kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Гомерем минем мо?лы бер ?ыр иде...” (?д?би кич?)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Литературный вечер,посвященный жизни и творчеству великого поэта-патриота своей Родины - Мусы Джалиля. Этот литературный вечер рассчитан на татарскую аудиторию. Ученики получают полную  информацию о нелегкой жизни Мусы Джалиля во время Великой Отечественной войны. Ребята знакомятся с произведениями поэта,написанными во время войны, а также с произведениями других писателей, написанными о нем.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Гомерем минем мо?лы бер ?ыр иде...” (?д?би кич?) »

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

(әдәби кичә)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичәгә алдан ук әзерлек эшләре алып барыла. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныша, шигырьләрен, җырларын өйрәнә, кайбер әсәрләрен сәхнәләштерә.

Кичә узасы зал матур итеп бизәлә, түргә Муса Җәлилнең портреты, стенага шигырьләреннән өзекләр язылган плакатлар эленә, стендка шагыйрьнең китаплары урнаштырыла. Стенада - Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдыручы , укучылар көче белән әзерләнгән газеталар, шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр.

Укытучының кереш сүзе.

“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып!” -дип язды бөек патриот-шагыйрь Муса Җәлил.

Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.

(Мәсгут Имашевның Рафис Корбанов сүзләренә язылган “Муса Җәлил” җыры яңгырый.)

1 нче укучы: (көй фонында) Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул- чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

(Фоат Галимуллин, әдәбият галиме)

Алып баручы:

Әйтче, Муса, мондый матурлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны?

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Бик теләдең, Муса, азат илдә

Мәңге яшәр өчен хөр булып.

Бер матур җыр идең син үзең дә

Гомерең дә калды җыр булып.

(Сәйфи Кудаш, башкорт шагыйре)

2 укучы: Муса 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә.

3 укучы: Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Муса алты яшендә авыл мәдрәсәсенә укырга керә. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:”...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде. ... Хәтере дисәң, ис китмәле. Һәр сүзеңне йотып бара. ... Бер ай да узмады, үз ишләрен узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.

... Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим... ”

4 укучы:1919 нчы елда Муса үзенең туган авылында “Кызыл чәчәк ”исемле балалар оешмасын җитәкли. Ул үзе бу оешманың “уставын”, “программасын” төзи. Әлеге оешма авыл балаларына патриотик, интернациональ тәрбия бирү юнәлешендә эшләгән.Шушы вакытта ул үзенең беренче шигырьләрен чыгара. Алар “Кечкенә Җәлил” имзасы белән бастырыла.

5 укучы : “Маэмай” шигырен сөйли.

6 укучы: 1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга килә, татар рабфагында укый. Ул анда танылган кешеләр, язучылар белән аралаша. Үзе дә шигырьләр, мәкаләләр яза. 1925 елда Муса Җәлилнең беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1 укучы: 1931 нче елда шагыйрь Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шул чорда “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле татар журналлары чыгаруда катнаша, аларның җаваплы редакторы була.

(Бергәләп “Җырларым” шигыренә язылган җыр башкарыла.)

2 укучы: 1941 нче елда Муса Җәлил туган илне сакларга сугышка китә. Аның гимнастёрка кесәсендә шигырьләр язылган куен дәфтәре була. Ул редакциядә утырмый, һәрвакыт частьларда, подразделениеләрдә йөри. Солдатлар арасында яши һәм үзенең мәкаләләренә, шигырьләренә материаллар җыя.

(“Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү)

3 укучы: 1942 нче елда Муса Җәлил каты яралана һәм тоткынлыкка төшә. Ул тоткынлыкта 791 көн була . Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн...

(Р.Яхинның М.Җәлил сүзләренә язылган “Тик булса иде ирек” җыры яңгырый)

4 укучы: Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара. Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар- башкорт легионының беренче батальоны, немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп, Белоруссия партизаннары ягына чыга.

5 укучы:1943 елның августында гестапо яшерен оешма әгзаларының эзенә төшә. Газаплы төрмә тормышы башлана. Моабит төрмәсенә ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал-сүз кала, һәм ул аны ачы нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата

КИЧЕР, ИЛЕМ!

1 нче укучы:

Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомрем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым; күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән
Котылгысыз үлем шәүләсен.
Кил син миңа, үлем, бары гомрем
Коллык белән төгәлләнмәсен!
2 нче укучы:
Мин түгелме дуска хат язучы,
«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!»

Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта».

«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең
Җиңеләйтер үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын».

«Тыныч булыр йокы, тормышымны
Бирсәм, диеп, туган ил өчен».
Ышан, илем, шушы ант сугарды
Йөрәгемнең соңгы тибешен!

Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,
Үтте яннан, минем тирәләп.
Нишлим, нишлим, соңгы минутымда
Пистолетым итте хыянәт!

Чаян чага үзен соңгы чиктә,
Бөркет ярдан түбән ташлана.
Мин соң бөркет түгел идеммени,
Баш ияргә шуннан башкага!

3 нче укучы:
Ышан, илем, шундый бөркет идем.
Мин дә соңгы минут килгәндә,
Әзер идем, мәгърур канат җәеп,
Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым
Соңгы сүздән кинәт баш тартты.
Богау салды дошман кулларыма
Нәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне
Көн чыгышын комсыз күзәтәм.
Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.

Көн чыгышы дуслар кулындагы
Байрак булып көн дә кызара.
Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,
Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,
Канлы үчтән шулай кыза ла!

Тик бер өмит: кара август төне
Илтер мине шунда җитәкләп.
Өстен килер түбән әсирлеккә
Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.

Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта
Табар соңгы көрәш теләген.
Яраланган, ләкин тар коллыкка
Баш имәгән керсез йөрәгем.



Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”- елның дүрт фасылы кебек, шул хисләрне тулы һәм аеруча калку итеп тасвирлаган әсәрләр тупланмасы. Алар аның туган җиренә, иленә һәм халкына кайнар мәхәббәте , патриотик хисләре белән сугарылган.

6 укучы: Ә хәзер шагыйрьләрнең Муса Җәлил турында әйткән сүзләрен укып китик.(интерактив тактада)

“Муса Җәлил минем өчен авыр сынаулар, үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып торды һәм тора. Ул- олы шагыйрь генә түгел, ә бәлки күңелләребезгә мәңгегә көчле рухлы һәм үлемсез каһарман булып кереп калган олы кеше дә” (Константин Симонов, рус шагыйре)

“Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”

(Педер Хузангай, чуваш халык шагыйре)

“Шагыйрь җиңүгә ышанды, һәм ул Җиңү көне килде. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күпсанлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме, сүнмәс йолдыз булып, һәрвакыт янар” (Петрусь Бровка, белорус шагыйре)

“Татар халкының бөек улы Муса Җәлил турындагы якты хатирә гасырлар буе яшәр. Ул олы кеше, олы гражданин, олы шагыйрь иде.Туган иленә булган мәхәббәтен ул үлемсез шигырьләрендә җырлап килде, Ватаны өчен гомерен дә бирде.

Аның язмышы һәм җиңелмәс поэзиясе Бөек Ватан сугышында фашист палачлары кулыннан һәлак булган литва шагыйре Витаутас Монтвила язмышын һәм иҗатын хәтерләтә. Мин ”Моабит дәфтәре”нең литва теленә тәрҗемә ителүенә һәм бөтен дөньядагы кебек минем җиремдә дә бөек шагыйрьнең үлемсез даны яшәүгә чиксез шатланам.” (Антанас Венцлова, литва шагыйре)

“Муса Җәлилне-баһадир геройны яратам мин аны. Аны тудырган татар халкының үзе кебек үк, ул һәрвакыт минем күңелдә! ” (Павло Тычина, украин халык шагыйре)

1 укучы: 1944 нче елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә.Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

Сезне һәркем белә , башын ия-

Алдыгызда зурлап чәчәк сибә!...

... Сынаулары белән сыный Тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рух вә җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

Йолдыз итте сезне дә ул, Җәлил,

Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,

Фоат, Әхәт, Гариф, Сәлим,

Зиннәт!-

Йолдыз итте

Күңел күкләрендә кабызып!...

Көрәшчеләр рухы көч- дәрт бирә-

Без яшибез сезгә табынып!...



(Ә.Фәттахның С.Хәким сүзләренә язылган “Татарлар елмаеп үлделәр” җыры яңгырый )

2 укучы: Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Ул бөтендөнья халкының күңеленнән чыкмаслык үлемсез җырлар калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камерасында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады... Аның үлеме, чыннан да, җыр булып яңгырады!

3 укучы:

Язган идең шагыйрь:

“Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда”

Ярты гасыр сүтеп, сүтелмәгән

Җыр йомгагы дөнья кулында.

Син кабыздың җырда ялкын итеп

Йөрәгең һәм хаклык кушканны.

Җырың белән дусны иркәләдең,

Җырың белән җиңдең дошманны.

Йөрәк җырын сузган эздән килеп,

Җыр йомгагын күпме сүттеләр!

Үзеңнән соң килгән ничә буын

Җырларыңны якын иттеләр.

Син дөньяга килгән

гасыр башы

Утлы- зилзиләле чор иде.

Сүз башың да:

“...һичбер вакытта да

Булмабыз кол!”- дигән җыр иде.

Төркестанның

“Кызыл йолдыз”ында

Дөнья күрә “Бәхет” шигырең.

Шунда-

унөч яшьтә әйткән сүзең

Була синең тормыш шигырең. ( “Җыр йомгагы” Хәнәфи Бәдигый)






































Казан шәһәре Идел буе районы

73 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

















Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

(әдәби кичә)















Укытучы: Шарафиева Лилия Шагидулловна,

I квалификацион категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы









Казан-2015


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
“Гомерем минем мо?лы бер ?ыр иде...” (?д?би кич?)

Автор: Шарафиева Лилия Шагидулловна

Дата: 05.09.2015

Номер свидетельства: 228791


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства