Шайхетдинова Лилия Расих кызы
Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең (Бишмунча филиалы )I квалификацион категорияле,озынайтылган көн тәрбиячесе
Сыйныфтан тыш чара.
Карга боткасы
1 а.б. Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
Җыр:”Яз җитә.”Җ. Фәйзи муз.,Ф. Кәрим сүзләре.
2 а.б. Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре
Кошлар кайта: сагындырганнп
Туган- үскән җирләре
Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
(Каргалар йөгереп керә.)
1нче карга. Канат очларыма тагып
Яхшы хәбәр килдем алып
Яз башлана, яз башлана!
2нче карга. Кар,кар
Туем җитте бар,бар!
Ярма, күкәй алып бар
Сөт, маеңны алып бар,
Ипи, итең алып бар,
Карр, карр, карр!
1 а.б. Борын- борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр.
Алар язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар.Шуңа күрә,кара карга-
ларны зурлап каршылаганнар,бәйрәм ясаганнар.Аны “Карга боткасы” дип
атаганнар.
2 а.б. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар.Хуҗа-
ларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр,халыкны бәйрәмгә чакырган-
нар.Шулай авылны урап үткәннән соң ,ярма,май,сөт алып,табигатьнең иң
күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына,ялан-кырларга яки
тау битләренә җыелганнар.Учак тергезеп,казан асканнар,ботка пешергән-
нәр.Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар,җырлар җырлаганнар,так-
маклар әйтешкәннәр.Аннан соң,бергәләп ботка ашаганнар.
1 а.б. Әйдәгез,дуслар! Без дә өйләргә барыйк,дусларны чакырыйк,сый-хөр-
мәт җыйыйк.
Балалар:Әйдәгез,әйдәгез!
(Әбигә баралар.)
1нче бала. Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй
Бирсәң безгә өч күкәй
Тавыгың салыр йөз күкәй
Май кирәк,ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
2нче бала. Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле
Матур җырлар җырлый-җырлый
Бәйрәм итәрбез әле.
3нче бала. Аягыбыз җиңел булсын,
Мал-туарыгыз күп булсын,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез
Хуш, сау булыгыз!
4нче бала. Сый җитәрлек булды,карга боткасын пешерергә кай тирәгә барыйк
икән?
5нче бала. Чыпчык чыбыгым, ди
Карга каеным, ди
Киттек каенлыкка.(китәләр.)
Балалар:Әйдә әби безнең белән!Ботка пешерерсең.
6нчы бала.. И әбекәй,әбекәй
Пешер безгә тәмлекәй
Пешер безгә ботка да
Пешер бераз әлбә дә.
7нче бала. Тагын булсын күкәй
Шикәр белән тәмле чәй
Рәхмәт әйтеп,әбекәй
Без итәрбез чәбәкәй.
Әбекәй: Булыр,балалар,бары да булыр.
Карга килер – казан асар,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – салма салыр,
Песнәк килер – пешерер,
Чыпчык килер – тикшерер,
Карга ашап бетерер.
Кап та коп.
(көлешәләр.)
8нче бала. Карга әйтә:карр,карр.
Мичтә бәлеш бар,бар!
Мичтән бәлеш алыр идем
Өйдә кунак бар,бар!
9нчы бала. Карга әйтә:карр,карр
Нәни чеби бар,бар!
Берсен алып китәр, идем
Караучысы бар,бар!
Әбекәй: Балалар,ботка пешкәнче,рәхәтләнеп уйнап алыгыз әле.
(“Чума үрдәк,чума каз.”уены)
10нчы бала “Шук малай”шигыре.
Тал агачына
Менеп бер бала,
Кара карганың
Баласын ала.
Аннан ояны
Вата, туздыра,
Шуклыкта Гали
Барысын уздыра.
Әйләнеп оча
Карга”кар да кар”
Гүя әйтә ул:
“Зур куркыныч бар.”
Нигә ватасың,
Минем оямны?
Мин сезнең өчен
Түгел зыянлы.
1а. б. Дусларым, Гали кебек малайлар юкмы безнең арада?Яз хәбәре алып
килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен күп файда китерәләр.Мәсәлән,
җәенә бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәкне ашый.Бер өер карга
көненә чама белән 6 гектар басуны бөҗәкләрдән чистарта.Алар урман хуҗа-
лыгына май коңгызларына каршы көрәштә зур ярдәм итәләр.Кара каргалар
яфраклар һәм үлән арасына төшкән коңгызларны эзләп ашыйлар.Башка кош-
лар да файдалы.Дуслар, сез бу кошларны таныйсызмы?
11нче бала. Канатларын җәя итеп
Ук шикелле оча ул
Өчып барган җирдән генә
Бөҗәкләрне тота ул.
Үреп ясый оясын
Кәрзиндер дип торасың. (карлыгач.)
12нче бала. Яздан башлап җәйгә кадәр
Иген үскән кырларда,
Бер өзлексез җырлап тора,
Җырлар җыры булганга
Осталыкка ише юк
Аны сөймәс кеше юк. (тургай.)
13нче бала. “Тук та тук!”- килгән тавышны
Туктап тыңлап торасың:
“Бармы әллә урманда,-дип
Морзе телеграфы”
Кешеләр биргәннәр аңа
“Санитар” дигән исем.Ни өчен? (тукран.)
14нче бала. Килсә әгәр гомереңнең
Озынлыгын беләсең
“Минем гомер ничә ел?- дип
Сорау гына бирәсең. (күке.)
15нче бала. Ялтыравык әйберләрне
Ташый ул оясына
“Карак” дигән яман аты
Чыккандыр менә шуңа. (саескан.)
2а.б. Булдырасыз,дуслар!Хәзер ,әйдәгез, мәкаль әйтеш уйныйбыз.Мәкаль –
нең беренче яртысы минем телемдә,икенче яртысы шушы төендә.Төенне
кемгә ыргытам шул кеше җавап бирә.
1.Язның бер көне.........(ел туйдыра)
2.Сабанда сайрамасаң.............(ындырда ыңгырашырсың)
3.Бер карлыгач...............(яз ясамый)
4.Ни чәчсәң...................(шуны урырсың)
5.Ашаганда колагың селкенсен...............(эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)
Әби:Ботка пеште,балалар,чәй кайнады.(ботка бүлә)
-Менә бусы җир – анага
Җир атасы – җирән сакал!
Җир анасы – асыл бикә!
Түбәсенә туклыгың бир,
Тамырына ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Су иясе тотмасын!
- Менә бусы күккә
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!
-Бусы каргаларга.Канат очларында язны алып килгән өчен.
(җиргә сибә)
16нчы бала. Уйнадыгыз гөр килеп
Җырладыгыз бергәләп
Әйтерсең сез бакчадагы
Очып йөргән күбәләк.
17нче бала. Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
18нче бала. Көннәр җылы, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
А.б. Хөрмәтле, дуслар!Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе”Карга боткасы”
бәйрәме ахырына якынлашты.Хәзер, әйдәгез, ботка ашыйбыз!