kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Нәүрүз гүзәле" сценариясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий для внеурочной работы,7-8 класс. весеннего праздника

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Нәүрүз гүзәле" сценариясе»

Нәүрүз гүзәле.

-Исәнмесез, кадерле дуслар!

-Әйе, язлар җитте. Һәр кеше күңеле язлар белән берлектә яшәреп, җанланып китә, чөнки яз үзе белән матурлык, күңел сафлыгы, якты киләчәккә өметләр алып килә.

-“Яз” дигән сүз белән берлектә Нәүрүз килде дип дәшәсе килә.

-Ә нәүрүз булгач,аның үз чибәре дә булырга тиеш. Чөнки бу сүзләргә “яшлек” дип дәшәсе килә.

-Яз җитү белән бар табигать җанлана, яшәрә.

-Кышкы йокыдан соң дөньяны гүзәллек күмә.

-Бүген без дә сезнең белән берлектә яшьлеккә кайтып, гүзәллеккә сокланырбыз.

-Әйе, гүзәлләрдән гүзәлен сайлау һәр чакта да җиңел түгел, шуны истә тотып, без сезнең белән авыр эшкә, шул ук вакытта бик кирәкле эшкә керешербез.

-Нәүрүз гүзәле бәйгесен башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

-Әйе, башлар алдыннан һәр конкурсантка уңышлар теләп калыйк һәм....

-Һәм жюри составы белән таныштырып үтик.

-______________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________

-Шулай итеп конкурсантларны сәхнәгә чакырабыз.

-Рәхим итегез!!!

-Сәлам дуслар диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

-Рәзил шигырь юлы белән сөйли икән...

-Димәк инде, бәйрәм башланган!

-Безнең каршыда кызларыбыз- гүзәл, күркәм затларыбыз.

-Дөньяңны онытма, без сәхнәдә.

-“Әйдә кызлар, таныш булыйк”

-Дип атадык без бу конкурсны.

-Кызлар, алдан алган жирәбә буенча, сүзне сезгә бирәбез.

-Сез бу конкурста үзегез белән таныштырырга тиеш буласыз.

-Рәхим итегез!

2.Рәхмәт кызлар.

-Инде сезнең белән берлектә конкурсларыбызны алга таба дәвам итәбез.

-Кара әле дустым, мин синнән күптән сорыйсым килеп йөри идем.

-Авыр сорау булмаса, сора.

- Шагыйрь булулары авырмы?

-Нигә андый сораулар бирәсең әле син?

-Менә 4 сүз бар, шуңа ике куплет шигырь язасы иде, шуны булдыра алмыйм бит.

-Кая, нинди сүзләр соң ул?

-Тавык,арасына, Ямь-яшел, кап-кара.

-Ерунда бит бу, менә тыңла:

Ямь-яшел печән арасына

Кап –кара тавык кереп китте.

-Синнән эш чыкса......

-Әйдә, тикшереп карыйк әле, бу эшне кызларыбыз ничек булдырыр?

-Кызлар, сезгә сүзләр бирелә, сез бу сүзләрне кушып 3 минут эчендә шигырь уйлап чыгарырга тиеш.

-Ике куплет

-Анысы кем күпме булдыра инде.

-Уңышлар, кызлар.

-Ә сез үз эшегезне әзерләгән вакытта алдыгызда җырлый_______________________________________________________

-Каршы алыгыз!

-Кызлар, вакыт үтте, чират буйлап үз иҗатыгыз белән таныштырыгыз.

-Ә син беләсеңме, мин бар нәрсәне дә булдырам!

-Синме?

-Конечно!

-Әйдә, тикшереп карыйбыз!

-Әйдә! Нишлим?

-Менә, мәсәлән....өй эшләре эшләмим.

-Әйбәт икән.

-Менә мәсәлән синнән берничек тә озынырак була алмыйм.

-Буласың (тезләнә)

-Әйттем бит була алмыйм (тезләнә).

-Тагын мин бии алам, җырлый алам....

-Әйдә, башкарып күрсәт.

-Син нәрсә, мин бит джентельмен, только кызлардан соң.

-Кызлар, конкурсларыбызны дәвам итеп, “Мин булдырам” дигән турга күчәбез.

-Әлбәттә, чират буенча үз көчләрегезне сынауга керешәбез.

_____________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________

______________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________

_______________________________________________________________


-Кара әле, обед җитәме әллә?

-Нигә алай дисең?

-Менэ шушы тирәдән авыртып тора (эчен тотып).

-Сикереп кара әле, сукыр эчәге түгелдер бит?

-Нәүрүздә сукыр эчәге була ала мени соң? Ашыйсы килә минем, әнә теге салатларны алып ашыйсы иде.

-Ашыкма, ул кызларның хезмәте бит. Ә без аларның шул хезмәтләрен яклауларын кырыйдан карап утырыйк та, җиңгән кешенең салатын алып калырбыз.

-Кызлар, рәхим итегез!


-Рәзил, син күп беләсең бит. Җавап бир әле миңа.Ала сыер ятып кала, ак сыер торып китә нәрсә ул?

-кайнаган сөт!

-юк

-Белмим.

-бу җавап түгел.

-Аптыратма!

-Дөрес түгел

-Әнә кызлардан сора.

-Кызлар сәхнәгә рәхим итегез, киләсе бирем “Табышмаклар илендә”- дип атала .

-Без сезгә 3 табышмак әйтербез, ә сез җаваплар табарга тиеш буласыз.

(Өчәр табышмак әйтелә)


-Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле өч кабат.

-Дөнҗя ямьле, яшәү рәхәт,

Чөнки безгә җыр канатю

-Бары тик шушы бәйрәмдә сезгә үзенең яраткан җырларын______________________________________________ бүләк итә.


Рәзил галстук бәйли бәйли чыга.

-Монысы нигә кирәк инде тагын?

-Класста бер мин генә галстук бәйли белмим, өйрәнәсе иде.

-Рәзил, ә сиңа ел буена җитәрлек итеп кызлар бәйләсә ризамы?

-Әлбәттә.

-Кызлар, Рәзилне бәхетле йөзен күрәсегез килсә, әйдәгез, бу эшне башкарыйк.

-Киләсе конкурсның исеме “Галстук сезгә килешә” –дип атала.

-Ярышалар һәммә кеше

Чын күнелдән

Кем җиңәр соң?

Ансы билгесез

Юк билгеле,

Бүген дуслык җиңәр.

Һәм бердәмлек

Аны беләсез.


-Сез 1 минут эчендә Рәзилне сөендерергә тиеш.


Ныклап кара син дөньяга

Гүзәллекне күр әле.

Аллы-гөлле чәчәкләрдән

Матурлап чәч үр әле.

-син бүген дөрес аяктан тормадыңмы әллә?

-Кая чәчләреңә бантик куям.

-җүләрләнмә,бантикны кызларга гына куялар.

-Мин аларның бөтенесенә дә бантик куярга парикмахер түгел бит.

-Борчылма, аларның үз кавалерлары бар.

-Димәк киләсе конкурсны башлыйбыз.

-“Прическа матур булырга тиеш”

-Моны кемгә әйтәсең син?

-Мин конкурсның исемен әйттем.

-Алай булгач башладык.

(Прическалар конкурсы)


Җюри нәтиҗәләр чыгарган арада сезгә җыр бүләк итәбез.



Сезне дуслар котлап бәйрәм белән,

Изге сүзләр җыеп җиткерик.

Сәламәтлек иң зур бәхет диләр

Шушы теләкләрдә сезгә калыйк.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Нәүрүз гүзәле" сценариясе

Автор: Тимергалиев Ильфат Маратович

Дата: 01.10.2019

Номер свидетельства: 521509


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства