” аудиокассетасы авторы, җаваплы сәркатип.

2А.Б. Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы “Сабантуй” газетасында 1988 елдан эшли.

1А.Б. Зәйнуллина Ләлә Мәгъсүм кызы “Сабантуй” укучыларына “Исән бул” сәхифәсен оештыра.

1 АБ 2004 елда ’’Сабантуй’’ газетасы мөхәррире итеп Айдар Гыймадиев билгеләнә. Газетаның дизайны күзгә күренеп яңара. 

2 АБ 2014 нче елдан “Сабантуй” журнал форматында айга 2 тапкыр чыга башлады.

2А.Б. Рәзинә апа, журналның рубрикалары турында сөйләп китсәгез икән.

1А.Б. Журналда, “Виртуаль дөнья”, “Канатлы ат,” “Әкиятханә”, “Хайваннар дөньясында”, “Ник, нигә, ник алай?”, “Остаханә”, “Сылукай”, “Уйлагыч” сәхифәләре бар.

2Аб. Ә сез беләсезме, безнең укучыларыбыз да шигырьләр иҗат итә бит. Алар хәзер үз шигырьләрен укып китәрләр.

2А.Б. Укучыларның иң яраткан бүлекләреннән берсе - “Канатлы ат” бүлеге. Биредә газета укучыларының шигырьләре урын ала. Әйдәгез шуның берничәсен безнең укучыларыбыз башкаруында тыңлап китик.

Табигатьне саклыйк!” , “Табигать авазы”, “Дус булыйк!” шигырьләре

Ә хәзер , кадерле укучылар, сезнең Рәзинә Әхтәмовнага сорауларыгыз бардыр. Рәхим итеп сорауларыгызны бирегез!

Сез “Сабантуй” журналына ничек килдегез?

Ни өчен бу журналны сайладыгыз?

Сез үзегез шигырьләр язасызмы? Укып китә аласызмы?

“Сабантуй” журналының тиражы зурмы?

Чит өлкәләрдән журналны алучылар бармы?

Ни өчен “Сабантуй”ны журнал итәргә уйладыгыз?












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
"Сабантуй" журналы хезм?тк?ре бел?н очрашу

Автор: Камалова Мунира Котдусовна, Досимова Гульназ Рахимзяновна

Дата: 08.09.2016

Номер свидетельства: 342804


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства