ТР Әлмәт муниципаль районы
“Иске Михайловка урта мәктәбе”
Проект эше
Чишмәләргә сакчыл караш
Эшне башкардылар: Гыйләҗев Айнур, Алмакаева Розалина
Проектның җитәкчесе: Хаҗиева Зөһрә Ахияр кызы
2019
Эчтәлек
Кереш 3
1. Нәрсә ул чишмә? 4
2. Туган авылым чишмәләре 5
3. Йомгаклау 14
Кулланылган әдәбият 15
Кереш
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән үк безнең тормышыбызның бер кисәгенә әверелә.
Табигать – кешеләргә гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, чиста һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф су. Иделебез, Кама, Нократ, Агыйделләр үзләренең мул сулары белән чишмәләргә бурычлы бит. Һәр елга башы – чишмә, ә инеш – елгалар диңгезләрне тулыландыра.
Мин 4 нче сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә оештырылган лагерьда ял иттем. Анда безнең әйдаманнарыбыз булып өлкән сыйныф укучылары булды. Безнең лагерьның исеме “Ромашка” иде, һәм ул экологик сукмак рәвешендә ясалды. Без һәр көнне шуларның бер сукмагыннан үттек. Лагерьдагы бер көн, әлбәттә, чишмәләргә багышланган иде. Ул сукмакны безгә әйдаман Розалина күрсәтте. Менә шул көннән алып чишмәләр белән кызыксынып киттем. Хәзерге вакытта минем кызыксынуым тагын да артты. “Чишмәләрне барлау” проект эше билгеле булуга, без, җитәкчем Зөһрә Ахияр кызы белән “Чишмәләргә сакчыл караш ” дигән теманы сайладык. Укытучым минем чишмәләр турында тагын да күбрәк белергә, эзләнергә теләвемне хуплады һәм Розалина белән бергә бу эшкә алынырга тәкъдим ясады. Бу теләгемне дусларым да хуплады. Якында гына урнашкан “Ирекле” һәм «Родник-колодец» дигән чишмәләргә алар белән бергә бардык. Ә калган чишмәләрнең аралары ерак булу сәбәпле, миңа абыем булышты.
Зур кызыксыну белән без эзләнү эшенә тотындык. Ни өчен бу теманы сайладык соң без? Нәрсә соң ул чишмә? Һәр кешенең өендә суы, ишегалдында коесы бар. Хәзерге вакытта кешеләргә чишмәләр кирәкме? Каян барлыкка килгән бу чишмәләр? Кем аңа җан өргән? Кемнәр бу чишмәләрне төзекләндереп тора? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек.
Тикшерү эшенең темасы – “Чишмәләргә сакчыл караш ”.
Теманың актуальлеге – Табигатькә сакчыл караш булдыру, туган авылымның чишмәләрен барлау, атамаларның килеп чыгу тарихын белү.
Эзләнү объекты – Туган авылым чишмәләре.
Эшне башкардылар – Гыйляҗев Айнур, Алмакаева Розалина.
Проектның җитәкчесе – Хаҗиева Зөһрә Ахияр кызы.
Эзләнү максаты – Чишмәләр турында күбрәк белү, туган авылымда урнашкан чишмәләрнең килеп чыгышы турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү. Чишмәләрнең торышын тикшерү.
Бурычлары:
1. Күркәм йолаларны барлау.
2. Авылым чишмәләренең килеп чыгышы турында өлкәннәрдән сораштыру.
3. Җыелган материалны проект эшенә туплау.
Гипотеза:
Чишмәләр турында күбрәк белү, авылым чишмәләре турында кызыклы материал табып башкаларга җиткерү.
Эзләнү методлары :
1. Интернет чыганакларда казыну.
2. Чишмәләргә сәяхәт.
3. Өлкән кешеләрдән авылымдагы чишмәләрнең килеп чыгышын, атамаларының нәрсә аңлатуын сораштыру.
6. Нәтиҗә чыгару.
1 . Нәрсә ул чишмә?
Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр. Ә нәрсә соң ул чишмә? Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче.
Безнең Болгар бабаларыбыз да үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан, кичке уеннар су буенда үткән. Көянтә чиләк белән су буена төшкән кызларны егетләр күзләгән. Һәр авылның иң хөрмәтле картлары чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә (чишмәләргә) кибәргә ирек бирмәгәннәр.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Чишмә буйларында шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары үскән. Боларның барысы да кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Без дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үстек. Шуңа да ул безгә газиз һәм кадерле.
2. Туган авылым чишмәләре
Безнең туган авылыбызның исеме Иске Михайловка. Авылның табигате аеруча матур, чөнки аның тирә ягында урманнар урнашкан. Ә урманнарның кырыенда чишмәләр челтерәп ага. Каян барлыкка килгән бу чишмәләр? Кем аңа җан өргән? Кемнәр бу чишмәләрне төзекләндереп тора? Үзебезне кызыксындырган сорауларыбызга җавап эзләп, чишмәләр янына юл тоттык. Эйтеп китәргә кирәк, безнең җирле үзидарә берничә авылны үз эченә ала. Менә алар: Ирекле, Иске Михайловка, Наратлы, Юкәле, Болгар, Байлар, Гөлбакча, Кәске һәм Мөгезле елга. Шунысы кызыклы, авыллар тезелеп утыралар. Бу аңлашыла да, чөнки монда чишмәләр, инешләр, бүәләр күп булган. Ә элекке халык кайда су күп, шул җирләргә урнашырга тырышкан. Күпчелек чишмәләр үз авылының исеме белән аталган.
Иске Михайловка үзидарә җирлегендә урнашкан чишмәләрнең исемнәре
№
Исеме
Урнашкан урыны
Территория
1
Бәллүр чишмә (хрустальный родник)
Ирекле авылы
107 кв/м
2
Ирекле чишмэсе
Ирекле авылы
224кв/м
3
Нурулла чишмэсе
Байлар авылы
224 кв/м
4
Исемсез
Мөгезле Елга авылы
160кв/м
5
Урман чишмәсе (хәзерге вакытта Юкәле чишмәсе)
Юкәле авылы
160,5 кв/м
6
Родник-колодец
Иске Михайловка авылы
227кв/м
7
Исемсез
Гөлбакча авылы
224,3 кв/м
8
Кәске
Кәске авылы
224,3 кв/м
Чишмәләрне барлап кайткач, җавап тапмаган сорауларыбызны юллап, без үзебезнең мәктәптә урнашкан музейга юл алдык. Андагы авыл тарихы язылган альбомнарны актардык. Кызганычка каршы, мәгълүматлар юк диярлек. Чишмәләр турында күбрәк белү өчен авылда туып, күп еллар шушында яшәгән кешеләр белән очраштык.
Ирекле чишмәсе
Күңелебезгә иң охшаган чишмәләрнең берсе “Ирекле” чишмәсе булды. Бу чишмә куәтле саф су ташкыны булып җирнең калын катламыннан ургып чыга. Ирекле авылына бик якын урнашкан.
Без килгәндә авыл кешеләре белән берлектә авыл җирлеге үзидарә советы рәисе Илсур Мансур улы да бар иде. Ул безгә кыска гына итеп, чишмә турында үзенең белгәннәрен сөйләп алды.
Гадәттәгечә, чишмә бәреп чыккан җиргә кешеләр килеп урнашалар. Шунда Гәрәй исемле кеше чишмәне торгыза, аның эшен оныгы Миргәт исемле кеше дәвам итә. Ирекле чишмәсен карап, чистартып тора. Аның өе чишмәгә бик якын урнашкан. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта Миргәт абый да мәрхүм инде.
Мухамадъярова Сәрия Гәрәй кызы шушы авылда 1958 елда туган кеше. Менә ул безгә нәрсәләр сөйләде: “Мин “Ирекле чишмәсе” янына бик еш йөрим”, - дип башлап җибәрде ул сүзен. Ул безгә Шайхиев Шайхрам дигән кеше турында сөйләде. Бу кеше бер көн дә калдырмыйча чишмә янына килеп йөргән һәм аның чисталыгын саклаган. Шушы чишмә янына килеп догалар укып китә торган булган. “Миңа чишмә аның истәлеге буларак кадерле”, - ди ул.
Бу чишмә чиста, төзек. Ял итү өчен унайлы.
Иске Михайловка авыл чишмәсенә юл тоттык. Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Мәктәп коллективлары, авыл җирлеге дә әлеге изге эштән читтә калмадылар. Быел да чишмәне яңарту буенча эшләр эшләнде. Бу чишмәгә “Родник-колодец” дигән исем бирелгән. Исем русча. Бу юкка түгел. Авылыбызның тарихына кереп китсәң, монда иң беренчеләрдән булып Михайло дигән рус кешесе үз гаиләсе белән килеп урнашкан була. Авылыбызның исеме дә шуннан алынган.
Колодец - кое дигән сүз. Башка авыллардагы чишмәләребезнең барысы да җирдән тибеп чыгып, торбалар аша улакларга аксалар, ә бу чишмәнең суы башта коега җыела торган булган. Аннары гына агып чыккан. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу чишмә корыган. Аның ял итү урыны гына калган.
Юкәле чишмәсе
Без чишмәләрне барлап йөргән вакытта кайбер тәртипсезлекләргә дә очрарга туры килде. Юкәле чишмәсенә баргач, башта аның иркен, чиста, җыештырылган, чүп савытларының булуына игътибар итәсең. Ләкин монда ял иткән кешеләр, нишләптер, үзләреннән калган чүпләрен савытларга түгел, ә аның кырыена гына ташлап киткәннәр. Бу күренеш шундый матур читәннәр белән әйләндереп алынган чишмәнең бөтен матурлыгын юкка чыгара, әлбәттә. Безнең фикеребез шундый: мондый тәртипсезлекне авылда эшләп үскән, авыл табигатенең матурлыгын күреп үскән кеше эшли алмый. Читтән ял итәргә килгән кешеләр, юлчылар үзләреннән соң җыештырып китсәләр мондый күңелсезлекләр булмас иде.
Юкәле чишмәсеннән соң Байлар авылының да чишмәсенә кереп чыгарга булдык. Башта чишмәне таба алмадык. Авылда бер генә урам. Тып-тын, безгә урамда очраган кеше булмады. Йөри торгач, чишмәне таптык, ул яңа төзелгән өйләр артында калган. Чишмә исән. Тау астындарак яшеренеп ята. Әкрен генә аска төштек. Чишмә буйлары чиста, саф һава, суы да тәмле.
Бу чишмә янында күңелне борчыган әйбер шул булды, элек аны караган кеше чишмәне читәннәр белән әйләндереп алган булган, ә хәзерге вакытта ул читәннәрнең кайбер өлешләрен генә күрергә мөмкин.
Безне күреп чишмә янына бер апа килде. Бу Зиганшина Зөләйха исемле кеше. Ул безгә ничек итеп, әтисенең чишмә тапканын, аны ташлар белән уратып алганын, аны чистартып торганын сөйләде. Чишмә хәзер дә аның әтисенең Нурулла исеме белән йөртелә.
Бәллүр чишмә
Алдагы чишмә “Бәллүр чишмә”. Безнең авылда бу чишмәне белмәгән кеше юк. Ул 4 юл чатында урнашкан. Күпме юлчыларны сусаудан коткарган табигый һәйкәл булып тора.
Матурлыгы, бизәлеше белән таң калырлык, кабатланмас архитектура үрнәге булган бу чишмәне төзекләндерүдә “Җәлилнефть” идарәсенең өлеше искиткеч зур. Без аларга рәхмәтле.
“Мөгезле елга” чишмәсе
Эшебезне “Мөгезле елга” чишмәсендә дәвам иттек. Чишмә авылның үзәгендә урнашкан. Авыл кешеләре белән сөйләштек. Беренче очраган кешебез Раеф абый булды. Без үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Ул безгә чишмәне “Җәлилнефть” идарәсе төзүе турында сөйләп китте. Бүгенге көндә үзләрен борчыган проблемалар турында да әйтмичә кала алмады. Элек чишмәләр авыл буенча челтерәп ага торган булган, ә хәзер аның суы торба аша килә. Чишмә башын матурлаган вакытта бетон җәелә һәм чишмәнең күп кенә чыганаклары ябыла, юкка чыга.
Алга таба Болгар 2 авылына юл тоттык. Кызганычка каршы, авылда чишмә юк. Ләкин җирдә чишмәнең тибеп чыккан урыннарын күреп кайттык.
Юлыбызны Кәске чишмәсенә таба дәвам иттек. Авыл кешеләре безне бик җылы каршы алдылар. Безгә чишмәгә бара торган юлны күрсәттеләр. Урнашкан урыны безгә бик ошады, тирә-юне бик чиста, ләкин яңартылмаган. Аңа бездән ярдәм кирәк.
Гөлбакча авылы чишмәсе
Гөлбакча авылына баргач, хәйран калдык. Бөтен кеше урамда.
Яңа килеп урнашкан кешеләр авылда чишмә барын белмиләр. Безгә аны күптәннән шунда торучы әрмән милләтеннән булган Ашот исемле абый күрсәтте. Чишмә урман эчендә урнашкан. Чишмәне табуы бик җиңел түгел, чөнки ул ике яр арасында ята. Аны күрер өчен аска таба төшәргә туры килде. Безгә ул кеше чишмә башын да күрсәтте. Анда тагын 3 чыганак барлыгын әйтте.
Йомгаклау
Барлык сорауларыбызга да жаваплар тапкач, без шундый нәтиҗәгә килдек: өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды, ләкин кабер чишмәләр файдаланылмый һәм аларга бездән ярдәм кирәк.
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр җиткермәскә, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде!
Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы кеше әти-әнисен, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Аны чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый.
Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак суларыннан башлана. Онытмаска иде бу хакыйкатьне!
Әйләнә-тирә табигатькә сак мөнәсәбәт безнең яшәү рәвешенә әйләнсен иде.
Сүзебезне йомгаклап, шушы проект эшен оештырган кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, чөнки алар безне табигать кочагына алып чыктылар. Алга таба да бу эшебезне дәвам итәрбез дип ышанып каласыбыз килә.
Кулланылган әдәбият
1. Интернет мәгълүматлары;
2. Өлкәннәр сөйләве;
3. “Авылым чишмәләре” альбомнары.