kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кыш Бабайның Туган көне (3 сыйныфта отряд җыены)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кыш Бабайның Туган көне (3 сыйныфта отряд җыены)

Максатлар: 

  1. Укучыларны Кыш Бабайның туган көнен бәйрәм итү традициясе белән таныштыру.
  2. Укучыларны үз-үзләрен һәм иптәшләрен танып белергә, үз фикереңне җиткерергә өйрәтү.
  3. Үз-үзен бәяләү күнекмәләре формалаштыру.
  4. Лидерлыкка  омтылыш уяту.
  5. Коллектив өчен җаваплылык хисе, һәр укучының иҗади сәләтен ачу һәм үстерү аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Сәнгатьле сөйләмне үстерү, актив аралашуга тарту.
  2. Уеннар ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылык сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау:  плакатлар, компьютер презентациясе, фильм.

Материал: төсле кәгазьләр, кайчылар, клей.

Метод: шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре:  җыен

Алымнар: әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр.

Җыен барышы:

  1. Сәламләү.

Исәнмесез! Барыбыз да түгәрәк ясап басабыз.

Җитәкләшәбез. Җитәкләшү - бер-беребезгә ышаныч барлыкка китерә.

Терсәкләрдән тотынышабыз. Бу сезгә дустыгыз ярдәм итә ала дигәнне аңлата.

Җилкәдән тотынышабыз. Димәк сез авыр вакытта 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кыш Бабайның Туган көне (3 сыйныфта отряд җыены)»



Кыш Бабайның Туган көне (3 сыйныфта отряд җыены)

Максатлар:

  1. Укучыларны Кыш Бабайның туган көнен бәйрәм итү традициясе белән таныштыру.

  2. Укучыларны үз-үзләрен һәм иптәшләрен танып белергә, үз фикереңне җиткерергә өйрәтү.

  3. Үз-үзен бәяләү күнекмәләре формалаштыру.

  4. Лидерлыкка омтылыш уяту.

  5. Коллектив өчен җаваплылык хисе, һәр укучының иҗади сәләтен ачу һәм үстерү аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Сәнгатьле сөйләмне үстерү, актив аралашуга тарту.

  2. Уеннар ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылык сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: плакатлар, компьютер презентациясе, фильм.

Материал: төсле кәгазьләр, кайчылар, клей.

Метод: шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре: җыен

Алымнар: әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр.

Җыен барышы:

  1. Сәламләү.

Исәнмесез! Барыбыз да түгәрәк ясап басабыз.

Җитәкләшәбез. Җитәкләшү - бер-беребезгә ышаныч барлыкка китерә.

Терсәкләрдән тотынышабыз. Бу сезгә дустыгыз ярдәм итә ала дигәнне аңлата.

Җилкәдән тотынышабыз. Димәк сез авыр вакытта кемгә дә булса таяна аласыз.

Билләрдән тотынышабыз. Димәк сез үзегез дустыгызга ярдәм итә аласыз.

Ә болар барысы да бергә дуслыкны аңлата. Ә безгә бүген бу сыйфатлар бик кирәк булачак.

  1. Вожатый әңгәмәсе.

Барлык балалар да Кыш Бабайга хат язарга ярата. Ә сез яратасызмы? (Әйе.) Менә мин дә Кыш Бабайга хат яздым әле. Бүләк сорап түгел. Ни өчен икәнен беләсегез киләме? Килсә тыңлагыз. Тиздән 18 ноябрьдә – Кыш Бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче  яшен күптән тутырган инде. Тиздән ул бәйрәмен билгеләп  үтә. 18 ноябрь – Кыш Бабайның туган көне. Туган ягы Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә.

  • Кыш Бабайга нинди бүләк кирәк микән? - дип язган идем мин ул хатны. Миңа менә мондый җавап килде.

Видео хат: Исәнмесез, дусларым! Сез миннән туган көнеңә нинди бүләк кирәк? – дип сорагансыз. Тыңлагыз, менә миңа нәрсә кирәк. Барыгыз, “белмим кая”. Алып кайтыгыз, “белмим нәрсә”не. “Белмим нәрсә”не эзләгәндә юлыгызда каршылыклар да очрар. Шуңа күрә җиңелрәк булсын өчен мин сезгә серле көзгемне бүләк итәм. “Белмим нәрсә”не эзләгәндә әлеге көзгене файдалана аласыз. Хәерле юл!

  1. Игътибарлылыкка уен.

Әйдәгез, Кыш Бабай биргән серле көзгегә карап, юлга кузгалабыз. Мәктәптән чыгып китәбез һәм урманга барып җитәбез дигәндә безгә бүре очрый. Әйдәгез бүредән сорыйбыз. Бүре, бүре без “белмим нәрсә”не эзлибез, син белмисеңме аның кая икәнен.

Бүре (СЛАЙДТА): Беләм, минем биремне үтәсәгез әйтермен. Сезнең игътибарлымы юкмы икәнегез тикшерелә. Сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне ачыкларга кирәк, моның өчен шигырьне укырга һәм барыгыз бергә “әйе”, яисә “юк” дип җавап бирергә кирәк. Игътибарлы булыгыз!

Төрле төстәге шарлар? Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад,шоколадлар? Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл-сары мәрҗәннәр?Әкияттәге җеннәр?

Матур-матур чылбырлар? Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар? Туфли һәм кроссовкалар?

Чәнечке, пычак, калак? Көзге һәм агач тарак?

Тәмле-тәмле кәнфитләр? Кыздырылган кәтлитләр?

Ә малайлар һәм кызлар? Нур сирпүче йолдызлар?

Бүре: (СЛАЙДТА) А-ф-ә-р-и-н! Булдырдыгыз! (бүре әйтә). “Белмим нәрсә”не төлке белсә белер, аңа барыгыз.

  1. Төп өлеш.

Һәм яңадан исегезгә төшерәм. Без 18 ноябрьдә Кыш Бабайның туган көненә бүләк итәр өчен “белмим нәрсә”не эзләргә “белмим кая” юл тоттык. Ә хәзер безнең алда тагын бер каршылык. Без урманның эченә үк кереп киттек һәм безгә төлке очрады. Ул безгә әйтә: (СЛАЙДТА)

Бергәләп искә төшерегез. Кайсы мультфильмнарда һәм әкиятләрдә кемнәргә нинди бүләкләр бирелгән икән. Шуннан соң гына мин сезгә әйтермен.

Кайсы әкияттә бер кызга туган көненә әнисе нинди баш киеме бүләк итә? (Кызыл калфак)

Золушкага Фея нәрсә бүләк итә? (хрусталь туфли)

Винни Пух үзенең дусты Иага нәрсә бүләк итә? (чүлмәк) Ябалак? (койрык) Пятачок? (шар)

Үги ана Белоснежкага нәрсә бүләк итә? (Агулы алма)

Ташбака Тортилла Буратинога нәрсә бүләк итә? (алтын ачкыч)

Муха-Цокотухага бал корты нәрсә бүләк итә? (бал)

Төлке: (СЛАЙДТА) Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Җавапны авырдан тапкан укучылар бу әкиятләрне өйдә яңадан укып чыгыгыз. Сез “белмим кая” барырга чыккансыз икән, “белмим нәрсә”не эзләргә. Аны Өч башлы аҗдаһа (змей горыныч) гына белсә белер.

Өч башлы аҗдаһа: (СЛАЙДТА) Минем дә сезгә биремем бар, шуны үтәрсез дип уйлыйм.

СЛАЙДТА Сезнең үзегезнең дә Кыш Бабайга теләкләрегез бардыр. Әйдәгез быел үз теләкләрегезне хикәя сыман язарсыз яки рәсем итеп ясарсыз да өегездәге суыткычка элеп куярсыз. Ни өчен суыткычка куясы дип уйлыйсыз?

СЛАЙДТА Чөнки Кыш Бабай өйгә кергәч эри башласа, суыткыч янына салкынга килә ди. Һәм шунда сезнең теләкләрегез язылган хатны яки рәсемегезне күрә. Бу сезгә өйгә эш була.

Ә сез “белмим нәрсә”не куяннан сорагыз ул әлбәттә белә.

Укучылар, әлеге биремне һәрберегез дә аңлады дип уйлыйм. Кыш Бабай әйткән иде аны, каршылыклар күп булыр дип. Безгә куян очрый.

Куян: (СЛАЙДТА) Исәнмесез, укучылар. Экранга игътибар итегез. Мин сезгә Кыш Бабай турында сөйләп китәрмен. 

Кыш бабай Россиянең Вологодск өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендәге үзенең зур биләмәләрендә оныгы – Кар кызы белән яши. Туган көнен ул ел саен 18 ноябрьдә билгеләп үтә: кышкы суыклар нәкъ шушы чордан хакимлек итәргә тотына, дип исәпләнелә. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны боз итеп катыра. Кыш бабай кызыл тун кигән, кулына таяк тоткан, Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр өләшүче ак сакаллы ягымлы карт. Аның гардеробында туннары бик күп ди. Иң мөһиме – кызыл тун, ул “Бәйрәм балкышы” дип атала. Әлеге тунны ул бәйрәмнәргә генә кия. Ә очрашулар булса, зәңгәрне кия. Зәңгәре “Көмеш балкышы” дип атала.

Сорау: Ә 18 ноябрь көнне аның туган көне. Ул нинди тунын киячәк инде? (кызыл). Әйе, кызыл тунын киячәк. Аның туган көненә дигән бүләкне мин беләм.

  1. Практик күнекмәләр.

Кыш Бабайның яраткан агачын әйтегез әле. Әйе, чыршы. СЛАЙД Сез дә төсле картоннан чыршы агачы ясагыз. Шул чыршылар арасыннан сез “белмим нәрсә”не табарсыз да инде.



  1. Йомгаклау

(СЛАЙДТА торт рәсеме чыга) Менә ул “белмим нәрсә”. Менә Кыш Бабай үзенә нәрсә бүләк итүләрен теләгән икән. Бер туган көн дә тортсыз уздырылмый. Шуңа күрә, әйдәгез без дә менә бу тортны Кыш Бабайга бүләк итик.

Бу торт бик серле һәм матур.

  • Укучылар бу тортны эзләгәндә сезгә нинди каршылыклар очрады?

  • Әлеге каршылыклар ярдәмендә сез нәрсәләр белдегез.

(Кыш Бабайның туган көне кайчан? Ни өчен 18 ноябрьдә? (кышкы суыклар шул көннән башлана) Кыш Бабай нәрсәләр эшли? (карлар яудыра, елгаларны боз итеп катыра) Туган ягы кайда? (Вологодск өлкәсе Бөек Устюг) Аның нинди туннары бар?)

  • Нәрсәләр ясарга өйрәндегез?

Әйдәгез торт тирәсенә җитәкләшеп, түгәрәк ясап басыйк та, хор белән 3 тапкыр “Туган көнең белән” диеп кычкырып әйтик.

Кыш Бабайны туган көне белән котлауларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Ул үзе дә сезгә бүләкләр җибәргән.

Саубулыгыз.









4



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Кыш Бабайның Туган көне (3 сыйныфта отряд җыены)

Автор: Гильфанова Г.М.

Дата: 17.05.2017

Номер свидетельства: 416430


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства