kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Башваткычлар илендә - ачык чара

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларның сөйләм телен,дөньяны танып - белү,күзаллауларын арттыру,баету,тел культурасын үстерү,мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләу.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Башваткычлар илендә - ачык чара»

Башваткычлар илендә


Максат: Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү,мөстәкыйллеккә өйрәтү,туган телгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.



УЕН БАРЫШЫ


Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Уенчылар үз урыннарын алалар.


Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле тәрбиячеләр, укучылар! “Башваткычлар илендә”- уенын башлап җибәрәбез- Балалар, бүген бездә бик мөһим ачык чара.. Әйдәгез, матур, тәртипле итеп утырып игътибар белән мине тыңлыйбыз.

Хәзер без кунегү-разминка үткәреп узарбыз, ул "Кәефеңне тапшыр"- дип атала. Бу разминкада сез бер-берегезгә күңелсез, шаккатып , моңсу, һәм шатлыклы итеп карарга тиеш. Әфәрин балалар, булдырдыгыз.

.

(Сүз балаларга бирелә. Алар үзләре белән таныштыра.)


1 тур. “Кайсыгыз җитез”


Тәрбияче: Уенга кереп китү, җылынып алу өчен сораулар биреләчәк.


1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 )

2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк? (6)

3. Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? (8)

4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? (2)

5. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урынга, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме? (Юк)

6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин ,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай? (95мин=1сәг35мин)

7. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? ( 8)

8. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? ( 5кг)


2 тур. “Табышмаклар”


Тәрбияче:

1.Көзме,кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең-

Кар-буранда, җил яңгырда

Салмый ул эшләпәсен. ( Кадак)

2.Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга бармаган,

сакалын кырдырмаган. ( Кәҗә)

3.Су өстендә җәяү йөрим,

Тып-тып басып атлыйм мин.

Иң тирән җирдән үтәм ,

Әз генә дә батмыйм мин. (Боз өсте)

4.Бар җирне кызылга буяр,

Әмма канга буямас.

Кайчан гына атса да ул,

Беркем куркып уянмас. (Таң)

5. Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. ( Сүзлек)

6. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан фәрманга йөгерә ул,

Тормый бердә үпкәләп.( Футбол тубы)

7. Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

-Тик торганым юк,юк,юк,

Шуңа күрә мин тук,тук! (Тукран)

8.Эшне генә ярата ул,

Булганы юк уенда;

Аннан башка үткәрәләр-

Үзе килми туена. ( Сабан)



3 тур.”Мин рәсемгә төшерәм”.


Тәрбияче: Табышмакларның җавапларын ясарга.


  1. Үзе монда утыра

Сүзне тегендә тутыра. (Телефон)

  1. Авызы юк, бар теле.

Туны һәм төймәләре

Шул төймәләргә кагылсаң

Кузгата күңелләрне. (Гармун)

3.Аяксыз йөри,

Кулсыз күрсәтә (Сәгать)

4. Кечкенә генә сандыкка

Бөтен дөнья сыйган (Китап)

5.Бер нәрсәсе дә авыртмый

Ә үзе һаман ыңгыраша. (Дуңгыз)


6. Урмый-чәчми

Ил өстендә кән итә. (Чыпчык)

7.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

8.Бер кисмәктә ике төрле бал. (Йомырка)

9.Ялан җирдә ялт та йолт. (Яшен)


Мари биюе (Альмухаметова Гульчачак,Шарипова Эльвина)


4 тур. “Пантомимо”


1. сөзә торган үгез

2. Балык тоту 4. чәчтараш

3.“2”ле алган укучы 5. теш сызлау



5 тур.”Кисмәктәге хикмәтләр”.


Тәрбияче: Балалар чиратлашып кисмәктән фишка алалар,бу сорауның номеры.Сорауны тәрбияче укый,бер кеше җавап бирә.(Кисмәктәге бер сорау призлы)

1. Сандугачның икенче исеме ничек?(Былбыл)

2.Татар алфавитының иң соңгы хәрефе?(я)

3. приз

4. Балалар өчен язылган әдәби жанр(Әкият)

5.Атнаның иң авыр көне.(Дүшәмбе)

6.Кәтән Иваныч кем ул?(Әтәч)

7.Алтын ачкычлы малай.(Буратино)

8.Безнең мәктәптә ун минутлык...(Тәнәфес)



 Физминутка

Ә хәзер ял итеп алыйк әле.

- Игътибарлы булыгыз, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез һөнәр исемнәрен ишетсәгез идәнгә чүгәлисез:тегүче, төзүче, кибет, сатучы, китапханә, балыкчы, тегү, җырчы, укытучы.

(Укучылар һөнәр исемнәрен ишетсәләр чүгәлиләр.)



6 тур .”Кем?Нәрсә?”


Бу турда сүзләр бирелә,сез аның нәрсә аңлатканын бер сүз белән генә әйтергә тиешсез.Мин сезгә башын укыйм,сез дәвам итегез.Башладык.


Сораулар.

1. Әлмәт-шәһәр. 11. Егерме биш-сан

2. Унөч-сан. 1 2. Яңа ел-бәйрәм.

3. Сарык-хайван. 13. М.Җәлил-шагыйр

4. Юкә-агач 14. Помидор-яшелчә.

5. Китап-уку әсбабы. 1 5. Икеле-билге.

6. Чалбар-кием. 16. Математика -фән.

7. ”Салават күпере”-журнал. 17. Бүрек-баш киеме.

8. Бишле-билге. 1 8. Ручка-язу әсбабы.

9. Г.Тукай-шагыйрь. 19. Тал-агач.

10. Колбаса-ризык. 20. ”Көмеш кыңгырау”-газета.


7 тур.”Тиз,өлгер җавап бир!”


Сораулар

  1. Сумкалы хайван(көнгерә).

  2. Нәрсәнең мөгезе борынында (мөгезборын).

  3. Дуңгызның кыргый туганы(кабан).

  4. Оча торган барабанчы(тукран).

  5. Даруларны сатып алалар(даруханә).

  6. Яңгыр, кар, буран, җил, кырау, томан(табигать күренешләре).



7.Елгада плотина төзүче җәнлек(бобр).

8.Балны ярата, умарта асрамый(аю).

9.Этнең кыргый туганы(бүре).

10.Яз хәбәрчесе(кара карга).

11.Үсемлекләрнең җир астындагы өлеше(тамыр).

12.Бөтнек, мәтрүшкә, әрем, ромашка, меңъяфрак(дару үләннәре).


8 тур. Ярый-ярамый!”,”Кирәк-кирәкми!”


  1. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өзәргә һич тә ...(ярамый).

  2. Тешләрне көн саен иртән һәм кич чистартырга ...(кирәк).

  3. Җәнлекләрне рәнҗетергә,кош ояларын туздырырга ...(ярамый).

4.Без – табигать баласы. Аны сакларга һәм яратырга ...(кирәк).

5.Чәчәкләрне кирәксезгә өзәргә, сулыкларны пычратырга, хайваннарны, кошларны тотарга ...(ярамый).

6.Балыкларга чиста су, кошларга очарга күк йөзе, җәнлекләргә урман – кырлар, таулар ...(кирәк).



9 тур .Начар гадәтләр

Балалар ә менә бу рәсемнәр нинди гадәтне аңлаталар, әйдәгез әйтеп карагыз әле.

( рәсемнәр магнитлы тактага эленә)















-Ни өчен тәмәке тарту, наркотик матдәләр куллану, спиртлы эчемлекләр эчу кеше сәламәтлегенә иң зыянлы әйберләр дип саныйбыз без балалар? (алар улемгә китерә, яисә кеше гомерен кыскарта)

Әфәрин!

-Әйдәгез балалар , бер тәмәке тартучы белән нәрсә булганы турында бер күренеш карап утик.

Ничек итеп аю тәмәке тапкан”

Автор (укытучы яисә зур класс укучысы)

Бер урманчы тәмәке тартуын ташларга уйлаган. Урманда куаклар эченә ул, тәмәкесен һәм шырпысын ташлап калдырган.

Ә шушы юлдан үтеп барган аю аларны тапкан.

Менә шуннан барысыда башлана инде. Аю, тәмәке тарта башлый. Ул аңа бик тиз ияләнеп китә. Урманчының тәмәкесе беткәч аю, урманнан корыган яфракларны җыеп тәмәке итеп төреп тарта башлый.

Элегрәк аю, кояш белән бергә торып, чирәм буйлап тәгәри, уйный, елга буена төшеп су коена, балык тота иде, ә аннары җиләк куакларына килеп җиләк ашый яисә агачларга үрмәләп бал эзли иде.

Ә хәзер кояш нурлары күзенә төшүгә, аю иң беренче итеп авызына тәмәкесен кабып, аны кабызып куаклар арасында төтен чыгарып ята.

Тик аюга көннән – көн авыр була, ул авырый башлый.

Көннәрдән бер көнне аның юлына төлке очрый. Төлке аюны күрү белән шак ката.

Төлке (аптыраган тавыш белән) Аю! Дустым! Синме бу? Ничек шулай ябыктың? Ни булды сиңа? Әллә авырыйсыңмы?

Аю (авыру тавыш белән) Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый.

Төлке (ягымлы тавыш белән) Ә нигә тукранга бармыйсың? Ул сиңа барысында әйтеп бирер.

Аю (риза булып) Берәр атна көтеп карыйм да, начар булса барырмын инде.

Автор. Бер атна үтә, икенчесе, аюның хәле тагында начарая . Яр кырыеннан барганда ул бүрене очрата. Бүре аюны күрүгә күтенә утыра.

Бүре ( аптыраган тавыш белән) Аю! Дустым! Ни булды? Авырыйсыңмы әллә? Ябыккансың бик каты.

Аю (куңелсез тавыш белән) Әйе, авырыйм.

Бүре. Ни булды сиңа?

Аю (авыру тавыш белән). Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый. Бетәм бит инде, бетәм.

Бүре (ягымлы тавыш белән). Тукранга мөрәҗәгать итергә кирәк.Ул сиңа киңәш бирер.

Аю. Иртәгә мин аңа барам.

Бүре. Ә син аны табарсыңмы соң?

Аю. Табармын.

Автор. Аю урман буйлап тукранны эзләп китә. Ә тукран иске нарат башында, кышка үзенә оя әзерләгән вакыты була. Аю нарат янына килә.

Аю (зарланган тавыш белән) Тукран! Тукран! Дустым минем! Бер генә минутка минем яныма төш әле.

Тукран. Исәнме аю? Син авырмыйсыңмы?

Аю. Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый.

Тукран. Дөрес. Тартасыңмы?

Аю. Әйе, тартам. Каян беләсең?

Тукран (каты тавыш белән). Төтен исе аңкып тора. Утыр агач төбенә. Китер әле аркаңны , тук.тук.тук. Барысыда аңлашылды.

Аю (курыккан тавыш белән). Куркыныч түгелме?

Тукран (каты тавыш белән). Барлык фаҗига тәмәке тартуыңнан. Әгәр яшисең килсә, бөтенләйгә ташла син тартуынны.

Аю (жәлләткән тавыш белән). Ташларга? Тәмәкене? Шырпыны? Юк, булмый. Мин ташлый алмыйм.

Тукран (каты тавыш белән). Әгәр минем киңәшне тыңламасан, ояңда аякларыңны сузарсын.

Автор. Аю тукранга киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп, өенә кайтып китә. Кайткан вакытта ул агач төбенә утырып, тәмәкесен кабызмакчы була, аңа тукранның әйткән сүзләре исенә төшә, Һәм ул тәмәкесен еракка тотып ыргыта. Шуннан бирле аю тәмәкене тартуын ташлый, һәм аның бер җире дә авырмый башлый.

Аю тәмәке тарта башлагач, аңа ни була? (сөякләре сызлый, бер ни ашый алмый, начар йоклый)

Алып баручы: Балалар тәмәке тарткан кеше белән ниләр була? – Әйдәгез санап үтик әле.

-Кеше ябыга, аның йөзенең төсе узгәрә.

-Тән корылана, җыерчыклана.Тән төсе сарытөскә керә, сәламәт булмый.

-Күз төпләре каралана, күзләре кызара.

-Тешләр сарылана, бозыла башлый, тәмәке тартучыдан һәрвакыт төтен исе килә, аларның исен бетерергә бер нәрсәдә булыша алмый.

Бу фаразлар тәмәке тарткан кешедә еш очрый, чөнки никотин- ул агу, ул агулау үзлегенә ия.

Төтенне сулаганда, никотин кешенең упкәсенә үтеп керә. Каңга, баш миенә, аннары йөрәгенә барып җитә.

Спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләрнең куркынычлыгы турында без сезнең белән белэбез.

Җыр “Дусларыма”


Уенга йомгак ясала, актив катнашкан балалар билгеләнә.






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Башваткычлар илендә - ачык чара

Автор: Утяганова Флюза Рафаиловна

Дата: 28.02.2022

Номер свидетельства: 601423


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства