kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Праздник родословной (Ш???р? б?йр?ме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Праздник родословной. Учащиеся изучают свое древо жизни, свою родословную. На праздник приглашаются бабушки, дедушки, родители. Учащиеся выступают со своей работой, а внимательно слушающие родители добавляют свое зерно. Между выступлениями ребят звучат стихи, песни по теме. В конце все участники мероприятия встречаются за круглым столом, где угощают друг друга татарскими национальными блюдами.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Праздник родословной (Ш???р? б?йр?ме) »

Праздник моей родословной.











Праздник моей родословной.

ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ

Гармун моңы яңгырый. Экранда  тарихи  кадрлар. Сәхнә артыннан алып баручы шигырь  укый.
 
Алып баручы:
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә:
“Тамырыңны өйрән, и бала.
Оныта күрмә, нинди җепләр белән
Кеше заты җирдә саклана.
Иң беренче – туган як тарихы,
Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.
Икенчедән, ата-баба нигезе,
Әти-әни, туганнар, гаилә.
Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,
Киләчәк ул бүген башлана.
Тамырларың ныклы булсын өчен,
Шәҗәрәңне өйрән, и бала”.
Шундый аваз килә үткәннәрдән,
Ерак бабайларның киңәше.
Өзелмәсен буыннар чылбыры,
Туганлык белән көчле ул кеше.
Тугры калыйк изге васыятькә,
Тамырларны барлыйк һәм белик.
Киләчәккә күпер салучы
Нәсел агачларын тергезик!
 
 
Концерт номеры.

җыр “Беләсеңме ыруыңны, тамгаңны”
 
 
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар!
    Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның үзенчәлекле үткәне, тарихы була. Борын заманнардан ук татарларда ата-баба нәселен белү изге эш саналган. Ил агасы аксакаллар нәсел агачы төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар.
    Еллар үткән һәм бу кирәкле йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. . Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Бүген безне нәкъ шул максат бергә җыйды.
  
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,
Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның,
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
Урын алсын оныкларның оныклары.
 
    Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсәпнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
    Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Концерт номеры:
җыр “Талбишек”
 
(Сәхнәдә ялан күренеше. Бер гаилә - әби, бабай, уллары, киленнәре, оныклары бәләкәй арба тартып яңа урынга күченеп бара).
БАБАЙ: Менә, карчык, яңа урынга күченеп барабыз. Яңа җирдә нигез корып, тыныч тормышта яшәргә язсын инде, ходаем.
ӘБИ: Шулай булсын инде, карт, шулай булсын. Карт көнебездә җан тынычлыклары табып, балаларның төпләнеп, иминлектә яшәүләрен күрергә насыйп булсын инде, ярабби ходаем.
УЛЛАРЫ: Әткәй-әнкәй, алла боерса, үз җиребездә  менә дигән тормыш корып, бергә-бергә рәхәт гомер итәрбез.
                      (Бер урынга туктыйлар).
 
БАБАЙ: Балалар, менә шушы урынны карап, агач төпләреннән тазартып куйган идем. Нәрсә диярсез? Нигез корырлык булырмы?
УЛЛАРЫ: Әткәй, син дөнья күргән кеше. Барысын да исәпкә алып, уйлап сайлагандырсың. (әйләнә-тирәне караштыра) Миңа калса, бик яхшы урын. Үзе тигезлек, якында гына суы да бар.
ӘБИ: Менә дигән урын, балалар. Җире, суы булгач, гомер итәрбез әле.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, казан асып, чәй куеп җибәрим булмаса. Балалар, килегез, ярдәм итәрсез.

(Балалар әниләре янына киләләр. Кайсы табак-савыт, кайсы агач әзерли. Шунда әниләре 3 яшьлек Мөхәммәтсадыйкның юклыгын күреп ала).
 
КИЛЕН: Әтисе, төпчегебез юк бит! Ай алла, төшеп калды микәнни? Нишләп искә алмадык икән? Ходаем, берәр җирен имгәтеп ятмаса ярар иде.
УЛЛАРЫ: Артык борчылмый тор әле, анасы. Әле су буена җиткәндә генә бар иде. Хәзер табарбыз. Әйдә, улым, энеңне карап килик. Сез урнаша торыгыз.
(Малайны табып алып киләләр, үзләре көлешәләр. Әнисе йөгереп килеп улын күтәреп ала).
УЛЛАРЫ: Су буендагы борылышта төшеп калган. Рәхәтләнеп суга таш атып утыра.
КИЛЕН: Котны алдың бит, балакаем! Берәр җиреңне авыттырмадыңмы?
 
 
 
ОНЫК:  Бер җирем дә авыртмады. Мин бүтән җиргә бармыйм, шушында гына торам.
БАБАЙ: И улыкаем, сиңа да охшадымыни бу җирләр? Болай булгач, шушы урында калабыз инде. Балалар, сезгә монда гомер итәсе, тамырланасы.
ӘБИ: Әйдәгез, балалар, яңа урында бер дога кылып алыйк.
                   (Барысы да утырып дога кылалар).
 
КЫЗЛАРЫ ЗӨЛФБабай, ә без монда үзебез генә яшибезмени? 
МАЛАЙ: Мин монда кемнәр белән уйныйм соң?
БАБАЙ: Кайгырма, улым. Бик матур урыннар. Күршеләр дә әйберләрен җыеп калдылар. Күченүчеләр күп булыр әле. 
ӘБИ: Нишләп булмасын ди?  Безгә чапырыш күрше Зөләйхалар да моннан урын карап куйганнар.
УЛЛАРЫ: Мин белгәне генә уннан  артык гаилә күчергә җыена. Аралашырга да, уйнарга да кеше табылыр.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, балалар, килегез, тамак ялгап алыйк.
                 (Барысы да сәхнәдән чыгып китәләр). 
 
     
 
Концерт номеры.
җыр“Авылымның айлы кичләре”.

 
 
 
 
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәр авылның тарихы бар,
Кичергән – күргәннәре.
Төрле чор һәм дәверләрдә
Башыннан үткәннәре.
Каръяуды тарихында да 
Катлаулы хәлләр булган.
Ике якта дошман халык,
Уртада читән торган.
Читәннең ике ягында
Ике халык яшәгән.
Үзенә башка ял иткән ул,
Үзенә башка эшләгән.
Вакыт-вакыт ике арада
Ызгыш-талашлар чыккан.
Күңелләрне аерып торган,
Дошманлаштырган читән.
Туй-бәйрәмнәр аерым булган,
Аралашу тыелган.
Яшь-җилкенчәк арасына
Рухи киртә куелган...  
 
(Авылның  икенче очында яшәүче гаилә сүрәтләнә: әтисе, әнисе, уллары Сәгыйть).
 
ӘТИСЕ  (кычкырып): Әйттем бит мин сиңа ундүрт душтан кыз алмыйсың дип! Хәниф кызыннан башка үзебезнең башкорт очында  кыз беткәнмени!
ӘНИСЕ: Әйе шул, улым! Авылда булмаганны эшләргә йөрисең бит. Мин бит сиңа үзебезнең очтан менә дигән кыз табып бирәм.
УЛЛАРЫ СӘГЫЙТЬ: Миңа бүтән оч кызлары кирәкми! Мин Зөлфияне генә яратам! Аңламыйм мин сезне. Күпме гомер бер авыл кешеләренә дошманлашып яшәргә мөмкин! Имеш, кыз да алма ундүрт душтан, кияүгә дә чыкма! Моңа чик куярга вакыт җиткәндер инде. Гел ызгышып яшәп буламыни! 
ӘТИСЕ: Анысы, улым, синең сүзләрдә дә хаклык бар инде ул. Бик күпләрнең моңа эче поша, тик дуслыкка беренче адымны ясаучы гына юк.
ӘНИСЕ: Син сайлаган кыз миңа да бик охшый, улыкаем. Үзе чибәр, үзе уңган диләр. Тик, балам, әти-әнисе ни әйтер бит.
СӘГЫЙТЬ: Соң шулай булгач, алам да кайтам кәләшне! (чыгып йөгерә).
ӘТИСЕ:   Кара син аны, ничегрәк үзсүзле!
ӘНИСЕ: И ходаем, алып кайтса нишләрсең?
ӘТИСЕ: Нишләрбез дип,  туй ясарбыз! (Чыгып китәләр).
 
 (Су буе. Яшьләр кичке уенга җыелганнар).
Сәгыйть белән Зөлфия су буена төшәләр.
 
СӘГЫЙТЬ: Егетләр, кызлар, әйдәгез су буена, кичке уенга!
Җырлап, егетләр һәм кызлар кичке уенга җыелалар (“Наласа” көенә)
Өздереп гармун уйныйлар
Каръяуды авылында.
Йөрәгемә утлар салдың
Янам бит ялкыныңда.
БЕР КЫЗ: Егетләр, кызлар, әйдәгез бер уйнап, биеп алыйк!
БЕРЕНЧЕ  ЕГЕТ: Капкалы уйныйк!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйдәгез, әйдәгез, уйныйбыз!
(Яшьләр бииләр, Сәгыйть белән Зөлфия кала). 
ИКЕНЧЕ ЕГЕТ: Җәза бирергә кирәк!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нинди җәза бирәбез?
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Биесеннәр! Җырласыннар!
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ: Биесеннәр!
СӘГЫЙТЬ: Туктагыз әле, егетләр, кызлар, кәефләр бер дә биерлек түгел шул!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нәрсә булды, Сәгыйть?
СӘГЫЙТЬ: Тәки  әти-әнине күндереп булмый бит! Ундүрт душтан кыз алмыйсың дип өзмиләр дә куймыйлар. Шулай да бүген үзләренең Зөлфиягә каршы түгеллекләрен сиздерделәр. Ләкин авыл халкы ни әйтер дип эчләре поша.
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Миндә шул хәлдә инде. Башкорт очыннан кыз алмыйсың дип каршы торалар.
БЕР КЫЗ: Минемчә, бу акылсызлыкка чик куярга кирәктер.
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Ничек?
БЕР КЫЗ: Әйдәгез, бүген төнлә читән-киртәне сүтеп ыргытыйк. Егетләр, сез эшләмәсәгез, кем эшли аны?
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ:  Дөрес әйтәсең, күпме шулай яшәргә була!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйе шул! Сүтәбез, сүтәбез!!!
   Сәхнәгә менәләр. “Челтәр элдем читәнгә” җырын башкаралар. Егетләр:        Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Кызлар:         Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микән?
Бергә:            Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңлебезгә кем охшаса,
Шуны сайлап алырбыз.
 
                       Читән-киртә сүтелә.
 
Концерт номеры.
         4. Татар яшьләре биюе “Шома бас”.
Егетнең әти-әнисе яшьләрнең кичке уен үткәрә торган урынга киләләр.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек уйлыйсың, карчык, малай теге сүзне шаярып әйтте микән?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Нишләп шаярсын ди, алып кайтам дип әйтте бит.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек кенә булыр икән бу?  Мондый хәлнең булганы юк иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ  ӘНИСЕ: Әйтмә дә инде.
    Читән торган урынга җитәләр. 
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ:  Карчык, бәй, мондагы читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Көндез генә бар иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Яшьләрнең бик сүтәсе килеп йөри иде, тәки сүткәннәр икән. Алай булса, улыбыз кәләшне бүген үк алып кайта инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Ай аллам, бигрәк кинәт булды бит әле!
 
 
Сәхнәнең икенче башыннан кызның әти-әнисе килеп чыга.
 
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Кичләтеп кенә икәү нишләп йөрисез? Яшь чакларыгызны искә төшердегезме әллә?
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ:  Балалар үскәч, яшь чакларны бик искә төшереп булмый шул, мәшәкатьләр арта.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: (читәннең юклыгын күреп) Әстәгъфирулла, ә читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Без дә шуңа шаккатып торабыз әле.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ:  Яшьләрнең эше инде бу. Кара син аларны, ә?
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Бик дөрес эшләгәннәр! Күптән кирәк иде инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Болай булгач, улыбызның өйләнәм диюе чынга аша бит.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Кемгә өйләнә?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Кемгә булсын, сезнең Зөлфиягә инде.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Кайчан?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Анысын инде үзләреннән сорарбыз, әнә, яшьләр киләләр.
 
         Җырлый-җырлый яшьләр киләләр (“Наласа” көенә)
Балачагым гөрләп үтте
Авылым урамында.
Сагынуларым, сагышларым,
Шул моңлы җырларымда.
 
СӘГЫЙТЬ: Әллә читәнне эзләп йөрисезме? Юк инде ул. Сүттек без аны.
БЕР КЫЗ: Моннан соң ызгыш-талашлар да булмаячак. Бүгеннән башлап 
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Дуслык игълан итәбез.
СӘГЫЙТЬ: Ә дуслыкны дуслык кына түгел, туганлыкны Зөлфия белән без башлыйбыз. (кызның әти-әнисенә килеп).  Хәниф абый, Кәримә апа, мин сездән Зөлфиянең кулын сорыйм. Без бер-беребезне яратабыз һәм гаилә төзергә булдык.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Нишлибез, әнисе?
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Нишлибез дип, яшьләргә каршы килеп булмый бит инде. Сөешкәннәр икән, кавышып бәхетле булсыннар.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ә без әллә кайчаннан бирле риза инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Бәхетле булсыннар, тәүфикълы булсыннар.
 
 
                 “Кодагыйлар” җырын башкаралар.
Син булырсың кодагый,
Мин булырмын кодагый.
Ике урам арасында 
Андый хәлләр булгалый.
Әйтмә дә генә инде,
Сөйләмә генә инде.
Авылыбызга менә шундый
Шатлыклы көннәр килде.  
 
              Нуретдиновлар шәҗәрәсе сөйләнә.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Ул еллардан бирле бик күп сулар акты. Халык төрле тарихи чорларны, вакыйгаларны, җил-давыллы елларны кичереп бүгенге кө нгә килеп җитте 
7. Ф.Мөгаллимова чыгышы. “Колхоз тарихы”.
8. Концерт номеры. Җырлый Розалия Хөрмәтуллина “Читләргә китмәгез”.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәрбер йөрәк бәйрәм тоеп тибә,
Зур вакыйга алдында Татарстан
Якынлаша дуслык бәйрәме,
Бәйрәм итә бүген республикам.
Ипи-тозны туганнарча бүлешеп,
Дуслык-татулыкта ярашып,
Бергә яши ике бөек милләт:
Берсе – рус, икенчесе – татар.
 
Бергәлеккә инде күп еллар
Зур сынаулар аша үтелгән.
Кайгы-шатлыклары, моң-зарлары,
Язмышлары уртак ителгән.
Бабайлардан безгә васыять калган:
Бердәмлектә була бәрәкәт

Татарстан! Синең ак тирмәңдә 
Күпме халык яши, күпме милләт!
Һәрберсе дә уртак Ватаныбызның
Тиң хокуклы газиз баласы.
Теле дә бар, гореф-гадәтләре,
Хөрмәт ителә бәйрәм-йоласы.
Бөек Рәсәй  куенына сыенып, 
Республикам балкып чәчәк ата.
Тынычлык иле, дуслык, бәхет иле,
Мин яратам сине, Татарстан!
 
 Җыр”Туган як”


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Праздник родословной (Ш???р? б?йр?ме)

Автор: Талипова Ильсояр Адиповна

Дата: 01.12.2014

Номер свидетельства: 137797


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства