Фәнни-гамәли эшнең темасы:
“Фатих Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышы”
Эчтәлек
Кереш...................................................................................................................3-4
Төп өлеш.Фатих Кәрим – татар поэзиясенең күренекле шагыйре.................4-5
Ф.Кәримнең иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышы..........................5-8
Йомгаклау........... ................................................................................................8-9
Кулланылган әдәбият............................................................................................ 10
Кереш.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң —
Гомерең озын була.
Әйе, бу сүзләр Фатих Кәримнең нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим — бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан-буыннарга күчә тор-ган халык мәхәббәте итеп күрде.
1941 елның 22 июнь көнендә Совет иле өр-яңа чорга килеп керә-гаделлек һәм вәхшилек.Төрле яктан ишетелгән куркыныч хәбәр кешеләр язмышын кискен үзгәртеп җибәрә.Ватан азатлыгы өчен бар көчләрен туплап,Совет халкы фронт сызыгының алгы сафына баса.
1941-1945 еллар эчендә ил өстенә төшкән зур афәт татар әдәбиятын да чит-ләп үтмәде, киресенчә, күп кенә язучы, шагыйрьләребезгә иҗат иреге алып кил-де.Татар шагыйрьләренең сугыш кырларында ятып калуы - әдәбият өчен зур югалту була.
Сугышчылар үзләре үк татар халкының батыр уллары турында җырлар чы-гаралар, аларны фронт буйлап тараталар. Сугыш вакытында солдат психо-логиясен тулысынча ачкан әсәрләр языла.Әйтик,Салих Батталның “Ши-нель”,Сибгат Хәкимнең “Колын”,Фатих Кәримнең “Бизәкле ал яулыгың” әсәр-ләре моның ачык мисалы.
Бу әсәрләре белән халыкны сугышка чакыруга, дошманга нәфрәт тәрбия-ләүгә басым ясадылар.Сугыш кырындагы хәлләрне сәнгатьчә күрсәтеп һәм бәяләп барырга тырыштылар. Шулай да, сугыш турында иң югары дәрәҗәдәге әсәрләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнәрнеке булгандыр.
Бөек Ватан сугышы Кәрим иҗатында үзе бер этап буларак аерылып тора. Шагыйрь кичергән тормыш вакыйгалары аның иҗатында чагылыш таба. Алдына куелган изге бурычны үтәү өчен, бөтен көчен куеп эш итә.
Сугыш — афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь-поэ-маларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә утлар-сулар кичеп чыккан совет сол-даты-Фатих Кәрим караңгылыкны һәм фашизмны дошман күрә.Бу кеше поэзиядә тулы канлы, бай рухи дөньсы белән сурәтләнде.
Шуңа да, әлеге фәнни-гамәли эшебезнең темасын Фатих Кәримнең сугышта күрсәткән бөек батырлыгы темасына багышлыйсы килә. Дәһшәтле сугыш елларында да шигъри каләмен кулыннан төшермәгән шагыйребезнең мирасы- Ватаныбыз горурлыгы.
Шуңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычларна хәл итәргә тырыштык:
-Ф.Кәримнең – татар поэзиясенең күренекле шагыйре буларак танылуы;
- Ф.Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышы;
Әлеге фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм әдәбият исем-легеннән тора.
Төп өлеш.
Фатих Кәрим – татар поэзиясенең күренекле шагыйре.
Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты белән Муса Җәлилгә бик якын.Ул патриот шагыйрь буларак та таныш.Фатих Кәрим бозлы окопларда ятып, ку-лындагы коралы һәм каләме белән көрәшә.
1909 елның 9 гыйнваренда Башкортстанның Бишбүләк районы Бәләбәй авылында туган күренекле шагыйребезгә 105 яшь тулган булыр иде.
Фатих Кәримне укырга-язарга өйрәтүчеләре әти-әнисе була.Мәктәп юлларын үтеп, яшүсмер егет Казанда иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Иҗатта туктаусыз эзләнү,уку һәм тормышны өйрәнү - шагыйрь буларак җитлегүенә ярдәм итә. 36 ел гомере эчендә ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге көчле булган Фатих Кәримнең.
Фатих Кәрим бала чагыннан ук әбәдиятка гашыйкь булып үсә.Туктаусыз әдәбият өлкәсендә тырышып эшләве – аны ил каршында патриот шагыйрь-гражданин булып таныта. Шагыйрь мөмкин булган барлык көчен иҗат эше өчен файдалана.Әдәбият мәйданыны килеп кергән елларыннан алып, Ватан алдындагы бурычын каләме белән өлеш кертергә тырыша.Ул үзенә яшәү өчен бирелгән елларның санаулы икәнен әйтерсең лә белә һәм күңелендәгесен тизрәк язып калдырырга ашыга.
Әлеге гамәли эшебезне сугыш темасын ачуга багышласак та, шагыйрь лирик шигырьләре белән дә татар әдәбиятында махсус урын алып тора.Табигать матурлыгын күрсәтү һәм мәхәббәткә дан җырлау кебек темалар да кеше күңеленә яхшы тәэсир итә. Лирик шигырьләрендә шатлык, кайгы,соклану һәм горурлану кебек хисләр чагылыш таба. Әйтик,
“Мин-гуманист” шигырендә әлеге хисләрне ачык күрсәтергә була:
Мин бер шагыйрь-тойгы,хис кешесе,
Яратам мин кошлар сайравын.
Мин-гуманист,сөям дөньяны,
Акмасын, дим, җирдә кеше каны,
Гуманизм-минем байрагым.
Фатих Кәрим татар хатын-кызларының ягымлы образын да сурәтләргә онытмаган. “Хәдичә”, “Тагын кил”, “Син еракта” кебек шигырьләрен атарга була.Аларда авторның үз хис,үз уйлары-кичерешләре. Бер генә хисе дә ясалма һәм уйлап чыгарылган түгел.
Ф.Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышы.
Фатих Кәрим татар шигъриятендә гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлыгы белән мирас калдырып һәлак булган шагыйрь.Патриот шагыйрь исемен чын мәгънәсендә дан казанып алган.Татар поэзиясендә Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән шагыйрьләр бик аз.
Ф.Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь буларак таныла. Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла.
Ул армиягә 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта була. Мәскәү,Украинаны, Бело-руссия, Карпатны азт итү сугышларында катнаша.Күрсәткән шәхси батыр-лыклары өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу — халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч. Шагыйрь үзе дә Ватанын, «алсу күгендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы» калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр.
Фронтның авыр шартларына карамастан,ул сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана.1941 елда ук, “Ант” исемле шигырен яза.Ана һәм бала солдат йөрәгендә иң якын образ булып урнаша.Чөнки солдатлар азат аналар, бәхетле балалар һәм туган җир өчен көрәшә.
1942 елда сугыш кырыннан беренче хаты килә.Кызы Ләйләнең әтисе белән горурлануы да юкка түгел. Чөнки ул:” Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдердем”1,-дип яза.
Солдат шагыйрь фашистларның кешелексезлеген,вәхшилеген бик оста күрсәтә. “Фашизмның язы юк!” шигыре моның ачык мисалы:
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы,язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
1941-1945 еллар арасында Фатих Кәрим поэма,повесть, драма әсәре һәм бик күп шигырьләр яза.Аның сугышны чынбарлыгы белән сурәтләве һәм кешенең кичергән эчке хисләре шигырьләрендә күренә.
Ул ут эчендә төннәрен йокламыйча, армый иҗат итә.Туган ягын ,тыныч кичләрне,чәчәкле болыннарны сагынуын сөйли.
_____________
1Кәрим Ф. Әсәрләр, 3 т.,280 б.
1943 елда Ф.Кәримнең фронт шигырьләре тупланып, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” исемле китап булып чыга.Бу китапта басылып чыккан шигырьләрдә бер генә хис тә ясалма түгел.
1941-1942 елларда язылган “Гөлсем” исемле поэмасында ул фашистлар-
ның вәхши йөзләрен фаш итә. Яшь хатын Гөлсемнең гитлерчылар янында тезләнеп калмавын, дошманнан каты үч алуын күрсәтә.Ул явыз дошманны җиңүнең әһәмиятен тулы-сынча,”Сугыштагы татар егетләренә” исемле шигырендә сурәтли.
Бу җиңүнең онытылмаслык
Данлы булуын
Иң матур җыр итеп җырлар
Киләчәк буын.
Фатих Кәримнең “Күңел кошым” шигырендә сугышның тизрәк бетеп, Туган илгә кайту омтылышы сурәтләнә.
Кайчан гына шаулы яз җитәр дә,
Кыр казлары кайтыр күлләргә.
Кайчан гына кайтып сөйгәнемнең
Кайнар яшьле күзен үбәргә?
«Партизан хатыны» поэмасында да шул ук сугыш фаҗигасе чагыла. Әлеге поэмада вакыйгалар фашист-ерткычларның чын йөзен бөтен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
Шагыйрьнең бөтен теләге-сугышны җиңеп туган илгә кайту.Фронт саф-ларында зур батырлыклар күрсәтә, ике тапкыр каты яралана.Шул рәвеш-чә,солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.Сугышның авыр шарт-ларына карамастан, көндәлек дәфтәре алып бара.Сугыш барышында бөтен күргәннәрен язып бетереп өлгерә алмый,сугыш беткәч язарга өметләнә.
Бөек Ватан сугышы чоры - Ф.Кәрим иҗатының иң югары өлкәсенә әве-релә.Ул чәчмә әсәрләр язу өчен дә иҗатында урын таба.”Шакир Шига-ев”,”Разведчик язмалары” һәм “Язгы төндә” исемле повестен иҗат итә.
1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, бик җавалы бер сугышчан задание үтәгәндә батрыларча һәлак була. Аның гәүдәсе хәзерге Калининград шәһәре янында күмелә. Соңрак, 1955 нче елда ул Победа исемле авылның паркына туганнар каберлегенә күчереп җирләнә. Ә 1966 нчы елда литвалылар 11 кеше бергә күмелгән каберлекне ачалар һәм бер сугышчының шинельсез икәнен күрәләр, бу Фатих Кәрим була.
Хәрби батырлыклары өчен 1 дәрәҗә Дан ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен, шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга җибәрәләр. Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатларны харап итә. Бу вакытта Фатих Кәримнең шинелен Ленинградка җибәргән булалар, шулай ул исән кала.
Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. 1979—1981 елларда Татарстан китап нәшрияты патриот әдипней өч томлык әсәрләр җыелмасын яңадан бастырып чыгарды.
Йомгаклау.
Хезмәтебезнең максаты – Фатих Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышын тикшерү иде. Шуңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар хәл ителде:
-Ф.Кәримнең – татар поэзиясенең күренекле шагыйре буларак танылуын ачыкладык;
- Ф.Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышының чагылышын тулырак ачтык.
Нәкъ менә сугыш һәм сугыштагы кеше язмышы, аның рухи дөньясын күрсәтә белгән Фатих Кәрим татар поэзиясендә билгеле бер урын алып тора.
Шулай итеп, без Фатих Кәрим иҗатының югары баскычта бәяләнүен һәм Бөек Ватан сугышын чагылдыруда иң оста шагыйрь булуын анализладык.
Фатих Кәрим поэзиясе- ул бай,күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланачак!
Еллар уза, ләкин бөек батырлыкның шаһитлары арабыздан китә бара. Дәһшәтле сугыш елларында иҗат ителгән әсәрләр киләчәк буынга халыкның Бөеклеген искәртеп торыр!
Кулланылган әдәбият.
Әхмәдуллин А.Г.,Галимуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н., Ганиева Ф.Ә., Юзиев Н.Г.Әдәбият(20 йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият).-Тат.кит.нәшр.,2011.
Гайфиева Г.Р. Давылларда сыгылмас гөлләр.-“Хәтер” нәшр.,2010.
Гыйззәтуллин Н.Г.,Ханзафаров Н.Г.,Хисамов Н.Ш. Татар әдәбияты тарихы. 5 том-Тат.кит.нәшр.,1989.11,87 битләр.
Кәрим Ф. Идел егете.-Казан,1993.
Казан утлары//Рафаэль Мостафин «Өзелергә җитеп сыкрый күңелем». №1, 1999 ел.
Минһаҗева Л.И.Сугыш чоры балалар әдәбияты.-“Хәтер”нәшр.,2010.
Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватан сугышы чоры поэзисе.Шигырьләр һәм поэмалар. “Хәтер” нәшр.,2005.
Фатих Кәрим. Поэмалар, балладалар һәм драма. «Казан». 1980 ел.
Фән һәм тел//Равия Зарипова «Мин – гуманист, сөям дөньяны». № 4, 2005.
10