kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Йолдызлы сәгать Муса Җәлилгә багышланган

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это мероприятие для саршеклассникам.Мероприятие это  повторение и вспоминание  писателя.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Йолдызлы сәгать Муса Җәлилгә багышланган»

Йолдызлы сәгать

(МУСА ҖӘЛИЛ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ ЧАРА)

Быел, 2017 елны, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тула. Бүген без дә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.

1.Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1906 нчы елның 15 нче февралендә Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып ир бала дөньяга килә. Аңа Муса дип исем бирәләр. Әтисе, ул туган елларда авылның бер крестьяны була, шулай да 1913 елларда вак сәүдә эше белән катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918 елда авылга кире кайта. 1919 елда авылда үлә.

Муса бик тырыш бала булып үсә. Күп белергә тырыша, гаҗәп кызыксынучан. Ул алты яшеннән укырга керә, яхшы укый. Бер ел эчендә, уку елының ахырына башлангыч мәктәпнең барлык дүрт сыйныфын да тәмамлап чыга.

Әдәбият белән кызыксына, китаплар күп укый. 1919 нчы елны, 13 яшьлек “егетнең” беренче “Бәхет” исемле шигыре газетада басылып чыга. М.Җәлил булачак шагыйрь укуын Оренбург шәһәрендә дәвам итә. Ул анда “Хөсәения мәдрәсәсендә укый. 1925 нче елны “Барабыз” дигән беренче китабы басылып чыга. Ул “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” (хәзерге “Ялкын) журналларында эшли, шигырьләр яза.

- 1927-1933 елларда Мәскәүдә комсомол эшендә эшли.

- 1939 елның июнендә Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Шул ук вакытта 1939 елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941 елга тикле эшли.

2. Шагыйрь фронтта.

Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил сугышка китә. Ул кызы Чулпанга “... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”дип хат яза. Ләкин аңа кайтырга насыйп булмый.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсир төшә. М.Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була. М.Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә. Аңа бары 38 яшь кенә була. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. Алар арасында Спасс районында туып үскән, балалар язучысы Абдулла Алиш та бар. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган.

Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.

3. “Моабит дәфтәрләре” турында кыскача мәгълүмат.

Менә бу китап шагыйрьнең Моабит төрмәсендә булганда язган шигырьләреннән тора. Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык. Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә. М.Җәлилнең ике “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты (китап күрсәтелә). Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.

1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь.

Укытучы. Шагыйрь Муса Җәлил тормышы турында күп сөйләштек, иҗаты белән дә танышып үттек. Сез үзегез дә радиолардан ишетеп, телевизор карап, газета-журналлар укып шагыйрь турында күп нәрсәләр беләсез. Үсә-үсә тагын да күбрәк белерсез. Хәзер Муса Җәлил турында алган белемнәребезне тикшереп үтик. Мин сезгә “Йолдызлы сәгать” уенын күзәтергә тәгъдим итәм. Безнең уенда 10-11 нче сыйныфлар арасыннан 5 укучы катнаша. Һәр тур саен бер укучы төшеп калачак, җиңүче берәү генә булачак. Иң баштан жюри сайлыйк.

1 ТУР

Дөрес җавапларны билгеләргә

1. М. Җәлил кайчан туган?

1. 1908 ел — 15 февраль

2. 1903ел —15 февраль

3. 1906 ел—15 февраль

4. 1905ел — 15 февраль

5. 1910 ел — 15 февраль


2. М. Җәлил кайда туган?

1. Мордва республикасы Сыркыды авылы

2 .Оренбург өлкәсе Морат авылы

3. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

  1. Пермь өлкәсе Үрәзмәт авылы

  2. Казан шәһәре


3.М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?

1. «Бәхет»

2. «Яшь ана»

3. «Соңгы җыр»

4. «Буран»

5. «Чулпанга»


4. Тоткынлыкта язган юмористик шигыре кайсысы?

1.«Бер үгет»

2.«Ташыйк һәм сыер»

3.«Катыйльгә»

4. «Кызыл ромашка»

5. “Әтәч”

5. 1925 елда шагыйрьнең нинди китабы дөнья күрә ?

1. "Барабыз"

2. "Иптәшкә"

3. "Тупчы анты"

4. "Хат ташучы"

5. "Моабит дәфтәрләре"


6. Бу шигырьләрнең кайсысы М.Җәлилнеке түгел?

1.«Кичер илем»

2. «Ватаным өчен»

3. «Имән»

4. «Тупчы анты»

5. «Катыйльгә»


7. "Хөкем алдыннан"картинасының авторы кем?

1. Лотфулла Фәттахов

2. Байназар Әлменов

3. Бакый Урманче

4. Харис Якупов

5. Рафаэль Мостафин


8. М.Җәлил Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп кайчан сайла­на?

1. 1935

2. 1928

3. 1931

4. 1936

5. 1939


9. Муса Җәлилнең әнисе кем исемле?

1. Рәхимә

2. Рәхилә

3. Әминә

4. Чулпан

5.Гөлсем


10. М.Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

1. Иж – Буби

2. Хөсәения

3. Мөхәммәдия

4. Галия

5.Чыршылы

(1 уенчы төшеп кала)

2 ТУР

Бирелгән хәрефләрдән иң озын сүзне кем төзи?

АЛТЫНЧӘЧ (Иң кыска суз төзегән, аз йолдыз­лы уенчы төшеп кала)

3 ТУР



Шигырь юллары кайсы әсәрдән алынган?

1. "Кырык чирне алып үз өстемә, Аны саклап калыр идем мин" ("Чулпанга")

2. "Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, Муса инде үлгән дисәләр" ("Ышан­ма")

3. "Барыгыз болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!» ("Чәчәкләр")

4. "Чәнечкеле тимер чыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз" ("Кошчык")

5. "Алар, җыйнап аналарны

Балаларны кырга кудылар" ("Вәхшәт")

(3 нче уенчы бу турдан төшеп кала)

4 ТУР

Бирелгән сүздән кем иң күп сүз җыя?(1 минут)

Балыкчы

Бал бак лач

Чал чык кыл

Кач ачы ал

Ык лыч

Җиңүче билгеләнә.

Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү эшләре.

Укытучы. Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды (Казанда, Оренбургта, Мостафа авылында , музейлар ачылды (Казанда, Минзәләдә ).Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда гәүдәләндерелгән. Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт вәкилләре (кешеләре) яза. Муса Җәлил тормышын, иҗатын күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 10 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Йолдызлы сәгать Муса Җәлилгә багышланган

Автор: Гилаева Раушания Мануровна

Дата: 16.01.2017

Номер свидетельства: 379853

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Звёздный час "Муса Джалиль" "
    ["seo_title"] => string(27) "zviozdnyi-chas-musa-dzhalil"
    ["file_id"] => string(6) "106243"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402986840"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства