kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Никто не забыт,ничто не забыто!

Нажмите, чтобы узнать подробности

1 а.б.: Х?ерле кич,х?рм?тле авылдашлар,килг?н кунаклар!

Ис?нмесез, дуслар-милл?тт?шл?р!

Х?ерле к?н, Сезг?, кан-кард?шл?р!

Кайнар с?лам туган т?б?кт?н,

Сезг? булган керсез м?х?бб?тне,

Телг? булган тир?н м?рх?м?тне

Алып мендек й?р?к т?ренн?н.

2 а.б.:Х?ерле кич,х?ерле ирт?,х?ерле к?н. ??р я?а к?н тууга без бер-беребезг? шулай дип д?ш?без. Тынычлык ??м иминлек телибез.

1 а.б.: Без бу кич?безне б?генге мул,б?хетле тормышыбызны? никад?р кадерле ик?не турында с?йл?ш?г? багышларбаз!

2 а.б.: ?ле к?пт?н т?гел ген? бар ?и?ан я?а 2015 елга аяк басты. К?н артыннан к?н, ай артыннан ай,ел артыннан ел ?т?.

1 а.б.: Озакламый салкын кыш ?теп,ямьле язга да керербез. Кояшлы май ае ?ит?р. Без быелгы майда Б?ек ?и??не? 70 еллыгын билг?л?п ?т?рбез.

2 а.б.: И гомер диг?не?. Шундый зур б?йр?мне билгел?п ?т?рг? авылыбызда  сугышны ?з к?зл?ре бел?н к?рг?н,аны? б?тен авырлыгын, д??ш?тен ?з ?илк?л?ренд? татыган ветераннарыбыз да калмады бит!  Со?гы ветераныбызны? безне? арадан китк?нен? 3 ел була бит инде. (мо?лы к?й уйный.)

1 а.б.: Язгы та?да яфрак шаулавында

          ?ыр ишетс?н,син д? колак сал.

         Л?йс?н я?гырлары яуган чакта

         Мо? ишетс??,ты?ла,отып кал.

         Алар булыр кыю солдатларны?

         ?ырланалмый калган ?ырлары.

         Алар илк?й ?чен башын салган

        Батырларны? сагыну ?ырлары.

2 а.б.:  Сугыш чорындагы кешел?рне?

            Исемн?рен ташка нык уеп,

           Батырлыклар ?чен, бронзадан,

           ??йк?л куйдык сезг? без коеп.

           Килеп й?рибез без бу ??йк?лг?,

           Батырлыкны кабат к?рерг?.

          ?йр?нерг? тормыш авырлыгын,

          Сезне? кебек ?и?? белерг?.

(Шигырьне с?йл?п бетерг?нче с?хн?г? 2 егет,2 кыз кер?л?р. Кулларында пиво шеш?се)

1 нче егет: О егетл?р,карагыз ?ле монда нинди ?айлы урын, утыргычы да бар.

2 егет: Тыныч та. Мен? монда кызлар бел?н иркенл?п утырса? да була.

1 нче егет: Чиб?р туташларга б?л?к ит?рг? ч?ч?кл?ре д? бар. (койма аша сикереп ??йк?л яныннан ч?ч?к ?зеп чыга, бер кызга бир?.)

1 нче кыз: Фу кит ?ле бар, мондый дешёвый ч?ч?кк? риза булып утырырга син мине кем дип белде?! Зур букет бел?н розалар булса бер х?л иде.

2 кыз: ?йе, болай да настроение юк, клуб та бикле, машина да кататься ит?р идек,машинагыз юк! Бухлогыз да  да бетте,акчагыз да юк! (Бушаган шеш?л?рен койма эчен? тотып аталар.)

1 егет: Борчылмагыз кызлар! Х?зер табабыз без ул акчаны!

2 нче егет:(??йк?лд?ге язуларны сыпырып), Карыгыз ?ле бу язулар т?сле металлдан эшл?нг?н т?гелме?

1 нче егет: ?йе,шулай бугай шул! И,братан баербыз болай булгач, ?н? бит ничек к?п! К?ршед?ге мужикка сдавать итеп ?лл? них?тле акча эшл?рг? була моны? бел?н!

2 нче егет: ?йд?гез кызлар, сез д? булышыгыз!

(Алар койма аша кереп язуларны куптарырга маташканда,алып баручылар чыга.)

1 а.б. :Туктагыз,ни эшлисез сез!

,2 а.б.: Ник кагыласыз ул язуларга?

1 егет: Комачауламагыз ?ле бар,юлыгызда булыгыз!

2 егет: ?йе,?йе! Барыгыз, без сезг? тимибез бит!

1 а.б.  Сез бит безне  т?гел,?зегезне? бабаларыгызны, тарихыгызны р?н?ет?сез!

1 егет: Нинди бабалар,нинди тарих! ?кият сатмагыз ?ле,бар!

2 егет: ?,б?лки сезне? д? безне? бел?н сыйланасыгыз кил?дер, безг? д? ?леш чыгарыгыз дим?кче буласызмы?

1 а.б. Ни с?йлисез сез? Бу бит тарихи ??йк?л! ?н? ул язуларны укып карагыз,б?лки анда сезне? д? бабаларыгыз язылгандыр!

2 а.б. ?йд? килегез ?ле мондарак,берг?л?п укып карыйк! (??йк?л янына барып язуларны укыйлар.)

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Никто не забыт,ничто не забыто! »

1 а.б.: Хәерле кич,хөрмәтле авылдашлар,килгән кунаклар!

Исәнмесез, дуслар-милләттәшләр!

Хәерле көн, Сезгә, кан-кардәшләр!

Кайнар сәлам туган төбәктән,

Сезгә булган керсез мәхәббәтне,

Телгә булган тирән мәрхәмәтне

Алып мендек йөрәк түреннән.



2 а.б.:Хәерле кич,хәерле иртә,хәерле көн.... Һәр яңа көн тууга без бер-беребезгә шулай дип дәшәбез. Тынычлык һәм иминлек телибез.

1 а.б.: Без бу кичәбезне бүгенге мул,бәхетле тормышыбызның никадәр кадерле икәне турында сөйләшүгә багышларбаз!

2 а.б.: Әле күптән түгел генә бар җиһан яңа 2015 елга аяк басты. Көн артыннан көн, ай артыннан ай,ел артыннан ел үтә.

1 а.б.: Озакламый салкын кыш үтеп,ямьле язга да керербез. Кояшлы май ае җитәр. Без быелгы майда Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгәләп үтәрбез.

2 а.б.: И гомер дигәнең. Шундый зур бәйрәмне билгеләп үтәргә авылыбызда сугышны үз күзләре белән күргән,аның бөтен авырлыгын, дәһшәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбыз да калмады бит! Соңгы ветераныбызның безнең арадан киткәненә 3 ел була бит инде. (моңлы көй уйный.)

1 а.б.: Язгы таңда яфрак шаулавында

Җыр ишетсән,син дә колак сал.

Ләйсән яңгырлары яуган чакта

Моң ишетсәң,тыңла,отып кал.

Алар булыр кыю солдатларның

Җырланалмый калган җырлары.

Алар илкәй өчен башын салган

Батырларның сагыну җырлары.

2 а.б.: Сугыш чорындагы кешеләрнең

Исемнәрен ташка нык уеп,

Батырлыклар өчен, бронзадан,

Һәйкәл куйдык сезгә без коеп.

Килеп йөрибез без бу һәйкәлгә,

Батырлыкны кабат күрергә.

Өйрәнергә тормыш авырлыгын,

Сезнең кебек җиңә белергә.

(Шигырьне сөйләп бетергәнче сәхнәгә 2 егет,2 кыз керәләр. Кулларында пиво шешәсе)

1 нче егет: О егетләр,карагыз әле монда нинди җайлы урын, утыргычы да бар.

2 егет: Тыныч та. Менә монда кызлар белән иркенләп утырсаң да була.

1 нче егет: Чибәр туташларга бүләк итәргә чәчәкләре дә бар. (койма аша сикереп һәйкәл яныннан чәчәк өзеп чыга, бер кызга бирә.)

1 нче кыз: Фу кит әле бар, мондый дешёвый чәчәккә риза булып утырырга син мине кем дип белдең! Зур букет белән розалар булса бер хәл иде.

2 кыз: Әйе, болай да настроение юк, клуб та бикле, машина да кататься итәр идек,машинагыз юк! Бухлогыз да да бетте,акчагыз да юк! (Бушаган шешәләрен койма эченә тотып аталар.)

1 егет: Борчылмагыз кызлар! Хәзер табабыз без ул акчаны!

2 нче егет:(һәйкәлдәге язуларны сыпырып), Карыгыз әле бу язулар төсле металлдан эшләнгән түгелме?

1 нче егет: Әйе,шулай бугай шул! И,братан баербыз болай булгач, әнә бит ничек күп! Күршедәге мужикка сдавать итеп әллә нихәтле акча эшләргә була моның белән!

2 нче егет: Әйдәгез кызлар, сез дә булышыгыз!

(Алар койма аша кереп язуларны куптарырга маташканда,алып баручылар чыга.)

1 а.б. :Туктагыз,ни эшлисез сез!

,2 а.б.: Ник кагыласыз ул язуларга?

1 егет: Комачауламагыз әле бар,юлыгызда булыгыз!

2 егет: Әйе,әйе! Барыгыз, без сезгә тимибез бит!

1 а.б. Сез бит безне түгел,үзегезнең бабаларыгызны, тарихыгызны рәнҗетәсез!

1 егет: Нинди бабалар,нинди тарих! Әкият сатмагыз әле,бар!

2 егет: Ә,бәлки сезнең дә безнең белән сыйланасыгыз киләдер, безгә дә өлеш чыгарыгыз димәкче буласызмы?

1 а.б. Ни сөйлисез сез? Бу бит тарихи һәйкәл! Әнә ул язуларны укып карагыз,бәлки анда сезнең дә бабаларыгыз язылгандыр!

2 а.б. Әйдә килегез әле мондарак,бергәләп укып карыйк! (Һәйкәл янына барып язуларны укыйлар.)

1 егет: Абдуллин, Ахметшин, Ахмадуллин Абдула,(кабатлап) Кара минем дә фамилиям Ахмадуллин бит, Ә бабамның Әтисе Абдулла булган диләр. Тукта,тукта бу минем прадед була түгелме соң? Ә нигә аны монда язып куйганнар?

1 а.б. Котчыккыч хәл бит бу!

2 а.б. Нәрсәсе котчыккыч инде аның, хәзер бит сугышның ни икәнен дә белми торган буын үсеп килә.

1 а.б. Әйе, без үзебез дә бит сугышны киноларда гына күреп үскән буын.

2 а.б. Юк,юк киноларда гына түгел,без бит ул сугышның нинди куркыныч булганын,әбиләребез,Әти-Әниләребез сөйләвеннән белеп,ишетеп үстек.

Хәтерлисеңме,мәктәпкә кунакка сугыш ветераннарын чакырырлар иде,аларның сугыш турында сөйләгәннәрен без авызыбызны ачып .шаккатып тыңлый идек.

1 а.б. Әйе,хәзерге буынга сугыш турында сөйләргә ветераннары да калмады бит аның!

1 егет: Нинди сугыш турында сөйлисез соң сез? Без бит бер нәрсә дә аңламыйбыз.

2 егет: Кайчан булган соң ул,ни өчен?

1 а.б. Тыңлагыз алайса, сөйлибез!

2 а.б. 1941 нче ел,22 июнь. Таң атып килә.Гүзәл авыллар,шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. (талгын гына вальс көе уйный.)Мәктәпләрдә укулар тәмамланган вакыт. Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмгә әзерләнәләр,киләчәккә матур планнар коралар,матур тыныч тормыш төзү турында хыялланалар. (Егет белән кыз вальс биеп чыгып китәләр.)

1.а.б.Ай ул көннәр!

Йөрәк бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә!

2 а.б. Июнь ае. Кызлар печән җыя (Шигырь укылганда кызлар,егетләр печәнгә баралар.)

Пакуслары очсыз,кырыйсыз.

Офыкларда афәт балкышлары,

Кызлар юкка бәхет юрыйсыз.

Офыкларда афәт балкышлары ,

Карамагыз,кызлар,ул якка.

Күз яшьләре көтә сезне таңда,

Аерылашулар көтә озакка.

1 а.б. Кайбер авылларда кичке уен

Эшләр беткән,печән җыелган.

Хуш ис бөркеп тора чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

Уйна тальян,чыңлат бию көен,

Талдин нечкә билләр бөгелсен.

Кыз кочмаган япь-яшь егетләрнең үзәкләре,әйдә өзелсен!

2 а.б.: Ә иртәгесен дөнья башка иде

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә.

Шомлы җилләр илгә авыр хәбәр таратты. Сугыш!!!! (Левитан тавышы,шау-шу,сәхнәдә бөтен кеше бергә җыйналып шок хәленда таралалар.) Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

А.Б. Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш баеды.

Таң атмады бүген,көн тумады

Алды җирне сугыш ялкыны.

Сугышка озату күренеше. Барлык катнашучылар сугышка китүчеләрне озатырга чыгалар . Гармун тавышлары.

1 егет: Ярманда машина күп җәмәгать, аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да базарга барганда бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән...

2 егет: Ни өчен бу вакытта соң бу сугыш, Сабантуй да итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булалар...

3 егет : - Җәмәгать! Җәмәгать! - гармун тавышлары тына, Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. Бәхил булыгыз туганнар, дуслар... Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар – едвали. Герман армиясе бик кабәхәт армия ул. Безгә кайтулар - едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса – онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали...

1 ир.: Иптәшләр, бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр, ачуыгызны китергән чакларым булган икән – гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз…

1 кыз: 1 егеткә кулъяулык бирә:- менә жаным истәлегем булсын. Ана: (1 егеткә)- улым, элекедән килгән гадәт, ипи капсанчы, ә мин аны үзең кайтышка саклармын балам (ипи каба )

1 егет: Елама, әнкәй, йә герой булып кайтырмын, йә герой булып үләрмен. Сау бул, әнкәй. Сау бул, сөйгәнем.

Җырлап әйтә: Без китәрбез ахырылай

Чуен юллар аркылы шул,

Чуен юллар аркылы.

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр, ахры.



2 егет: Эх, шулай җырлыйлар димени (җырлый) ”Герман көе”

Җырның ахыргы куплетында барысы да җырлап, гармун тавышына кушылып озата чыгалар. егетләр герман көен җырлап чыгып китәләр, Касыйм абый җырлап бетерә.)

1 А.Б. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатләре белән авылда сугыш чоры тормышы башланды... Сугыш җан өшеткеч бер хәл икән. Авыл халкы гомер буе җыр белән көн иткән булса, инде җыр тукталды... Ләкин күңелдәге моң-сагышны, сагынуны кая куясың?



(Экранда сугыш турында видео)

2 а.б.:Ул елларны ничек онытасың

Ил язмышы-кылыч өстендә

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

1 а.б.Ирләр китте...Кырлар елап калды,

Шаулап калды,иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше карты-барысы өзелеп.

2 а.б.:Ирләр китте...Кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды.Ятимнәр.

1.а.б.Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

 2 алып баручы. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк

 1 алып баручы. Алар оолаулары-олаулары белән фронтка икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

 2 алып баручы. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.

(“Миңлекамал “ спектакленнән өзек.Йорт эче кебек урын.Хатын-кызлар кул эше белән утыра.Хәерниса  килеп керә.)

Хәерниса. Кызлар, исәнмесез. Иртәгә посылка ясап, военкоматка илтеп тапшырырга  кирәк.

Мәйсәрә. Адресын языпмы?

Хәерниса. Адресын анда, военкоматта язарлар. Иң авыр сугышларны җиңеп чыккан иң батыр сугышчыларга,  дип әйтербез.

Нәзифә. Менә монысы - миннән бүләк. (Бияләйләр бирә) Бәлки үземнең Гарифуллам кулына насыйп булыр.

Мәйсәрә. Монысы - миннән. Берәр батыр сугышчы кисен дә дошманнарга туры төзәп атсын, тын алырга да бирмәсен шул мөртәтләргә. (Бияләйләр бирә).

Миңлекамал. Монысы миннән булсын. 3 кием оекбаш белән ике кием бияләй. Бу күчтәнәч - әнкәйдән. Кипкән җиләк белән миләш кагы, диде. Туган якның шифасы көч-куәт бирсен дип, изге догалар укып тапшырды.

Хәерниса. Рәхмәт яусын сезгә, кызлар. Мин хәзер уку йортына киттем. Анда  мине Фатыйма апа бригадасы көтеп торырга тиеш. Очтым. ( Чыгып китә).

Йомышчы малай керә.

Малай. Нәфисә апа, районнан шалтыраттылар. Иртәгә иртәнгә безнең колхоздан 5 атны военкоматка төшерергә кирәк. Конюх Самат абый сезгә әйтергә кушты. Саврасканы, Алмачуарны, Байкалны, Тулпар белән Тиктормасны җибәрербез,  диде.

Мәйсәрә. Юк, юк Тиктормасны бирмим. Ничек инде ул алай?! Ул бит әле колын гына. Мин бит әле аны йөгән кияргә дә яңа гына өйрәтеп бетердем.

Миңлекамал. Ә чәчү, Нәфисә? Ул атлар да булмагач, язгы эшләрне ничек ерып чыгарбыз соң без? Башка атларыбыз юк та бит инде безнең.

Нәфисә. Нишлик инде, кызлар. Атлар фронтка, фашистны тизрәк җиңү өчен кирәк. Ә без тырышырбыз. Атлар булмаса, үгезләр, сыерлар бар. Шуларны җигәрбез, кирәк булса үзебез җигелербез, тик сынатмабыз. Бар, Самат абзыйга кайтып әйт: тапшырдым, эшләрләр, диген.

Мәйсәрә. Тукта, мине көт. Тиктормасым белән саубуллашып калыйм ичмасам.

                       (Йомышчы малай белән Мәйсәрә чыгып китәләр)

Хат ташучы керә.

Хат ташучы. Кая, кызлар, биеп җибәрергә әзерсезме?! Сезгә фронттан күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр алып килдем.

(Кызлар хат ташучыны уратып алалар).

Хат ташучы. Туктагыз, туктагыз, кызлар, тәртип белән генә. Сәфәргалиева Миңлекамал, биеп җибәр. Сиңа Бәкер абзыйдан хат бар.

(Миңлекамал биеп ала. Хатны укый.)

Хат ташучы. Шәңгәрәева Нәзифә бармы?

Нәзифә. Биредә, биредә. Бир тизрәк.

Хат ташучы. Биемичә берәүгә дә бирмим дидемме, дидем. Яле, биеп җибәр.

Нәфисә.Бик биер иде дә, җаныем, итеген киптерәсе бар аның, күтәреп бии алмас,җырласын әйдә.

Хат ташучы: Ярый, тот алайса, икенче юлы ике бию башкармыйча бирү юк.

 (Нәзифә хатны укый башлый)

Ләйлә: Йөрәк янганы басылмасмы,  Нәзифә, кычкырып укы әле.

Нәзифә: Минем Гайфулланы беләсез бит инде, аныкы кешечә генә булмас, җыр язган миңа, җыр, кызлар.

Кызлар: Яле, яле, укы тизрәк.

Нәзифә: Аста җылы, өстә җылы кайгырмагыз,

               Туган илне дошманнарга калдырмабыз.

               Бик борчылма, хафаланма, түз әнкәсе.

                                         Малайга әйт: камыт-дуга исән булсын,

                                         Тимер худның күчәрләрен майлый торсын.

                                         Хәзер менә атакага тагын китәм,

                                         Болай булса, берәр елдан кайтып җитәм.

              Хат килмәсә, борчылмагыз, тыгыз вакыт

              Бер минуты, бер сәгате елдан артык.

Нәфисә: Гайфулла бер дә боегуны белми ул. Молодец, егет, җырлап яшәде, җырлап көрәшә әнә. Бәкер абзый ниләр яза анда,  Минлекамал?

Миңлекамал. Сагынам дигән Бәкер. Барыгызга да бик күп сәламнәр әйткән. Тыңлагыз әле, нинди юллар яза бит ул: (хаттан юллар укый)

  "И туган ил, и матур ил, тәмле суларыңны эчеп, чирәмеңдә аунап үскән ямьле туган җир! Әти бишмәтен бөркәнеп йоклаган болыннар, балык тотып уйнап үскән Минзәлә буйлары, маңгай тирен түгеп, үзебез үстергән игеннәр! Шундый газиз син, шундый якын, синең өчен, синең изге туфрагыңны фашист аягы таптамасын өчен бер җанымны түгел, биш җаным булса, бишесен дә кызганмам! Шундый ямьле, шундый көчле, шундый зур илең барын, бөтен халкың синең белән бергә сулыш алуын тоеп тору солдат өчен бик зур, бик дәү бәхет ул, бәгырем.

  Авырмы сезгә, дисеңме? Ай, авыр, бик авыр, кадерлем. Шундый авыр, әйтергә сүзләрем җитми. Шулай да без түзәрбез, барыбер җиңәрбез! Безнең белән бөтен халык, безнең белән бөтен ил!"

Хат ташучы. Миңлекамал апа, сиңа тагын бер хат бар бит әле монда. Әллә ничә пичәтле. Тагылар бие әйдә.

Миңлекамал.  Кызлар, әллә нишләп йөрәгем сикерә. Берәрегез укып бирмәссезме соң?

Ләйлә. Кая,  бирегез,  үзем укыйм.

    "Кадерле Миңлекамал Сәфәргалиевна! Сезне улыгыз танк командиры лейтенант Йосыф Сәфәргалиевнең 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены алуы белән тәбрик итәм. Улыгызга язган хатларыгызны укып, без сезнең андагы эшләрегез белән танышып барабыз. Рәхмәт Сезгә! Сезнең кайгыртуыгыз безгә көч һәм җиңүгә дәрт бирә. Татарстан егетләре биредә сынатмыйлар. Татарстан халкы анда да сынатмаска тиеш, дибез. Майор Иванов."

Кая инде ул, сынату, шулай бит, Нәфисә апа. Йосыфны күр, чын герой икән! Котлыйбыз, Миңлекамал апа!

Нәфисә: Булдыралар егетләр. Кызлар, сезгә дә  зур рәхмәт, моңарчы сынатуны белмәдегез. Хатларың бетте дә мени, сеңлем, нишләп боегып киттең әле? Шундый сөенечле хәбәрләр алып килеп, болай боегу ярый торган эш түгел.

Хат ташучы. Тагын бер хатым бар иде  шул, Нәфисә апа, бер дә бирәсем килми, инде атна буе сумкамда йөртәм.

Нәфисә. Кемгә соң ул, сеңлем?

Хат ташучы. (ишетелер ишетелмәс) Сезгә, Нәфисә апа. Хәдичә апа белән Тимери абзыйга да. (Бирә).

Нәфисә. "Бу хатны ничек башларга белмичә, бик озак кайгырышып утырдык. Язарга кулыбыз бармый, әйтергә телебез әйләнми. Землянкабызның эче шыксыз, ялангач. Әле  иртә белән генә без өчәү идек, менә хәзер ике бөртек кенә калдык... Землянкабыз шуңа шыксыз, ул шуңа ялангач...

    Кадерлеләребез! Без сезне үз ата-анабыз кебек якын күрәбез. Газиз шикелле без дә сезнең нык торуыгызга, шушы авыр сынау елларында, туган илебез кебек үк, тимердәй түземле булуыгызга ышанабыз... Җаныбыздан якын күргән кадерле иптәшебез, бер шинель астында йоклап, бер сынык икмәкне бүлешеп ашаган сөекле дустыбыз комиссар Газизнең Бөек Ватаныбыз өчен актык тамчы канына кадәр геройларча сугышып..., сугышып..."

Ләйлә. И Ходаем, тизрәк Хәдичә апа янына кайтырга кирәк. (Чыгып йөгерә).

(Тынлык, кызлар елыйлар)

Нәфисә. (башыннан яулыгын сыдырып төшереп) Еламагыз, кызлар. Нык булыйк. Дошман безнең күз яшьләребезне күрмәсен. Сынмас, сыгылмас, тез чүкмәс халык икәнебезне, куркусыз икәнебезне генә күрсен. Газиз өчен, меңнәрчә башка егетләребез өчен үчебезне алыйк,  шушында икмәк фронтында көрәштә көчебезне кызганмыйк.   Басуга ашыгыйк, кызлар...(чыгып китәләр.)



1 а.б.Тәпи йөрер йөрмәс бала-чага

Буразнадан билчән утаган

Илгә икмәк,авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

2 а.б.Көлтә төшсә,көлтә ега алган

Ул чорларның нәни хуҗасын

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен,ватан нужасын.(балалар биюе)

Сугыш вакыты күренеше. Солдатлар ял итеп утыра, кайсы хат язып утыра, кайсы тәмәке төрә, бер солдат газета укый.. ( Бер кырыйда гармунга кушылып 1 егет җырлый: “Сагынам дуслар” кушылып җырлыйлар)

Җыр беткәч 2 егет керә: “Ягез әле, газетаның соңгы санында үзегез турындагы хәбәрне укып күрсәтимме?”

«...150 гә каршы — 5. Автоматлар белән коралланган 150 гитлерчы,, ярым боҗра рәвешендә тезелеп, безнең батареяның күзәтү пунктына таба ыргылды. Бу вакытта пунктта биш сугышчыбыз була. Егетләр хәлнең бик җитди икәнен аңлыйлар, әмма сынатмыйлар. Пулеметчы Садриевның куәтле уты мактанчык фашистларны кыра бирә. Гитлерчылар, югалтулары белән исәпләшмичә, безнең биш героебызга якынаюларын дәвам иттерәләр. Садриев яралана. Аны Бычков алыштыра. Ул да ярала­на. Ярасын бәйләгән Садриев тагын пулеметны үз ку­лына ала. Ул икенче тапкыр яралана һәм дөнья куя. Пулеметка Редько тотына. Шул чак бу батырларга яр­дәмгә безнең солдатларның-икенче төркеме килеп җитә. Күзәтү пункты саклап калына. Фашистлар җиңелә...»

1 егет: Безнең арада тагын бер герой бар бит әле. (Радильгә күрсәтеп) Менә ичмасам герой дисәң дә герой! Молодец .булдырдың!

3 егет: Карале, иптәш, син минем турыда газетага язарга булдыңмы әллә?

1 егет: Әйе, менә тагын язмыйча, геройларыбызны халык белергә тиеш.

3 егет: Ярар, минем турыда язсаң язарсың, тик менә Зөләйха исемле акыллы да, чибәр дә кәләшем барлыгын, аның миңа хатлар язып торуын телгә алма. Килештекме? Югыйсә ул, белә калса, мин аның мәхәббәте белән мактанып, бөтен кешегә сөйләп йөрим икән дип уйлар да үпкәләр. Менә эт җан Гитлерның муенын боргач өйгә кайтып өйләнеп җибәрермен, балаларыбыз булыр, шунда рәхим итеп килерсең дә җаның теләгәнчә язарсың. Ә хәзергә әле бу – сер.

Барысы да көлеп җибәрә.

4 егте: Шундый күркәм кәләшең барлыгын яшереп торалар димени? Аның турында язарга кирәк, белеп торсыннар.

3 егет: Алайса, әлегә русча язып тор, ә үзебезчә соңыннан язарсың. Зөләйха белән яратышканыбызны авылныкылар хәзергә белми торсыннар әле.

1 егет: Карагыз әле,егетләр, бигрәк матур көн бүген,әйтерсең сугыш булмаган да кебек!

2 егет:Төне буе бик аяусыз барды шул сугыш,тынды гына бит әле.

3 егет: Сугышта мондый вакытлар күп булмый шул ул,әйдәгез бераз ял итеп алабыз!(солдатлар төрлечә урнашалар,кемдер хат яза,кемдер автоматын чистарта.)

1 егет: Мин әниемә хат язам әле. Кичке атыш тынган минутларда

Әнкәй сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

(Раяз җырлый.”Кичер мине әнкәй гафу ит!”)

(Башы бәйләнгән егет керә)

Егет:Сәлам иптәшләр! Сезгә бер күңелле яңалык алып килдем:күрше батальон кызлары кунакка килгән.

2 егет:Әйбәт булган без кунакларны бик яратабыз!

(Кызлар “Катюша” биюен башкаралар)

1 кыз: Егетләр, бүген безгә чыбыксыз телефон бер хәбәр җиткерде бит әле.

2 егет: Сезнең кебек кызларны әсир итәрлек нинди хәбәр икән ул?

1 кыз: Сезнең батальонга бер яшь егет килгән дип ишеттек.

2 кыз: Татар егете ди,бик матур бии икән дип тә ирешетерделәр.Безгә шул егетегезне күсәтмәссез микән?

1 егет:( Бер кырыйда мылтыгын чистартып утуручы Игорьга эндәшеп) Энекәш бу кызлар сине эзләп килгәннәр түгелме?

1кыз: Без аңа хат та алып килдек әле,кызлардан бугай,язуы бик матур!

2 кыз: Тик биеп күрсәтмичә бирмибез!

И.(хатны карап): Кызлардан булса биибез аны.Ник биемәскә!(Бии.) Монда вәхшәтне кертергәме.?????

1.аб. Ничә ир-ат китте бездән

Килеп торды сәлам хатлары,

Соңгы тапкыр күрү булган икән

Бик күбесе кире кайтмады.

Югалтулар, әйе, бик күп булды,

Һәлак булды бик күп батырлар.

Ә аналар һаман көтә бирде,

Кайтырлар дип, алар кайтырлар...


1 нче алып баручы: Ләкин Кайту турындагы уйлар хыялда гына кала. Кызганыч, күпләр ят җирдә мәңгелеккә ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек җәрәхәт ясап, шомлы хатлар гына килгән. Бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырып, бәхеттән мәхрүм итте.

2 нче алып баручы: Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

1 нче алып баручы:

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин күңелләрдә шом яши һаман. (Курай тавышы)

2 а.б.

Дан җырлары иҗат итегез

Мәңгегә югалган солдатлар хакына.

Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр,

Нәфрәт булып.

Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр,

Рәхмәт булып.

1 а.б.Дан җырлары иҗат итегез

Сугышта югалган солдатлар хакына.

Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә,

Кайсы илнең кайсы якларыннан,

Кайсы юлның кайсы чатларыннан

Үтсәләр дә.

2 а.б.Дан җырлары иҗат итегез

Билгесез югалган солдатлар хакына.

Һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга,

Кайсы илнең кайсы диңгезендә

Кайсы якның кайсы нигезендә

Ятсалар да.

1 а.б.Дан җырлары иҗат итегез.

Мәңге югалган туганнар хакына.

Сугышларны җирдән мәңге кусын бу җыр,

Мәңге кусын.

Тынычлыкны җирдә раслау булсын бу җыр,

Раслау булсын.

2.а.б.Дан җырлары иҗат итегез

Мәңгегә югалган солдатлар хакына.

Алар үлеме безгә тормыш китергәнен

Бөтен чорның бөтен гасырлары

Хәтерләсен. (хор башкаруында җыр)


(Һәйкәлне бозарга теләгән егетләр:

1 егет: Гасырларның хәзер һәр минуты

Бер минутлык тыңлык аларга

Тып-тын алар шуңа,таш һәйкәлләр

Эчтән генә тиеш янарга.

2 егет: Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка

Һәйкәлләргә килик,гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына! (Һәйкәлгә чәчәкләр куялар.)




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Никто не забыт,ничто не забыто!

Автор: Миргазизова Рузиля Нургалиевна

Дата: 23.04.2015

Номер свидетельства: 205025


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства