kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Башлангыч сыйныфта "?лифба б?йр?ме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кадерле укучыларым, х?рм?тле кунаклар! Б?ген безд? зур б?йр?м- ?лифба б?йр?ме! ?ле 1 нче сентябрь ирт?сенд? ген? м?кт?п бусагасын т??ге тапкыр атлап керг?н н?ни дусларыбыз б?ген беренче ?и??л?рен б?йр?м ит?л?р.

      ?йе, х?рефл?рне тану, и?екл?р, с?зл?р т?з?, укырга ?йр?н? ?и?ел булмады. ?мма сез тырыштыгыз, ?йр?ндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дил?р. Булдырдыгыз! Б?ген безне? сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, ис?пли бел?л?р.

        Х?рм?тле ?ти-?нил?р! Балаларны? ?лифбаны тырышып ?зл?штер?енд? Сезне? д? ?леш бик зур! Сезг? д? бик зур р?хм?т.

              Б?ген сезне? б?йр?м, безне? б?йр?м, барыбызны? да б?йр?ме.

      Б?йр?м бел?н барыгызны да!                                                   

Борын-борын заманда ук т?гел, безне? замандарак, бик-бик еракта ук

та т?гел, безг? шактый якындарак бик  матур, бик г?з?л серле бер бакча булган. Бик к?п т?рле агачлар ?ск?н анда: алмалар, грушалар дисе?ме, каеннар,им?н агачлары, Математика, Азбука диг?н агачлар да ?ск?н анда.

    Л?кин араларында бигр?к т? матур, бигр?к т? серле бер агач булган. Кояш та к?бр?к шул агачка карап елмайган, кошлар да гел а?а кунып сайрый ик?н, тынычлык кошлары ак к?г?рченн?р д? к?бр?к шул агач тир?сенд? б?терелг?н. Л?кин бу агачны? исемен бер кеше д?, бигр?к т? укырга керм?г?н балалар берничек т? бел? алмыйлар ик?н Мин д? каравылчы бабайдан аны? исемен сораган идем, ул ми?а болай дип ?авап бирде: “Се?лем, бу агачны? исемен Шек? м?кт?бене? 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренг?н кроссворд ярд?менд? ?ичшиксез бел?ч?кл?р, син шулардан сора”- диде. ?йд?гез сынап карыйк ?ле ?зегезне.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфта "?лифба б?йр?ме"»

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, исәпли беләләр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт.

Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Бәйрәм белән барыгызны да!

Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук

та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Шекә мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.











































  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)

  2. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.(Былтыр)

  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.(Икмәк)

  4. Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.(Фил)

  5. Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.(Балык)

  6. Озын сачен алтын тарак белән кем тарый? (Суанасы)


- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба.

-Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Бу Әлифба агачы икән.

(Ишектән Убырлы карчык килеп керә)

У.к: Туктагыз әле ,туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени. Менә кызык итәм әле үзегезне . Тылсымым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәм үткәргәндә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

У.к: Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә биремнәр алып килгән идем. Шул биремнәргә дөрес җавап бирсәгез бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?

Укучылар: Риза, риза Убырлы.

У.к: - Алфавитта барысы ничә хәреф?

- .....

-Сузык авазларны санагыз.

-.....

-Кеше исемнәре ничек языла.

- ...

У.к: Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз.Мин бик шат.Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау бул, Убырлы!

Концерт номеры :

Кулларына хәрефләр тоткан өлкән сыйныф укучылары кереп тезеләләр.


“Ә” Ә бар әнидә, әбидә,

Әтәчтә, кәпәчтә...

Тагын “ә” кайда бар,

Әйтегезче, дусларым.


Укучылар ә хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.


“Л” Өйрәндегез күп хәрефләр

Тырышып түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Тагын нинди исемнәр?


Укучылар л хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

“И” Әти-әни ,әби , бәби-

“И” хәрефе бар бездә.

Син дә әйдә сүзләр уйла

“И” хәрефенә тизрәк.


Укучылар и хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

“Ф” Фаил,Фәния, Фәнил,

Син әйдә сана тизрәк.

Тагын ниләр уйлыйк икән?

Фикер йөртергә кирәк.


Укучылар ф хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.


“Б” Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен.

“Б “дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп торсын.


Укучылар б хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр.

“А” Алтын ачкыч хәрефләр

Бүген безнең кулларда.

Алда биек баскычлар,

Чыгыйк олы юлларга.

(Хәрефләр чыгып китәләр)

Әлифба керә

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.


Укытучы. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.



1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

4 ук: Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Язарга да өйрәндек без

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек ап-ак

Тигез, туры юлларга.

5 ук: Аннары мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Укыдык, яздык, сөйләдек,

Аруны һич белмәдек.

Дус, тату, матур яшәүнең

Серләренә төшендек.

Бик тырышып укыганга,

Уңышларга ирештек.

Укучылар бергә: Бик зур рәхмәт сиңа Әлифба!


Хор белән җыр: Әлифба”


Концерт номеры



Укытучы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Алдагы биремебезне тыңлыйк әле. Безнең 1 сыйныфта 3 бөртек бала. Хәзер балалар мин укыган шигырь юллары аша үзләрен танырга тиеш. Таный алмаганнарга әти-әниләр булышса да ярый.


1.Ике абыем да минем

Үсте инде,зур хәзер.

Әти-белән әниемә

Булышырга мин әзер.

Сыйныфта иң кечкенәсе мин

Шуңа бар бер теләгем.

Куып җитәрмен сезне дә,

Көтегез иптәшләрем.(Әлфинә)


2.Олы кыз мин гаиләбездә,

Кечкенә энем дә бар.

Әнием башка авылда эшли

Эшем күп, вакытым тар.

Тик шулай да тырыш кыз мин

Барысына өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм. (Рәзилә)

5.Гаиләдә без 6 кеше

Кечкенәсе мин булам.

Керләр юам ,җыештырам

Бар эшне дә булдырам.

Русча да белеп сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур – матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә. (Гөлия)

Концерт номеры:


(Ишектән атылып-бәрелеп 1 малай керә)

-Әй, нишлисез сез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып, бәрелеп килде дә керде, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады. (Малай кызларның чәчләрен тарта)

Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле син бәлки? Әле дәресләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр?

Малай: Мин укучы түгел , ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем.

Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эшләре. Рәхәтләнеп уйнагыз.

Укытучы: Абау, кем соң син малай,ә?Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син.

Малай: Танымыйсызмы?Белмәсәгез, белегез.(Кофтасын сала, анда “2”ле дигән язу килеп чыга.) “2” ле булам мин! Сезнең янда калырга килдем.

Укытучы: Ә менә ни өчен шундый тәртипсез икәнсең син. Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?

Бал-р: Юк, юк.

Укытучы : Димәк, без сине кабул итмибез. Бар, кит.

(Ишектә Туган тел күренә)


Т.т.:Исәнмесез , балалар! Көттереп кенә булса да мин дә килеп җиттем.

Укучылар: Исәнме, Т.т.

Т.т.: Туган тел- иң татлы тел ,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма,

Туган телне онытма! (дәреслекләр өләшә)


Балалар , сез минем битләремне ертмый, таушалтмый гына бик тырышып укырсыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә.


Укучылар: Рәхмәт Туган тел!


1 ук: Рәхмәт Туган тел сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.


Укытучы: Балалар, безгә кунакка кем килми калды соң әле?

Укучылар: Без “5” лене көтәбез.

Укытучы: Әйе балалар, Әлифба агачына күз салыгыз әле.Әнә кайда үсә икән ул “5” леләр.Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәгегезне белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар.Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез өчен , үзенең җимешләре – “5” леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт “5” легә генә укуыгызны теләп кала.


Укучылар: Укытучыбыз,әти-әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.


Концерт номеры:

Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Башлангыч сыйныфта "?лифба б?йр?ме"

Автор: Абдуллина Рамзия Рустамовна

Дата: 24.02.2016

Номер свидетельства: 298459


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства