kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Безне? кадерле ?бил?ребез

Нажмите, чтобы узнать подробности

?лк?нн?р к?нен? багышланган сыйныф с?гате

Тема: Безне? кадерле ?бил?ребез.

Максат:

  • ?лк?н буын кешел?рен? - ?бил?рг? х?рм?т, ихтирам, ярату хисл?ре т?рбиял??;

  • балаларда ярд?мчеллек, игътибарлылык сыйфатлары булдыру;

  • ?бил?рне укыту-т?рбия эшл?рен? ??леп ит?.

?и?азлау:

  • “?бил?р ??м б?бил?р” - б?йр?мг? презентация (?бил?рне? ??м балаларны? фотоларыннан т?зел?);
  • ?бил?рен? багышлап балалар ясаган р?семн?р к?рг?зм?се;
  • “Олыласа? олыны – олыларлар ?зе?не” плакаты;
  • ?бил?рг? балалар ясаган б?л?кл?р;

  • анкеталар.

Материал:

Р.Корбан “Алмалы т?н”, Н?кыйпь Каштанов “Айг?лне? туган к?не” шигырьл?р ?ыентыклары.

Кич?не? кунаклары – укучыларны? ?бил?ре.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Безне? кадерле ?бил?ребез »







Классный час

«Наши дорогие бабушки»












«Безнең кадерле әбиләребез”


Өлкәннәр көненә багышланган

сыйныф сәгате















Түбән Кама шәһәре

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гиназиянең

югары квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Насыйбуллина Раушания Әдһәм кызы




Тема: Безнең кадерле әбиләребез.


Максат:

  • өлкән буын кешеләренә - әбиләргә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү;

  • балаларда ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары булдыру;

  • әбиләрне укыту-тәрбия эшләренә җәлеп итү.


Җиһазлау:

  • “Әбиләр һәм бәбиләр” - бәйрәмгә презентация (әбиләрнең һәм балаларның фотоларыннан төзелә);

  • әбиләренә багышлап балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе;

  • “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” плакаты;

  • әбиләргә балалар ясаган бүләкләр;

  • анкеталар.


Материал:

Р.Корбан “Алмалы төн”, Нәкыйпь Каштанов “Айгөлнең туган көне” шигырьләр җыентыклары.


Кичәнең кунаклары – укучыларның әбиләре.



Сыйныф сәгатенең барышы.


- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар – безнең кадерле әбиләребез, балалар! Тәрбия сәгатебезне башлап җибәрәбез.


Укучы сөйли:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

- Бик дөрес! Бөтен кешеләрнең бәйрәме булганда, нигә бабай белән әбиләр бәйрәм итмәскә тиеш?! Менә шуңа да Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1991 нче елдан, ә Россиядә 1992 нче елдан Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә башлыйлар.

Чәчләренә чал кунса да, кул-битләре җыерчыкланса да, гел матур, якты йөзле, ягымлы безнең әбиләребез!

Кадерле әбиләр! Сез бүгенге сыйныф сәгатенең иң кадерле кунаклары. Оныкларыгыз сезне бик яраталар, хөрмәт итәләр. Балаларның рәсемнәрендә дә сез шундый матур, якты йөзле.


Укучы сөйли:

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә- көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән күберәк белә.

Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөре,кеше бул,

Иреш ди теләгеңә.


- Менә шундый безнең әбиләребез. Әле балалар анкета сорауларына җавап биреп, сезнең турыда хикәяләр әзерләп килделәр. Мин укыйм, ә һәрбер әби үзен танырга тиеш.

Анкетаның сораулары:

  1. Әбинең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (укылмый).

  2. Буш вакытларында әби нәрсә эшләргә ярата?

  3. Яраткан киеме.

  4. Әби нәрсә пешерергә ярата?

  5. Яраткан җиләк-җимеше.

  6. Ничек ял итәргә ярата?

  7. Яраткан артисты, җыры.

  8. Телевизордан нинди тапшырулар карарга ярата?

  9. Яраткан төсе.

  10. Яраткан чәчәкләре.

  11. Иң зур теләге.

  12. Без аңа яратып ......................... дип дәшәбез.


Анкеталар укыла, оныклары әбиләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

- Ә хәзер әбиләребез өчен татар кызлары биюе.


- Әби-бабайлар белән бергә яшәүче балаларга бик рәхәт. Иртән әби озатып кала, мәктәптән каршы ала. Кайберәүләр әби барына шулкадәр ияләнәләр, аннан башка берни эшли алмыйлар. Алдагы шигыребез нәкъ шундый бер гаилә турында.


Рафис Корбан шигыре “Әби йоклый” – укучы укый.


-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, әби нигә йоклап калды икән? (.........)

-Кемнеңдер әбиләре шәһәрдә яши, ә кемнәрнеңдер авылда. Кемнең авылда әбиләре яши, кул күтәрегез әле. Авылга кайтасызмы? Ничек әби-бабаларыгызга булышасыз? (.......)


- Ә менә бөтен балаларның да авылда әбиләре юк шул. Алар әбиләре авылда яшәүче балаларга кызыгып яшиләр. Тыңлап үтик әле.

Нәкыйпь Каштанов шигыре “Кайта әби базардан”. Укучы укый.


- Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы? (...)

Без кулдан килгәнчә әбиләргә булышабыз, ә әбиләр безнең өчен барысын да эшлиләр. Еласак - юаталар, егылсак – торгызалар, дәрес әзерләргә дә булышалар. “2”ле я “3” ле алсак, юаталар. Мин хәзер әбиләр һәм балалар өчен биремнәр укыйм, игътибарлы булыгыз.

1 нче бирем.

Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә, бүлмәгә үтте. Букчасын бер почмакка куйды. Әбисе:

- Кызым, ашарга чык,- дип , табын янына чакырды.

Роза өстәл кырына чыгып утырды, акрын гына ашый башлады.

- Балам, бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе.

Роза дәшмәде.

-Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле алганын әйтте.

- Балалар, әйтегез әле, бу очракта әбиегез сезгә нәрсә әйтә? (............)

- Ә сез әбиегездән нәрсә ишетергә теләр идегез? (..............)

- Ә хәзер әбиләрне тыңлыйк, алар нәрсә дияр икән. (..............)

( Җавап: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.)

Кызлар башкаруында җыр - “Минем әби”, А.Ключаров музыкасы. Г.Латыйпов сүзләре.

2 нче бирем.

Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?

Җавап: “Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың.”


Сыйныфның курайчылар ансамбле көйләр башкара.


3 нче бирем.

Әбисенең бүген эше бар, шуңа да ул ачкычны Алмазга сузды.

-Улым, ишекне бүген үзең ачып керерсең,- диде ул.

Алмаз шкафтан тиз генә бау алды да кисәргә тотынды. Әби килеп җиткәнче, бауны кисеп өлгергән иде инде. Алмаз бауны ачкычка бәйләде дә муенына кимәкче булды. Тик бау баштан кермәде.

Җавап:”Җиде кат үлчә, бер кат кис.”

(Бу ике бирем белән дә шул ук тәртиптә эш алып барыла.)


- Зур рәхмәт. Бу биремне дә үтәп чыктык.

- Ә хәзер әбиләребезгә сүзне бирәбез. Аларның яраткан оныкларына теләкләрен, киңәшләрен тыңлыйк. (.............)

-Рәхмәт сезгә хөрмәтле әбиләребез!. Ходай сезгә исәнлек-саулык сәламәтлек, озын гомер бирсен. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә озак еллар яшәгез. (Әбиләргә күчтәнәчләр тапшырыла)


Торасыз да чал чәчегез сыйпап,

Картаелган инде, диясез.

Килә безнең шул чал чәчегезнең

Һәрберсенә башны иясе.


- Сыйныф сәгатен халкыбызның мәкале белән тәмамлыйсы килә. Барыбыз бергә: “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне!”


Аудиотасмада “Картая мени соң йөрәк” җыры куела. Әбиләр белән бергәләп фотога төшелә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Безне? кадерле ?бил?ребез

Автор: Насибуллина Раушания Адгамовна

Дата: 30.12.2014

Номер свидетельства: 149063


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства