kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Г.Тукайга багышланган кич?.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кич? Г.Тукайны? туган к?нен? багышланыла.Укучылар шагыйрьне? тормыш юлын ??м шигырьл?рен ?йр?н?л?р.Кич?д?  а?а багышланган ?с?рл?р с?йл?нел?,?ырлар ?ырлана.Шулай  ук Г.Тукайны? ?с?рл?ре яттан с?йл?тел?, ?ырлар ?ырлатыла. Укучылар аны? и?атын тулырак ?йр?н?л?р.Кич?д?  ??рбер укучы катнаша ала.Бу укучыларны? с?нгатьле  с?йл?? к?некм?л?рен ?стер?, фикерл?? с?л?тен д? арттыра.Мондый кич?л?рд?н укучылар  к?бр?к  белешм?  алалар  ??м  ист? калдыралар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Г.Тукайга багышланган кич?.»


Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее Сыйныфтан тыш чара Тема: « Милләтебез горурлыгы »




(Г.Тукайның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)




Максат: Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру; дөрес сөйләм күнекмәләре

формалаштыру, сөйләм телен үстерү; милли әдәбиятка, мәдәнияткә,

телебезгә мәһәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әдип китапларыннан төзелгән күргәзмә,

магнитофон, аудиокассета, җәнлекләр рәсеме.

Балалар, “Туган тел” җырын җырлап, бәйрәмне башлыйлар.


А.Б. - Әйе, бүген без бөек шагыйрь, татар халкының гимнына әверелгән

“Туган тел” җыры авторы, әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Тукайга

багышланган бәйрәмгә җыелдык.


1 ук. Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.


2 ук. Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.


3 ук. Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә -

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.


А.Б. - Яз бәйрәмнәр, кояш, җылылык, матурлык алып килә. Г.Тукай да язның

2 нче ае 26 апрель көнне дөньяга килә. Аның балачагы төрле кешеләр

кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Балалар өчен шигырьләр,

җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул балаларны эшне яратырга,

табигатьне сакларга өнди.

- Әйдәгез, шуларны тыңлап үтәбез.


4 ук. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Туган авыл


6 ук. Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Уйкуга талган.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

Җир йокысы


7 ук. Каты эссе. Һава бөркү.

Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да,

Бер генә яфракны селкетми.

Агачлар астына сыгына

Балалар барчасы бергә,

Алай да булмаса, барысы...

Төшәләр сикерешеп күлгә.

Җәй көнендә


А.Б. - Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.


Дус булса да - сөйләшми,

Күп ишетә, күп өрә.

Үзенә бер йорт төзедек

Хезмәт иткәнгә күрә.

(Балалар бергә: “Эт”.)


А.Б. – Бик дөрес. Әйдәгез, без дә актерлар булып алыйк.


“Кызыклы шәкерт” әсәре сәхнәләштерелә.


Шәкерт. - Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор,

Аума-аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.


Акбай. - Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда уйныйсым килә.

Шәкерт. - Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул.

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!


А.Б. - Дөрес, алтыда белгән алтмышта да онытылмый дип юкка гына әйтмәгән халык.


Татар халык биюе башкарыла.

Шүрәле биеп керә. Бии.



Шүрәле. - Менә музыка тавышы ишеттем дә, килим дидем.


Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Минем исемем Шүрәле

Тукай әкиятеннән мин,

Сез белмисездер әле?


Укучылар. - Беләбез, беләбез.


А.Б. - Беләләр, менә нинди рәсемнәр ясаганнар.


Шүрәле. - Бигрәк миңа охшаганнар.

- Әйдәгез, уйнап алабыз.


А.Б. - Сул як тамашачылары - беренче команда, уң як – икенче команда. Дәфтәр битенә 3 минут дәвамында сүзләр язасыз. Шуларны укырбыз. Кемдә уен туктала, шул команда җиңелә.


Музыка астында сүзләр язалар.

Җиңүче команда билгеләнә.


А.Б. - Шүрәле, балалар җыр да әзерләде.


“Яз җитә” җыры яңгырый.


А.Б. - Укучылар, Шүрәле дусларының рәсемнәрен алып килгән. Кемнәр икән болар? Искә төшерик.


Балалар рәсемдәге җәнлекләр турында сөйлиләр.


А.Б. - Бүген җырладык, биедек, уйнадык, аралаштык. Барысы да бөек татар телендә эшләнде. Чыннан да, без телсез, Тукайсыз - канатсыз кош.


“Яратыгыз” җырын башкарып, бәйрәм тәмамлана.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Г.Тукайга багышланган кич?.

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 26.12.2015

Номер свидетельства: 270505


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства