kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Гаил? ??м аны? к?рк?м гад?тл?ре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие посвящено теме "Семья и их традиции". Проводилось среди 5-9 классов. Цель проведения мероприятия: раскрыть значимость семейных ценностей, традиций; формирование нравственного воспитания; возвышение роли семьи, ее статуса в нашем  обществе; усиление желания  жить в дружной, благополучной семье, основанной на взаимопонимании детей и взрослых; продолжить знакомство с татарским народным устным творчеством.

Были использованы следующие плакаты с надписями: «Кош канаты бел?н, гаил? – татулыгы бел?н к?чле»; «М?х?бб?тсез гаил? – тамырсыз агач»; «Б?ркет булмый таусыз-кыясыз, ад?м булмый йортсыз-гаил?сез».

Так же использовались дидактические материалы, как национальные костюмы, татарская национальная утварь, рисунки.

Мероприятие началось с презентаций семей, которое было приготовлено заранее. Использовались станции, на которых были разные задания для всей семьи и по отдельности. 

 

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Гаил? ??м аны? к?рк?м гад?тл?ре »



Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре”


Максат. Гаиләдәге гореф-гадәтләрнең әһәмиятен ачып бирү, балаларда рухи-әхлакый тәрбия нигезләре формалаштыру. Татар халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уеннарын тирәнтен өйрәнүне дәвам итү.


Җиһазлар һәм материаллар. өстәл, «Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле»; «Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач»; «Бөркет булмый таусыз-кыясыз, адәм булмый йортсыз-гаиләсез» дип язылган плакатлар, шарлар, чәчәкләр, рәсемнәр, ноутбук, CD-RW-диск, интерактив такта, микрофоннар.


Дидактик җиһазлар: милли костюмнар, орчык, җеп.


Зал бизәлеше:

-сул якта: милли ризыклар тезелгән өстәл.

-уң якта: гаилә фоторәсемнәреннән эшләнгән стенд, балалар тарафыннан «Минем гаиләм» темасына ясалган рәсемнәр.

-уртада: интерактив такта, шарлар, чәчәкләр.

Чара барышы

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр, әбиләр, балалар! Бүген без “Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре ” дип аталган бәйгегә җыелдык. Гаилә һәм мәктәпнең төп тәрбияви бурычларыннан берсе - нәселебезнең, татар халкының лаеклы сәламәт дәвамчыларын тәрбияләү. Бернинди яңа технологияләр дә халык педагогикасы алымнарын кысрыклап чыгара алмый дип саныйбыз.Чөнки гореф-гадәтләр халыкның үткәнендә дә, бүгенгесендә дә, киләчәгендә дә урын алып тора һәм торачак.”Гадәтең нинди-холкың шундый”. Без бу халык мәкален бик еш ишетәбез.


- Бүгенге бәйгедә укучыларыбыз әниләре белән катнаша. Бәйгегә вакыт табып катнашырга килгән әниләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм уңышлар телибез. Бәйгегә нәтиҗәләр ясап бару өчен жюри әгъзәләрен билгеләп китик(жюри билгеләнелә).


-Беренче бәйгебез “Минем гаиләм” дип атала. Ә хәзер укучыларыбызны үз гаиләләре белән таныштырырга чакырабыз (алдан әзерләп килгән презентацияне күрсәтеп сөйлиләр).


-Буген безгә иң уңган, иң булган, гореф-гадәтләребезне саклый торган гаиләләребез җыелган дип саныйбыз. Шуңа күрә дә икенче бәйгебезне “Гаилә һәм аның гореф-гадәтләре” дип атадык. Әйтегез әле, сезнең гаиләдә нинди гореф-гадәтләр саклана? Аларның тәрбиягә йогынтысы бар дип уйлыйсызмы? (Балалар гаиләләрендәге гореф-гадәтләрен саный, ә аналар гореф-гадәтләрнең тәрбиягә йогынтысын аңлата)


-Татар халкы – кунакчыл халык. Без кунакларны якты йөз, ипи-тоз белән каршы алырга гадәтләнгән. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый –хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Алдагы бәйгебез “Милли ризыклар” дип атала. Хөрмәтле әниләр, бүгенге бәйрәмгә әзерләп алып килгән ризыкларыгыз белән таныштырып китсәгез иде.


- Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларны хезмәт, җыр, бию, кул эшләре аша тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә дә халкыбыз хезмәт сөючән, тырыш, җыр-биюгә, моңга бай булган. Бүгенге чарага килгән гаиләләребез дә бик уңган, булган гаиләләр. Әйдәгез әле, бергәләп аларның һөнәрләрен карап китик. Бәйге “Минем яраткан шөгылем” дип атала.


-Уеннар аркылы гореф-гадәтләрне, йолаларны балаларга җиткерсәк, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр. Ә хәзер бәйгедә катнашучыларны уенга чакырабыз. Бәйгенең исеме “Кем җитезрәк?” (“Түбәтәй” уены, орчыкка җеп урау)

(әтәч булып кычкыры, бер аякта сикерергә, шигырь сөйләргә, уң яктагы күршеңне макта, сул яктагы күршеңнең яхшы сыйфатларын сана)


Алдагы бәйгебез “Читек бизәү” . Татар халкының милли киемнәре үзенчәлекле. Алар кешедә әхлак сыйфатлары тәрбиялиләр. Борынгы киемнәребез милли бизәкләр белән бизәлгән. Аларда халкыбызның үткән тарихы чагыла. Ә хәзер бергәләп читек бизәп алыйк әле. Моның өчен бер милли бизәкне алып, андагы мәкальне дәвам итеп әйтергә һәм читеккә беркетергә. Бу биремне үтәү өчен әниләрне чакырабыз (Читек шаблоны кисеп ясалган)

- Ир баш, хатын... (муен)

- Ана күңеле – балада, бала күңеле-... (далада)

- Өйнең яме ... белән (бала)

- Оясында ни күрсә, очканда ... (шул булыр)

- Ни чәчсәң, шуны...(урырсың)

- Агач җимеше белән, кеше...(эше белән)

- Ата-анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- ..(әрәм булган)

- Ата – беләк, ана- ...(йөрәк)


-Рәхмәт, әниләр! Мәкальләрне күп беләсез икән.

-Укучылар, мондый бизәкләрне тагын кайларда күрергә мөмкин? (түбәтәй, әбиләрнең калфакларында, әдәбият дәреслекләрендә, татар милли күлмәкләрендә, татар календарьларында, ....)


Бәйгебезнең ахырына да килеп җиттек. Соңгы бәйгенең исеме – “Әкиятне беләсеңме?”дип атала. Баласына әкият сөйләмәгән ана юктыр дөньяда. Әкиятләр аша бала дөньяны танып белә, әхлакый сыйфатларга өйрәнә. Бу бәйгегә укучыларыбызны чакырабыз. Биредә сез яратып укыган әкиятләрнең рәсемнәре качырылган. Сезгә рәсемгә карап әкиятнең исемен атарга, аның авторын әйтергә һәм әкиятнең тәрбияви әһәмиятен ачыкларга кирәк (әкияттән бер сурәт төшерелгән битләр капландырып куелган)


-Ә хәзер нәтиҗәләр белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.


- Бүгенге бәйгебезне Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” хезмәтеннән алынган юллар белән тәмамлыйсыбыз килә: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр, мактап телгә алыр, ни сораса да бирерләр”. Һәм әлбәттә, тәрбиянең нигезе булып – гореф-гадәтләребез тора.

- Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!




















































































-












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Гаил? ??м аны? к?рк?м гад?тл?ре

Автор: Фазлиева Гузель Дамировна

Дата: 29.11.2014

Номер свидетельства: 136993


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства