kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ачык чара "Гаилә-бәхет ачкычы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларда әти-әнисенә карата игътибарлы,ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү,тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру,яшәү мәгънәсен аңларга өйрәтү,зирәлек,тапкырлык, бердәмлекне ныгыту. Балаларны мөстәкыйлҗ тормышка әзерләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ачык чара "Гаилә-бәхет ачкычы"»

Гаилә - бәхет ачкычы!

 

Максат: Балаларда әти-әнисенә игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру, яшәү мәгънәсен аңларга өйрәтү, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатларны үстерү, бердәмлекне ныгыту. Балаларны мөстәкыль тормышка әзерләү.

 

- Хәерле көн, кадерле балалар, коллегалар!

Мәктәп- ул тату бер гаилә. Барыгызны шушы безнең гаиләбездә тату яшәргә;  яңа дәрт һәм көч белән укырга һәм эшләргә, ныклы саулык, уңышлар телим.


Балалар, тактадагы кроссвордка күз салыйк әле: сорауларга дөрес җавап бирсәк – бер тылсымлы сүз килеп чыгар.



1. Элек олы абыйларга ничек эндәшкәннәр? (ага)

2. Әтиемнең әтисе миңа кем була? (бабай)

3. Син яраткан иң матур сүз, иң назлы сүз, иң якын сүз? (әнием)

4. Бар бит тагын бер матур сүз.

Анда син, мин, һәммәбез дә.

Анда әткәй – әнкәем, үз җиркәем - ... (илкәем)

5. Бар өченче бик матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең...(әтием)



- Балалар әнием, әтием, илкәем – нинди сүзләр? (назлы, якын)

- Дөрес. Ә калын сызык белән бирелгән шакмакларда нинди сүз килеп чыкты? (гаилә)

- Димәк, без бүгенге ачык чарада нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (гаилә турында)

- Әйе, балалар, бүгенге ачык чараның темасы –

Гаилә - бәхет ачкычы! – дип атала.


  • Бүгенге ачык чарабыны юкка гына “Гаилә-бәхет ачкычы!” дип атамадык. Гаилә - кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Без иң башта гаиләдә акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга , игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнәбез.

     Гаилә-бәхет ачкычы:

Ир-беләк, хатын терәк.

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыныч йөрәк.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

 

Һәрбер гаиләдә шәфкатьле, мәрхәмәтле балалар тәрбияләнергә тиеш. Тәрбияле, яхшы күңелле, бөтен нәрсә белән кызыксынучан, хезмәт сөючән, сау-сәламәт булып үскән гаилә сәламәт гаилә була. Сәламәт гаиләдә үскән балалар начар йогынтыга бирелмиләр, әти-әниләрен дә хөрмәт итәләр. Менә шушындый гаиләләр кирәк тә инде туган илебезгә.

Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган шикелле, кешеләр дә төрле-төрле була. Алар төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Әмма һәрберсе үз гаиләсен ярата, үз гаиләсен сагына.

-Балалар, гаилә дигәч сезнең күз алдыгызга кемнәр килде инде? (Балалар җавабы)

-Дөрес, балалар, гаилә - ул безнең якын кешеләребез. Кеше өчен гаиләдән дә кадерле, гаиләдән дә әһәмиятле әйбер юк.

Гаиләдә без аңлау, күңел җылысы, кадер-хөрмәт күрәбез. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез әти-әниләребез бар. Бергә булганда гына без көчле, без теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга алабыз, без барысын да булдырабыз. Әйдәгез балалар өйрәнгән шигырьләребезне сөйлик әле.

 

1.Яшәсен әти- әниләр (Ильдан)

   Сәламәт һәм шат булып.

   Кызларының- улларының

   Кадерлеләре булып.

   Иң кадерле кешеләребез сез

   Әтием һәм әнием.

   Сез булганга, без бәхетле

   Тыныч, рәхәт яшибез.

 

Бер ягымда- әтием,

   Бер ягымда- әнием

   Уңымда да, сулымда да

   Таянычым бар минем.

   Пар атлар кирәк түгел.

   Канатлар кирәк түгел

   Аякларым җиргә тими

   Очар кош минем күңел.

 

2.Гаилә бәхете язгы ташу түгел,(Руслан)

   Үзе килми, юллар ярмыйча.

   Аның өчен бергә җиң сызганып

   Көрәшергә кирәк армыйча.

   Ата- ана – бөек көч ул!

   Бирә безгә барысын- барысын да.

   Без һәрвакыт шушы барысы өчен,

   Бурычлыбыз алар каршында.

 

3.Әти безнең терәгебез (Әлфинә)

   Әти безнең яклаучы

   Авырлыклар китермичә

   Давыллардан саклаучы.

  

Аналарның күңеле- балаларда, (Рафис)

   Бала күңеле диләр, далада.

   Тик онытмыйк шуны:ике килми

   Бурыч түләү ата- анага.

 

 

4.Ата- ана күңеле кебек җылы, нурлы (Гөлчәчәк)

   Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

   Ата- ана сөюе кебек чиксез тирән

   Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

   Ата- ана күңеле мәңге күләгәсез,

   Ата- ана күңеле мәңге бозланмый.

   Кирәк икән, ул баласы өчен

   Яшьлеген дә, саулыгын да,

   Гомерен дә хәтта кызганмый.

 

 

-Әйе, һәрвакытта да кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк.Ул - гаилә учагы, безнең иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз . Нәрсә генә булмасын, кайгыны да, шатлыкны да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый         ала . Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена:шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар.

 

 

1 нче уен “Шаян сораулар”.


Кем тапкыр, кем зирәк минем сорауларга

Җавап бирсен ул тизрәк.


 

-Начар билгеләр алганда югалып кала торган документ. (көндәлек)

-Кашыкка аягын салындырып утыра.( токмач)

-М.Җәлилнең дусты, әкиятләр авторы.(Алиш)

-Жирафның кайсы аяклары озын-алгысымы, әллә арткымы?(тигез)

-Җир шарының кайсы җирендә иң озын тәүлек(бөтен җирдә дә 24 сәгать)

-Мәктәпнең президенты?(директор)

-Чүп-чар тартмасы?(сумка )

-Рәсем ясау өчен агач дәфтәр?(парта)

-Язны каршылау бәйрәме?(Нәүрүз)

- Суыра торган таяк?(ручка)

- Кыш көне сикерми торган туп?(бүрек)

-  Кеше сыртында бара, үзе йөк салып бара?(рюкзак)

-Числосыз, атна исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санап

    чыгарга(өченчекөн,кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)

-Артык хайванны атагыз- песи, тавык, эт, селәүсен, каз

-Яңа уңыш бәйрәме?(Сөмбелә)

-Чуар тавык әби белән бабайга нинди вәгъдә бирә?(алтын йомырка түгел,  

- гадиен салырмын, ди)

-Туй табынының түрендә?(чәк-чәк)

 

2. Тест”Бер-береңне аңлаучы гаилә”


1)Әниегезнең иң яраткан ризыгы:

а)аш             б)өчпочмак

в)тәм-том белән чәй эчү

2)Әтиегез өстенә нәрсә кияргә ярата?

а)футболка      б)күлмәк

в)джемпер

3)яраткан фәнегез:

а)математика        б)рәсем

в)физкльтура

4)Әтиегез эштән кайткач нишли?

а)әнигә булыша

б)телевизор карарга ашыга

в)маллар кары

5)Кем теш табибыннан күбрәк курка?

а)әти       б)әни

в)бала

6)Мәктәптән кайткач сумкагызны кайда калдырасыз?

а)кровать астына

б)ишек төбендә кала

в)кая туры килсә шунда ыргытам

7)Яңа елдан соң чыршыны кем җыя?

а)әти     б)әни

в) бала

8)Сездә кем саран?

а)әти    б)әни

в) бала

9)Кич җиткәч кем суыткыч янында күбрәк йөри?

а)әти     б)әни

в)бала

10)Кем фотога күбрәк төшәргә ярата?

а)әти    б)әни

в)бала

 

3 нче уен.”Мәкальне дәвам ит...”


1.Тату гаиләгә...(кайгы килми)

2.Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ...(тыңламаган әрәм булган)

3.Кем эшләми,...(шул ашамый)

4.Казаныңа ни салсаң,...(кашыгыңа шул чыгар)

5.Ана күңеле балада, ...(бала күңеле далада)

6.Оясында ни күрсә, ...(очканда да шул булыр)

7.Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)

8.Игелекле бала үстерсәң...(картлыгың бәхетле булыр)

9.Үзеңне үзең мактама...(кеше сине мактасын)

10.Ата - анасы барның-...(бәхете бар)

11.Әткәй шикәр, әнкәй...(бал)

12.Ачтан үлсәң дә, ...(ата-анаңны ташлама)


Бию “Детство”

 

4 нче уен.”Табышмаклар иле” дип атала.


Табышмак чишү-тапкырлар эше.

Җор сорауларга үтәдер теше.

Зиһен сынашып, зәвык ачабыз.

Табышмакларга җавап табабыз.

Сез дә, дусларым, рәхим итегез.

Табышмакларны чишеп үтегез.

 


1.Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала.(Туган көн)

2.Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулай да аны бик яраталар.(Бәби)

3.Ул һәркемгә бер генә иң кадерле, иң ягымлы кешебез.(Әни)

4.Ул гаиләнең алтын баганасы.(Әти)

5.Ул миңә балам, ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә. Ул миңа кем?(Бабай)

6.Миңа да, әтигә дә әби кеше, әнигә кем була?(Әни)

7.Аны малайлар ярата. Мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса, бик озак урамнан кайтып кермиләр. (Велосипед)

8.Аның белән һәр бала уйнарга ярата (Уенчык)

9. Туганда ук сакаллы, аңа беркемдә шаккатмый. (Кәҗә)

10.Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.(Әби)


 

5нче уен.”Ромашка уены”.


*Бала чакта яратып уйнаган уеныгызны хәтерлисезме?

*Иң шатлыклы көнегез.

*Балагыз дәрестә тик утыра алмый. Бөтерчек шикелле, дәресне аңламый кала. Ни эшлисез?

*Савыт- саба ватылса балагызга нинди чара күрер идегез?

*Әгәр мин тылсымчы булсам...

*Бәрәңге ашларын санагыз.

*Бер генә мизгелгә үзегезне 4 яшьлек бала итеп күз алдына китерегез.?

*Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

*Әти - әниеңнең туган көне, елы.
* Әти - әниең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?
* Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?
* Буш вакытларында әти – әниең нәрсә белән шөгыльләнергә яраталар?



Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!

6 нчы уен  “ Матур сүз”

(Һәр бала чиратлап матур сүз әйтә, мәсәлән: матурым, акыллым, йомшагым, алтыным, җимешем, кадерлем, мәхәббәтем, кояшым, асылташым, җаным, бәгърем, уңганым, сөеклем.....

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалар сезгә шундый сорау: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра?

7 нче уен “10 адым – 10 исем”

Уенның тәртибе мондый. 1 бала чыга, 1 адым атлаган саен 1 исем әйтергә кирәк була. (Кызлар малай исеме , малайлар кызлар исеме)

8 нче уен “Милли ашларны яхшы беләсезме?”

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык. Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

9 нчы уен “Уйлап тап”

Э хэзер «Уйлап тап уены». Бу уенда сез бирелгэн жөмләләрнең мәгънәсе буенча сүзнен ни турыда булуын әйтергә тиеш буласыз.

1 нче бирем.

-Ул барлык кешедә дә бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.

-Аннан башка яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә.

-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мәхәббәт)

2 нче бирем.

-Ул бик кирэкле әйбер.

-Ике колагы, бер борыны бар.

-Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

-Аңа күмер салалар яки электрга тоташтыралар.

-Ул- өстәлнең бизәге.( Жавап: самовар).

3 нче бирем.

-Аны барлык кеше ярата

-Ул бер дә искерми, гел яңара.

-Ул елата да, моңландыра да, куңелне дә кутәрә.

-Арган чакта ял иттерә

-Нәни балаларны йоклатканда кирәк. (Җыр)



Йомгаклау. : Кадерле балалар! Әти- әниләргә игътибарлы булыгыз, үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган яхшы гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез.. Әти-әни алдында без мәңге бурычлы.

Балалар! Быел сез безнең мәктәбебездә соңгы елыгызны укыйсыз. Сезнең турында бары тик яхшы хәбәрләр килеп торыр диеп уйлыйм. Алдагы тормышыгызда үзегез теләгән һөнәрләр үзләштереп, матур, үрнәк гаиләләр корып матур итеп яшәвегезне теләп калам. Мин сезне әти-әниләрегез, тәрбиячеләрегез, укытучыларыгыз, туганнарыгыз горурланырлык шәхесләр булырсыз дип ышанып калам. “Үз ата-анасын зурлаган - кеше анасын хурламас” диелә халык мәкалендә. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр, кулыгыздан килгән эшләрдә әти – әниләрегезгә ярдәм итеп яшәгез!


Бәхетле без бу дөньяда

Әти- әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

Бәхет кайда?

Безнең өчен

Ул бары янда гына.

Әти- әниле булу

Зур бәхет була безгә.

 

 

Җыр  “Әткәй шикәр, әнкәй бал” дигән җыры белән тәмамлана.

 

 




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ачык чара "Гаилә-бәхет ачкычы"

Автор: Утяганова Флюза Рафаиловна

Дата: 15.02.2024

Номер свидетельства: 645690


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства