kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Аулак ой (посиделки)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлар: Татар халыкыны? ?би-бабайлардан калган греф-гад?тл?рне  я?арту; укучыларны татар халык традициял?ренд? т?рбиял??, гореф-гад?тл?ре аша татар телен? м?х?бб?т хисл?ре уяту; татар халык уеннарын ??м ?ырларын ?йр?т?; ?д?плекк?, бер-бере?? карата игътибарлы булырга, олылырны х?рм?т ит?рг? ?йр?т?.
Зал авыл ?е к?ренеше итеп биз?л? (чикк?н с?лгел?р, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар ?.б. куела)
Уеннар ?тк?р? ?чен ?йберл?р:яулык, тукмак, туп, магнитафон, б?л?кл?р ?.б.

Сыйныф:10-11

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Аулак ой (посиделки) »

Аулак өй

Башкарды Харисова Айсылу Әхмәт кызы, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбиятыукытучысы, Казан шәһәре

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела)
Уеннар үткәрү өчен әйберләр:яулык, тукмак, туп, магнитафон, бүләкләр һ.б.

Сыйныф:10-11

Җәйге кыр эшләре тәмамланып, көзләр җиткәч, авылда «аулак өй» чоры башлана. Аны халык телендә «Утырма» дип тә, «Кич утыру» дип тә атыйлар.

«Аулак өйләр» хуҗалары (олы кешеләр) кунакка киткән чакта була яки аны, алдан хуҗалары белән килешеп, махсус та оештырулары мөмкин. Кайчакта ул ялгыз хатын-кызлар йортларында да үткәрелә торган булган.

«Аулак өйне» (утырманы) гади күңел ачу дип кенә булмый. Аңа авыл кызлары үзләренең кул эшләре: тегү-чигү, орчык эрләү һ. б. белән килгәннәр. Үзләре белән ашау-эчү әйберләрен дә алганнар. Кичләрен әлбә, хәлвә кебек азыклар пешереп сыйланганнар.

«Аулак өйләр»нең сәнгати нигезе — ул «аулак өй башы» җитәкчелегендә (аның башлавы белән) күмәкләп җырлар җырлап утыруһәм төрле уеннар уйнау.

Кичә барышы

1 Кисэк.

Егет. Пожалуйста ,гости дорогие, пожалуйста приходите.

Кыз. Хуш киләсез , рәхим итегез ,узыгыз!

Егет. Веселья вам и радости .

Кыз. Сезгә шатлык ,сәламәтлек һәм бәхет телибез.

Егет. Давно мы вас ждем – пожидаем,праздник без вас не начинаем.

Кыз. Без сезне куптән көтәбез, сезнең һәр берегез өчен якты йөзебез, тәмле сүзебез һәрвакыт әзер.

Егет. У нас для каждого найдется местечко, и словечко. Припасли мы на вас забавушек на всякий вкус: кому загадку, кому стихи, кому песенку.

Кыз. Балалар һәм кунаклар, буген без сезнең белән җырлар жырларбыз ,биербез ,уеннар уйнарбыз , «Аулак өй» куренешен карарбыз.

Егет. Гостям-то известное дело , хватило мест, да не тесновато ли хозяевам?

Сегодня мы будем смотреть в посиделки «Аулак өй». Так назывались вечера в татарских деревнях. В тихие зимние вечера, когда взрослые уходили в гости, молодые люди собирались у кого-нибудь дома на посиделки. Там пели песни, играли, плясали , вышивали и угощались. Нас тоже пригласили на посиделки, пойдем посмотрим.

2 кисәк

1)а)Талгын гына татар көе уйнап тора,сәхнә ачылып китә,әни кеше баласын юата.(кулында бала)

б)Әти кеше итек ямый.

в)2 бала идәндә туплы уйныйлар.

2) Әти әни янына килә:

-Карале әнисе,тагын ничә итек ямарга икән?

Әни. Бүгенгә ,җитеп торыр,әтисе.

Әби. Намаз вакыты җитте ,намаз укып алыйм әле.(Намазлык алып әби чыгып китә.)

Әти. Әнисе ,әллә бүген җизниләргә кунакка барып кайтыйкмы?

Әни. Бик яхшы булыр әтисе(җыена башлыйлар)Әби керә.

Әби. Әйдәгез юлга чыгар алдыннан дога кылып алыйк.

Алып баручы. Они у бога просят спокойной жизни, крепкого здоровья.

Кыз кайтып керә.

Әнисе. Кызым,без кунакка барабыз,без киткәч егетләр җыеп аулак өй ясап ята күрмәгез .

Кыз. Юк,юк әнием борчылмагыз.

Әни. Без киттек кызым, яхшы гына торыгыз.

Кыз. Ура! Ура! Аулак өй оештырам,әбием,әбием әйдә аулак өй ясыйбыз.

Әби. Юк кызым, әти-әниең ишетсә орышырлар.

Кыз. Әбием-гөлкәем!

Әби. Ярар инде алайса, мин Сәхипҗамал әбиеңнәргә кич утырырга керәм,егетләр кертә күрмәгез.

Кыз. Ура!Ура!Аулак өй! Аулак өй! (Урын-җирләрне рәтли,почмактан-почмакка йөреп кызларны чакыра).

-Айгөл,ишетәсеңме,бездә бүген аулак өй,кер яме.

-Ландыш,синдә калма.

-Рәмзия апа, сиңа да дәшәм.

Алып баручы. Девочки идут,вышивание несут.

3 кисәк

Кызлар керәләр,утыралар,җырлыйлар.”Ай былбылым”. (Чигү чигәләр)

(Ерактан егетләр җыры ишетелә.)

Эх сез матур кызлар,

Ник шаяртасыз?

Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

1 кыз.Кызлар ,егетләр җырлап килә түгелме соң,әйдәгез бездә җырлыйбыз.

Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә,

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

Егетләр җырлап җавап бирәләр.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә,

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә.

Кызлар. Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә

Егетләр. Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Кызлар . Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз микән?

Егетләр. Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

(Кара-каршы килеп биеп әйләнәләр,аралашып түгәрәккә басалар)

Алып баручы. Хорошо под гормонь выйти в круг

Хорошо, когда рядышком друг

Мы в счастливом краю живем

Сколько добрых улыбок вокруг.

-1 кыз .Әйдәгез ,йөзек салыш уйныйбыз.(Уенчылар ярым түгәрәк ясап утыралар .1 уенчы әйләнеп йөри, йөзек сала һәм “Кемдә йөзек сикереп чык!”-ди.Кемдә йөзек, шуңа җәза бирелә.)

1кыз. Әйдәгез,”Наза” уенын уйныйбыз.(Уенчылар парлап басалар һәм җырлыйлар)

Исемнәре Фирдәвес шул

Исемнәре Фирдәвес

Гөлләр арасына чәчтем ,

Гөлләр арасында үс.

Кара каш,кара күз.

Замечательная,

Ошадың күңелләремә

Ятларга бирү кая.

Килдең мени син мени(2)

Зәйтүн г өле 3 тармаклы

1 тармагы син мени?

Син минем күршекәем(2)

Бакчаларда үсә торган

Зәңгәр миләүшәкәем.

1 егет . Әйдәгез,”Зәлидә”уены уйныйбыз.(Урындык тирәли әйләнеп бииләр,көй туктагач кем утырмый җәза бирелә)

(Егетләр,кызлар бии башлыйлар,ишек шакыйлар)

Кыз. Әтиләр кайтты,нишлик?(качалар)

Әни . Әллә аулак өй оештырганнар инде?

(Шунда әтисе бер егетне куа башлый,калганнар качалар)








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Аулак ой (посиделки)

Автор: Харисова Айсылу Ахметовна

Дата: 03.04.2015

Номер свидетельства: 196397


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства