kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Б?ек ?и??не? 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Б?ек ?и??не? 70 еллыгына багышланган ?д?би кич? укучыларга шигырьл?р, ?д?би ?с?рл?р аша патриотик т?рбия бир?, сугыш ??м тыл ветераннарына олы х?рм?т уяту.

?и?аз: Б?ек ?и??не? 65 еллыгына чыгарылган 15 томлык, “Алар илг? ?и?? алып кайтты”, “Х?тер” ??м башка сугыш турында язылган ?д?би китаплардан к?рг?зм?, интерактив такта, проектор, компьютер.

А.Б. Б?ек Ватан сугышы илебезд? яш??че ??р гаил? ишеген? фа?ига ??м кайгы булып килеп кер?. Утлы яу кырында калган гомерл?рне, ни аяныч, кайтарып булмый. Д??ш?тле сугыш чоры, дист? еллар узса да, х?терл?рд? ераклардан килг?н бер кайтаваз, кил?ч?кк? сабак булып кабат – кабат я?ара.

                           Гыймранова Алия скрипкада “Герман к?ен”уйный

Ул кабатлап лачын й?р?гене?

Изге антын с?йг?н халкына,

Автоматын асты аркасына

??м атлады акб?з атына.

Егет ?тк?н юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды мондый ялкынны.

Байрак итеп илг? турылыкны,

Утны – суны кичте бу егет,

Автоматы т?гел, аты т?гел,

Анты бел?н к?чле бу егет.

А.Б. Илебезг? дошман тыныч кына тормыш итк?н вакытта басып кер?. Кадерле бабаларыбызны, ?тил?ребезне, абыйларыбызны гаил?л?ренн?н, туганнарыннан  аера. Аларны? к?бесен? туган нигезен? ?йл?неп кайтырга насыйп булмый. Бигр?к т? татар улларыны? Б?ек Ватан сугышындагы батырлыкларын к?пл?р раслый.

Укучы. ?йт? ?и?ел.

              Фронт диг?нн?рен

              Сибеп ташлый татар баласын

              Рейхстагка кад?р азат итте алар

              Европаны? к?пме каласын.

Б?ген безд? кунакта Габдулла бабай. ? х?зер с?зне сезг? бир?без, р?хим итегез.

  • Балалар, Габдулла бабайга нинди сорауларыгыз бар?
  • Габдулла бабай,  чын кеше булыр ?чен нинди сыйфатлар кир?к?

  Музыкаль т?н?фес. Нуриева Дил?р? башкаруында ?ыр

2 нче сыйныф укучылары шигырь с?йлил?р

Укучылар.  Мин тез ч?км?м, катыйль, сине? алда,

                       Кол итс?? д?, тоткын итс?? д?
                       Кир?к ик?н, ?л?м аяг?р?,

                       Балта бел?н башым кисс?? д?.

                       Ме?ен т?гел, бары й?зен ген?

                       Юк ит?лдем сине? сы?арны?,

                       ??м халкымнан, кайткач, шуны? ?чен

                       Мин тезл?неп, гафу сорармын, - дип язган шагыйребез Муса ??лил д

  А.Б. Еллар уза, б?ек батырлыкны? тере ша?итлары – Б?ек Ватан сугышы ветераннары ??м тыл батырлары арабыздан бер – бер артлы кит? бара. Кадерле балалар, ?йд?гез ?ле, ветераннарга ??м тыл батырларына карата игътибарлы булыйк

Укучылар.   “Кир?кми безг? сугыш” шигырен с?йлил?р. (?хм?т Исхак)

Кир?кми безг? кан кою,

Кир?кми безг? сугыш!

Безне? тел?к якты, матур,

Тыныч хезм?т ??м тормыш.

Илебез зур, ?иребез ки?,

Хисапсыз байлык безд?!

?ир ?стенд?, ?ир астында,

Тауларда ??м ди?гезд?.

Без ?з кулларыбыз бел?н

Т?зибез г?з?л тормыш,

Без тыныч ил т?з?чел?р,

Кир?кми безг? сугыш!

А.Б.  Сыйныфтан тыш чарабыз  ахырына якынлашты.  Игътибарыгыз ?чен бик зур р?хм?т.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Б?ек ?и??не? 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара »

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.

Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган 15 томлык , “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә, интерактив такта, проектор, компьютер.

А.Б. Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Утлы яу кырында калган гомерләрне, ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара.

Гыймранова Алия скрипкада “Герман көен”уйный

Ул кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атлады акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды мондый ялкынны.

Байрак итеп илгә турылыкны,

Утны – суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.



А.Б. Илебезгә дошман тыныч кына тормыш иткән вакытта басып керә. Кадерле бабаларыбызны, әтиләребезне, абыйларыбызны гаиләләреннән, туганнарыннан аера. Аларның күбесенә туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бигрәк тә татар улларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын күпләр раслый.



Укучы. Әйтү җиңел...

Фронт дигәннәрен

Сибеп ташлый татар баласын

Рейхстагка кадәр азат итте алар

Европаның күпме каласын.



Бүген бездә кунакта Габдулла бабай. Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.



  • Балалар , Габдулла бабайга нинди сорауларыгыз бар?

  • Габдулла бабай, чын кеше булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?



Музыкаль тәнәфес. Нуриева Диләрә башкаруында җыр

2 нче сыйныф укучылары шигырь сөйлиләр

Укучылар. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә
Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның,

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп, гафу сорармын, - дип язган шагыйребез Муса Җәлил дә.



А.Б. Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл батырлары арабыздан бер – бер артлы китә бара. Кадерле балалар, әйдәгез әле, ветераннарга һәм тыл батырларына карата игътибарлы булыйк

Укучылар. “Кирәкми безгә сугыш” шигырен сөйлиләр. (Әхмәт Исхак)

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә!

Җир өстендә, җир астында,

Тауларда һәм диңгездә.

Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш,

Без тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш!


А.Б. Сыйныфтан тыш чарабыз ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Б?ек ?и??не? 70 еллыгына карата сыйныфтан тыш чара

Автор: Гильфанова Гульназ Рашитовна

Дата: 21.04.2015

Номер свидетельства: 204353


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства