Әниләр көне
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме
Максат: Әниләргә ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү, әниләр көне турында белемнәрен ныгыту. Өлкәннәргә ярдәмчел булырга, алар хезмәтен ихтирам итә белергә өйрәтүне дәвам итү. Әниләр белән балалар арасында җылылык, якынлык хисләрен үстерү.
Бала (Бала елаган тавыш. Ике фәрештә чыгып юата кулларына алалар.)
Миңа “Иртәгә син җиргә төшәчәксең” диделәр. Минем күкләрдән җиргә иңәсем килми. Мондагы фәрештәләр кебек анда мине юатучы, яратучы булырмы соң?
Фәрештә:_ Борчылма, сабый, мин сиңа җирдә бер фәрештә бирермен. Ул сине яратып, көтеп алыр. Ахыргы сулышыңа кадәр яныңнан саклап барыр.
_Җирдә бит явызлык, усаллык бар, диләр.
_Фәрештәң сине явызлыктан саклар, усаллардан яклар.
_Җирдә салкын, караңгы диләр.
-Ул фәрештәнең күңеле бөтен галәмне яктырта ала, ә җан җылысы дәрьяга җитәрлек.
- Аны мин ничек танырмын соң? Аның исеме ничек?
-Ул фәрештә төрле-төрле исемле булыр. Ләкин син аңа бер исем белән – әни диеп дәшәрсең. Бар изгелекне үзенә җыйган, үз тормышын куркыныч астына куеп синең җаныңны саклаган, бөтен матурлыкка ия булучы ул фәрештә синең әниең булыр . Йөрәгең шатлык белән тулып, күңелең талпынганда син “әни” диеп сөенерсең, абынып егылып, авыртудан җаның телгәләнгәндә “Әни” диеп өзгәләнерсең, тормыш авырлыгы иңнәреңне басып, тезләнеп торганда син ярдәм сорап кулларыңны “әни” диеп сузарсың. Ул синең күзеңә күренүдән күптән туктаган булыр. Ләкин син һаман “Әни” диеп кабатларсың. Ахыр сулышың җитеп, җаның күккә ашарга чәбәләнгән вакытта син тагын “Әни” диярсең. Курыкма бала! Җирдә шундый изге фәрештә булганда сиңа анда яшәү кыен булмас. Бар, ул фәрештә сине көтә инде.
Фәрештәләр биюе
Хәерле көн, безнең өчен иң кадерле, иң газиз, иң матур булган сөекле әниләребез. Һәр нәрсәнең үз матурлыгы бар. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, ә җирнең матурлыгы-аналарда. Аллаһы тәгалә аналарны җир йөзендә иң изге затлар итеп яраткан. Бары тик аналарга гына шундый киң күңел, зур йөрәк, ихлас сөю биргән. Юкка гына халык “Әтиең уеңда булса, әниең учыңда булсын” димәгән. Безнең сөекле әниләребез! Без сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз. Нәни йөрәкләребездән ташып чыккан иң матур сүзләрне, теләкләрне бары сезгә-әниләргә әйтәсебез килә. Әниләр! Сезнең гүзәллекне, күркәмлекне, сабырлыкны, яратуны берни белән дә чагыштырып булмый. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен . Йөзләрегездән елмаю китмәсен, саулык сәламәтлек белән, балаларыгызның бәхетенә, кадер хөрмәтенә уралып, кайгы –хәсрәтләрсез, рәхәт яшәгез. Әниләр көне белән сезне, кадерлеләребез!. Әйдәгез, сүзне балаларыбызга бирик.
Балалар монтажга басалар (музыка уйнала)
Надир Бүген әниләр бәйрәме.
Зур бәйрәм бүген бездә.
Әниемнең бәйрәменә
Җыелдык барыбыз да.
Рүзәл Әни- өйнең кояшы Иделия Әни бүген бик сөенгән
Бик кадерли ул безне. Елмаеп- көлеп тора.
Аның җылы карашы Бит алмалары кызарып
Җылыта күңелебезне. Нурлары чәчеп тора.
Әниемнең шат булуын,
Елмаюын көтәм мин.
Бәхет теләп, шатлык теләп
Аны тәбрик итәм мин.
Эльвина Г. Бик күңелле, бик рәхәт! Назгол:Кемнең әнисе иң әйбәт?
Әниләр көне булгач. Минем әни, әлбәттә,
Әниләргә булышырбыз Өйрәтә әни безне дә
Үсеп зур кеше булгач. Әйбәт, матур гадәткә.
Салават Әни ул-якты кояш. Элвина Н. Әнием, кадерлем!
Әни ул –исле чәчәк. Син энҗе бөртегем.
Үзеңә үк киләчәк. Аңа күрсәткән яхшылык
Син хөрмә җимешем,
Син йөрәк тибешем.
Камилә: Әнием, әнием,
Иң кадерлем син минем! Нәзирә Әнием минем матур,
Мин сине яратып
Күзләре якты, көләч.
Иркәләп торырмын, Шундый күңелле була,
Мин сиңа тормышта Ул өйгә кайтып кергәч
Таяныч булырмын.
.
Иркә Минем әнием Чулпан
Өләшеп тора гел наз. ИлшатҺәммәбезгә әни кирәк.
Әниемнең эше бик күп, Ә әнигә кем кирәк?
Буш вакытлары бик аз. Әниләргә без кирәк,
Укытучы булып эшли ул Якты, аяз көн кирәк.
Мин укыйсы мәктәптә.
Апам белән икебезне
Бик ярата , әлбәттә.
НүрзиләӘнием гел балкып тора
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Газиз әнием кебек!
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән.
Рәхмәт әйтеп тәбриклим.
Әниләр көне белән!
Әмир.Иң кадерле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Данис Әни сүзе- бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң эйбэт кешеләр дә
Әни кебек булмас.
Кәрим Йөзеңне шифалы
Яңгырлар югандыр,
Табигать, йөрәк дип
Кояшны куйгандыр.
Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Йөрәгең җылысын
Тоялсын нәниең.
ИлгизИң кадерле кешем җирдә
Ул син, газиз әнием.
Гел изгелекләр бөркелә
Бары синнән, әнием!
Артур Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап – биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
М. Ильяс.Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,
Рәхәт тә соң “әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
Җыр “Әнием” Утыралар
Алып баручы: Әниләр бүгенге көнебез сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып яхшы кәеф алып килсен иде.. Балаларның биюләрен карап, җырларын тыңлап рәхәтләнеп ял итегез.
Бию «Далеко от мамы»
Алып баручы: Ә хәзер әниләребезне уенга катнашырга чакырабыз. Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчеләргә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз. Кайчандыр әниләребез дә нәни булган бит. Аларның да әниләре бар. Әниләр турында үзләре ниләр белә икән, әйдәгез сынап карыйк. Бирем “Мәкальне әйтеп бетер” дип атала. Мин мәкальнең башын башлыйм, сез тәмамларсыз, килешсәк, киттек әйдә.
-Ата-анасын тыңлаган әдәм булган, тыңламаган –(әрәм булган)
-Җәннәт аналарның-(аяк астында)
– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз бетә)
– Әткәй шикәр әнкәй (бал)
– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
– Алтмышка җитсен бала (ана өчен һаман да бала.)
Җыр “Мамочка моя милая” (Иркэ)
Ә хәзер безнең кызларыбыз үзләренең әниләренә ничек булышуларын сөйләп китәрләр
Гөлнара Мин әнигә булышам
Табак-савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны
Шүрлекләргә куешам.
Диләфрүз.Мин әнигә булышам,
Урын-җирләр җыешам.
Иртән гөлләргә су сибәм,
Керләрне дә төрешәм.
Наилә Мин әнигә булышам,
Идәннәрне юышам.
Әнием күк эш остасы
Булу өчен тырышам.
Егетләр биюе
Алып баручы:Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Бер безнең белән уйнап.
Уен “күз бәйләп әниеңне таны”
Алып баручы:Кадерле балалар, менә мин сезнең әниләрегезнең беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат, көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез. Кәдерле әниләребез, бәйрәмебез дәвам итә . Ә хәзер Дилә башкаруында бию карап китик.
Бию (Дилә)
Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
– Балагыз нинди төс ярата?
– Балагыз күбрәк нәрсә белән уйный, яраткан уенчыгы нинди?
– Балагызның яраткан мультфильмы?
– Балагыз кайсы бәйрәмне көтеп ала, күбрәк ярата?
– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
– Гаиләдә ярдәм сорап иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?
Бию “Мы маленькие звезды»
Алып баручы:Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез икән, сезнең әниләрегез нинди икәнен уенда сынап карыйк
Уен “Әниемә иң матур суз”.(Балалар түгәрәккә басалар һәм көй уйнаганда туп йөртелә, көй туктауга туп кемдә кала, шул бала әнисенә багышлап ягымлы, матур сүз әйтә).
Татар халык биюе
Инструменталь ансамбль.
Балалар монтажга басалар
ДианаЛюбимая мама,
Тебя поздравляю,
В день матери счастья,
Здоровья желаю!
Дилә На свете добрых слов немало,
Но всех добрей и важней одно:
Из двух слогов простое слово «мама»
И нету слов дороже, чем оно.
Иркэ Пускай тебе, милая
В жизни везет
В день матери радость
И счастье найдет!
Зарина Мамочка, мама родная,
С праздником Мамы, тебя
Я поздравляю сегодня,
Искренне, нежно любя.
Ясно, ты самая лучшая,
Мой дорогой человек!
Пусть будет долгим и радостным
Мамин и бабушкин век
Раушан Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән бакчага диеп,
Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,
Озатып кала сөеп?
Йә кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагы?
Шулай ярата белә бит
Әнием генә бары.
С. ИльясБакчадан өйгә кайтканда
Кем ул каршыма килеп,
Кочагына ала сөеп:
-Кайттыңмы , балам,?- диеп.
Кем булсын соң, кемнән шулай
Ямьләнә дөнья тагы?
Күңелемнең сүнмәс нуры
Әнием генә бары.
Камил Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
“Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый нәниләргә.”
ЙосыфМактаулы безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
Х. Ильяс. Әни, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкэем, гомерлэрен.
Гүзәл Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Зәринә Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын.
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын.
Нүрсил- Әнисен бик теләсә дә
Сайлап алалмый кеше
Әниләрне Ходай бирә,
Ул бары Ходай эше.
Әни ул чит-ят булалмый
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – изге җан,
Безнең өчен ул-Ана!
Безнең өчен ул –Алла!
Раушан - Миңа гомер биргән өчен,
Иркә - Кадерләп үстергән өчен,
Нурзилэ - Назлы карашлары өчен,
Иделия - Пешергән ашлары өчен,
С. Ильяс - Йөрәк җылылары өчен,
Дилә - Шәфкатьле куллары өчен,
Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, әнием.- барысы бергә.
Җыр “Мамочка милая”
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Бүген сезгә әзерләгән бәйрәмебез тәмамланып килә. Конкурсларда җиңүче әниләребезне бүләкләр вакытыбыз да җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы , иң уңганы. Мин, үз – үзем белән киңәшләштем дә , җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәргә ,бүләкләрне уенда катнашучы барлык әниләргә дә тапшырырга булдым. (Уеннарда катнашучы әниләрне алга чакыру). Менә шушы тартмага бүләк сертификатлары язылган, рәхим итеп шуннан бер сертификатны алыгыз. ( Бүләкләр тапшыру)
Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык телибез, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде
Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.
Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
– Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
– Ана куены (туннан җылырак)
– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
– Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)
– Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)
Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
– Балагыз нинди төс ярата?
– Нинди кием кияргә ярата?
– Балагызның яраткан артисты кем?
– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.
– Балагызның исеме ничек?
– Балагызның фамилиясе ничек?
– Балагызга ничә яшь?
– Балагызның әтисе ни исемле?
– Балагызның аяк киеме размеры?
– Балагызның туган көне кайчан?
– Балагызның күз төсен нинди?
– Балагыз нинди группага йөри?
– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
28.08.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
Зурлар төркеме
Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.
Алып баручы 2. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Алып баручы 1. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….
Алып баручы 1. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)
Балалар шигырь сөйлиләр.
1.Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
2.Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
3. Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
4. Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
5. Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием!
6. Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
7. Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
8. Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.
– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.
Бала:
Күмәкләшеп, бергә , дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр башкарыла.
Бала:
Биюченең итәге
Бии, бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии, бии остара.
Бие әйдә, бие әйдә
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдә ут чыгара,
Безнең кызлар дисеннәр.
Лирик бию (татар халык киемнәреннән)
Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.
Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
– Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
– Ана куены (туннан җылырак)
– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
– Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)
– Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)
Бала:
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.
Биюе башкарыла.
Алып баручы 2. Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
– Балагыз нинди төс ярата?
– Нинди кием кияргә ярата?
– Балагызның яраткан артисты кем?
– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.
– Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.
Бала 1:
Әни кебек булсам иде! –
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
2. Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
3. Мөмкин булса, җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә
Йолдыз сузар идем кулыңа.
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
5. Җылы наз ул, әнием – синдә генә,
Иркә сүзләр- синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең, әнием, теләгең дә!
6. Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
8. Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасын
Берүк Аллам!
Җыр башкарыла.
Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.
Малайларның татар биюе.
Сюприз момент. (Клоуннар)
(Бим белән Бом килеп керәләр)
Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.
Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.
Бим: Юк, Бом, син беренче исәнләш.
Бом: Юк, Бим, син исәнләш.
Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!
Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?
Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.
Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?
Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)
– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!
Бом: Сез безне таныдыгызмы?
Бим: Мин – Бим булам!
Бом: Ә мин – Бом булам!
Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)
Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?
Балалар: Әниләр бәйрәменә.
Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?
Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?
Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.
Бим: Матурым.
Бом: Кечкенәм.
Бим: Мин сине яратам.
Бом: Балам.
Бим: Һ.б.
Бом: Булдырдыгыз!
Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.
Бом: Безнең белән тезел рәткә
Ясыйк бергә физзарядка!
Бим: Кулны куйдык үкчәгә,
Тезләргә һәм жилкәгә.
Ян-якка, билгә,өскә,
Көлми торабыз көчкә.
Ха-ха-ха, хи-хи-хи.
Бом: Без бердәм, без көчле,
Күрегез безнең көчне!
Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,
Елмаябыз һәм көләбез.
Бим: Алабыз бер серләшеп,
Биибез бергәләшеп!
Бию башкарыла.
Клоуннар биюче кызлар белән бергә биеп чыгып китәләр.
Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.
– Балагызның исеме ничек?
– Балагызның фамилиясе ничек?
– Балагызга ничә яшь?
– Балагызның әтисе ни исемле?
– Балагызның аяк киеме размеры?
– Балагызның туган көне кайчан?
– Балагызның күз төсен нинди?
– Балагыз нинди группага йөри?
– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
Алып баручы 2. Ә хәзер, кызлар башкаруында рус халык биюен карап китик.
Рус биюе.
Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.
Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)
7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)
8. Яза торган машинка. (Ручка)
9. Электрощипцы. (Кер элгече)
10. Диетик чара. (Сагыз)
11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)
12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)
13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)
Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
Бала 1:
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Бала 2:
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.