kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект сценария "Татар егете"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Татар егете " сценариясе бел?н Ватанны саклаучылар к?нен? 10-11 сыйныф егетл?ре арасында б?йге уздырырга м?мкин.Б?йгене? максаты:егетл?рне? тапкырлыкларын, ?итезлекл?рен, у?ганлыкларын билгел??, бер-бере?? х?рм?т ит? хисл?ре , ватанп?рварлылык хисл?ре  т?рбиял??.
 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект сценария "Татар егете" »

Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәреләчәк “Татар егете” бәйгесенә программа

Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.

Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.

Карап тормый ара еракка,

           Дуслар килгән безгә кунакка.

           Дуслык – безнең тормыш үзәге,

           Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

А.б.      Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән  кунаклар! Бүгенге “Татар егете - 2011”бәйгесен башлыйбыз.Кичәбезнең үзәгендә Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең  иң булган, иң уңган, иң чибәр,иң тырыш егетләре.Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

 1нче сан астында чыгыш ясаячак егетебез    Ногманов Айнур

 2нче сан астында    Сафин Айрат                          

3нче сан астында            Фәйзрахманов Нияз

 4нче сан астында           Әхмәтшин Ирек 

 5нче сан астында           Зиганшин Илназ

 6нчы санлы егетебез   Фәтхуллин Рияз

7 нче санлы егетебез Исламов Ринас

 А.б.   Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне егетләребезнең асылларына бәя бирәчәк жюри әгъзалары  белән таныштырып үтәм. Алар Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбен иң сөйкемле, ягымлы, мөләем ханымнары: Гимадиева Валентина Васильевна,Низамова Гөлия Магъсумовна,Яруллина Алсу Исламгалиевна

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

А.б.    Бу бәйгедә тәүге тапкыр,

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз.

Хәер-фатиха бездән.

Һәркем монда җан атып,

Җиңү көтә бит сездән

1 нче бәйге – “Үзем турында үзем” дип атала.Егетләрнең һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була. Сүзне 1 нче сан астында чыгыш ясаучы

(9 кл.)________________

Музыкаль тәнәфес Гарафутдинова Азалия башкаруында җыр “Туган авылым”

2 нче бәйге – “ Сәхнә осталыгын күрсәтү”.Егетләребез үзләре әзерләгән өзек тәкъдим итәләр. (10 кл.)

Музыкаль тәнәфес бию “Джайф»

3 нче бәйге – Чираттагы ярышыбыз җыр-моң өлкәсеннән һәм бәйгебез “Җырчы” дип исемләнә.

Кешене гомере буена

хыялдан хыялга җыр әйдәр,

Җыр назлар...Кирәксә, җыр – яклар!

Кем телне, кем җырны күтәргән

Халыкның йөрәген шул саклар!

Җырсыз кеше – канатсыз кош

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Сүзне ( 11кл.)

Хәзер инде сәхнәне

Биючеләргә бирәбез

Бу биюне сезгә дә

Без күрсәтеп үтәбез

4 нче бәйгебез егетләрнең үзләре алдан әзерләгән “Биюләре”

5 нче бәйге “Галим” дип атала.

Уеңны уйдырып сал,

Фикерең анык булсын.

Галимлеккә барганда,

Юлларың синең уңсын.

Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә сораулар бирелә, вакытка сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк.Башладык.

Егетләребез сорауларга җавап эзли торган арада сезнең өчен Гиниятов Нияздан җыр

Сораулар: (өләшенә)

1. Бу өзек нинди әсәрдән ? Кем язган ?

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем. (Г.Кутуй”Сагыну”нәсере)

2. Бу өзек нинди шигырьдән ? Авторы ?

Әкияттәге ике бала кебек,

Каен башларына үрмәләп,

Ике штансыз малай дөнья белән

Танышып йөргән идек бергәләп... (Һ.Такташ ”Мокамай”)

3. Бу шагыйрь нахакка гаепләнеп 16 ел гомерен төрмәдә үткәргән. Хатыны аны коткару өчен үзенең канын тапшыра, чәч толымнарын кисеп сата. (Х.Туфан)

4. Бу балыкның русча исеме Зур күзле булуыннан чыгып бирелгән,ә татарча исеме Татарстанның Кама елгасы буена урнашкан бер шәһәре исемен йөртә.Бу нинди балык?(Алабуга,окунь)

5. Ул –шагыйрь,язучы ,драматург. Армия сафларында хезмәт иткәндә, турниктан егылып имгәнә. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзендә яшәргә, иҗат итәргә көч таба. Сүз кем турында бара ? (Ф.Яруллин)

6.”Шәлегә бер кил әле” җырының сүзләрен кем язган?( К.Каримов)

7. Татар Дәүләт опера һәм балет театры кем исемен йөртә ?

А)К.Тинчурин

Б) М.Җәлил

В) Г.Камал

Сүзне хөкемдарларга бирик.

6 нчы бәйге – “Биеп күнел ачабыз” дип атала.  

Һәр егет үзенә һуш килгән кызны сайлап, безгә “Вальс”әйләнеп күрсәтсен әле. 

Егетләрнең кул хезмәтенә осталыкларын тикшереп карыйк әле 7 нче бәйге – “Төймә тагу.( Тизлеккә) Эшен тәмамлаган егет жюри членнарына тапшыра.

8 нче бәйге

Шагыйрь”,“Язучы”исемле турыбызга килеп җиттек.Сезнең арада булачак шагыйрьләр,язучылар качып ятмый микән,шигырь,мәкаль язуга осталыгыгызны тикшереп карарбыз.

Сиңа киңәшем бар, дускай,

Шагыйрь я язучы буласың килсә.

Теләгеңә ирешерсең –

Дөрләп кабынган хисеңә

Эреми йөрәк түзсә.

Бәйгебез - “Туган як “ темасына мәкалә язу.

Шагыйрьләребез,язучыларыбыз иҗат эше белән шөгыльләнгән арада ял итеп алыйк.

Музыкаль тәнәфес Бию 6 нчы сыйныфлар.

Чираттагы ярышыбыз

Спорт өлкәсеннән булыр.

Отжимание ясарсыз

Ә без көч бирик,дуслар.

9 нчыбәйге “Спортсмен” дип атала. Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак.(Минутка)

10 нчы бәйгеТөсле кәгазьдән Ватанны саклаучылар көненә багышлап открыткадан аппликация ясау.

Сүзне хөкемдарларга бирик.

“Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз” дигәнннәр халыкта. Безнең егетләребез һәряклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен курсәтергә мөмкинлек биреп алдагы бәйгене игълан итик. 11 нчы бәйге – Скакалка сикерү.(Ялгышканчы)

Мин үзем сәләтсез түгел

Күп нәрсә эшли беләм

Теләсәгез сезнең өчен

Пилмән дә ясап бирәм.

12 нче бәйге “Пилмән ясау”

Музыкаль тәнәфес Җыр Әхмәтгалиева Алия

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

Хөрмәтле дуслар! Бүгенге “Татар егете - 2011”бәйгесенә йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез. Шуның белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Конспект сценария "Татар егете"

Автор: Ахметгалиева Гульфина Исламгалиевна

Дата: 11.11.2014

Номер свидетельства: 129396


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства