kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Класс с?гате : "Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Г?р?евка 90 яшь"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:Ике тапкыр Советлар Союзы герое  Муса Гайса улы Г?реевны? 90 яшен? арналган  класс с?гате.

Максат:  Укучыларны Муса Гайса улы Г?реевны? биографиясы, тормышы, батырлыгы бел?н таныштыру; балаларда  Муса Гайса улы бел?н горурлану хисе тудыру;Туган илг? карата сакчыл караш  т?рбиял??.

?и?азлау: Муса Гайса улыны?  портреты, тактада м?кальл?р, магнитафон.

Класс с?гатене? барышы:

  1. Оештыру  м?ле.
  2. Укучылар башкаруында халык ?ыры “Любизар”.

Укытучы :  - Бу ?ырда н?рс? турында с?з бара?

  • ?йе, сугыш турында.  Сугыш. Бу с?з к?п кен? кешел?р к??еленд? аяныч ??м сагыш уята. Ч?нки анда аларны? ?тил?ре, абыйлары, ирл?ре ??лак булган. Ишетеп бел?егезч? : Б?ек Ватан сугышында к?пме кеше ??лак булган, к?пме кеше туган якларына гарипл?неп кайткан. К?п кен? балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.

Бу теманы мин юкка гына кузгалтмадым. Ч?нки быелгы ел  Илеш районында Ике тапкыр Советлар Союзы Герое   Муса Гайса улы Г?реевны? тууына 90 ел булуга  арналган. Б?генге класс с?гатенд? без Муса Г?реевны? бала чагы,аны?  батырлыгы турында с?йл?шеп ?т?рбез.

-Кем со? ул Муса Г?реев?

-Муса Гайса улы Г?р?ев 1922 елны? 9 июненд? Илеш районыны? Ил?кшиде авылында ярлы игенче гаил?сенд? д?ньяга кил?. Башлангыч ??м тулы булмаган урта м?кт?пне т?мамлый. 1937 елда республиканы? башкаласына килеп, Уфа тимер юл техникумына укырга кер?. “Бик яхшы” билгел?рен? ген? укый, авиация бел?н кызыксына, Уфа аэроклубына й?ри. Аэроклубны т?мамлагач, Энгельс ш???ренд?ге х?рби очучылар м?кт?бе курсанты булып кит?. Анда ярты еллап укыгач, Б?ек Ватан сугышы башлана. 1942 елны? 25 сентябренн?н фронтта. Сержант Муса Гайса улы дошман бел?н беренче тапкыр Сталинград янында очраша. Ул «ИЛ-2»самолеты бел?н 250 очыш ясап, бик к?п ш???рл?рне азат итеп сугышны к?кр?ген? ике алтын медаль алып т?мамлый. Сугыштан со? Муса Г?р?ев авиация полкы командиры булып хезм?т ит?. 1948 елда Геройга Илеш районыны? Ил?кшиде авылында бронза бюсты куела. Ул, 1960 елда Уфага к?черелеп, Дан бульварына урнаштырыла.

  • 1964 елда, с?лам?тлеге какшау с?б?пле, отставкага чыга. Уфа ш???ренд? яши ??м эшли. Муса Г?р?ев каты авырудан со? 65 яшенд? 1987 елны? 17 сентябренд? вафат була, Уфаны? ?и?? паркында ?ирл?нг?н.
  • Муса Гайса улын зурлап ?зебезне? якташыбыз Бишкурайда туып ?ск?н Р?шит Фазыловны? шигырен ты?лагыз.

Юк, син, Муса, ?лм?де?

Кем со? сине: "?лг?н!" – дияр,
Юк, син тере – ?лм?де?...
Печ?н чабып арыды?мы,
Тирг? баткан к?лм?ге??!

Кем со? сине: "?лг?н!" – дияр,
Юк, син тере – ?лм?де?...
Сугыш к?ген уйлады?мы,
(?лл? яра? сызландымы?)

Т?нен уты? с?нм?де...
Кем со? сине: "?лг?н!" – дияр,
Юк, син тере – ?лм?де?...
?аны? б?ген безне? янда,

Г??д?? ген? килм?де...
Кем со? сине: "?лг?н!" – дияр,
Юк, син тере – ?лм?де?...
Башкарган даны?ны? ?ле,

Д?ньяда юк ти?н?ре!..
Исеме?не колхоз й?рт? –
Исеме? т?гел ?лм?ле...
Яшисе? син – ?лм?де?!

- Батыр ?зе ?лс? д? аны? даны ?лм?й.  Бу м?каль  б?генге безне? героебыз Муса Г?реевка тап кил?. Батырларны зурлап , куркаклардан к?леп халык бик к?п башка ?йтемн?р д? уйлаган.

Тактадагы м?кальл?рне уку.

Ат—дагасыз, батыр ярасыз булмый.

Батырга ?лем юк.

Батыр ?йтм?с, ?йтс?, кайтмас.

Батырлыкта матурлык.

Батыр туса—ил б?хете, я?гыр яуса—?ир б?хете.

Батыр яуда беленер.

Йомгаклау.

 – Безне? малайлар да ?ск?ч илебезне дошманнардан сакларлар дип ышанабыз. К?гебез гел аяз булсын. ?иребез ??рчак тыныч булсын.

Балалар башкаруында ?ыр «Бабай да солдат булган».

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Класс с?гате : "Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Г?р?евка 90 яшь" »



Тема: Муса Гәреевның 90 яшенә арналган класс сәгате.

Максат: Укучыларны Муса Гайса улы Гәреевның биографиясы, тормышы, батырлыгы белән таныштыру; балаларда Муса Гайса улы белән горурлану хисе тудыру;туган илгә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Гайса улының портреты, тактада мәкальләр, магнитафон.

Класс сәгатенең барышы:

  1. Оештыру мәле.

  2. Укучылар башкаруында халык җыры “Любизар”.

Укытучы : - Бу җырда нәрсә турында сүз бара?

  • Әйе, сугыш турында. Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Ишетеп белүегезчә : Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.

Бу теманы мин юкка гына кузгалтмадым. Чөнки быелгы ел Илеш районында Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәреевның тууына 90 ел булуга арналган. Бүгенге класс сәгатендә без Муса Гәреевның бала чагы, батырлыгы турында сөйләшеп үтәрбез.

-Кем соң ул Муса Гәреев?

-Муса Гайса улы Гәрәев 1922 елның 9 июнендә Илеш районының Иләкшиде авылында ярлы игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч һәм тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 1937 елда республиканың башкаласына килеп, Уфа тимер юл техникумына укырга керә. “Бик яхшы” билгеләренә генә укый, авиация белән кызыксына, Уфа аэроклубына йөри. Аэроклубны тәмамлагач, Энгельс шәһәрендәге хәрби очучылар мәктәбе курсанты булып китә. Анда ярты еллап укыгач, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның 25 сентябреннән фронтта. Сержант Муса Гайса улы дошман белән беренче тапкыр Сталинград янында очраша. Ул «ИЛ-2»самолеты белән 250 очыш ясап, бик күп шәһәрләрне азат итеп сугышны күкрәгенә ике алтын медаль алып тәмамлый. Сугыштан соң Муса Гәрәев авиация полкы командиры булып хезмәт итә. 1948 елда Геройга Илеш районының Иләкшиде авылында бронза бюсты куела. Ул, 1960 елда Уфага күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла.

  • 1964 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, отставкага чыга. Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Муса Гәрәев каты авырудан соң 65 яшендә 1987 елның 17 сентябрендә вафат була, Уфаның Җиңү паркында җирләнгән.

  • Муса Гайса улын зурлап үзебезнең якташыбыз Бишкурайда туып үскән Рәшит Фазыловның шигырен тыңлагыз.

Юк, син, Муса, үлмәдең Кем соң сине: "Үлгән!" – дияр,
Юк, син тере – үлмәдең...
Печән чабып арыдыңмы,
Тиргә баткан күлмәгең?! Кем соң сине: "Үлгән!" – дияр,
Юк, син тере – үлмәдең...
Сугыш күген уйладыңмы,
(Әллә яраң сызландымы?) Төнен утың сүнмәде...
Кем соң сине: "Үлгән!" – дияр,
Юк, син тере – үлмәдең...
Җаның бүген безнең янда, Гәүдәң генә килмәде...
Кем соң сине: "Үлгән!" – дияр,
Юк, син тере – үлмәдең...
Башкарган даныңның әле, Дөньяда юк тиңнәре!..
Исемеңне колхоз йөртә –
Исемең түгел үлмәле...
Яшисең син – үлмәдең!

- Батыр үзе үлсә дә аның даны үлмәй. Бу мәкаль бүгенге безнең героебыз Муса Гәреевка тап килә. Батырларны зурлап , куркаклардан көлеп халык бик күп башка әйтемнәр дә уйлаган.

Тактадагы мәкальләрне уку.

Ат—дагасыз, батыр ярасыз булмый.

Батырга үлем юк.

Батыр әйтмәс, әйтсә, кайтмас.

Батырлыкта матурлык.

Батыр туса—ил бәхете, яңгыр яуса—җир бәхете.

Батыр яуда беленер.

Йомгаклау.

– Безнең малайлар да үскәч илебезне дошманнардан сакларлар дип ышанабыз. Күгебез гел аяз булсын. Җиребез һәрчак тыныч булсын.

Балалар башкаруында җыр «Бабай да солдат булган».










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Класс с?гате : "Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Г?р?евка 90 яшь"

Автор: Нигматуллина Лиза Зулефовна

Дата: 22.12.2014

Номер свидетельства: 146942


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства