kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка мероприятия "Кош канаты белэн, гаилэ татулыгы белэн кэчле".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Выбранная тема соответствует характеру и содержанию данного материала, уровню знаний, умений и навыков учащихся. Использованы словесные методы объяснения, вопросы, наглядные методы и познавательные задания.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка мероприятия "Кош канаты белэн, гаилэ татулыгы белэн кэчле".»


Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле.





Яңа Малыкла районы

Иске Төгәлбуа урта мәктәбенең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хасанова Хасәнә Азат кызы.






2016

ел



Максат:

Укучыларда ата-анага, туганнарга, туган җир–туган нигезгә ихтирам хисе тәрбияләү, аларга яшәү мәгънәсен аңлату, укучыларның тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру.



Җиһазлау

Компьютер, магнитофон, аудио-видео кассеталар, стенд «Минем гаиләм».










Алып баручы:

Укучылар, бүген сезнең белән гаиләдә, туганнар арасындагы дуслык турында сөйләшербез. Шуңа күрә мероприятиябезнең темасы «Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле» дип атала.

Белгәнебезчә, гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Гаилә татулыгы белән көчле, ди халык.

Балалар уйлап карагыз әле. Нинди гаилә ул – тату гаилә?

  • ...

  • ...

  • ...

Әйе, балалар. Димәк, олыларны хөрмәтли, кечеләрне кече, гаиләдә берсен-берсе хөрмәт итә, үзара бергәләшеп фикер алыша белә торган һ.б. бик күп матур сыйфатларга ия гаилә ул – тату гаилә.

Гаиләнең тату, дус яшәвендә ана иң төп урыннарның берсен алып тора.

Балалар, сез һәрберегез дә әниләрегезне бик яратасыздыр. Безгә дә алар турында сөйләгез әле.

(Балалар сөйлиләр).

Алып баручы:

Әйе, ана иң изге кеше. Безнең әниләребез дөньядагы иң яхшы кешеләр.

Халык педагогикасында ана булу иң югары дәрәҗә санала. Халык үзенең мәкальләрендә дә аналарны олылый. Тыңлагыз әле:

  • Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.

  • Ана авызында ләгънәт тә фатихалы.

  • Көн-төн эшләсәң дә ана хезмәтенә җитмәс.

  • Әнкәм йорты – алтын бишек.

  • Өйнең яме ана белән.

  • Ана – шәфкать диңгезе.

  • Ана суккан авыртмый.

Ничек яхшы әйткәннәр бит! Чыннан да, аналар – кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте – бердәнбер иклекле, тугрылыклы, эчкерсез һәм бернинди таләпсез, гаҗәеп акыллы, иксез-чиксез һәм фидакарь мәхәббәт.

Халыкның ананы идеаллаштыруы, изгеләтүе безнең әдипләребез, шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан ана образлары белән бик тә аваздаш.(шигырьләр сөйләнә)

1) Ана хисен саф һәм кайнар килеш

Гомер буена без саклыйбыз.

Һәм шулай ук бу олы сүз белән

Туып-үскән илне атыйбыз.

2) Ана!

Йөрәкнең ул мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә

Ул салкында синең җылы туның,

Юанычың авыр көнеңдә.

3) Тик син генә, әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

Юрганымны килеп япкансың.

4) Тик син генә, әнкәй, балам диеп,

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең,

Җылы куеның һәрчак ачылган.

Укытучы сүзе.

(Шигырь укыла).

Җыр «Әнкәмнең догалары».

Гаиләдә әниләр кебек үк, әтиләр дә зур роль уйныйлар. Халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә дә гаиләдә бала тәрбияләүгә ата роленә югары бәя бирелә.

Әйдәгез, әтиләребез турында сөйләшик әле. Алар ниндиләр икән?

(Балалар сөйлиләр).

Алып баручы:

Әйе, сезнең әтиләрегез дөньядагы иң яхшы кешеләр. Алар гаиләдә һәм башка урыннарда сабыр, һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп сөйләүчән, кылган гамәлләренә җавапчыл, кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә итагатьле. Шуңа күрә дә без әтиләребезне яратабыз.

Халык педагогикасында да ата роленә зур әһәмият бирелә:

  • Ата юлы балага такыр.

  • Атак – беләк, ана – йөрәк.

  • Атасы барның бәхете бар.

  • Ирләр киңәше ил корган.

  • Ата сүзен тыңламаганнарны атауга ыргытканнар, ди.

  • Ата аркасы – кала аркасы.

(Җыр «Мәхәббәт җимешләре»).

Әти-әни белән беррәттән гаиләдә әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр аерым бер урын билиләр.

Әйдәгез, әби-бабаларыгыз турында да сөйләгез.

(Балалар сөйлиләр).

- Әйе, алар бик яхшылар. Әби-бабайлар – безнең өчен үрнәк алар.Аларның тәҗрибәсе, киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл-киңәш иясе булып саналганнар.

Н.Дәүлинең «Хәерле көн, дуслар» әсәрендә дә әби-бабай роленә зур әһәмият бирелә:

«...Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә , йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән. Шушы куллар белән ул иң элек, әле җиде яше тулар-тулмас чагында ук, чыбык тотып, каз бәбкәләре көткән. Аннан соң шул кулларына себерке алып, иртән көндез һәм кичен идән себергән. Аннан соң көннәр буе башын тагаракка иеп, керләр юа башлаган һәм, яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табыла барган...»

«…Бабай урыныннан торып тәрәзә янына килде. Әйтерсең, ул шул тәрәзәдән үзенең узган гомерен күрергә тели иде. Әйтерсең, ул әле бүген генә үзенең картайганын белгән дә, шуңа исе китеп тора кебек. Ул, пенсия язуын кесәсенннән чыгарып, әйләндереп-әйләндереп карады. Белмим, шул вакытта нәрсә турында уйлагандыр, ә миңа исә ул үзенең киң калаклы җилкәсе белән, авыр гер тагып куйган кебек зур куллары белән аз гына кәкрерәк аяклары белән ниндидер зур тауларны үтеп, киң диңгезләр аша узып кайткан юлчыга охшый иде...»

Мин укыган өзекләрдә дә әби-бабайларның нинди зур тормыш юлы үткәнлеге турында сөйләнелә. Безгә әби-бабайларны олыларга кирәк. өлкән буынны олылау, үткән буыннар хатирәсенә кадерләп карау, аларны хөрмәт, ихтирам итү, әхлак кагыйдәләре булып санала:

  • Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.

  • Картлар сүзен кар басмас.

  • Кечегз шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир.

Мәгълүм ни, һәр кеше бөтен гомерен гаиләдә үткәрә. Иң элек әти-әнисе гаиләсендә, аннары – үз гаиләсендә. Ә инде картаймыш көнннәрендә ул балалары янында яшәргә мөмкин. Кыскасы, вакытлары узган саен гаилә составы да, бурычлар, мәшәкатьләр дә үзгәрә. Ләкин тормышлар җайлы гына барган чакта без «гаилә», «татулык» дигән күнегелгән сүзләрнең мәгънәләре турында бик сирәк уйланабыз. Югыйсә, җирдәге, илдәге имимлек гаиләдәге татулыктан башлана бит. Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин. Һәр гаилә үзе бер серле сандык.

Без – кешеләр – җиргә иҗат итәр, сөяргә - сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

Шулай итеп, балалар, әти-әнине, әби-бабайны, олы һәм кече туганнарны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә, сүзләрен тыңларга, киңәшләренә колак салырга кирәк. Шул вакытта гына гаиләдә татулык, иминлек, илебездә тынычлык булыр.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс

Скачать
Разработка мероприятия "Кош канаты белэн, гаилэ татулыгы белэн кэчле".

Автор: Хасанова Хасяня Азатовна

Дата: 02.11.2016

Номер свидетельства: 354441


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства