Габдулла Тукай туган к?нен билгел?п ?т? ?чен кич?.
Просмотр содержимого документа
«Б?ек язучыбыз - Габдулла Тукай»
Могҗизалар кыры “Бөек язучыбыз-Габдулла Тукай “
Җиһазлау:
1.Зал түрендә Г.Тукай портреты.
2Әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар
3. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр.
4 «Могҗизалар кыры» өчен ясалган барабан.
6 Магнитлы такта.
Кичә барышы
-Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар,укучылар! Салкын кыш үтеп,яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь татарда.
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара.
Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән,нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.
Җыр «Бәйрәм бүген»
Без бүген Г.Тукайның тормыш юлына багышланган «Могҗизалар кыры» уены үткәрәбез.
I тур өчен сорау:
- Г.Тукайның Уральскида укыган мәдрәсәнең исеме ничек?
(Мотыйгия)
Музыкаль тәнәфес
II тур өчен сорау:
-Г.Тукай язышып, аралашып торган гәзит исеме.
(Әльислах)
М узыкаль тәнәфес
III тур өчен сорау:
- «Тукай маршы»н иҗат итүче композиторның исеме ничек?
(Заһидулла Яруллин)
М узыкаль тәнәфес
1-3 турда җиңгән укучылар белән финал уены
Сорау:
- Г,Тукай беренче мәртәбә Кырлайда укый башлый. Шуңа күрә ул аны «Дөньяга беренче күзем ачылган урын»,-дип атый Ул заманда бик сирәк очрый торган бер китапны һич таба алмый. Җаекка баргач ул китапны җизнәсе өендә табып укый. Ул китапның исеме ничек?
(Әбүгалисина)
М узыкаль тәнәфес
Финалда җиңгән укучыга супер уен тәкъдим ителә.
Сорау:
-«Татар шагыйре мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора» дип кайсы язучы әйткән?
(Галимҗан Ибраһимов)
Уенда катнашкан һәм җиңеп чыккан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла..
Уен «Туган тел» җырын башкару белән тәмамлана