kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Ягез ?ле, егетл?р"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Класстан тыш мероприятиене  23 февраль-Ватанны саклаучылар к?ненд? азкомплектлы башлангыч м?кт?пт?  уздырырга м?мкин.  Б?йр?мг? ?тил?р кунакка чакырыла. Б?йр?мг? ?зерл?н? барышында укучыларга ?й эшл?ре бирел?. Бу конкурста  уеннар  концерт номерлары бел?н аралаштырылып барыла.Уеннарны б?ял?? ?чен жюри сайланып куела.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Ягез ?ле, егетл?р"»


























Үткәрде: югары категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы Яруллина

Фирдания Саматовна







Тема :”Ягез эле ,егетләр”

Максат: Укучыларда Ватанга мәхәббәт, әтиләр белән горурлану хисе тудыру; туган илгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү.

Класстан тыш чарага әзерләнү барышында конкурста катнашучы укучыларга өй эшләре бирелде. Алар алдан үзләре турында сөйләргә өйрәнделәр, әтиләре турында сочинениеләр яздылар, концерт номерлары әзерләделәр.

Биюләрне өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Г. әзерләде.

Кичә барышы:

А.б.: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез! Без Сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар,корычтай нык сәламәтлек,озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Кичәбезнең беренче өлеше музыкаль монтаж.

1. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

2. Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

3. Ул-солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.-

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

4. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч,солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

5. Минем абый солдатта-

Ул анда тора сакта.

Ул ант биргән Ватанга,

Аны уяу сакларга.

6. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә тора

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Солдатларга багышланган җыр башкарыла:”Солдатта булган диләр”.

( Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре)

1.Билен кысып буган, диләр, 2. Кечеләрне кече итәр,

Бигрәк уңган, диләр, Олыны зурлар,диләр

Әллә каян күренеп тора- Әллә каян күренеп тора-

Солдатта булган, диләр. Солдатта булган, диләр.

3. Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

7. Әтиләрәбез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Кадерле әтиләребез!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

(Укучылар әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшыралар)

Хәзер башкарылачак биюебез сезгә бәйрәм сәламе булсын.

Укучылар башкаруында “У матросов нет вопросов” биюе.

А.б. Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Ә хәзер әйдәгез без бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчик.

Безгә жюри һәм аның членнарын сайлап куярга кирәк.(Жюригә пенсиядәге укытучы Барый абый Мухаметшин чакырылды)

А.б. Егетләребезне сынап карыйк. Уен барышында ,әтиләр , улларыгызга ярдәмгә килергә туры киләчәк.


1 уен: “Визитка” дип атала. Һәр укучы үзе белән таныштыра. Үзләре турында сөйлиләр.

Безнең егетләр-булачак солдатлар. Армиягә баргач кем булып хезмәт итәрләр икән. Бәлки алар шофер яки танкист булыр, яисә командир булып, машиналарга утырып йөрерләр.

2 уен. Күзне бәйләп тактага машина рәсеме ясау. (Укучылар киләчәктә армиягә баргач утырырга теләгән машина төренең рәсемен ясыйлар)

3 уен. Әтиләр турында сочинение уку.

Һәр укучыга әтисе турында сочинение язып килергә кушылган иде. Әтиләр турында сөйләргә әзерләнгәндә сүзне кызларга бирәбез.

Кызлар башкаруында бию: “Валенки” биюе башкарыла.

Ә хәзер егетләребезне тыңлыйбыз. Конкурсантлар әтиләре турында язган очинениеләрен укыйлар.

4 уен. “ Скакалкада сикерү”.

-Безнең егетләребез һәрьяктан житез булырга тиешләр. Ә хәзер кайсысы күбрәк итеп скакалкада сикерер икән?

-Егетләр ял иткәндә сүзне кызларга бирәбез.

Шигырь.Арсланова Диләрә.

. Җ.Дәрзаман шигыре “Солдат булдым”

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

– Мин солдат булдым! – дидем.

. Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

– Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир.

. – Смирно! – ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

. – Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына

Шуннан китте и китте

Мине чын солдат итте.

. Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне

Аннан эшлим эшләрне.

. Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер

Солдат булу, шулай ул.

5 уен. Ә хәзер бер кызыклы уен уйнап китәрбез.”Юнгалар ярышы”(күз бәйләнгән килеш бәрәңге чүпләү). Һәр укучыга кечкенә чиләкләр бирелә.Кем күбрәк бәрәңге чүпли.

Концерт номеры . Зөлфирә “Яратыгыз” җырын башкара.

Резеда Ахиярова көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

6 “Ромашка” уены. Аның һәр таҗына язылган биремне үтәргә кирәк.

(“бүре булып ула”, “бака булып сикер”, “яшь тай булып уйнакла», «кыртый тавык булып чебиләрне сакла”, “Әтәч булып кычкыр”)

Концерт номеры . Гөлшат шигырь сөйли.

Р. Миңнуллин шигыре “Әни-егет”

1 . Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әни кухняга чапты.

Әти диванга ятты.

2. Әти әйтә: “Мин ач!” – ди,

Кайчан була ул аш,- ди.

Әниәйтә: “Үзең дә,

Булыш , алай булгач!- ди.

3. Әти әйтә: “Мин ир, - ди

Аш пешерә белмим, -ди.

Мин хатын-кыз түгел, - ди.

Мин кухняда йөрмим,- ди.

4. Юкса, “җитмеш һөнәр аз”,-

Диләр, егет кешегә”-

Безнең өйдә әти түгел

Әни-егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

7. “Бала киендерү”

-Егетләребез булачак әтиләр дә бит әле. Алар үзләренең балаларын киендереп балалар бакчасына илтә алалар микән. Тикшереп карыйк әле. Бу эшне кем тизрәк башкарыр икән.

(укучылар үзләреннән кечерәк иптәшләрен киендерәләр)

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” диләр. Менә шуны тикшереп карыйк әле.

8.Төймә тагу конкурсы.

Концерт номеры. Кызлар. Саубуллашу җыры.

И.Закиров көе.

9.Сүз төзү.”Армия”сүзеннән яңа сүзләр төзергә.

Концерт номеры . Айназ шигырь сөйли.

Әтием”

1. Әтием минем уңган 2. Әтием минем өчен

Бөтен эшкә дә булган. Гел үрнәк булып тора

Кулыннан килә бар да, Сорау туса, белмәгәнең

Яратамын шуңа да. Минем әтидән сора.

3.Ничек балта тотарга,

Ничек утын ярырга.

Туган илне сакларга,

Җылы өйләр салырга-

Бөтенесен белә ул.

10. Музыкаль уен. Концерт номеры башкаралар.

1.Фирдүс. “Гармун сайлый бер егет”

2. Илназ шигырь сөйли.

3.Инсаф . “Бииләр итек- читекләр”

4.Рәдис. Татар биюе.

Концерт номеры. Арина шигырь сөйли.

23 февраля

Когда лежит на речках лед
И вьюга мчится вдаль,
Чудесный праздник нам несет
Задумчивый февраль.
Наступит праздник всех солдат,
Защитников, бойцов.
Поздравить будет каждый рад
И дедов, и отцов!

Жюри бәйге нәтиҗәләрен чыгарганда күмәк бию башкарыла. “Гармошка”

Сүз жюрига бирелә. Укучыларга бүләкләр тапшырыла.

Йомгаклау.

Сүз әтиләргә бирелә. Алар үзләренең балаларына теләкләрен җиткерәләр.

А.б. Кадерле әтиләребе! Сезне кабат Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә якты аяз күк йөзе, тыныч бәхетле тормыш телибез. Балаларыгыз белән кайгы-хәрәтләр күрмичә озак яшәгез! Килүегез өчен рәхмәт. Бәйрәмебез тәмам.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Ягез ?ле, егетл?р"

Автор: Яруллина Фирдания Саматовна

Дата: 11.01.2016

Номер свидетельства: 275224


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства