Гуманитарные науки : татарская филология
Гамил Афзал иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеге
Эчтәлек.
I.Кереш.
II.Гамил Афзал иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеге.
III.Йомгаклау.
IV.Кулланган әдәбият.
Кереш
Татарстынның халык шагыйре Гамил Афзалның иҗаты- олы иҗат! Бәрәкәтле һәм газаплы иҗат! Бер шигырьне укыганда иҗади фикернең,әдәби образның көчен-егәрен тоеп шаклар катсаң, икенчесендә шагыйрьнең тормышчан акылына,сәяси тоемына, илаһи –магик күрәзәчелегенә сокланасың! Өченче шигырьдә исә аның чиксез күңел офыклары әсир итә, ә дүтенчесендә сабый балаларча елмаюга,самими шаяруга юлыгып нәүмизләнәсең.
Шулайдыр,фикри,хисси,тарихи чикләрен билгеләп булмаган, бер офыктан икенче офыкка омтылган,шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан,милли һәм иманлы була аладыр. Гамил Афзал шигърияте-нәкъ әнә шундый феномен – иҗат. Бу феноменның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы,авыл тормышы, авыл гамәле билгели. Юк,ниндидер бер мәгълүм бер чорда яшәп яткан ниндидер конкрет авыл түгел ул. Гомумән гасыр авылы, гомумән татар авылы. Шагыйрь , ул рәвешле, “татар авылы” дигән төшенчәгә өр-яңа мәгънә сала: “татарлык мәгънәсен!
Фәнни эшнең темасы: Гамил Афзал иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеге.
Сайлаган темабызның актуальлеге:бу эш БДИ га әзерләнүче укучылар өчен ярдәмлек.һәм татар әдәбиятын,сәнгатен сөючеләр өчен кызыксындыру материалы булып торырга мөмкин
Максат: Гамил Афзал иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеге. Максатны тормышка ашыру өчен эшнең бурычлары да билгеләнде:
1.Гамил Афзал иҗатын өйрәнү: Г.Афзал биографиясен, аның турында истәлекләр һәм Г.Афзал шигырьләр җыентыкларын туплау,уку һәм анализлау.
Эшнең структурасы.
Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора.
Гамил Афзал иҗатында шигъри сурәтләр төрлелеге
Гамил Афзал дөньялыкта үзенең урынын билгели. Ә бу дөньялыкның образлы чалымнарын, төп персонажларын без беләбез –Зәңгәр күк,Ак болыт катындагы Хыял тавы, Киләчәк, ләкин аңа кадәр Урман бар,ул әле яшел төсмерләр ала, әле шомлы карурман рәвешенә керә. Аның адашкан бер аланында авыл,ил яши. Татар авылы,татар иле. Ул әлегә бик авыр хәлдә; юллар-сукмаклар югалаган,кыйбла билгеләнмәгән, имән зәгыйфьләнмәгән. Менә шундый гасыр.“И офыклар ерак,таулар биек,Хисап сорый үтәлмәгән эшләр.Карурманда –Сак-Сок моңы кебек,Үкенечләр”.
Карурманга керәбез. Нәрсә бар анда? Нинди афәтләр,нинди явыз һәм изге рухлар сагалап тора анда адәм баласын? “Тарих юлы-кара урмандыр ул,Пәйгамбәрләр тамга куйгандыр”.(“Тарих юлы-кара урмандыр ул”)
Кайда синең кагъбәң,кайда нурлы кыйблаң?
Көзге яңгыр ява,шаулый кара урман.(“Яңгырлы көз”)
Шулай ук: “Кемдер алга киткән,кемдер дошман булган,Ямьле чорлар үткән,Шомлы шаулый урман”.
Шул ук мотив: “Үткәнем яшел урмандай,Киләчәк кара урман,Урманга карап торам”.(“Сүрелде күзләр, сүрелде”)
Шагыйрь авылга эндәшә: “Оныттылар диеп үпкәләмә,Карурманнар үскән илләрдә”.(“Авыл”)
Урман символы,бераздан киңәя,дөресрәге,тирәнәя барып, өр-яңа мәгънә ала башлый:“Һәр кешенең күңеле- кара урман,Мин – бәләкәй,диеп кимсенмә!” (“Кимсенмә”.)
Өмет-зур көч. Ул хәтта урманның төсен дә үзгәртеп куярга сәләтле.
“Яшел урманнар өстендә,Җәйнең кәккүклк кичендәШатлыклы шәфәкълар янсын.”(“Балыклар уылдык чәчә”)
Өмет иманга барып ялгана: “Бар икән ул сынмый торган иман,“Сыйнфый көрәш” диеп көчләүсез.Яшел урман булып шаулый торган,Диңгез суы кебек үлчәүсез.”(“Күңел яктысы”.)
Ләкин шагыйрь урманның ни икәнен белеп, аның һәр авазына, һәр шавына сискәнеп, шомланып яши: “Урманнар шауласа,күңелләр шомлана,Ниндидер авырлык иңнәрдә.Дерт итеп уянам караңгы төннәрдә:Нинди хәсрәт килә,кемнәргә?”Монысы инде- шагыйрь үзенә сайлап алган пәйгамбәрлек юлы.
Ә хәзер үткәнне, хәзергене, киләчәкне,димәк,тарихны, гомер юлын, сәясәтне, имансызлыкны символлаштырган, шул ук вакытта киләчәккә- гадел яшәяшкә,иманга да өмет калдырган (“Яшел урман”) Урман эчендәге персонажларга игътибар итик. Г.Афзал иҗатындагы бу образлар бүгенге көн өчен дә бик актуаль яңгырый. Әлбәттә, кара урман Бүресез була алмый: “Мафия дә юк, коммунизм да,Бүеләр тулы карурман.”(“Кире кайтабыз”)
“Берсен-берсе ашап күтәреләЮгарырак посты бүреләр.”(“Булды хәлләр”)
Авыл якында гына. Анда – мәнсез сарыклар. Шагыйрьнең бу сүзенә һич үпкәләргә ярамый. Аның дәлилең кире кагарга мөмкин түгел:Иманны онытса халык,Аракыга гарык булып.Бире килеп, ары барып,Өйрер мәнсез сарык булып.(“Иманын онытса халык”)
Кайбер заман чирләренә ишарәләп, Г.Афзал Бүре белән Сарыкны янәшә куеп карый: “Ташка уеп язар сүзләрем юк,Артык хәреф белән язмагыз.Сарыклар да исән, бүре дә тук,-Бик простой кеше абзагыз”.(“Мин”)
Әмма шагыйрь инде ак белән караны аера белә,сәясәтнең мәгънәсенә дә күптән төшенгән: “Бүре белән сарык дус булмады,Фирка белән халык куш булмады”.
(“Бүре белән сарык”.)
Тора-бара Г.Афзал иҗатында,Бүре белән Сарык символларына ияреп,яңа сиволлар пәйда була: “Кем гаепле? Без гаепле инде,-Күз тонган кара сарык булдык.Әллә Намус, әллә Иблис көлде,-Ялган диңгезендә гарык булдык”.
(“Ачы язмышлар”.)
Шунда ук Эт образ- символы. Ул авылда яшәсә дә, күбрәк Урмандагы Бүреләргә тартым: “Тик торганда дан казыныр өчен,Җилгә өрер этләр”
Яисә:
“Кара этләр ап-ак булмый икән,Изге сулар белән юсаң да”.(“И дусларым”)
Әмма Эт –шул ук Бүре! “Эт каргышы” шигырендә бу хакта ачык әйтелгән:
“Диктатор дип, күпме каргасаң да,Эт каргышы Бүрегә төшми”.
Әлбәттә,боларның барысы да –татар тормышындагы сиволлар гына. Шагыйрь үзе дә бу хакта гел искәртеп тора: “Табигатьнең чәчәге дә-кешеерткычы да,Табигатьнең патшасы да-кеше,корткычы да.Урманында бүресе дә-кеше,сандугач та, Үзе бай да, үзе ач та”.(“Табигатьнең чәчәге дә”)
Әйе-әйе, урмандагы яшел аланлыкларда сандугач та яши. Козгынның афәт чакырып кычкыруы да ишетелеп кала. “Урман арасында тау сукмагы,Бормалы да үзе,озын да.Һәр агачның яфрак ярган чагы,Сандугач та килгән,козгын да”.
Тарихның кара урманнарына язларын очып кергән бу сандугач-өмет,хыял, ирек, күңел кошын – еш кына югалта да яза шагыйрь: “Кая китте сандугачлы язлар,Дәште Кыпчак.(“Дәште Кыпчак”)
Кайчагында ул кошның елаган тавышы сискәндерә: “Кара өндә урман култыгында,Минем тавыш белән бер кош елар”.(“Мин сүземне сөйләп бетермәдем”)
Ахыр чиктә, шагыйрь сандугачны үз йөрәгендә тоя: “Ир йөрәге сандугачлы урман,Шаулый,гөҗли иртә-кич белән, Бар төреклек ямен сөйя торган, Һәм яшәрә торган көч белән,Һәм көйдерә торган үч белән”.(“Йөрәк яна”)
Тормыш урманы, ничек кенә караңгы булмасын, ул –кадерле,газиз,чөнки ул – туган нигез: “Кендегең киселгән урында Сандугач сайравы җирсетә”.
Авыл белән бәйле өмет һәм өметсезлек: “Сандугачлар инде сайрап тынды
Суга иелеп үскән таллыкта”.(“Өянкеләр”)
Козгын символы белән мәгънәдәш символ итеп ике башлы бөркет алына:
“Ике башлы бөрет тагын кайтканСинең бәгыреңне чукырга”.(“Авылга кайткач”)
Әлбәттә, 20 гасыр карурманында башка төрле киекләр дә мыжлап тора. Шул ук Елан образын алыйк. Бу образ да бик борынгы традицияләргә ия һәм шагыйрь бу традицияләрнең бөтен мөмкинлекләреннән дә файдаланып калырга тырыша. “Шушы җиргә талар өчен килгән,Чагар өчен килгән еланнар”.(“Болгарташлары”.) “Халык бәхете” өчен тәти план,Туры юллар вәгъдә иткәнсең,Ә чынында, кара эчле елан,Тыштан гына “кызыл” икәнсең”.(“Күз ачылгач”)
Каяндыр безгә таныш пәйгамбәр килеп чыга: “Ач пыйгамбәр килер, ачы сүз сөйләр-Дөрес күңелендә иман бар,диләр,Бозы күңелдә елан бар”.
(“Ач пәйгамбәр килер”.)
“Сыйнфый көрәш” игълан иткән “иблис кавем” исә шагыйрь күзенә икенче бер мифик персонаж булып күренә: “Кабахәт җан, елан күзле “батыр”,Дөнья тулды елау-сыктау белән”.(“Һәйкәлләр ава”)
Мифик –символик персонажлар катлаулана бара: Елан- Юха-Аҗдаха.
“Иң күңелле заман- безнең заман, Иң хәвефле заман- безнең заман.
Аҗдаһаның күзенә туры карап,Елмаябыз һаман”.(“Иң күңелле заман”.)
Г.Афзалда көлкеле-төрттерүле образ да еш очрый. Менә, мәсәлән, “Мин үземчә, бик акыллы куян” дигән шигыреннән ироник төзмә: “Аҗдаһаны мин җиңәргә тиешҺәм көрәргә тиеш алтын-көмеш”.
Ат- тагын бер көчле символ. Татар әдәбиятында бу образның традициясе аеруча көчле. Ат элек-электәнтатар сиволы,милләт рухы.милләт җаны буларак кабул ителгән. Г.Афзал да шулай : “Тормыш арбасында нык җиңелеп тарткан, Йөк атыдай чыдам тимер рухым минем”.(“Рухым”)
Тагын бер дөнья: Г.Афзалның шагыранә күңеленә Җил символы бик якын. Моны сизми-тоймый мөмкин түгел. Юк,бу такташ җиле түгел. Г.Афзал күбрәк эчке халәтен гәүдәләндерә: “Кояшка елмая мең яшьлек таш кала,Җилләргә көрсенә таш сыннар”(“Тартылган кыл”)
Күңел урманына җилләр еш керә,андагы каен, имәннәрне талкып йри: “Салкын җилләр,эссе җилләр исте,Бөгелде, сыгылды имәннәрем”.(“Салкын җилләр”)
Җилләр күптөрле була икән шул. Язмышның күпме йөзе булса, алар да шулкадәр икән. “Каршыга исә кырыс җил,Ләгънәтләр бөркеп дөньяга”.Җилнең “кадерсезлек” белән тәңгәллеге: “Кеше кадерсез булган илЭченнән череп таркала,Сыкрап исә агулы җил,Афәтле дөньялар кала”.(“Кадерсезлек”)
Җилнең әле ягысы, көзгесе була. Г.Афзал бигрәк тә көзге җилне якын итә. Җил образы бик еш дога белән янәшә килә: “Үзем белгән догам саклады кебек,Дел дулкыннары какмады кебек,Туган як җилләре яклады кебек.
(“Иртә генә тордым”)
Ләкин,ничек кенә булмасын,шагыйрьнең каләме очында күбрәк “себереп искән шомлы җиле” уйный: “Шималь яктан суык җилләр исә” (Мөстәкыйльлек алгач”) “Моңлы җил” дә Г.Афзалның үз табышы: “Кылганнарны кагып моңая җил” (“Көз”)
“Агым су” образында да моң бар. Ул да шагыйрьнең күңел халәте белән бәйләнгән һәм шул ук Карурман язмышына барып тоташа: “Мин сүземне сөйләп бетермәдем,Шаулап-үкереп агар агым сулар,Кара төндә урман култыгындаМинем тавыш белән бер кош елар”.(“Мин сүземне сөйләп бетермәдем”Г.Афзал үз җиҗатында халкыбызның рухи мирасын, фольклор фондын актив кулланаґ. Дөресрәге, ул шул мираска игезләнеп яза. “Моңнар килә, өннәр килә,Курай уйный көзге җилләр”.(“Биләр”)
Йомгаклау
Шагыйрьнең талантлы каләме, тоечан йөрәге бу борынгы образ-символларны,тарих өнен табигый рәвештә безнең заманга, безнең гасырга, аның авылына, урманына, җиленә, җырына күчерә алган. Инде аңлашыладыр: Г.Афзал каләменнән төшкән образлар нигезендә бер теманы-явызлык белән яхшылык, имансызлык белән иманлылык арасында барган көрәш темасын ачуга хезмәт итәләр.
Чынлыкта исә, көрәш үзе буламаса, бу образ-символлар ак кәгазьгә ничек кенә талантлаы булып төшсәләр дәґ. Укучыны уйландыра,дулкынландыра, димәк, тәрбияли алмаслар иде. Ә Г.Афзал иҗатында көрәш бар. Бу көрәш шактый гына әсәрләрдә реаль һәм легендар каһарманнар арасындагы каршылыкка нигезләнсә дә, чын шигърияткә хас булганчаґ,күпчелек очракта шагыйрьнең,димәк, лирик геройның да, күңелендә, җан-бәгырендә бара
Менә шундый образлы-сиволик дөнья тудырган Г.Афзал үз шигъриятендә. Бу иҗатны чын мәгънәсендә әдәби елъязма,хәтта тарихи эпопея кебек кабул итәсең, һәр образ артыннан ияреп китәсең, аның яңарып, үзгәреп торуын мавыгып күзәтәсең,шул ук вакытта шагыйрь фикеренең эволюциясен өйрәнәсең.
Кулланылган әдәбият
1.Г.Афзал “Гомер кичүләре” шигырьләр җыентыгы.
2. Татар поэзиясе антологиясе. Редакторлары Ф.М.Зөлкәрнәев, Г.Х.Гыйльманов, Х.Г.Әюпов. –Казан: Татар кит. нәшр, 1992.
3. Г. Гыйльманов.”Шагыйрьнең биеклеге”
4.Татар язучыларытурында электрон белешмәлек.
jazucilar.narod.ru›afzal.htm
9