kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Без зур ?стек, бишенчег? ?к к?чтек

Нажмите, чтобы узнать подробности

И? ист?лекле к?нн?рне? берсе - Со?гы кы?гырау б?йр?ме. Б?генге кы?гырау чы?ы укучыларым бел?н хушлашу авазы булачак. ?ле ген? н?ни кулларына зур ч?ч?к б?йл?ме тоткан укучыларым башлангыч класс бел?н саубуллаша. Сизелми д? ?тк?н д?рт ел эченд? алар намуслы, кешел?рг? карата ш?фкатьле, м?рх?м?тле булырга, ныклы белем алуга а?лы караш, ?з к?чл?рен? ышаныч уята алдылар. Инде "Без зур ?стек, бишенчег? ?к к?чтек" - дип с?енеп ?йт? алалар.

 Представляем наш 4 класс

Шустрые, спортивные,

Смелые, активные,

Сообразительные. любознательные

Все - то умные,красивые,

Лукавые, счастливые...

В общем, привлекательные!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Без зур ?стек, бишенчег? ?к к?чтек »

Без инде зур үстек,

Бишенчегә дә күчтек.

Султанова Лариса Михайловна, башлангыч класс укытучысы


1.Ямьле май иртәсен күреп

Күңелләр канатланды.

Бүген бездә бәйрәм дуслар

Укулар тәмамланды.


2.Соңгы кыңгырау бәйрәме,

Бүген башлангычта.

Дәртле җырлар яңгырыйлар

Һәрбер тарафка.


3.Язлар, җәйләр, көзләр,кышлар килә

Алар барда безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар һәрчак истә калачак.


4.Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Көн дә шулай узармын.

Еллар үткәч тагын исәнме дип

Балачакка кулым сузармын.


5.Ашыкмачы ,тукта,Балачагым!

Кил әле соң зинһар беразга.

Тукта инде ,сабыр итче дустым,

Калчы тагын бер язга.


6.Бүген безне соңгы звонок чыңы

Озатып кала җәй кочагына.

Каршы ала күбәләкләр,очар кошлар моңы

Бөдрә каен өем каршында.


7.Бүгенге бәхетле балачак

Истә һәрчак шулай калачак.

Иртәгә тагын да күңелле булачак

Зур тормыш сынаулар сузачак.

ҖЫР

8.Бүгенгедәй ак тасмалар тагып,

Килгән идем дуслар мәктәпкә.

Бүген инде очар канат миндә,

Күпкә кече идем ул чакта.


Представляем наш 4 класс.

Шустрые, спортивные

Смелые, активные

Сообразительные, любознательные

Все-то умные, красивые

Лукавые, счастливые …

В общем, привлекательные!


Все:

В нашем классе учатся

Язиля, Руслан, Рузаль,

Чулпан, Настя, Аделина,

И конечно Рафаэль.


9.Мин- Язилә.

Кулларыма чәчәк җыйдым,

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип

Әй, мәктәбем, сиңа килдем.

10.Мин – Рүзәл.

Әле кичә генә кебек хәтерлимен,

Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

Әй, башлангыч мәктәп, мәңге онытмамын

Синдә узган рәхәт көннәрне.

11.Мин – Руслан.

1сентябрь – ул көнне

Мин һаман хәтердә саклыймын

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлерәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

12.Мин – Чулпан.

Мин дә ул көнне хәтерлим

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем, балачакның

Асылы дияр идем.


13. Мин – Рафаэль.

Мин зур инде хәзер.

Дүртенчене бетердем,

Бишенчегә баруны

Көтеп кенә йөрермен.


14.Мин – Аделина

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак

Шул чәчкәдәй басып яр буена

Кулын болгый миңа сабый чак.


15.Мин - Настя

Как было много сделано заданий,

Ошибок невозможно сосчитать!

Но если получала я “пятерку”

То радость было всю не передать!



Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1.Сәяхәткә йөрергә

Уйнарга,йөгерергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Ятимнәргә. Картларга

Һәрчак ярдәм итәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2.Киртәләрне җиңәргә

Һәм спортны сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Сумкалар тутырырга

Һәм сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

3.Чиста,пөхтә булырга

Һәрчак кулны юарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тузаннарны сөртергә

Гел кулъяулык йөртергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

4.Иртә белән һәркемгә

Хәерле көн теләргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә

Һәм сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.


16.Шат елмаеп безне каршы алды

Укытучы апа ишектә.

4 ел буе безнең өчен ул бит,

Белем бирде, күпме көч түкте.


17.Учительница нас учила читать,писать

Себя в “руках держать”

Чтоб можно было все домашнее задание

Без ужаса хотя бы прочитать.


18.Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучым!

Тәүге тапкыр кулларыма

Әлифбаны син бирдең,

“Әйдә балам, белем иле

Сине бик көтә”,- дидең.

Син өйрәттең хәрефләрне

Дөрес яз, тырыш дидең.

Әниемдәй якын кешем

Фәридә апа син идең.


19.Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш, хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

Күпме сабырлык сыйгандыр

Сезнең күркәм йөрәккә.

Барлык эшләрегез өчен

Сез бик лаек хөрмәткә.


20.Спасибо вам, Лариса Михайловна,

За ваш огромный труд, что в нас вложили.

Конечно, мы не первый выпуск ваш,

И все же мы друг друга полюбили.

Учительница первая у каждого своя,

У всех она хорошая. Но лучше всех – моя!


21.Укытучым!

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә юньне нурга күмүче- укытучым!

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңеленең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче- укытучым!

Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче- укытучым!

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!


22.Белем бирдегез безгә,

Тәртипкә өндәдегез.

Рәхмәтләр генә яусын-

Бары шул теләгебез.

4 ел уку дәверендә Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт, Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.

ҖЫР: ”Школа”.

23.Укытучы- әни. Бу ике сүз

Күңелемдә булыр янәшә.

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

Әни сиңа бүген эндәшә.

24.Минем өчен җирдә иң кадерле

Кешем бит син минем әнием.

Белем иленә дә зур баскычтан

Алып мендең бит син әнием.

25.Рәхмәт әни сиңа барсы өчен

Сабырлык белән үрнәк син.

Минем өчен син бит газиз кеше

Минем өчен син бит кирәксең.

ҖЫР: Мамочка

( “До свидания, начальная школа”көе куела)

26.Әлифбаны ачкан сәгатьтән соң

Меңнән артык көн үткән икән!

Дүрт ел,дүрт кенә көн булып тоелса да,

Аерылышыр чак җиткән икән.

27.4 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,

Бу класста без хуҗалар түгел бүтән.

Бу класста булырбыз кунак кына,

Шаярмабыз,утырырбыз тыйнак кына.

28.Моңсуланмыйк ,без бит әле

Бөтенләйгә китмибез

Укытучыбыз янына

Көн дә кереп йөрербез.

29.Сүз бирәбез,укытучыбыз,

Укырбыз “4 ”кә,”5” кә

Җиң сызганып өйрәнербез

Өйрәткән һәрбер эшкә.

30.Без үсәрбез,укытучыбыз,

Белемнәрне нык туплап.

Әйтерсең “Уңганнарым” дип

Һәрберебезне хуплап.

31.Сау бул 4 класс

Башы син олы юлның,

Һәрчак хәтерләрбез сине

Мизгеле дип балачакның.

32.Саумы 5 класс

Ал безне кабул итеп.

Хәзер инде без зурлар,

Нинди шатлык, зур бәхет.

До свидания, начальная школа”


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Без зур ?стек, бишенчег? ?к к?чтек

Автор: Султанова Лариса Михайловна

Дата: 26.01.2015

Номер свидетельства: 161572


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства