kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

«Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын җиһазлауның тоткан роле»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данное вступление разработано для учителей технологии на семинаре.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
««Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын җиһазлауның тоткан роле»»








Тема: «Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын

җиһазлауның тоткан роле»

(технология укытучылары семинарына чыгыш)


























Мәктәпләрдә технология һәм хезмәт тәрбиясен бәяләмәү хәзерге заман яшьләрендә техник иҗат һәм материаль җитештерү сферасында хезмәткә хөрмәт һәм кызыксыну формалашмауга китерә. Белем сыйфаты тәрбия потенциалы белән аерылгысыз бәйләнештә. Мәктәп ул укучыны вакыт таләпләренә җавап бирердәй белем нигезләре белән генә түгел, ә бәлки киләчәктә баланың югары белем һәм үзе яраткан, үзе булдыра ала торган һөнәр алу өчен дә хәзерләргә тиеш.

Хезмәт кешесе тәрбияләү теләсә нинди социаль-экономик шартларда да фундаменталь бурыч булып калачак. Шунысы да бар,  хәзерге  җәмгыятьтә коллектив өчен хезмәт кую шәхси уңышка ориентлашу белән алышынып бара. Хәтта мәктәп эшчәнлеген регламентлаштыручы документларда да “хезмәт”, “хезмәт тәрбиясе” дигән төшенчәләр төшеп кала. Ничек кенә булмасын без технология дәресләрендә укучыларга иске җиһазлар белән һәм үзебез эзләп тапкан материаллар белән булса да хезмәт тәрбиясе бирергә тырышабыз. Һәм шуңа өстәп туплаган белем, тәҗрибәләргә таянып заманча җитештерү өлкәсе һәм аның состав өлешләре, базар икътисады шартларында хуҗалык алып баруның мөһим ысулы булган предпринимательлек нигезләре, һөнәри белем алу юлларын өйрәтәбез.

Укучылар теоретик белем алу белән бергә гамәли эшчәнлек башкаралар. Укыту-тәрбия процессында хезмәт тәрбиясе бирүнең ролен күтәрүдә дәресләр үткәрү, гамәли эшчәнлек алып бару өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Кабинетларны оештыру санитар таләпләрнең үтәлүенә генә кайтып калырга тиеш түгел. Кабинетта дәрес үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазлар булу һәм аларның эмоциональ атмосфера тудыруы да мөһим роль уйный. Дөрес итеп җиһазланган технология кабинетында уку һәм укыту – белем һәм хезмәт тәрбиясе бирү  процессын гарантияли. Кабинетны фәнни һәм эстетик зәвык белән җиһазлау укучыларның  теоретик материалны үзләштерүен эффектлы итә. Дәресләрне заманча укыту өчен дәреслекләр, методик кулланмалар гына җитми. Технология дәресләренең төп асылы укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ә хезмәт күрсәтү өчен укучыларның теоретик белемнәрен гамәли эшчәнлектә мөстәкыйль куллана белүләре мөһим.

Кабинетта төсләр яраклашуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки төсләр күрү-нерв аппаратына төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә буяу эшләре вакытында, стендлар ясаганда яшькелт-сары төсләргә өстенлек бирәм.

Биш-алты еллап инде кабинетта чыгарылыш класс укучыларының истәлеккә кул эшләре калдыруы традициягә керде. Бу гамәл беренче мәртәбә технология кабинетына керүче кечкенәләр өчен мавыктыргыч булса, чыгарылыш укучылары өчен горурлык хисе тәрбияли. Технология кабинетларын дөрес һәм уңайлы, матур һәм зәвыклы итеп җиһазлау кабинет җитәкчеләренең осталыгыннан, иҗади эшләүләреннән тора. Әгәр дә минем кабинетымнан укучылар, укытучылар өзелми икән, укулар беткәч чыгарылыш укучылары иң беренче булып минем яныма килеп кабинеттагы яңалыклар белән кызыксыналар икән, бу инде тырышлык юкка булмаган дигән сүз.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Технология (мальчики)

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
«Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын җиһазлауның тоткан роле»

Автор: Гимазов Нияз Фаяздинович

Дата: 26.09.2018

Номер свидетельства: 478979


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
1920 руб.
2400 руб.
1880 руб.
2350 руб.
1950 руб.
2440 руб.
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства