kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?мирхан Еникине? "?йтелм?г?н васыять" ?с?ре буенча китап укучылар конференциясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

 ?мирхан Еникине? "?йтелм?ган васыять"?с?ре буенча китап укучылар конференция эшк?ртм?се.Катнашучылар 7-9 сыйныф укчылары ??м м?кт?п китапхан?чесе,?д?бият укытучылары.?с?рне? т?п темасы-ялгызлык.Кешел?р арасында яш?п т?,к??ел д?ньсы ажлаучы таба алмау,рухи яктан ялгыз булу,аны? куркыныч булуын,аф?тен ??мнинди фа?игал?рг?,ш?хси б?хетсезлекк? китерерг? м?мкинлелеген к?рс?т? ??м кешел?рне шулардан кис?т?.?с?рд? т?п герой-Акъ?би.Аны? чын исеме Акбик? була.Карты бел?н д?рт бала т?рбиял?п ?стер?л?р.?с?рне? т?п идеясе-туган туфракка кайтмый й?р? к??елле тарайта,ата-бабаларны онытмыйча,аларга дога укып.авыл халкыны?,туган халкы? бел?н ?зелми яш?? ул си?а к?ч-д?рт бир?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?мирхан Еникине? "?йтелм?г?н васыять" ?с?ре буенча китап укучылар конференциясе»


Әмирхан Еникинең

Әйтелмәгән васыять”

әсәре буенча китап укучылар конференциясе








Яңа Чишмә районы

Акбүре төп гомуми белем мәктәбе китапханәче Вәлиуллина Рәсимә Рәислям кызы.









Максат: Еники геройлары аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.


Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, суккан сөлгеләр, магнитофон, чигешләр, бизәнү әйберләре, рәсемнәр.

Катнашалар:7-9 сыйныф укучылар.


Кичәнең барышы:

Алып баручы. Татар әдәбиятында үзенең берсеннән-берсе яхшы, тирән эчтәлекле әсәрләре белән укучыларның ихтирамын казанган язучылар шактый. Мәсәлән: Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуруллин һ.б. Шушы исемлеккә хаклы рәвештә Әмирхан Еники дип тә өстәргә була. Бүген без бу залга шушы олуг әдибебезнең иҗаты турында сөйләшергә җыелдык. (Язучының тормыш юлы белән китапханәче таныштыра.)

Алып баручы. Еники әсәрләре арасында укучылар тарафыннан яратып укыла торганы – “Әйтелмәгән васыять” әсәредер. Бүген без шуның турында сөйләшербез. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

1 укучы. “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, - дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде.”

Алып баручы. Әйе, Акъәбинең дүрт баласы була. Кемнәр соң алар? Әйдәгез, алар белән танышып китик әле.

  1. укучы. Әбинең иң өлкән улы – Суфиян. Ул хәрби кеше, полковник. Әсәрдә без танышканда ул инде отставкада. Хатыны урыс милләтеннән. Алар хатыны белән биш бала үстерәләр. Аның үзенең машинасы бар. Авылдан 120 чакрым гына ераклыктагы шәһәрдә яши. Ләкин туган ягына бик сирәк кайта.

  2. укучы. Акъәбинең кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазифа башкара. “Волга” машинасында гына йөри. Бөтен мөмкинлекләре булса да, алар да туган йортка сирәк кайталар. Әниләренә акчалата ярдәм итеп торсалар да, авылга кайтып, чын күңелдән, иркенләп сөйләшеп утырмыйлар.

4 укучы. Акъәбинең тагын бер кызы Пермь өлкәсендә врач булып эшли. Ул әнисе янында зарыктырган, озак көтелгән кунак.

Иң кечкенә улы, институтны тәмамлагач, Казахстанга җибәрелгән.

Әйе, Акъәбинең балалары - дәрәҗәле кешеләр. Ләкин алар бездә соклану хисләре тудырмыйлар. Киресенчә, күңелдә аларга карата нәфрәт туа, чөнки шәһәр тормышы белән яшәгән балалар туган җирдән, туган йорттан бизәләр. Әниләренең хәлен белергә дә вакыт тапмыйлар.Карт ананың көннәре тилмереп балаларын көтеп үтә. Шул елларның нәтиҗәсе аның чәчләренә кырау булып яткан.

(Җыр “Әнкәйнең ак чәчләре”)

Алып баручы. “Баланың баласы балдан татлы,” – дигән халык. Шундый татлы җимешләр Акъәбидә дә бар. Аның оныклары турында без ниләр белдек?

5 укучы. Акъәбинең өлкән улы Суфиянның биш баласы бар: Геннадий, Татьяна, Светлана, Рита, Борис. Әниләре урыс милләтеннән булганга күрә, аларның исемнәре дә урысча. Әтиләре аларга туган телен бөтенләй өйрәтми, гаиләдә бары тик урыс телендә генә аралашалар. Акъәби аларны бик яратса да, алар белән бер сүз дә сөйләшә алмый.

“Аһ, бу тел юклыгы! Нигә бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?” – ди әби, ачынып.

Әйе, әтиләре бу очракта туган теленә битараф. Әгәр дә ул үз теленә ихтирам белән караса, балаларына үз туган телен өйрәткән булыр иде.

Алып баручы. Балаларының авылдан китүләренә, туган туфрактан читләшүләренә, туган телләренә битараф булуларына әбинең җаны сыкрана. Әйе, кеше үз телен, әти - әнисе телен белергә тиеш! Язучы бу әсәрендә шушы фикерне дә ассызыклап әйтә. Шагыйрь Зөлфәт үзенең бер шигырендә менә нәрсә ди:

  1. укучы. Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әни” – дип,

Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “Әни” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең менә шул булыр.

(Җыр “ Туган тел”)

7 укучы. Әбинең күңеленә иң якын кешеләр – Гөлбикә балалары – 6 яшьлек Равил һәм 4 яшьлек Гүзәл. Иң якыннар, чөнки алар әбиләре белән туган телдә сөйләшәләр. Бигрәк тә Гүзәл әбисен ярата. Шуңа күрә Акъәби үзенең васыятын аңа сөйләмәкче була. Ләкин Гүзәл әле бик кечкенә шул! Ул күп нәрсәне аңлап җиткерә алмый.

Алып баручы. Язмышлардан узмыш юк, дигәндәй, Акъәбигә дә гомер иткән нигезен ташлап, шәһәргә китәргә туры килә. Картлык үзенекен итә, Акъәби ныклап авырый башлый.

Алып баручы. Инде менә ул шәһәрдә, кызы фатирында яши. Балалары аңа игътибарлы, сирәк кенә булса да оныклары да кереп чыгалар. Ләкин Акъәбинең күңеле тыныч түгел. Нинди уйлар борчый соң аны?

8 укучы. Акъәби үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизә. Аны иң борчыган нәрсә - үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән, дигән уй. Ул балаларына шул турыда әйтергә тели. Ләкин аны тыңларга теләмиләр. Кызының бүлмәсендә ялгыз ятканда, әби авылны, аның халкын, яшьлеген сагына.

(Җыр “Үтте дә китте яшьлегем”)

9 укучы. Акъәбинең балаларының әниләрен тыңларга вакытлары табылмый. Бары тик кунакка килеп йөрүче шагыйрь генә Акъәби янында озаклап сөйләшеп утыра. Әби аңа яшьлеге, туган җире, балалары турында сөйли. Шагыйрь үзенең әнисе юклыгына офтана: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул,”- ди шагыйрь.Һәм ул хаклы.

(Җыр “Әни кирәк”)

Алып баручы. Озакламый Акъәбинең хәле бөтенләй начарлана. Санаулы көннәре якынлашуын сизгән Акъәби балаларына үзенең васыятен әйтергә ашыга. Ләкин әйтә алмый. Аны тыңлаучы табылмый шул, табылмый.

(Сәхнәдә ут сүнә. Фонарь яктысында Акъәби күренә. Ул сандык янына килә. Андагы әйберләрне берәм – берәм ала – ала васыятен “әйтә.” Васыять магнитофон язмасында талгын гына көй астында тыңлана.)

Васыять:

- Суфыян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез барыгыз да укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер – бер артлы балаларыгыз үсеп килә. Хак тагәлә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади кешеләр дөньяга китердек. Хәлебездән килгәнчә, укыттык. Кеше булсыннар дип тырыштык. Бу сандыкта минем яшьлегем хатирәсе итеп саклаган әйберләрем бар. Мин аларны сезгә исемләп, атап биреп калдырырга телим.

Менә бу (кулына ала) ука белән чигелгән камзулым – кызым Гөлбикәгә (читкә алып куя), вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән калфагым – кызым Сылубикәгә, әтиегездән калган камчат бүрек улым Суфиянга, төрле тәңкәләр һәм ташлар белән бизәлгән хәситәм – киленемә. Билгеле, сез аларны киеп йөрмәссез. Ләкин сез аларны минем төсем итеп сакларга тиеш.

Сез киттегез, әмма ул чакларда әле туган авылыгызны сагына идегез. Ләкин ни өчен сез аны соңнан оныттыгыз? Ул бит Туган илнең сезгә иң якын өлеше. Ә анда яшәгән кешеләр сезгә иң якын кешеләр булырга тиешләр. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре әле хәзер дә исән. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һай, ярата безнең халык укыган кешенең кече күңелле булуын. Нинди генә зур кешеләр булсагыз да үзегезнең туган җирегезне, туган халкыгызны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Бу минем сезгә иң зур, иң соңгы васыятем.

(Көй көчәя)

Алып баручы. Шулай итеп, Акъәби бу фани дөньядан китә. Балалары аның васыятен тыңламасалар да, Акъәбинең аларга рәнҗисе килми. Ул аларны бәхилләп китә. Үлгәч, мөселманча күмәрләр дигән өмет белән китә. Ә балалары аның өметен аклыйлармы соң?

(Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Алып баручы. Әйе, балалары Акъәбине бик нык рәнҗетәләр. Әниләр генә бит барлык нәрсәне дә кичерәләр. Рәнҗетмәскә иде әниләрне!

(Җыр “Рәнҗетмикче, әнкәйләрне”)

Алып баручы. Дөньяда иң кадерле булган әти - әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның әниләре булган, аларга тормыш биргән әби – бабаларыбыз турында сирәк уйлыйбыз.

Гомернең сикәлтәле юллары артта калган, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Ә шулай да алар күңел матурлыгын югалтмаган.

Ә сез, балалар әбиләрегез турында ниләр сөйли алыр идегез?

(Укучыларның, әбиләрнең чыгышларын тыңлау.)

(Җыр “Ак яулыклы әнием минем”)

Алып баручы. Гомер бер урында тормый, ага да ага. Кемнәрдер картлыкларын балалары белән бергә үткәрә, ә кемнәргәдер картлык белән бергә ялгызлык та килә. Шундый ялгыз картлар безнең авылда да бар. Алар сезнең, безнең ярдәмгә мохтаҗ.

(Тимурчыларның чыгышы.)



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?мирхан Еникине? "?йтелм?г?н васыять" ?с?ре буенча китап укучылар конференциясе

Автор: Валиуллина Расимя Раислямовна

Дата: 27.01.2016

Номер свидетельства: 284105


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства