kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Аппликацияне чиг? бел?н берл?штер?”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан Республикасы ?лм?т районы Муниципаль белем бир? Я?а К?шер  гомум урта м?кт?бе

Д?рес эшк?ртм?се

Тема : “Аппликацияне чиг? бел?н берл?штер?”

 ?лм?т районы Муниципаль белем бир?

 Я?а К?шер урта гомум урта м?кт?бене?

I категорияле технология укытучысы

Гарифуллина Сария Кашифовна

2015 ел

?лм?т районы Муниципаль белем бир? Я?а К?шер урта гомум урта м?кт?бене? I категорияле технология укытучысы Гарифуллина С. К ны?

VI сыйныф ?чен “Кул эшл?ре ??м декоратив-гам?ли и?атны? традицион т?рл?рене? технологиясе” б?леге буенча д?рес эшк?ртм?се

Тема : Аппликацияне чиг? бел?н берл?штер?

Максат:

1.Белем бир? максаты:

  -политехник белемн?рне ки??йт?;

  - аппликация ??м чиг? алымнары бел?н таныштыру;

   -халкыбызны? мирасын, к??ел биз?кл?рен укучыларга ?иткер?;

   - эшли бел? к?некм?л?рен булдыруга булышу, ярд?м ит?;

   - т?п терминнарны ??м технологик процессларны ист? калдырырга ярд?м ит?;

   - хезм?т эшч?нлеген? ?зерл??, м?гъл?м?т тупларга, фикерли белерг? ?йр?т?.

 

2. ?стерешле:

-фикер й?рт? с?л?тен ??м эш т?рл?ре бел?н   кызыксынуны ?стер?;

-игътибарлылыкны, к?з?т?ч?нлекне логик фикерл??не, и?ади ??м м?ст?кыйль эшл??не булдырырга ярд?м ит?;

- и?ади ?с?г? ??м эшл??г? шартлар тудыру 

3.Т?рбияви:

    -хезм?т с?юч?нлек,т?ртиплелек ??м коллективта эшли бел? к?некм?л?рен т?рбиял??;

    - халкыбызны? мирасын, к??ел биз?кл?рен укучыларга ?иткер?, аларда милли м?д?ниятк? ихтирам т?рбиял??;

    - милл?тебезг? карата горурлану хисл?ре т?рбиял??. Р?ссам-модельер, модельер- конструктор, тег?че профессиял?ре бел?н таныштыру;

    -п?хт?лек, алынган эшк? ?аваплылык, ярд?мчеллек, хезм?т т?рбиясе бир?.

Метод: ??г?м?,парда эшл??, к?рс?тм? (презентация), репродуктив, практик эш.

Контроль методы: телд?н, практик, ?зконтроль.

Д?рес тибы: комбинированный.

Хезм?т объекты: технологик карта ярд?менд?, аппликацияне тамбур ??е кулланып, чиг? бел?н берл?штер?.

?и?аз ??м к?рс?тм?лек: аппликация ?рн?кл?ре,модельл?р,тарихи киемн?рг? р?семн?р. (5.94.м.54нче бит р?сем,со?гы битт?ге р?сем)

План:

I. Оештыру

II. Актуализация

III.Я?а теманы а?лату

IV.Эш урынын ?зерл??

V.М?ст?кыйль эш

VI.Йомгаклау

Д?рес барышы

     Укытучы:

II.Укучылар, без сезне? бел?н “Кул эшл?ре ??м декоратив-гам?ли и?атны? традицион т?рл?рене? технологисе” б?леген ?йр?н?без.?з куллары? бел?н ?зе? ??м якыннары? ?чен т?рле- т?рле матур ?йберл?р эшли бел? (яхшы итеп эшли бел?!)  ?зе?? булган ышанычы?ны арттыра. ??р эшне оста итеп эшли алу- предметлы д?нья бел?н идар? ит? диг?н с?з ул. Эшк? оста кешене “алтын куллы“ дил?р. Нинди д? булса ??н?рг?  оста кеше,б?т?н проблемалар алдында да югалып калмый.”У?ган кулда ут уйный” дип юкка гына ?йтм?г?нн?р. Кул эшл?ре п?хт?лекк?, утырып эш эшли белерг? ?йр?т? ??м ?з эше?не? н?ти??се бел?н горурлану, кан?гатъл?н? хисе бир?.

      Кул эше т?рл?рене? берсе - тукымадан эшл?нм?л?р ясау ??м биз?? ?чен кулланылган корама техникасы бел?н сез 5 нче сыйныфта танышкан идегез.Корамалап тег?, билгеле, материалларны н?фис эшк?рт?не? берд?нбер ысулы т?гел.(?телг?н темалар буенча сораулар бирел?)

     1.  Тукымадан тегелг?н киемн?рне ??м к?нк?реш ?йберл?рен тагын нинди ысуллар бел?н биз?п була?

Укучыларны? ?аваплары ты?ланыла.(чигеп,т?рле формадагы кес?л?р беркетеп,аппликация кулланып)

     2. Н?рс? ул чиг??

Укучы:

 Т?рле материаллардан ясалган ?йберл?рне, ?еп ??м башка материал кулланып,кулдан эн? бел?н яки тег? машинасы ярд?менд? орнаментлы биз?к (н?кыш) яис? сюжетлы р?сем бел?н биз?? чиг? дип атала.

Гам?ли с?нгатьне? бу т?ре бел?н ш?гельл?н?че белгечл?рне чиг?че дип атыйлар.Р?ссам бумала бел?н ясаган кебек. Чиг?чел?р эн? ярд?менд? материалда кабатланмас р?семн?р барлыкка китер?л?р.

       Укытучы:

?йе,  чиг?не? м?мкинлекл?ре бик к?п. Аны т?рле милл?т халыклары киемене? барлык т?рл?ренд? д?, йорт зинн?тл?? ?йберл?ренд? д? ??м к?нк?реш педметларында да очратырга була.

Укучылар, биз?? техникасыны? тел?с? кайсысын ?зл?штер? сезне? кулыгыздан кил?.Чиг?не башкару ?чен бары,кулланылган материалларны? ?злекл?рен белерг?; кир?кле эш кораллары ??м ?айланмаларны д?рес сайларга; эшт? куркынычсызлык кагыйд?л?рен, р?сем, чиг? ??йл?ре, т?сл?р сайлау кагыйд?л?рен ?зл?штерерг?; эшне? башкарылу эзлеклелеген билгел?рг? ??м башкаларны белерг? кир?к.

Сыйфатлы чиг? барлыкка килсен ?чен, ?епл?рне д?рес сайларга кир?к.Чиг? ?чен гад?тт? нинди  ?епл?р кулланалар?

Укучы:

 мулине яки ирис. Йоннан эрл?нг?н ?еп, тукымадан яки тасмадан суырып алынган ??м еф?к ?епл?рне д? кулланырга була. Чиг? ?епл?рене? барысы да йомшак, ялтырап торган, бик ?к катылмаган (чиратылмаган) булырга тиеш.Бик юка тукымалар (батист, крепдешин, маркизет) ?чен мулинены? бер ?ебен яки еф?к ?еп кулланалар.Юка тукымалар (марлевка, сир?к киндер ??м киндер тукыма) ?чен мулинены? ике – ?ч ?ебен берьюлы кулланалар. Зур ?йберл?рне (менд?р, ??йм?, панно ?.б.) чиг? ?чен, алты ?епт?н торган мулине пасмасы, ирис,штапель, йон ??м синтетик ?епл?р кулланалар.Йон тукымаларда, тукыманы? калынлыгына ??м биз?ген? карап, бер яис? бер -

нич? ?епт?н торган йон ??м еф?к бел?н чиг?рг? м?мкин.

Укытучы:

5.Чиг? ??м биз?? ?чен, ?епт?н тыш тагын нинди материаллар кулланырга м?мкин?

Укучы:

 с?йл?н- ?еп керт? ?чен, тишекл?ре булган, пыяла, металл, пластмассадан вак, т?г?р?к ??м к?пкырлы, азрак яньчелг?н  б?ртекл?р.

 Стеклярус  (пыяла м?р??н)- 3 -10 мм озынлыгындагы кыска нечк? пыяла к?пш?л?р.

Ятыравыклар – ?еп керт? ?чен тишекл?ре булган,  металлдан ??м пластмассадан ясалган юка т?г?р?к ??м фигуралы пластинкалар.

 Укытучы:

Элек татар кызлары кич утырып чикк?нн?р, текк?нн?р.Чиг?л?ре ч?ч?кл?рд?н, яфраклардан, татар биз?кл?ренн?н гыйбар?т булган, т?рле-т?рле  орнаментлар кулланганнар. Н?рс? ул орнамент?

Укучы:  Аерым биз?кл?р, мотивлар(ритмлы р?вешт? кабатлана торган элемент) яис? аларны? б?тен бер т?ркемн?рене? эзлекле р?вешт? кабатлануы. Орнамент ясый торган бернич? элемент раппорт дип атала.

Укытучы:

Сезг? эшегезне башкарып чыгу ?чен, композиция с?нгате бел?н танышырга кир?к булды. ? н?рс? со? ул композиция?

Укучы:    Композиция ул-сур?т элементларын бер форма ??м эчт?лекк? ия с?нгать ?с?рен? берл?штер?.  Композиция эшл?нм?не? кайсы ?лешенд? р?сем урнашачагын, аны ?т?? ?чен нинди т?сл?рне сайлау яхшырак ик?нне к?рс?т?.

Укытучы:

III. Укучылар, сез эшл?нм?л?регезне аппликация кулланып башлап ?иб?рдегез.

Аппликация с?зе н?рс?не а?лата?

Укучыларны? ?авабы: Аппликация ул – тукымага тукыма кис?кл?ренн?н биз?к тег? (яис? ябыштыру). Детальл?рне кисеп фонга кую ??м ?илем, ?епл?р ярд?менд? ныгытуга нигезл?нг?н сур?тл?? техникасы ул. Аппликацияне тел?с? нинди тукымадан ясап була, л?кин сыпылмый торган материаллардан (сукно, драп,юка ясалма яки чын к?н) ясау ?айлы, бу вакытта детальл?рне? кырыйларын эшк?рт? ?и?елер?к була. Заманча  аппликацияд?  м?мкин булган барча материаллар: к?газь, тукыма, каен тузы, ?еп, мех, киптерелг?н ?семлекл?р, агач ?.б. Аппликацияне т?рле ысуллар бел?н ясарга м?мкин. Кайчакта детальл?рне, тегеп куймыйча, нигез материалына ябыштыралар гына. Моны? ?чен кайнар ?т?к бел?н ?т?кл?г?нд?, тукымага ябышып кала торган махсус ?илемле материал – ике яклы флизелин кулланалар. Флизелинны? барлык т?рл?рен д? тукымалар кибетенн?н  яки галантерия – эн?, ?еп, т?йм?л?р сатыла торган б?лект?н сатып алырга м?мкин. флизелин булмаса,тукыманы вакытлыча ябыштыру ?чен, полиэтилен пленкасын да кулланып була. Аны? чиста булуы гына м??б?ри.

Укытучы:

Укучылар,б?ген аппликацияне тамбур ??е кулланып, чиг? бел?н берл?штерерсез.

Тамбурлап чиг?- безне? ?бил?ребезне? бик ки? кулланыла торган чиг? ?рн?ге булган. Бу ??й бел?н диван менд?рл?рен, ашъяулыкларны,алъяпкыч ит?кл?рен, кулъяулыкларны чиг?рг? була.

-Тамбурлы чиг? элм?кк? элм?к б?йл?п чигел?. Матур булып к?переп торсын ?чен, ике катлы еф?к яки мулине ?еп алына.

Татар чиг?е артык к?пт?рле булмаган. И? к?п кулланылганы шома чиг?, тапкырлап чиг? булган. ? тамбурлы чиг? ис? –татар чиг?л?ренд? беренче урынны алып торган бик борынгы, тарихлы чиг?.Кия?г? чыгасы кыз бала ?з бирн?сен ?зе ?зерл?рг? тиеш булган. Бирн?д? ?йне биз?? ?чен кашага – п?рд?, ишек чаршаулары, ?ст?л. Карават читл?ре, чикк?н башлы с?лгел?р, менд?р – ястык тышлары булган. Булачак кия?не? ата – анасы, туганнары ?чен д?  б?л?к ?зерл?нг?н. Ир туганнар ?чен - аяк чолгаулары, т?б?т?йл?р, кыз туганнар ?чен кулъяулыклар, к?кр?кч?л?р чикк?нн?р. Мен? шушы чигешл?рд? тамбурлы чиг? кулланылган.

Сезг?  аны башкарырга  технологик карта ярд?м ит?р.

Эш т?ртибе бел?н таныштыру(технологик карта ярд?менд?)Этапларын эшл?п к?рс?т?.

IV. Эш урынын ?зерл??.

-Безг? б?ген эшл?р ?чен нинди материаллар, инструментлар кир?к булачак?

    Куркынычсызлык кагыйд?л?рен иск? т?шер?.

V.М?ст?кыйль эш.

Сез эшл?г?нд? татар халык к?е уйнап торыр. Ул сезне эшк? ил?амландырыр, сезг? тыныч эшл?рг?, матур биз?кл?р ясарга ярд?м ит?р. Безне? б?гнге д?рес гади д?рес т?гел, ? б?лки ярыш-д?рес. Ярышта кем ?и??р? Без аны д?рес ахырында белербез. Шу?а к?р? эшл?регезне эстетик з?вык  бел?н, матур, чиста, п?хт? итеп башкарырга тырышыгыз. Эшне б?ял?г?нд? эшл?нешен?, биз?лешен? ген? т?гел, чималны д?рес, ?р?м – ш?р?м итмич? файдалануына да карыйм.

 

Укучылар эшк? кереш?. ?крен ген? к?й агыла.(“Т?фтил??”,”Ашказар”, “Кара урман”.) Укытучы р?тл?р арасыннан й?реп эш алымыны? т?рле юлларын иск?ртеп кит?.Кир?к дип тапса ярд?м ит?. Беркад?р эшл?г?ч, физкультминут оештырыла.Ул утырган килеш кен? эшл?н?.

Укытучы. ?йд?гез ?ле, балалар, кулларны ял иттереп алыйк.

Кулларны ?ск? к?т?рдек.

?крен ген? чайкалдык.

Укучылар(кул чайкыйлар). Бу – агачлар урманда.

Укытучы.Кулларны чайкадык.Бармакларны селкеттек.

Укучылар.Бу- чыкларны ?ил коя.

Укытучы.?крен ген? кул изибез.

Укучылар. Бу – безг? кошлар  кайта.

Укытучы. Мен? килеп кундылар,

                   Канатларын ?ыйдылар.

? х?зер эшне д?вам ит?без.

Эшл?нм?л?л?р эшл?неп бетк?ч, к?й туктап кала. Балалар, эшл?нм?л?рен кулларына алып, ?крен ген? т?г?р?кк? тезел?л?р. Бер-берсене? эшл?рен карап, фикерл?рен ?йт?л?р.

VI. Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, сез б?ген барыгыз да тырышып эшл?дегез.Кулъяулыкларыгыз матур килеп чыккан. Шу?а к?р? б?генге  ярыш- д?рест? барыгыз да ?и??чел?р булдыгыз. Котлыйм сезне! Бу кулъяулыкларыгызны якыннарыгызга б?л?к ит? аласыз. (Кулъяулык турында   алдан ?зерл?нг?н укучыларны? чыгышы )

1 нче укучы: Пар кулъяулык б?л?к итк?н иде?,

Еракларга чыгып китк?нд?.

Минем т?сем итеп карарсы? дип,

?зелеп- ?зелеп исе?? т?шк?нд?.

Кулъяулыкны? бер сы?ары, дустым,

Югалды шул еллар кичк?нд?.

Берсе ис?н, алып карыйм аны,

Син ?зелеп иск? т?шк?нд?.

Пар кулъяулык кебек аерылыштык,

Ниг? д?нья шулай тигессез?

Тик шулай да нинди сихри к?ч со?

Б?йл?п тора безне ?злексез?

2 нче укучы:

Эшл?дем”,- дип ?йтеп булмый,

?г?р эшт? пешм?с??.

Эш ул сине ?зе мактый,

Яхшы итеп эшл?с??.

“Н?рс? эшлим?”- диеп уйла,

Ирт?н торып басуга.

Эшк? кир?кле к?че?не,

?р?м итм? ачуга.            (Хаким?ан Халиков)

Укытучы:

-Кеше ?ирг? бер ген? кил?. Аны? хыяллары бай, тормышы, кылган эшл?ре матур,башкаларга ?рн?к булырга тиеш. Халкыбызны? к??ел биз?кл?рен кил?ч?кт? сез ?стерерсез, яш?ртерсез, тагын да баетырсыз,  дип ышанып калабыз.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Аппликацияне чиг? бел?н берл?штер?”»

Татарстан Республикасы Әлмәт районы Муниципаль белем бирү Яңа Кәшер гомум урта мәктәбе



Дәрес эшкәртмәсе

Тема : “Аппликацияне чигү белән берләштерү”




Әлмәт районы Муниципаль белем бирү

Яңа Кәшер урта гомум урта мәктәбенең

I категорияле технология укытучысы

Гарифуллина Сария Кашифовна





























2015 ел

Әлмәт районы Муниципаль белем бирү Яңа Кәшер урта гомум урта мәктәбенең I категорияле технология укытучысы Гарифуллина С. К ның

VI сыйныф өчен “Кул эшләре һәм декоратив-гамәли иҗатның традицион төрләренең технологиясе” бүлеге буенча дәрес эшкәртмәсе


Тема : Аппликацияне чигү белән берләштерү

Максат:

1.Белем бирү максаты:

-политехник белемнәрне киңәйтү;

- аппликация һәм чигү алымнары белән таныштыру;

-халкыбызның мирасын, күңел бизәкләрен укучыларга җиткерү;

- эшли белү күнекмәләрен булдыруга булышу, ярдәм итү;

- төп терминнарны һәм технологик процессларны истә калдырырга ярдәм итү;

- хезмәт эшчәнлегенә әзерләү, мәгълүмәт тупларга, фикерли белергә өйрәтү.


2. Үстерешле:

-фикер йөртү сәләтен һәм эш төрләре белән кызыксынуны үстерү;

-игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне логик фикерләүне, иҗади һәм мөстәкыйль эшләүне булдырырга ярдәм итү;

- иҗади үсүгә һәм эшләүгә шартлар тудыру

3.Тәрбияви:

-хезмәт сөючәнлек,тәртиплелек һәм коллективта эшли белү күнекмәләрен тәрбияләү;

- халкыбызның мирасын, күңел бизәкләрен укучыларга җиткерү, аларда милли мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү;

- милләтебезгә карата горурлану хисләре тәрбияләү. Рәссам-модельер, модельер- конструктор, тегүче профессияләре белән таныштыру;

-пөхтәлек, алынган эшкә җаваплылык, ярдәмчеллек, хезмәт тәрбиясе бирү.

Метод: Әңгәмә,парда эшләү, күрсәтмә (презентация), репродуктив, практик эш.

Контроль методы: телдән, практик, үзконтроль.

Дәрес тибы: комбинированный.

Хезмәт объекты: технологик карта ярдәмендә, аппликацияне тамбур җөе кулланып, чигү белән берләштерү .



Җиһаз һәм күрсәтмәлек: аппликация үрнәкләре,модельләр,тарихи киемнәргә рәсемнәр. (5.94.м.54нче бит рәсем,соңгы биттәге рәсем)

План:

I. Оештыру

II. Актуализация

III.Яңа теманы аңлату

IV.Эш урынын әзерләү

V.Мөстәкыйль эш

VI.Йомгаклау







Дәрес барышы

Укытучы:

II .Укучылар, без сезнең белән “Кул эшләре һәм декоратив-гамәли иҗатның традицион төрләренең технологисе” бүлеген өйрәнәбез.Үз кулларың белән үзең һәм якыннарың өчен төрле- төрле матур әйберләр эшли белү (яхшы итеп эшли белү!) үзеңә булган ышанычыңны арттыра. Һәр эшне оста итеп эшли алу- предметлы дөнья белән идарә итү дигән сүз ул. Эшкә оста кешене “алтын куллы“ диләр. Нинди дә булса һөнәргә оста кеше ,бүтән проблемалар алдында да югалып калмый.”Уңган кулда ут уйный” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кул эшләре пөхтәлеккә, утырып эш эшли белергә өйрәтә һәм үз эшеңнең нәтиҗәсе белән горурлану, канәгатъләнү хисе бирә.

Кул эше төрләренең берсе - тукымадан эшләнмәләр ясау һәм бизәү өчен кулланылган корама техникасы белән сез 5 нче сыйныфта танышкан идегез.Корамалап тегү, билгеле , материалларны нәфис эшкәртүнең бердәнбер ысулы түгел.(Үтелгән темалар буенча сораулар бирелә)

1. Тукымадан тегелгән киемнәрне һәм көнкүреш әйберләрен тагын нинди ысуллар белән бизәп була?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.(чигеп,төрле формадагы кесәләр беркетеп,аппликация кулланып)

2. Нәрсә ул чигү?

Укучы:

Төрле материаллардан ясалган әйберләрне, җеп һәм башка материал кулланып,кулдан энә белән яки тегү машинасы ярдәмендә орнаментлы бизәк (нәкыш) яисә сюжетлы рәсем белән бизәү чигү дип атала.

Гамәли сәнгатьнең бу төре белән шөгельләнүче белгечләрне чигүче дип атыйлар.Рәссам бумала белән ясаган кебек. Чигүчеләр энә ярдәмендә материалда кабатланмас рәсемнәр барлыкка китерәләр.

Укытучы:

Әйе, чигүнең мөмкинлекләре бик күп. Аны төрле милләт халыклары киеменең барлык төрләрендә дә, йорт зиннәтләү әйберләрендә дә һәм көнкүреш педметларында да очратырга була.

Укучылар, бизәү техникасының теләсә кайсысын үзләштерү сезнең кулыгыздан килә.Чигүне башкару өчен бары,кулланылган материалларның үзлекләрен белергә; кирәкле эш кораллары һәм җайланмаларны дөрес сайларга; эштә куркынычсызлык кагыйдәләрен, рәсем, чигү җөйләре, төсләр сайлау кагыйдәләрен үзләштерергә; эшнең башкарылу эзлеклелеген билгеләргә һәм башкаларны белергә кирәк.

Сыйфатлы чигү барлыкка килсен өчен, җепләрне дөрес сайларга кирәк.Чигү өчен гадәттә нинди җепләр кулланалар?

Укучы:

мулине яки ирис. Йоннан эрләнгән җеп, тукымадан яки тасмадан суырып алынган һәм ефәк җепләрне дә кулланырга була. Чигү җепләренең барысы да йомшак, ялтырап торган, бик үк катылмаган (чиратылмаган) булырга тиеш.Бик юка тукымалар (батист, крепдешин, маркизет) өчен мулиненың бер җебен яки ефәк җеп кулланалар.Юка тукымалар (марлевка, сирәк киндер һәм киндер тукыма) өчен мулиненың ике – өч җебен берьюлы кулланалар. Зур әйберләрне (мендәр, җәймә, панно һ.б.) чигү өчен , алты җептән торган мулине пасмасы, ирис,штапель, йон һәм синтетик җепләр кулланалар.Йон тукымаларда, тукыманың калынлыгына һәм бизәгенә карап, бер яисә бер -

ничә җептән торган йон һәм ефәк белән чигәргә мөмкин.

Укытучы:

5.Чигү һәм бизәү өчен, җептән тыш тагын нинди материаллар кулланырга мөмкин?

Укучы:

сәйлән- җеп кертү өчен, тишекләре булган, пыяла, металл, пластмассадан вак, түгәрәк һәм күпкырлы, азрак яньчелгән бөртекләр.

Стеклярус (пыяла мәрҗән)- 3 -10 мм озынлыгындагы кыска нечкә пыяла көпшәләр.

Ятыравыклар – җеп кертү өчен тишекләре булган, металлдан һәм пластмассадан ясалган юка түгәрәк һәм фигуралы пластинкалар.

Укытучы:

Элек татар кызлары кич утырып чиккәннәр, теккәннәр.Чигүләре чәчәкләрдән, яфраклардан, татар бизәкләреннән гыйбарәт булган, төрле-төрле орнаментлар кулланганнар. Нәрсә ул орнамент?

Укучы: Аерым бизәкләр, мотивлар(ритмлы рәвештә кабатлана торган элемент) яисә аларның бөтен бер төркемнәренең эзлекле рәвештә кабатлануы. Орнамент ясый торган берничә элемент раппорт дип атала.

Укытучы:

Сезгә эшегезне башкарып чыгу өчен, композиция сәнгате белән танышырга кирәк булды. Ә нәрсә соң ул композиция?

Укучы: Композиция ул-сурәт элементларын бер форма һәм эчтәлеккә ия сәнгать әсәренә берләштерү. Композиция эшләнмәнең кайсы өлешендә рәсем урнашачагын, аны үтәү өчен нинди төсләрне сайлау яхшырак икәнне күрсәтә.

Укытучы:

III . Укучылар, сез эшләнмәләрегезне аппликация кулланып башлап җибәрдегез.

Аппликация сүзе нәрсәне аңлата?

Укучыларның җавабы: Аппликация ул – тукымага тукыма кисәкләреннән бизәк тегү (яисә ябыштыру). Детальләрне кисеп фонга кую һәм җилем, җепләр ярдәмендә ныгытуга нигезләнгән сурәтләү техникасы ул. Аппликацияне теләсә нинди тукымадан ясап була, ләкин сыпылмый торган материаллардан (сукно, драп,юка ясалма яки чын күн) ясау җайлы, бу вакытта детальләрнең кырыйларын эшкәртү җиңелерәк була. Заманча аппликациядә мөмкин булган барча материаллар: кәгазь, тукыма, каен тузы, җеп, мех, киптерелгән үсемлекләр, агач һ.б. Аппликацияне төрле ысуллар белән ясарга мөмкин. Кайчакта детальләрне, тегеп куймыйча, нигез материалына ябыштыралар гына. Моның өчен кайнар үтүк белән үтүкләгәндә, тукымага ябышып кала торган махсус җилемле материал – ике яклы флизелин кулланалар. Флизелинның барлык төрләрен дә тукымалар кибетеннән яки галантерия – энә, җеп, төймәләр сатыла торган бүлектән сатып алырга мөмкин. флизелин булмаса,тукыманы вакытлыча ябыштыру өчен, полиэтилен пленкасын да кулланып була. Аның чиста булуы гына мәҗбүри.

Укытучы:

Укучылар,бүген аппликацияне тамбур җөе кулланып, чигү белән берләштерерсез .

Тамбурлап чигү- безнең әбиләребезнең бик киң кулланыла торган чигү үрнәге булган. Бу җөй белән диван мендәрләрен, ашъяулыкларны,алъяпкыч итәкләрен, кулъяулыкларны чигәргә була.

