kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Батырлар даны м??гелек"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Б?ек Ватан  сугышында  катнашкан  якташларыбызны,  язучыларны    иск? т?шер?,  ветераннарга   олы ихтирам хисе т?рбиял??;

сугыш  аф?тене?  ??р кеше,  ??р гаил?  ?чен   фа?ига  булуын   т?шендер?;

укучыларга патриотик  т?рбия бир?; тынычлык   с?юче  ш?хес   т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Батырлар даны м??гелек" »

Батырлар даны мәңгелек”.


Максат. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызны, язучыларны искә төшерү, ветераннарга олы ихтирам хисе тәрбияләү;

сугыш афәтенең һәр кеше , һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү;

укучыларга патриотик тәрбия бирү; тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Җиһаз.

1. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе.

2. Сугыш һәм тыл ветераннары, якташыбыз Советлар Союзы

Геройлары хакындагы альбомнар, стенгазета.

3. Плакатлар : “Бөек Җиңүгә - 70 ел”, “Алар һәрчак хәтердә”,

“Батырлар даны мәңгелек”.

4. Магнитофон.

Эпиграф.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Ф.Кәрим


Алып баручы. 1941 елның 22 июне. Якшәмбе көн. Табигать сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бары агачлардагы яшел яфраклар лепердәгән, сандугачлар сайраган тавыш кына ишетелә. Шәһәр кешеләре тыныч йокыда, эшкә барасы юк – ял көне. Авыл кешеләре инде аяк өстендә, көтүләрен куып, башка дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль.

Һич көтмәгәндә немец самолетлары тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый.

Священная война” (“Изге сугыш”) җыры яңгырый.

1 нче укучы. Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме сабыйларны ятим иткән, аналарны тол калдырган....

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

2 нче укучы. Явыз дошман килгән ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килгән канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

3 нче укучы. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары була. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен - Ватанын сакларга күтәрелә.

Җыр “Солдатлар”. Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхрахман Әхмәдиев көе.

Озатып вокзаллар каршында,

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән бабалар.

Балалар керделәр утларга.

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре төренеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга.

4 нче укучы. Кара көчләр килгән ил өстенә,

Шәһәр, авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.

5 нче укучы. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга ─ игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк булган.

6 нчы укучы. Татар язучыларының да күпчелеге сугышның беренче көннәрендә үк өстенә солдат шинеле киде, кулына мылтык алды.

Татарстан Язучылар оешмасы ул вакытта 54 язучыны берләштергән. Шуларның 27 се сугыш башланган елда ук фронтка киткән..

7 нче укучы. Азатлыкны сөйгән горур халык

Коллык богауларын кимәскә

Күтәрелде, көчле давыл төсле,

Күтәрелде изге көрәшкә.

8 нче укучы. Сугыш язучыларны төрле фронтларга таратты. 1418 көн дәвам иткән сугыш утында алар олы сынау юлы, зур тормыш мәктәбе уздылар, кемнәр булып, нинди генә урыннарда сугышмадылар. Алар партизан да, очучы да, диңгезче дә, сәяси җитәкче дә, мөхәррир дә, хәрби хәбәрче дә булдылар. Ләкин шунысы мөһим, алар нинди генә авыр шартларда да иҗат эшләрен туктатмадылар.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган?!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан.

Алып баручы. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар арасында без герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.

Әсирлеккә төшеп, гитлерчыларның концлагерьларында газап чигүче совет сугышчылары фашизмга каршы көрәшне дәвам иттерделәр: антифашистик оешмалар төзеделәр, диверсияләр оештырдылар, төрле милләт эшчеләре белән дуслык элемтәләрен ныгыттылар, шәхси геройлык үрнәкләре күрсәттеләр.

9 нчы укучы. Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Мусалар башларын салдылар.

Без илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип,

Мәңгегә чит илдә калдылар.


М.Җәлилнең “Җырларым” шигыре укыла.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда яккын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышының чуар пәрдәсе,

Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю –

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә быгышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

10 нчы укучы. Безнең Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышына 20432 кеше китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән булсалар да, 9059 якташыбыз яу кырында мәңгегә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, алар безнең арада.

11 нче укучы. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

1 нче укучы. Сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз көрәшкән якташларыбыз арасында Советлар Союзы Геройлары: Дәүләтов Баян Еркәй улы , Заманов Хәсән Заман улы,Минаев Гатаулла Мирзаһит улы,Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы, Фадеев Сергей Михайл улы бар


Алып баручы. Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә...

Хөрмәтле укучылар, укытучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны, яу кырында ятып калган ватандашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

3 нче укучы. Үтә гомер, ага сулар,

Бер- бер артлы уза елар,

Бөек җиңүгә 70 дип,

Сафын барлый ветераннар.

4 нче укучы. Хөрмәт, дан һәм мактау сезгә

Яуда җиңгән ветераннар_

Арысланнар, каһарманнар,

Арта бара сезнең даннар,

Арта бара сезнең кадер

Сирәгәйгән саен сафлар.


Җыр “Кан гына таммасын”

Кызарып пешсен гел алмалар,

Бакчалар кып-кызыл булсыннар.

Тик менә кызарып янмасын,

Авыллар, шәһәрләр, бу кырлар.

Кызарып чыксын гел кояш та,

Кызарып баесын кич белән.

Тик менә кызартып үләнне

Таммасын кан гына кешедән.

Бәйрәмдә һәркемнең мичендә

Кызарып бәлешләр пешсеннәр.

Тик менә хурлыклы мичләрдә

Янмасын, янмасын кешеләр.


Алып баручы. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.

Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен , зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
"Батырлар даны м??гелек"

Автор: Хисамова Нурсия Муллануровна

Дата: 29.06.2015

Номер свидетельства: 221726


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства