kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Яңа ел

Нажмите, чтобы узнать подробности

это мероприятие для саршеклассников.Мероприятие используется  в Новом году.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Яңа ел»

Яңа ел 2017 (Өлкәннәр өчен)

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый

1а.б. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп

. 2а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

1а.б. Хәерле кич хөрмәтле укучылар, укытучылар, һәм бәйрәмебез кунаклары. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2017 нче Яңа ел Әтәч елы -туган җиребезгә аяк басачак.

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2017 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.

1а.б. Тәңкә-тәңкә карлар яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын. (Вальс )

2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Батыров Илсур Исмәгыйл улына бирәбез.

1а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килә.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б. Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар Янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

Учак янында Карт Шүрәле белән Урта яшьтәге Шүрәле җылынып-сөйләшеп утыралар.

Карт Шүрәле. Эх, дөнья фани... Шушы фани дөньяларда ни кылансаң да ярый.

Урта я.Ш. Дөрес әйтәсең, бозылды дөньялар...

Карт Ш. Тукай гына безне белә дә, Тукай гына безне Шүрәле дип саный иде.

Урта я. Ш. Хәзер безне белүче дә, Шүрәле дип исәпләүче дә, бездән куркучы да юк.

Карт Ш. Кешеләр бетерәләр инде урманны. Шуңа кайгырам әле. Яңа ел җитә дип тагын чыршыга килерләр.

Урта я. Ш. Әйтмә инде, ул җәй көннәрен күрсәң син, нинди генә чүп- чар, кәгазь кисәкләре, консервы савытлары калдырмыйлар.

Карт Ш. Ичмасам, элек агачны балта белән чабалар да ат белән алып китәләр иде. Ә хәзер бит трактор белән машина белән килеп, бөтен җирне бозып, таптап, изеп бетерәләр.

Урта я. Ш. Тракторы да бит аның дию пәрие белән бер. Акыра да бакыра, әллә нинди төтеннәр чыгарып, бөтен дөньяны сасытып бетерә. Аннан урманда суларга һава җитми башлый.

Карт Ш. Бер көй ишетелә түгелме? әйдә булмаса җырлап -биеп алыйк әле.



1 укучы. Уф, арыдым, башка бер адым да атламаячакмын.

2 укучы Атламыйча нишләрсең, чыршысыз кайта алмыйбыз бит инде.

1 укучы. Синдә чыршы кайгысы, үзебез ничек исән-имин кайтып җитәрбез, диген.

2 укучы (кулына балта ала). әйдә эшкә тотыныйк. Болай булмый бит инде. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул? Аланга таба борыла. Сүнә башлаган учакны күреп ала.

2 укучы (куркып). Монда кемнәрдер булган... Учак якканнар.

1 укучы. (шаярып). Бүреләр яккандыр бу учакны.

2 укучы (шаяруны дәвам итә). Әйе, әйе, Кәҗә белән Сарык ботка пешергәннәрдер.

1 укучы. (учакны болгата). Боткаларын ашап бетергәннәр шул, безгә калдырмаганнар. Әйдә кисик инде, миңа гына димәгән бит. Чыршы сайларга тотыналар, капчыктан пычкы алалар.

Карт Шүрәле белән Урта яшьтәге Шүрәле малайларны күзәтә. Ачудан малайларга кар ыргыта. Карт Шүрәле дә аңа кушыла. Иң беренче йомарлам бер малайга килеп тия. Артларына борылып карасалар – Шүрәлеләр тора.

1 укучы:(кычкырып җибәрә). А-а-а... Шүрәле!.. А-а-а!.. (Иң беренче булып чыгып чаба.)

2 укучы:У-у-у... Шүрәле! Ул да Шүрәлеләрне күреп ала һәм йөгереп китә. Алар артыннан Шүрәлеләр чаба. Шулай куышып йөриләр. Сәхнәгә чыгалар. Малайлар, Сулышларын җыя алмыйча торалар.

1 укучы Кара әле, малай! Кемнәр куды соң безне?

2 укучы Кем булсын, Шүрәлеләр!

1 укучы Кит әле моннан әкият сөйләмә! Каян килсен, ди, алар?

2 укучы Син нәрсә, күрмәдеңме әллә, күзең чыкмагандыр бит?

1 укучы Күрүен күрдем дә, куркудан күземә генә күренәдер дип уйладым. Яхшы чакта кайтыйк без.

2 укучы Юлны тапсак, бик кайтыр идек тә шул. Кайтуларны онытыйк инде без. Кайту юк инде ул, тю-тю. Шушында боз булып катып, һәйкәл урынына калырбыз инде без. (Һәйкәл булып басып күрсәтә.)

1 укучы Син нәрсә, мин кайтмасам, минем әни белән, беләсеңме, нәрсә булачак...

2 укучы Их, безнекеләр мәктәптә бәйрәм итәдер инде.

1 укучы Әйе, чыршысыз Яңа ел бәйрәме үткәрәләрдер.

2 укучы Безнең чыршы алып кайтканны көтеп тормаслар инде.

1 укучы Кыш бабай бүләкләр өләшәдер...

2 укучыТавышлары әкренәя бара. Йокымсырый башлыйлар. Утырган җирләреннән кар өеменә авып, йоклап китәләр.

Шуннан соң Шүрәлеләр килеп чыга .

к.ш.Нәрсә эшләп йөрисез?

Малайлар -Чыршыга дип килгән идек.Бәйрәм үткәрү өчен чыршы кирәк.(Курка, курка гына)

К.Ш.

Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез,шуннан соң сезгә бәйрәм үткәрү өчен чыршы агачы бирербез..

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме

(Малайлар сорауларга җавап бирәләр,чыршы агачын алып китәләр.Барсыда чыгып китәләр)

1а.б. Чыршыларда җем-җем килә утлар, Бөтен дөнья нурлы, тамаша. Бәс энҗеләр белән ал нурлардан, Шатлык калып күзләр камаша.

2а.б. Яңа ел яңа ел дибез, ә беләсеңме Яңа ел сүзен ишетүгә минем нәрсәләр күз алдыма килә?

1а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер инде мөгаен. Мин үземдә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, әти-әниемнең миңа бүләкләре, дусларның СМСлары...

2а.б. Я, я онытылып киттең түгелме? Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттыңда бугай ахры. Бүген яңа елда без әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе елда шулкадәр яхшырак булачак дияләрме әле?

1а.б. Әйе шулай диләр. Ә син үзең моңа ышанасыңмы? Яңа ел киче могҗизаларга бай була диләр бит. Менә бу елның соңгы көнендә нинди хыялың тормышка ашуын теләр идең?

2а.б. хыяллар күп инде ул...Сиңа барын да әйтеп бетерсәң ,хыялың 31 декабрь җиткәнче үк тормышка ашып куюы бар.

1Алып баручы.Иске елның соңгы сәгате,

Китәселәр килми бу елдан.

Бер дә китмәс идек, тик вакыттан.

Артта калу безгә тыелган.

2Алып баручы. Узган еллар бигрәк кадерле шул,

Һәр көненә хезмәт куелган

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган.

1 а.б. Ә шулайда, шатлыклырак булсын.

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы.

Җыр;Чыршы турында җырлар.

Беренче алып баручы. Планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар икән шуны беләсем килә. Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.

Икенче алып баручы. Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез кош кебек очып китмәсен, янәсе.

Беренче алып баручы. Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата. Африкада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.

Икенче алып баручы. Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр икән. Өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе итеп – озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.

Беренче алып баручы. Нинди генә илдә булса да, Яңа ел символы булып яшел чыршы, нарат, яшел үсемлек, Кыш бабай яки Санта Клаус кала. Һәрбер илдә аерым-аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез – Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

 

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Иске елны озатырга, Яңа елны каршы алырга Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиеш. Алар килеп җиткәнче җырлап-биеп, уеннар уйнап алыйк.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Яңа ел бәйрәме кичәсен дәвам итәбез. Җиребез юмарт, халкыбыз Кунакчыл һәм олы җанлылар. Сүзгә бераз саран булса да, Җырга оста, эштә данлылар. Шул вакытта фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

Икенче алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә. Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм җитәкче иптәшләр, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык

Кар кызы. Ап-ак карлы аланнарда Биеп йөрдем мин. Чыршыларга ак энҗеләрСибеп йөрдем мин. Ак сакаллы, ак күңелле Бабам белән без, Җир өстенә аклык-пакьлек Алып киләбез. Чын күңелдән тәбриклибез Сезне Яңа ел белән! Сәламәтлек,ак бәхетләр Бездән теләк шул сезгә.

Кыш бабай. Яңа ел котлы булсын, Дөньялар тыныч торсын! Һәрберебез булсын тырыш, Күңелле үтсен тормыш!


кар кызы

Кар буранда тудым мин, Мин уйныймын, җырлыймын

Кар биләүдә үстем мин. Буран уйнап торганда

Кар биләүләрдә үстем мин Уйнап туйгач ял итәм

Кар сулары эчтем мин. Чыршы үскән аланда

Мин салкыннан курыкмыймын Мин салкыннан курыкмыймын

Мин буран яратам Мин буран яратам

Бизәп йөрим бар дөньяны Бизәп йөрим бар дөньяны

Кар бөртеге таратам. Кар бөртеге таратам.


К.К. Исәнмесез, дусларым!

Зәңгәр күктән учларыма Бөтен кеше ашкынып

Шат йолдызлар җыйдым мин. Көтеп алган бәйрәм бу!

Матур җырлар җырлар өчен Кешеләргә Яңа ел

Бу бәйрәмгә килдем мин. Алып килгән бәйрәм бу!




1а.б. Рәхмәт Кыш бабай һәм кар кызы изге теләкләрләрегезгә.

2а.б. Бабакай, без сине зарыгып көттек. Кайчан килеп җитәрсең дип борчылып беттек. Кыш бабай. Биегез, җырлагыз, күңел ачыгыз.Күңелле үтсен, гөрләп торсын чыршы яныгыз.җыр чыршы әйләнәсендәкыш бабай җырлары

2а.б. Юлда озак килеп арыгансыңдыр, бераз ял итеп ал Кыш бабай!

Кыш бабай. Бик риза кызым, ай рәхмәт. Карт кешене шулай хөрмәт иткәч, бик әйбәт инде ул.

Беренче алып баручы. Әйдәгез, дусларым, Кыш бабайны ялыктырмыйк, төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп, аларның күңелен күрик. Уеннар: « Музыкаль урындык»,”Уенчыклар”. Төрле халык биюләре,Әтәч булып кычкыру

Кыш бабай: Декабрь аенда туган кешеләрне тәбрикләп китәсе дә килә.

Кыш бабай. Балалар! Без бу бәйрәмгә бик күп бүләкләр белән килдек бит. Әйдә әле карсылуым таратыйк бүләкләрне. (бүләкләр бирелә)

кечкенәләр чыгышы

1 А.Б. 2016 ел маймыл елы булды. маймыл – ул бик үзенчәлекле җитез, тыныч, астыртын, җитди һәм үзгәрүчән, көтелмәгән хәлләр-вакыйгалар тудыручы хайван.

2 а.б. Үзенең яхшылыклары һәм кайбер начарлыклары белән үтеп тә бара инде ул.

Кыш бабай. Карап –карап тордым да Сез бик күңелле ял итәсез икән. Мин дә сезнең белән ял иттем. Капчыгым да бушады, китәргә дә вакыт җитә бугай. Киткәнче мин сезне Яңа ел белән таныштырып китим дигән идем, нишләптер күренми әле.



Яңа ел керә. (сөйли)Исәнмесез, кадерле дуслар!



Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Монда ‒ матурлык!

Монда – батырлык!

Зур төзелешләр ‒

Шаклар катарлык!

Галәмдә нәрсә?

Могҗиза – әнә!

Батыр кешеләр

Йолдызга менә!

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә,

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә!

Тик ул бәхетләр ‒

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән.

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

1а.б. Зур өметләр баглап, эре атлап,

Өр-яңа ел килде җиремә.

Имин тормыш,куанычлар гына

Алып килсен туган илемә.

2а.б. Ә иске ел инде Сәвәдедән,

Тавыш-тынсыз гына чыгып бара.

Ишегалдындагы Кыш бабабыз

Үрелә-үрелә аңа карап кала.

1а.б. Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел

Төкле аяк белән уз түрдән.

Барлык хыялларны ашыр чынга,

Өметебез сиңа бик зурдан.

2а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп.

Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,

Котлы булсын Яңа еллар!

2.а.б.Яңа елда һәрбер җанга Бәхет кагылсын! Яңа елда ышанычлы Дуслар табылсын! 1а.б..Борчулары, шатлыклары- Барсы да булсын. Борчулары онытылсын, Шатлыгы калсын!

сезнең алдыгызда 8 класс укучыларының чыгышы

1а.б.Алып баручы. Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела.

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела.

Кыш бабай. Кадерле бер кунак көткән кебек Яңа елны көтә йөрәкләр. Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте, Күңелләрдә яңа теләкләр. Кадерле дусларым, минем сезнең яннан китәр вакытым килеп җитте. Сезгә Яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхетләр телим, хушыгыз!

кар кызы;Сау булыгыз!бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч.

Күрешербез Яңа елда

Тагында бер ел үткәч.

Алып баручы. Сау булыгыз , хушыгыз, Кыш бабай , Карсылу!

2 а.б.. Әйе. Яңа ел безнең көтеп алган яраткан бәйрәмебез шул. Илләребез генә имин булсын. Бу чыгышыбыз сезне Яңа елның соңгы көннәренә кадәр сихри моңга күмеп, күңелләрегезне моң белән бизәсен.

9 классларның цирковой номерын карап үтегез.

1 а.б. Берәүнең оныгы мәктәптән кайта да мәзәк сөйләп җибәрә икән. Каян өйрәнә диң аларны?

2 а .б.. Ник хәзер шундый дәрес керә ди. Менә тыңла әле: - Илнур, сиңа мәктәпкә бару ошыймы? - Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы сәгатьләрне җенем сөйми ди икән. Тагын берсе : Әнисе: - Менә сиңа яңа сумка алдык, улым, син шуны тутырып бишлеләр генә алып кайт. Наил: - Ә китапларны кая салырмын? Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән. Моны күреп партадашы аңа: -Нигә колагыңны томаладың?-дигән. -Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,- дип җавап биргән малай. -Укучылар, ни өчен кыш көне су бозга әйләнә? – дип сорый укытучы. Шунда бер укучы: -Мин беләм, тимераякта шуар өчен,-ди.

1 а.б.. Абау, без сөйләшеп алдагы номерны да истән чыгарганбыз.

Сезнең өчен 10-11 класс укучылары бию башкара

2 а.б.Ишеттеңме Өлфәт абый магазинына алмалар, апельсиннәр, тәмле конфетлар кайткан. Халык алып бетергәнче тиз генә Яңа елга алып куйыйк. Тамашачылар шаян .номеры карый торсын.

8 класс укучыларының шаян номеры

1 а.б. Бәйрәм булгач, Кунаклар да килер. Өстәлгә нәрсәләр әзерләрмен дип борчылам әле. 2 а.б Хи, тапкансың кайгырыр нәрсә. әтәч елы булгач солы куярсың,бодай, арпаны да бик ярата.. Шуларны куярсың.

1 а.б.. Әй синең белән сөйләшеп торам тагын. 10-нчыда укып коймак та пешерә белмисең ич син.

2 а.б. Ярар. Мине сөйләп торма әле. Әйдә алдагы номерны әйтик.

9 класс укучылары башкаруында җыр

1 а.б. Кадерле дусларыбыз ! Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

2 а.б. Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп. Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар, моңаеп. Яңа ел котлы булсын, Дөньялар тыныч торсын, Бәбиләр туып торсын, Табыннар тулып торсын!

10-11 укчыларының цирковой номерын карап китегез

1 Алып баручы. Кил, яңа ел, безгә карлар алып, Ак карларны телим күрергә. Бураннырың синең уласа да, Җылы була минем күңлемдә.

2Алып баручы Кил, яңа ел, якты йөзең белән, Йолдызларың белән яктырып. Көмеш аең белән чаңнар кагып, Бөтен дөнья торсын яктырып!

1Алып баручы Йомшак кына җылы җилләр исә, Тибрәндереп матур инешне. Эй , дусларым ,уйнап- көлеп, Ямьләндерик бергә бәйрәмне!

2Алып баручы. Сезне бәйрәм белән котлап 8 кл бии

1 а б Бүген тагын җир йөзенә Яңа ел керә. Күңелләрдә яңа, матур, Хисләр өлгерә. Изгелек тә, явызлык та, Сынала бүген Өмет йолдызлары күмсен, Яңа ел күген.

1.Яңа ел да җитә инде, Яңа ел җитә. Безнең якка моңсу карап, Иске ел китә.

2.Яңа елда һәрбер җанга Бәхет кагылсын! Яңа елда ышанычлы Дуслар табылсын!

9 класс ларның шаян номеры

1 а.б.Борчулары, шатлыклары- Барысы да булсын. Борчулары онытылсын, Шатлагы калсын! 4.Яңа ел да җитә инде, Яңа ел җитә. Безнең якка моңсу карап, Иске ел китә.

2а.б.җырлыйк әле,җырлыйк әле, җырлыйк әле туйганчы Кунакларның һәм дусларның Күңелләре булганчы!

җырлыйлар 10-11 класс укучылары

2 Алып баручы. Күпме уен, күпме җыр,

Алып килде Яңа ел

Куанабыз һаман да,

Бигрәк матур ул быел.

8 классларның цирковой номеры

1 а.б.Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары

2 а.б.Биик әле,биик әле,

Биик әле туйганчы

Кунакларның һәм дусларның

Күңелләре булганчы

сезне бәйрәм белән котлап бииләр 9 класс укучылары

2.а.б.Дусларым,бәйрәм итик

уйныйк,җырлыйк та көлик

күтәренке күңел белән

өр-яңа елга керик

Сезнең алдыгызда 10-11 класс укучыларының шаян номеры

  1. а.б. Сезгә булган теләгебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык- куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер –гомергә.

2. а.б. Бәхет чишмәләрегез мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Боекмасын һич тә күңелегез,

Гөлле булсын тормыш юлыгыз

Алып баручы:Күпме уен,күпме җыр

Алып килде Яңа ел.

Куанабыз һаман да

Бигрәк матур ул быел.

2 а.б.яңа ел Кешеләргә бәхет алып кил, Ныгыт илләр арасын. Игелек, мәрхамәт дигән Төшенчә югалмасын. Ата- ана карт көнендә Ялгызлыкта калмасын. Кешеләргә байлык кына түгел, Күңел байлыгы да бир. Теләкләрем кабул булып. Чәчәк атсын туган җир. Теләкләр.

1 а б. Озын гомер бирсен ходай сезгә,

2 а б Кояш бирсен сезгә яктылык.

3 а б Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

4 а б Китерсеннәр сезгә яктылык.

5 а б Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

6 а б Көнегезне шатлык бизәсен

7а б . Сәламәтлек- үзе бәхет бит ул,

8а б . Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

күмәк жыр “Яна ел белэн”

а.б. Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам.

2а.б. Бәйрәмне дискотека белән дәвам итәбез.

 












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 10 класс

Скачать
Яңа ел

Автор: Гилаева Раушания Мануровна

Дата: 14.01.2017

Номер свидетельства: 379127


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства