kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие, посвященное поэту Габдулле Тукаю. Целью мероприятия является- отдать дань памяти великому сыну татарского народа, воспитывать    любовь к родному краю, уважение татарскому народу, к его быту и традициям; чувство патриотизма, понимание прекрасного. Тукай оставил огромное творческое наследие и самое большое и важное место в нем занимает поэзия. В его произведениях можно найти ответы на многие вопросы сегодняшнего дня.

Ценно то, что произведения Тукая пронизаны глубокой любовью к родному краю, его природе, его творческое наследие из поколения в поколение воспитывает в детях любовь и бережное отношение к родному дому, родной земле, учит ценить упорный труд, терпение, закладывает основы эстетического восприятия мира. Нельзя не отметить и педагогически-воспитательную мотивацию в поэзии Г. Тукая, связанную с детской литературой. Именно через стихи и сказки Г. Тукая ребенок познает окружающий мир.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!»

Ачык класстан тыш чара һәм технология дәресе.

(Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән чара)


Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!



Максат:

1)Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү.

2)Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3)Туган телгә,Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.

4)Милли тәрбия бирү.


Җиһазлау:

1)Габдулла Тукай портреты;

2)Г.Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе;

3) “Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре”дигән темага китап күргәмәсе;

4)Әкият персонажлары;

5) “Туган авыл,” “Тәфтиләү” җырлары язмада;

6)Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты чагылдырылган презентация;

7)Кайчы,җилем,төсле кәгазь,буяулар,төсле карандаш.

Чараның барышы.


1.Оештыру моменты.


Хәерле көн!Кадерле балалар һәм килгән кунаклар. Көнгә иминлек,бер-беребезгә кәеф күтәрен-келеге, уңышлар теләп кичәбезне башлыйбыз.


2.Кереш әңгәмә.


Тәрбияче:

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туганнан алып,соңгы сулышына кадәр,тел кешенең аерылгысыз юлдашы.Татар халкының телен бөтен дөньяга танытучы кеше-ул Габдулла Тукай.Без сезнең белән бүген аны искә алырбыз,аның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерербез, авыл кү-ренешен ясарбыз.


3.Г.Тукайның биографиясе белән танышу.(проектлы эш)

Тәрбияче:

Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бө- реләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев дөньяга килгән. Бала вакыты-ятимлек, яшьлек чагы үгилек.Бөтен гомере-бишектән үлгәнчегә кадәр – бик авыр язмыш.Г.Тукайның тормыш юлын без аның “Исемдә калганнар”әсәре буенча укып беләбез.Әйдә- гез әле сүзне укучыларга бирик.


Хак тәгалә әмере белән җиргә

Раушан йолдыз иңде

Бу сәгатьтә Кушлавычта

Дөньяга бер шагыйрь килде.

1 укучы: ( 1 нче слайд)

Г Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә.Габдуллага 5 ай тулганда аның әтисе үлә.Сабый бала Шәрифә карчыкка асрамага бирелә.Соснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра.Ләкин аның әнисе үлеп китә.Бу вакытта Габдуллага 3 яшь тугыз ай гына була.Дүрт яше дә тулмаган баланы Өчилегә- әнисенең атасына озаталар. Ләкин ул бу гаиләгә сыймаган.Шулай итеп,баланы Казанга озаталар. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” Ямщик печән базарында әнә шулай кычкырып йөри.Аны яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле сәүдәгәр алып китә.Бу-бишенче гаилә. Ләкин анда 2 ел чамасы торгач Габдулланы алган кешеләр авырый башлый һәм малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.

2 укучы: ( 2нче слайд)

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Кырлайның табигате бик матур була.Аның алдагы тормышында,язучы булып китүендә бу авылның роле зур була. Аннан Габдул- ланы Җаектагы апасы белән җизнисенә алып китәләр.Аны анда “Мотыгия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Ул мәдрәсә каршында оешкан рус классына да укырга йөри.Рус поэзиясен өйрәнә.Пуш -кин,Лермонтов,Кольцов әсәрләрен укый. 1907нче елда ул Казанга кайта һәм үзенең берсеннән-берсе матур шигырьләрен иҗат итә.1913 нче елның 15 нче апрелендә Г.Тукай дөньядан китә.

4.Г.Тукайның иҗаты.(проектлы эш)

Тәрбияче:

Казанда шагыйрь шигырьләр,поэмалар,әкиятләр яза.Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә.Менә бүген без аларның кайберләре белән танышырбыз.Сүзне укучыларга бирәбез.

1 укучы: (3 нче слайд)

Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән.Шулай булса да гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар бары да.

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты-халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

2 укучы: ( 4 нче слайд)

Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре , җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеру-

ча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе, чынлап та, без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен, җырларын ишетеп үсәбез, телебез Тукай шигырьләре белән ачыла.


1.”Гали белән кәҗә “.

2.”Җир йокысы “.

3.”Безнең гаилә “. ( шигырьләрен укучылар яттан сөйли).

4.”Бала белән күбәләк “җыры.

Тәрбияче:

Тукайның шигырьләренә күп кенә җырлар да язылган.”Бала белән күбәләк “ җырын тыңлап та без күпме моң алабыз.

(Көй яңгырый, Күбәләк очып керә, бии.Биеп бетергәч, бер кыз бала Күбәләкне тотмакчы була, ку-

ып йөри. Җыр башкарыла , Күбәләк очып китә.)

5.”Бу кайсы вакыт?”

6.”Кызыклы шәкерт.”( шигырьләре)


7.Җыр ”Бишек җыры “.



Тәрбияче:

Җырлар да җырладык , шигырьләр дә сөйләдек.Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле? Әйе, әкиятләре турында.


8.”Пар ат “көе.Ат туктаган тавыш.Биленә балта кыстырган Былтыр керә. Туктап кала, аннары агач чабарга тотына.Шүрәле керә,Былтыр янына килә.

Шүрәле: Әй, матур егет,әйдә кети-кети уйныйбыз.Син ни атлы?

Былтыр: Мин Былтыр, ә син кем?

Шүрәле: Мин Шүрәле, әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр: Ярый, уйнарбыз.Син башта мине тыңла.Әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар.Син бармагыңны шунда тык , и, урман сарыгы.

(Шүрәле кушканны эшли.Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара.)

Шүрәле: (елаган тавыш белән) Кысты-кысты, бармагымны Былтыр кысты , ярдәм итегез!

Тәрбияче:

Балалар бигрәк кызганыч бит Шүрәле , әллә ярдәм итәбезме?

(Балалар ярдәмгә килә)


Шүрәле:

Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә

Булыгыз мәрхәмәтле!


9.”Су анасы “әкияте.

(су аккан тавыш, кошлар сайрый)

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый , тиз-тиз атлап малай үтә.Аның кулында “алтын тарак”.Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга Су анасы керә.

Су анасы: (кычкыра) Качма! Качма! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!

Тәрбияче:

Укучылар,болар кемнәр булдылар? Алар кайсы әкияттән?

(Малай белән Су анасы керә)

Малай: Су анасы, зинһар мине гафу ит !Бүтән беркайчан, бер кеше әйберсенә дә тимәм.

Су анасы: Ярый инде, бер юлга кичерәм.


Тәрбияче:

Шагыйрь үзенең әкиятләре,шигырьләре аша кечкенәдән үк белем алырга, хезмәтне сөяргә , табигатьне , хайваннарны яратырга , кеше әйберсенә тимәскә, мәрхәмәтле булырга өнди.

5.Коллектив эш.Кырлай авылының панносы.


Укытучы:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл

Кырлай диләр.Җырлаганда көй өчен

Тавыклары җырлай диләр.

Сабый балага бик күп гаиләдә булырга , авылдан авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

Ләкин Казан арты авылларының бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хәтирәләрне үлемсез шигырьләре белән исбатлый.

Без дә бүген Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре телгә алынган авыл күренешен ясыйбыз.

“Туган авыл” шигыренең мультфильмын карау.


Эшне өч группага бүленеп эшлибез.Һәр группа 3 өй, 2 агач, кош-корт, йорт хайваннарын ясарга тиеш.Эш беткәч, ул әйберләрне тактадагы паннога беркетәбез

Укытучы:

Рәхмәт, балалар, бик тырышып эшләдегез.Бик матур панно килеп чыкты.


6.”Туган авыл” җырын тыңлау.

Тәрбияче:

Балалар,шагыйрьнең иҗатында бу авыл мөһим урын алып тора.


Үксез тормыш читкә каккан чакта

Иркәләде сине киң Кырлай.

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Синең шигъриятең нәкъ шулай.


Г.Тукайның “Туган авыл” дигән шигыренә композитор Ганс Сайфуллин көй яза.Хәзер без сезнең белән шул җырны тыңларбыз һәм үзебез ясаган авыл урамнарында сәяхәт итеп кайтырбыз.Бу шигырьдә Г.Тукай баскан туфрагыбызның газизлегенә, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләребезне ача, туган авылның кадерен белергә өйрәтә.


7.Йомгаклау.


Тәрбияче:

Тукай- ул безнең горурлыгыбыз.Без аның мирасын, рухи яктылыгын дәвам итүчеләр.


Тынмый сазың моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син шагыйрьләр солтаны.

Тәрбияче:

Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

Иртәгә 26 нчы апрель. ГТукайның туган көне. Аның тууына-128 ел. Әйдәгез әле, балалар Габдулла Тукайны киләчәк туган көне белән котлап.”Туган тел “җырын башкарыйк.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетерсең “Туган телең”не


“Туган тел” җыры.


Тәрбияче:

Апрель җитсә ,исемеңне

Җырына куша тургай

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!

Автор: Нурыева Рамида Абузаровна

Дата: 05.01.2017

Номер свидетельства: 375698


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства