kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

К?зге бал - 5-7 класс укучылары ?чен мероприятие

Нажмите, чтобы узнать подробности

5-7 нче класс укучылары ?чен мероприятие. Укучыларга к?зне? матурлыгын,хезм?тне? кадерен а?лату ?чен ??м с?йл?м телен ?стер? ?чен файдаланырга була.Мероприятие ?з эчен? уеннар,концерт номерлары,скетчлар,шигырьл?рне ала. Шулай ук татар халкыны? уеннарын иск? т?шер?, табышмаклар, игътибарлылыкка уеннар да бар. Бу чара ярд?менд? урта класс укучылары бел?н бик к??елле к?з б?йр?ме уздырырга була.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«К?зге бал - 5-7 класс укучылары ?чен мероприятие»

Көзге бал ” бәйрәме.

(5-7 класс укучылары өчен)

Максат:

Көзге табигатьнең матурлыгын аңлый белергә өйрәтү;

Хезмәткә хөрмәт хисе тәрбияләү;

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.


Беренче алып баручы:

Хәерле көн якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын яфрак бәйләме!


Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.


Җиргә төшә сары, ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.


Икенче алып баручы:

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.


Кичәбез күңелле узсын,

Елмаеп торсын йөзләр.

Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырмагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,.

Шатлыклар йөрсен алдан!


Беренче алып баручы:

Бүгенге бәйрәмдә 5 -7 нче класс укучылары катнаша, әйдәгез аларны залга чакырыйк. Бәйрәмгә жюри вәкилләре дә килгән, алар белән танышып үтик:_____________________________________________________________________________________________________________

Безнең 1 тур –“Көлке көлә килә...” дип атала.

Алар үзләренең актёрлык сәләтләрен күрсәтеп китәчәкләр. Рәхим итегез!

- 5класс - _________________________________________

- 6класс- __________________________________________

- 7 класс - ________________________________________


Икенче алып баручы:

Безнең 2 тур. РАЗМИНКА. Без хәзер һәр классның концерт номерларын карап ял итеп алыйк.

- 6класс - __________________________________________________

- 7 класс -_________________________________________________________

- 5 класс -__________________________________________________________

Беренче алып баручы:Тамашачылар ял итте, иң тапкыр тамашачыны ачыклау өчен табышмаклар бәйгесе оештырып алыйк. Җавапны кул күтәрек кенә әйтергә ярый. Башладык!

- Мыеклы яшелчәләр (борчак, кыяр)

- Чәчәге агачында, Алмасы тамырында (бәрәңге)

- ноябрь ничәнче ай? (11)

- Висят на ветке золотые монетки. (Листья)

- Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (кояш)

- кызыл борынлы яшелчә (кишер)

- Яз килсә − киенә, Көз килсә − чишенә.(агач)

- Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

- В каком лесу нет листья? (в сосновом)

- Агач түгел − яфраклы, Тун түгел – тегелгән (китап)

- Күзле яшелчә (бәрәңге)

- Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый (тамчы)

-Ул җир астына төшкән ,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем беренче белер?(Кызыл чөгендер)

- Золотая голова велика, тяжела.

Золотая голова отдохнуть прилегла.

Голова велика, только шея тонка. (Тыква)

- Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)


Икенче алып баручы: өченче тур – “Татар халык йолалары – уеннарда чагыла” дип атала. Укучылар бүген безгә инде онытыла башлаган җырлы уеннарны тәкъдим итәчәкләр. Башладык.

- 7класс -____________________________________________

- 6 класс-___________________________________________________

- 5 класс -___________________________________________

Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада уен тәкъдим итәбез.

Әгәр мин кышын җылы якка китмәүче, йокламаучы җәнлек яки кош исемен әйтсәм - сез кул чабасыз. Әгәр кышын йоклый торган, җылы якка оча торган җәнлек яки кош исемен әйтсәм – сез тыпырдыйсыз. Аңладыгызмы? Башлыйбыз!


Куян+

Аю=

Ябалак+

керпе =

тиен+

Үрдәк=

кара карга=

карлыгач=

чыпчык+

бака=

Тукран+

Сыерчык=

ала карга+

йомран=

төлке+

Икенче алып баручы:


Йөзләр якты нурлы кояш төсле.

Кайнар икмәк бизи өстәлне.

Баллы-майлы мул табын белән,

Ил байлыгы белән көз ямьле.

Алтын бөртек, татлы ризык.

Шатландыра бу муллык.

Сихри урман, утлы тәлгәш,

И, илаһи матурлык!

Беренче алып баручы:

Ә хәзер җюрига сүз бирәбез.


Хуш киләсең әйдә алтын көзем,
          Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
          Безнең язмыш, килер язмышларга
          Шундый көзләр аша тоташа.

 

Икенче алып баручы:

Күңелләргә якты нур өләшеп,
          Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
          Үз муллыгы белән көзләр килә
          Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Шуның белән бүгенге тамашабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
К?зге бал - 5-7 класс укучылары ?чен мероприятие

Автор: Касимова Гул?зиля Д?аудатовна

Дата: 09.11.2015

Номер свидетельства: 250616


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства