kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"?ни кадере" с?хн?л?штерелг?н к?ренеш

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                                           ?ни кадере.

                                                         1 нче к?ренеш.

  Катнашалар:

  1. Ай.
  2. Кояш.
  3. З??р?  (йолдыз)
  4. Чулпан (йолдыз)
  5. К?лемс?р (йолдыз)
  6. Мо?сар  ( йолдыз)
  7. Янар (йолдыз)
  8. Камил (т?ртипсез малай)
  9. Ана.

Кич. К?кт? йолдызлар балкый. Бер янда Ай балкый.

   Йолдызлар ?ыры.   

 

Кояш батып кич булуга

Без к?кк? сибел?без.

Кара?гылык ди?гезенд?

Армый-талмый й?з?без.

Без йолдызлар, нур ч?ч?кл?р-

Аяз к?кне? биз?ге.

Аяз булсын, нурлы булсын

?иребез кил?ч?ге.

Сихри кичк? бер ямь биреп

Яныйк та яныйк ?ле...

?аныгызга бер наз булып

М??гег? калыйк ?ле.

 Сезне? к?зл?р безг? карый

Сокланыплар куясыз.

Кара?гыда маяк булып,

Юл к?рс?теп калабыз.

Юлларыгыз якты булсын,

Нур бел?н тулып торсын.

?ирд? кешел?р б?хете

К?н саен тулып торсын

Сихри кичк? бер ямь биреп

Яныйк та яныйк ?ле...

?аныгызга бер наз булып

М??гег? калыйк ?ле .

  ?леге с?хн?л?штерелг?н к?ренеш ?нил?рг? м?х?бб?т ??м х?рм?т т?рбияли.

  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"?ни кадере" с?хн?л?штерелг?н к?ренеш »

Актаныш муниципаль районы

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе









Әни кадере

(Сәхнәләштерелгән күренеш, әкият)

Автор : Шайхуллина Светлана Рифовна












Әни кадере.

1 нче күренеш.

Катнашалар:

  1. Ай.

  2. Кояш.

  3. Зөһрә (йолдыз)

  4. Чулпан (йолдыз)

  5. Көлемсәр (йолдыз)

  6. Моңсар ( йолдыз)

  7. Янар (йолдыз)

  8. Камил (тәртипсез малай)

  9. Ана.

Кич. Күктә йолдызлар балкый. Бер янда Ай балкый.

Йолдызлар җыры.

Кояш батып кич булуга

Без күккә сибеләбез.

Караңгылык диңгезендә

Армый-талмый йөзәбез.

Без йолдызлар, нур чәчәкләр-

Аяз күкнең бизәге.

Аяз булсын, нурлы булсын

Җиребез киләчәге.

Сихри кичкә бер ямь биреп

Яныйк та яныйк әле...

Җаныгызга бер наз булып

Мәңгегә калыйк әле.

Сезнең күзләр безгә карый

Сокланыплар куясыз.

Караңгыда маяк булып,

Юл күрсәтеп калабыз.

Юлларыгыз якты булсын,

Нур белән тулып торсын.

Җирдә кешеләр бәхете

Көн саен тулып торсын

Сихри кичкә бер ямь биреп

Яныйк та яныйк әле...

Җаныгызга бер наз булып

Мәңгегә калыйк әле .

Ай.

-Кызларым, бигрәк матур җырлыйсыз инде. Сезнең җырыгызны тыңлар идем дә тыңлар идем.

Йолдызлар.

  • Рәхмәт, Ай апа! (бөтереләләр,көлешәләр).

Сәхнәгә елый – елый бер малай йөгереп чыга.

Камил.

  • Юк, мин өйгә кайтмыйм. Минем уйныйсым килә. Барыбыр кайтмыйм. Бик беләсегез килсә мин үз-үземә хуҗа. Мин үзем решаю. (скамейкага барып утыра, туктаусыз алма ашый. Кулындагы сокны эчеп бетерә дә җиргә атып ора.)

Йолдызлар әлеге хәлне күзәтәләр.

Зөһрә йолд.

  • Абау, карале. Нинди тәрбиясез бала бу?

Чулпан йолд.

  • Караңгыда нишләп йөри икән ул?

Ай.

- Бу әшәке малайны беләм мин. Көн саен шулай ул.Кич җитсә әнисе эзләп хәлдән тая. Өй эшләрен эшләми. Әнисенә булышмый. Киребеткән. Мәктәптә дә гел “2” ле билгесе генә ала.

Көлемсәр.

  • Ай-яй начар! Акылга утыртасы иде аны.

Малай скамейкага ята.

Камил.

-Ничего себе, күпме йолдызлар. Эх мин дә йолдыз булсам икән. Надоели барысы да...

Сәхнәгә малайның әнисе чыга.

Ана.

  • Улым! Аллага шөкер! Син монда икәнсең...

Камил.

  • Әни. Ялкыттың инде син.Туйганчы уйнарга да ирек юк.

Ана.

  • Улым. Кич бит инде. Иртәгә мәктәпкә барасың бар. Дәресләрең дә эшләнмәгән бит.

Камил.

  • Ә мин иртәгә мәктәпкә бармыйм. Укытучы апага “авырып тора”, диярсең.

Ана. Юк, балам. Әйдә кайтыйк . Дәресләреңне эшлә. Син бүген дә мәктәпкә бармадың бит инде. Иртәгә барырга кирәк.

Камил.

  • Юк, бармыйм.Барасым килми (чәбәләнә).

Ана.

  • Әйдә (кулыннан җитәкли, малай чәбәләнә, әнисе өстерәп диярлек алып чыгып китә).

Моңсар.

  • Ой минем елыйсым килә...

Янар.

-Башланды инде. Тагын нигә елыйсың сон инде син, Моңсар?


Моңсар.

-Әнисе кызганыч.

Ай.

  • Ягез инде... Моңса-а-ар.

Моңсар.

-Әйе, Ай апа.

Ай.

  • Синең бик моңлы йолдыз икәнеңне беләбез. Тик болай моңайма. Күңелеңә авыр алма.

Моңсар.

  • Шундый юньсез. Кирәген бирәсе иде шуның.

Ай.

  • Йолдызлар!

Йолдызлар.

-Әйе, Ай апа.

Ай.

  • Кайтырга вакыт. Озакламый Кояш апагыз Җир өстенә иртәнге нурларын сибәр. Әнә, үзе дә.

Кояш чыга. Бөтен җир өсте нурга күмелә.

Кояш.

  • Исәнмесез! Дусларым.

Ай һәм йолдызлар.

  • Исәнме! Туганыбыз.

Кояш.

  • Ничек хәлләрегез? Җирдә барча тереклек исән – иминме?

Ай.

  • Барысы да имин.

Кояш.

  • Бүген җирдә “ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ”. Нурларымны кызганмам. Бәйрәм көнне әниләрнең күңеле боекмасын, һәр мизгелдән рәхәтлек алсыннар алар.

Ай.

  • Көн яктысы төшә. Безнең кешеләргә күренү сәләтебез югалды.

Көлемсәр.

  • Ни өчен, Кояш апа чыккач без бөтенләй күренми башлыйбыз икән?

Зөһрә.

  • Яктыда безне кем күрсен инде. Ашыкма, таң ата да, кич була. Караңгылыкны кояш апа яратмый.

Чулпан.

  • Ә менә мин. Таң аткач та кереп китмичә бик озак янам. Чөнки мин –Чулпан.

Йолдызлар.

-Ай инда ай, мактанчык. Чулпан имеш... ( көлешәләр).

Сәхнәгә Камил керә. Сумкасы ачык.. Аннан дәфтәрләре күренеп тора. Чәче-башы тузган.

Камил.

Әнигә ачу килә ( аяк астындагы чүп-чарны туздыра) .Вечно шул “мәктәпкә бар”, “дәресләреңне кара”, дип нервага тия. Бармыйм, мәктәбенә дә бармыйм. Һавага карый. Кичә кич шундый күп йолдызлар балкый иде, бүген кояш... Болытларга утырып йөрисе иде дә, теләгән җиреңә барасы иде. Э-э-эх!

Кояш.

  • Менә бер мәгънәсез бала.

Ай.

  • Бүген әниләр бәйрәме икәнен ул белмидер шул.Белсә, болай кыйланмас иде.

Көлемсәр.

  • Әни кадерен белергә өйрәтик аны. Әнә, ничек кызыга бит безнең янга менәргә.

Бер көнгә кунакка алыйк үзен.

Моңсар.

  • Елыйсым килә.

Янар.

-Башланды инде.Тагын елама инде син.

Ай.

  • Кояш туганым, я, өйрәтәбезме, бу тәрбиясез малайны, әни кадерен белергә.

Кояш.

  • Әйдә, булмаса. Тәвәкәллик.

Йолдызлар түгәрәк ясап күктән аска төшәләр. Малайны уратып алалар.

Камил.

-Сез кем? (каушап кала).

Йолдызлар.

-Без – йолдызлар.

Камил.

  • Й-й-йолд-ы-ызлар?!

Зөһрә.

  • Йолдызлар. Минем исемем Зөһрә. Синең бик-бик күккә безнең янга менәсең килгән иде, шулай бит.

Камил.

  • Шулай.

Чулпан.

  • Әйдә! Дәрес әзерлисең булмаячак. Ай һәм кояш синең әниең булыр...

Камил.

  • Ай һәм кояш...? (аптырудан көлеп тә куя). Ничего себе...Чынлап чтоли? Ничего себе...

Көлемсәр.

  • Киттекме?

Камил.

- Очтык!!!

Камилне Ай һәм Кояш сараена алып киләләр. Тәхеттә бер якта Ай бер якта Кояш утыра. Бөтен җирдә яктылык, нур хөкем сөрә. Йолдызлар Камилне уртага бастыралар.

Камил.

  • Мин кайда?

Ай.

  • Син безнең сараебызда.

Камил.

  • Кайда? Син Аймы?

Моңсар.

  • Сез дип эндәшергә кирәк... (еламсырый).

Янар.

-Тагын нәрсә булды инде, елак.

Моңсар.

- Бигрәк тәрбиясез бала.

Кояш.

  • Моңсар, тагын яңгыр яудырасың бит. Булды инде.

Болыт керә.

Болытбай.

  • Мине кайсыгыз чакырды...

Кояш.

  • Берәү дә чакырмады, Болытбай.

Болытбай.

  • Ну бер 15 минут кына явып алыйм инде. Тәмам тазардым. Яварга кирәк.Яшеннәр дә борчыла. Бераз булса да тавышланып алып булмасмы, диләр.

Яшеннәр керә.

  • (Шатыр-дөбер тавышлар чыгара).Безне кайсыгыз чакырды...

Ай.

  • Берсен искә алсаң, икенчесе шунда ук пәйдә була.

Кояш.

  • Барыгыз әле,бар. Болытбай. Яшенбай. Ачуны чыгарып йөрмәгез әле. Кичә генә көн буе яудыгыз. Яшенбай.

Яшен.

  • Әйе, Кояш апа!

Кояш.

  • Сезгә инде чәпчеп йормәсәгез дә була. Ноябрь бит. Яшен вакыты мени. Кар ява торган чак. Минем дә эш вакытым кыскарды, 8 сәгать кенә эшлим.

Ай.

  • Зато минеке артты...

Кар болыты керә.

Кар болыты.

  • Мине кайсыгыз чакырды?

Ай.

  • Карале! Җыелдылар! Көтүләре белән. Барыгыз әле чыгып торыгыз. Үз юлыгызда булыгыз. (Болытбай, Яшенбай, Карболыт чыгып китәләр. Бу тамашаны Камил күз дә алмый күзәтә. Аның аптыраулы торышын Кояш бүлә. Малай куркып китә).

Кояш.

  • Я, Камил, бүген нинди көн әле?

( Малай Кояш янына килеп аны тотып карамакчы була, тик тоталмый кулын яндыра)

Камил.

  • Ай! Кулым янды! Әни-и-и!

Кояш.

-монда синең әниең юк.Әйе! Мин чын Кояш. (Айга күрсәтә) Ә менә ул – чын Ай. Ә менә алар (йолдызларга күрсәтә) – чын йолдызлар.

Камил.

  • Ничего себе! Кулны авырттырдың. И что мин хәзер монда яшимме?

Кояш.

  • Әйе!

Камил.

  • Урра! Мин чын могҗиза илендә...

Ай.

  • Яшәп кара! Күпмегә түзәрсең микән...

Камил.

  • Тәк, минем тамак ачты. Ни, миңа перожный,торт, (бармаклары белән саный) компот. Ботка китерә күрмәгез. Тагын натуральный сок...

Кояш.

  • Бүлдерәм! Без ризык ашамыйбыз.

Камил.

  • Ничек?

Кояш.

  • Менә шулай, ашамыйбыз. Без эшлибез дә эшлибез. Һәрберебезнең үз эше.

Камил.

  • Ә мин? Мин дә эшлим чтоли?

Кояш.

  • Син дә эшлисең инде. Укыйсың килмәгәч эшлисең.

Камил.

  • Ю-ю-юк. Уйламагыз да. Ярар ашатмасагыз ашатмагыз. Минем йокым килә. Мин кайда ятыйм соң. Урын җәегез.

Ай.

  • Эх,малай-малай! Без бит йокламыйбыз.

Камил.

  • Нәрсә-ә-ә?

Йолдызлар.

  • Менә шулай (бергә).

Камил.

-Любой кеше йокларга тиеш. Ашарга тиеш. Вот минем сумкам ертылды, аны тегәргә кирәк. Киемнәрем пычрак, юарга кирәк.

Кояш.

-Менә тегәрсең, юарсың да эшкә тотынырсың.

Камил.

  • Нәрсә-ә-ә?

Йолдызлар җыры.

( Малайны уратып алып җырлыйлар)

Камил.

-Юк! Юк! Юк! Минем эшлисем килми. Минем өйгә кайтасым килә. Әни. Әнине сагындым.( елый)

Болытбай керә.

Болытбай.

-Мине кайсыгыз чакырды?

Ай.

-Чакырмады инде. Киләсең дә керәсең,киләсең дә керәсең. Елыйсыз бит. Яшьләрегезне әрәм итмәгез дим.

Кояш.

  • Монда бер киребеткән малай елый.

Болытбай.

-Ярый алайсаң, мин киттем. (кире керә). Бәлки минем ярдәм кирәктер.

Камил.

  • Юк. Якын килмә. Мин курка-а-а-ам (елый).

Болытбай.

  • Ярый, мин киттем.

Камил.

-Әни-и-и. Әнине сагындым. Минем өйгә кайтасым килә. Минем бит мәктәпкә барасым бар. Өй эшен эшлисем бар.

Кояш.

  • Син бит әниеңне тыңламыйсың. Нигә кирәк ул сиңа?

Камил.

-Кирәк, кирәк! Белдегезме, кирәк. Мин әниемне яратам.

Ай.

  • Юләр! Яраткач, нигә аны тыңламыйсың, нигә гел борчыйсың?

Камил.

- Минме? Юк. Мин борчымыйм. Мин башка беркайчан да аны борчымыйм. Әни.Әни янына кайтам.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"?ни кадере" с?хн?л?штерелг?н к?ренеш

Автор: Шайхуллина Светлана Рифовна

Дата: 04.11.2014

Номер свидетельства: 125887


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства