kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие "Минем кадерле әнием"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бу кичә кадерле әниләребезгә багышлана.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие "Минем кадерле әнием"»

Татарстан Республикасы Арча районы

“Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы

“Түбән Оры башлангыч мәктәбе”








Уздырды: башлангыч класс укытучысы

Яруллина Фирдания Саматовна


Ноябрь

2016



Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында сочинение, әниләрнең портретлары, презентация.

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау, әниләр турында презентация төзү.

Уздыру урыны: Түбән Оры мәдәният йорты.


Бәйрәм барышы:

Укытучы. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

. Әйдәгез әле, укучылар. Әниләребезне бәйрәм белән котлап аларга үзебезнең теләкләребезне җиткерик.


Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

 

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

 

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

 

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме! С.Сөләйманова


Җыр. Мамочка милая,мама.

Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,—

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген — әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкый күңел күгемдә!


Җыр . Кояш гомере.

Кадерле әниләребез. Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.(Укучылар әниләренә бүләкләрен тапшыралар)


Укытучы.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Җыр. Лотфуллина Ания


Кызлар башкаруында татар биюе.


Укытучы. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретларын ясадылар, сочинениеләр яздылар. Ә хәзер балаларга сүз бирик.

(Укучылар сочинениеләрен укыйлар, әниләренә атап концерт номеры башкара.Презентация күрсәтелә)


1.Юсупов Әлфис. Сочинениесен укый .


Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!


Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.


Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!


2.Хайруллина Динара . Сочинениесен укый.

Шигырь

Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!


Җыр. Әбием, әбекәем.


3. Фирзәр әнисе турында сөйли.

Җыр. Мин үсәм.



4. Мухаметшина Рәзилә. Сочинениесын укый.

Җыр. Әнием.

Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда 4 әни, 4 бала катнаша. Кәрҗиндә 4 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә чәчәкләрнең уртасы. Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).

2 уен. Шул чәчәк таҗларының берсенә сорау язылган. Шуларга әниләр җавап бирәләр.

Концерт номерлары.

1. Шаян бию. Бабай белән кыз.

2. Җыр. Байрамова Ләйсән.

3. Мари биюе.

4. Шигырь .Туган ягы кирәк кешегә (Ф.Яруллин)

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.


5. Күңелле кадриль. Бию.

6. Җыр. Сибагатуллин Зөлфәт.



Бәйрәм кичәсен Н Дәүлинең әниләргә багышланган сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!


Кадерле әниеләребез! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп озын- озак яшәгез.


Җыр . Әти-әни.











Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие "Минем кадерле әнием"

Автор: Яруллина Фирдания Саматовна

Дата: 19.12.2016

Номер свидетельства: 371498


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства