Исмагилова Вәсилә Шамил кызы
I нче квалификацион категорияле тәрбиячесе
Кукмара муниципаль районы Чишмәбаш авылы “Кояшкай ” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Проектның темасы : “Гаилә бәйрәме”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата – аналары катнашында.
Проектның төре: Иҗади
Проектның дәвамлыгы: Дәвамлы проект (1 ай)
Максат: Балаларда әти – әниләрен хөрмәт итү һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү
Бурычлары:
Балаларның гаиләләре турындагы булган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү
Гаиләләрдә балаларны милли рухта тәрбияләргә теләк уяту.
Балаларда һәм ата – аналарда милли горурлык һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәтурнаштыру
Проекта катнашучылар: Балалар, ата – аналар,балалар бакчасыхезмәткәрләре
Проектны тормышка ашыру юллары: (балалар белән)
Балаларның гаиләләре турында булган белемнәрен ачыклау максатыннан “Минем гаиләм ” дигән әңгәмә үткәрү
Гаилә фотоларыннан торган күргәзмә оештыру
“Безнең гаилә-тату гаилә ” дигән рәсем конкурсы үткәрү
Балаларның үз исемнәрен нәрсә аңлатуын ачыклау максатыннан “Исемең матур – кемнәр куйган?” дигән кичә үткәрү
Гаилә бәйрәмендә башкару өчен җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү.
Бакча хезмәткәрләре белән эш төрләре:
Бәйрәмне үткәрү өчен атрибутлар әзерләү, плакатлар язу.
Музыка җитәкчеләре катнашында балалар белән башкарыласы җыр- биюләрне өйрәнү.
Бичура роленда катнашу.
Ата – аналар белән эш төрләре:
“Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары ” дигән анкета үткәрү.
Анкета нәтиҗәләре буенча белемнәрен тикшерү, гаилә бәйрәмендә катнашу өчен иң белемле, тату гаиләләрне ачыклау.
Ата – аналар почмагында татар халкының бәйрәмнәре, уеннары, милли ашлары, йолалары, бишек җырларына багышланган стендлар булдыру.
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү” дигән ата – аналар җыелышы үткәрү.
Бәйрәмдә катнашырга теләк белдергән гаиләләргә өй эшләре бирү
Проектны йомгаклау:
“Безнең гаилә – тату гаилә” дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.
“Безнең гаилә - тату гаилә” бәйрәменең сценариесы
Гаилә бәйрәме мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашында үткәрелә.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
Күмәк җыр: “Әссәләмәгәләйкүм”.
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала Рафак.
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала Гөлинә.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала Йосыф .
Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала Исламия.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
Ш.Самат. Әнием бәгърем күз нурым
Кояшым аем йолдызым.
Дөньялар кичеп тә тапмассыз
Әнидән нурлырак җир кызын.
Регина . Әти булса хәвеф-хәтәрдә юк
Бәла-казадан саклый ул.
Безнең әниләрнең тынычлыгын,
Саф ягымлы елмаюнын саклый ул.
Идрис. Озакламый егет булып
Үсеп җитәрбез әле.
Үзебезнең туган илгә,
Хезмәт итәрбез әле.
Рәзилә. Әти безнең күңелдә
Мәңгелек ышаныч
Әти көчле, әти батыр
Әти безнең куаныч.
Ислам. Әти алтын багана
Гаиләдә ул терәк.
Тынычлык иминлек сагында
Безгә ул кирәк.
Галия. Минем әти көндә эшкә китә,
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта,
Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.
Сәет. Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк,
Без яшәгән өй кирәк!
Ясминә. Әнием минем өчен.
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреннән,
Бар өйгә нур бөркелә.
Рания. Әнием кадерлем
Син энҗе бөртегем,
Син хөрмә җимешем,
Син йөрәк тибешем.
Сәлим. Бәхетле бала гына
Әти әни сүзен әйтә ала,
Аңлагансыздыр инде,
Мин бик бәхетле бала.
Камилә. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгәдә.
Айзат. Дөньяда иң акыллы,
Иҗ уңган безнең әни
Менә шуңа синең яннан
Бердә китәсе килми.
Әлфис. Безне назлап үстергәнгә.
Әниләр рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт эшчән булганга
Әтиләр рәхмәт сезгә.
З.Самат. Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Күмәк җыр “Көләсе килеп тора”.
Ахкямова Регина шигырь “Әби намазга оеган”
Алып баручы . Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне .) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
Гаиләләр үз девизлары бн таныштырып киткәнче Рафакның шигырен тыңлап китик әле.
Ш.Рафак шигырь “Кирәк”.
Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.
Җәен кунакка барганда
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтлэнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.
Йоклатканда да кирәк
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк.
Һәммәсенә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.
I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә , мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Акча эшләргә кирәк
Балаларны куандырып
Матур яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?Сез уйлаган арада Х.Айзатның шигырен тыңлап китик әле.
Бәби кемгә ошаган.
1.Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да әни узен
Һич кенә дә тиргәми.
2.Әти карыйда бәбигә
Нәкь әнисе бу- дия,
Ә әни сөйгән вакытта
Нәкь әтисе- дип сөя.
3.Ә мин әйтәм, алай түгел
Алар белеп сөйләшми
Бәби бабайга ошаган
Аның башы пеләш бит.
Кызлар башкаруында җыр: “Шәл бәйләдем ”
II конкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле! Уен алдыннан Х.Идриснең шигырен тыңлап үтик әле.
Х.Идрис шигырь “Әти”.
Әти эштән кайтып керсә,
Өйләр яктырып китә
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый, баштан сыйпый,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Барыбызга да булыша.
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, энемә
Әти- иң кирәк кеше.
Җыр “Шофёр булам”Малайлар башкаруында
III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
(Бәби елаган музыка куела. Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
Күмәк җыр “Әни кирәк”
Н.Ясминә шигырь “Әнием”.
1.Тик син генә әнием
Тик син генә
Сабый чакта, мине баккансың
Төн йокыңны бүлеп уянгансың
Юрганымны килеп япкансың.
2.Мин авырсам әнием балам,- диеп
Өзгәләнгән синең йөрәгең
Мин авырсам әнием балам,- диеп
Бер йокысыз үткән төннәрең.
IV конкурс . “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
Җыр: “ җырлыйм әнием турында .”
Ф.Камилә шигырь “Әнием”
Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
V конкурс . “ Бала белән булган кызыклы хәл” .
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.) Ә аңарчы шигырь тыңлап үтик әле
Ш.Самат шигырь “ Әтием белән бергә ”.
1.Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез,
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
2.Язлар җиткәч, балыкка
Таң аткач ук барабыз,
Тота алмасак, әнигә дип
Сатып кына алабыз.
3.Әгәр барсак урманга,
Бергә җырлап алабыз,
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп табабыз.
4.Бергә ишкәк ишәбез,
Бергә кәрзин үрәбез.
Би к күңелле яшибез
Менә шуңа күрә без.
(Гаиләләр кызыклы хәлләрен сөйләгәннән соң”Тамчылар” биюе башкарыла.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!
Х.Гөлинә шигырь “Кем дә бар шундый әни?”
1.Кем дә бар ул шундый әни
Елмаеп уятучы
Авыр минутларда сине
Иркәләп юатучы.
2.Нарасыем үскәнем дип
Сине каршы алучы
Хәерле юл балам диеп
Юлга озатып калучы.
3.Әниләребездә башка
Булмый дөнҗя ямьлерәк
Бәхетле булып яшәргә
Безгә әниләр кирәк.
Ш.Самат җыр”Светофор”
VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
Х,Галия җыр “Әнием кочагы”
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”? Ә хәзер Исламиянең шигырен тыңлап китик әле.
Н.Исламия шигырь “Яшьтән өйрән тәртипкә”.
1. Син,курчагым, киемеңне
Кадәрсезләп аунатма
Китапларыңны буяма
Уенчыгыңны ватма.
2.Әйберләреңне ташлама
Бөтен җирне туздырып
Бүлмә буйлап чабып йөрмә
Атлардан да уздырып.
3. Бар нәрсәң урынлы булсын
Уйнап туйгач җыештыр
Үз артыңнан эш ясама
Әнием дә орышыр.
4. Үскәч кенә әдәп кермәс,
Күп мәртәбә әйтеп тә;
Мактаулы кыз булыйм дисәң,
Яшьтән өйрән тәртипкә!
Бию “Бабушки старушки”
Ш.Рания шигырь “Минем әти”.
Әтием Рафак исемле Ул бик тырыш, ягымлы. Нинди эшкә тотынса да Гел ятып тора кулы. Мин әтине бик яратам, Эшләрендә булышам. Аны сөендерер өчен Яхшы укыйм, тырышам. Шофер булып эшли әти Бик ярата үз эшен. Машинасын чиста йөртә Эшенә бирә бар көчен. Эшендә дә алдынгы ул Өйдә дә ул җитешә. Ошаса иде бар әтиләр Сөекле әтиемә.
VII конкурс . “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
Х,Ислам шигырь “Машина ала белмисез!”.
1.Ватык минем машиналар,
Нигә миңа андыйлар?
“Барыбер ватасын!”-диеп,
Яңаларын алмыйлар!
2.Йөрми минем машиналар
Барсы да тәгәрмәчсез,
Шоферсыз кабиналары,
Рульсез дә тәрәзәсез...
3.Мин аларны ватканмындыр,
Бәләкәй булган чакта,
Әле мина бер генә яшь
Йә ике тулган чакта.
4.Хәзер үзегез дә мине:
“Алты яшьлек егет!”-дисез
Егетләргә машинаны
Ала гына белмисез:
5.Үземнән дә зур булсын ул,
Мин ваталмаслык булсын!
Нихәтле такси урамда!
Алыгыз шуның берсен!
Ф.Камилә җыр “Яз җитә”
VIII конкурс . “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
Б.Рәзилә шигырь “Әнием”.
1.Йөзең синең һәрвакытта
Балкып тора әнием
Аш-суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
2.Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием
Бөтен дөнья бүләк итә
Алтын нурлар бәйләмен.
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
Бию”Эш беткәч уйнарга ярый”.
IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
Г,Сәет һәм М.Сәлимнәр әниләренә һәм әтиләренә карата шигырь сөйләп китәләр.
Г,Сәет шигырь “Әнием”.
Әнием, кадерлем,
Син-энҗе бөртегем.
Син- хөрмә җимешем.
Син- йөрәк тибешем.
Әнием, әнием,
Иң кадерлем ,син минем.
Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.
М.Сәлим шигырь “Минем әти”.
1.Әти чигүче дә түгел
Балта остасы гына
Гаҗәпләнеп туя алмыйм
Аның осталыгына.
2.Ул уеп куйган чәчәкләр
Чын тере чәчәк кебек.
Кешеләрне сокландырып
Тора ерактан көлеп.
Тәрбияче. Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
Күмәк җыр “Шофер булам”.
З.Самат шигырь “Про маму”
Мамин тpyд я беpегy, Помогаю, чем могy. Hынче мама на обед Hаготовила котлет И сказала: «Слyшай, Выpyчи, покyшай!» Я поел немного, Разве не подмога?Әтием.
1.Кайчагында эшеннән
Арып кайткан чагында
Йөгереп кенә йөримен
Әтиемнең янында.
2.Бик яратам әтиемнең
Эш батыры булуын.
Мин дә үскәч әтиемнең
Алмашчысы булырмын.
Бию башкарыла:
А.Регина шигырь “Әтием”.
1.Бик яратам әтиемне,
Һәр эштә җитез үзе.
Һичберкайчан ачуланмас
Кояштай балкый йөзе.
2. – Кулларында ут уйната,-
Диләр әти турында.
Мин дөньяда иң бәхетле,
Әтием, син барында.
3.Әти-әниләр тормышта,
Иң ышанычлы терәк
Булмасын балалар ятим,
Сез безгә һәрчак кирәк!
Х.Галия шигырь “Сәбәбе нидә икән?”.
Чәйне мин үзем генә дә
Пешереп эчә беләм.
Тик нигәдер чәй икенче,
Тәмлерәк әни белән.
Җәен җиләккә барганда,
Әни булса яныңда,
Рәхәтлекнең чиге булмый
Тәбигать кочагында.
Әни урынны җәйдеме,
Керә тәмле төш кенә.
Шушы кызыклы хәлләрнең
Кем серенә төшенә?
И.Йосыф шигырь “Хәйләкәр малай”.
1. Малай булгач, гел әтигә
Охшарга дип тырышам.
Машинасын рәтләгәндә,
Тире-томыр тотышам.
2.Пычранса- юышам
Шөрепләрен борышам
Бер мактап җибәресен диеп
Тырышам да, тырышам.
3.Машинада детальләр куп,
Исемнәрен сорашам
Әтигә ошап та бетми
Кабат кабат сорасам.
4.Әти янында хәйләләп
Торуның сәбәбе бар.
Мине тизрәк көн буена
уйнарга чыгарсыннар.
К.Әлфис шигырь “Әтием горурлыгым”.
Һәрвакытта иңгәрем дә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
А.Регина шигырь “Әбием намазга оеган”.
Кул күтәреп тәңре каршысында
Тормыш йөген куеп бик азга
Көръән укый әбием, дога кыла
Оеган да иртүк намазга.
Ул әлхәмне укый, тәбарәкне,
Ак мангаен куя идәнгә.
Гыйбәдәте, ихлас күз яшьләре,
Агып чыга Аллах дигәндә.
Ак яулыгы, пакъ киеме белән.
Фәрештәгә әби ошаган.
Догаларын аның бер ходаем,
Кабул итми калмас, ышанам!..
Чөнки әбием хәлә көче белән,
Тормыш көтте, безне карады;
Намаз арты саен тәңресендә,
Әйтә торган сүзе бар аның.
Балаларым-йөрәк җимешләрем.
Рәхмәтеннән Раббем ташлама!
Иманлы ит, гадел. Шәфкатьле ит,
Иман белән язмыш башлана!...
Юлга алам хәер фатихасын,
Телим алар кабул булганын.
Хәтеремдә йөртәм әбиемнең,
Кул кушырып дога кылганын!
Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)
Алып баручы. (гаҗәпләнеп ). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?
Бичура . (елап ). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.
Алып баручы . Нишләп син бик күңелсез?
Нигә елап торасың?
Бичура.
Бигрәкләр дә харап булдым.
Кыш уртасы – йортсыз калдым.
Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.
Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р... (елый ).
Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме - мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)
И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора .) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.
X конкурс . “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга. ) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?
XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.
Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?
Алып баручы . Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү .)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак. )
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк .)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый. )
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк. )
Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!
XIII конкурс . “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми... (шул ашамый .)
-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс .)
-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар .)
-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада .)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап ... (баласын коч .)
-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр .)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс .)
-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын .)
-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр .)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.
Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.
Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә. )
Алып баручы . Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый ) Балалар (барсы бергә ):
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? - Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Туган телебез кирәк.
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган телебез булган Һәм галәләребез нык булганда гына киләчәгебез бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.
Бию” Кукарелла” биюе
Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм
нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,
“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.
Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)
Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.
Нәтиҗә:
Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар.Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.