-Тамбурлы чигү элмәккә элмәк бәйләп чигелә. Матур булып күпереп торсын өчен, ике катлы ефәк яки мулине җеп алына.

Татар чигүе артык күптөрле булмаган. Иң күп кулланылганы шома чигү, тапкырлап чигү булган. Ә тамбурлы чигү исә –татар чигүләрендә беренче урынны алып торган бик борынгы, тарихлы чигү.Кияүгә чыгасы кыз бала үз бирнәсен үзе әзерләргә тиеш булган. Бирнәдә өйне бизәү өчен кашага – пәрдә, ишек чаршаулары, өстәл. Карават читләре, чиккән башлы сөлгеләр, мендәр – ястык тышлары булган. Булачак кияүнең ата – анасы , туганнары өчен дә бүләк әзерләнгән. Ир туганнар өчен - аяк чолгаулары, түбәтәйләр, кыз туганнар өчен кулъяулыклар, күкрәкчәләр чиккәннәр. Менә шушы чигешләрдә тамбурлы чигү кулланылган.

Сезгә аны башкарырга технологик карта ярдәм итәр.

Эш тәртибе белән таныштыру(технологик карта ярдәмендә)Этапларын эшләп күрсәтү.


IV . Эш урынын әзерләү.

-Безгә бүген эшләр өчен нинди материаллар, инструментлар кирәк булачак?

Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

V .Мөстәкыйль эш.

Сез эшләгәндә татар халык көе уйнап торыр. Ул сезне эшкә илһамландырыр, сезгә тыныч эшләргә, матур бизәкләр ясарга ярдәм итәр. Безнең бүгнге дәрес гади дәрес түгел, ә бәлки ярыш-дәрес. Ярышта кем җиңәр? Без аны дәрес ахырында белербез. Шуңа күрә эшләрегезне эстетик зәвык белән, матур, чиста, пөхтә итеп башкарырга тырышыгыз. Эшне бәяләгәндә эшләнешенә , бизәлешенә генә түгел, чималны дөрес, әрәм – шәрәм итмичә файдалануына да карыйм.


Укучылар эшкә керешә. Әкрен генә көй агыла.(“Тәфтиләү”,”Ашказар”, “Кара урман”.) Укытучы рәтләр арасыннан йөреп эш алымының төрле юлларын искәртеп китә.Кирәк дип тапса ярдәм итә. Беркадәр эшләгәч, физкультминут оештырыла.Ул утырган килеш кенә эшләнә.

Укытучы. Әйдәгез әле, балалар, кулларны ял иттереп алыйк.

Кулларны өскә күтәрдек.

Әкрен генә чайкалдык.

Укучылар(кул чайкыйлар). Бу – агачлар урманда.

Укытучы.Кулларны чайкадык.Бармакларны селкеттек.

Укучылар.Бу- чыкларны җил коя.

Укытучы.Әкрен генә кул изибез.

Укучылар. Бу – безгә кошлар кайта.

Укытучы. Менә килеп кундылар,

Канатларын җыйдылар.


Ә хәзер эшне дәвам итәбез.

Эшләнмәләләр эшләнеп беткәч, көй туктап кала. Балалар, эшләнмәләрен кулларына алып, әкрен генә түгәрәккә тезеләләр. Бер-берсенең эшләрен карап, фикерләрен әйтәләр.

VI. Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, сез бүген барыгыз да тырышып эшләдегез.Кулъяулыкларыгыз матур килеп чыккан. Шуңа күрә бүгенге ярыш- дәрестә барыгыз да җиңүчеләр булдыгыз. Котлыйм сезне! Бу кулъяулыкларыгызны якыннарыгызга бүләк итә аласыз. (Кулъяулык турында алдан әзерләнгән укучыларның чыгышы )

1 нче укучы: Пар кулъяулык бүләк иткән идең,

Еракларга чыгып киткәндә.

Минем төсем итеп карарсың дип,

Өзелеп- өзелеп исеңә төшкәндә.

Кулъяулыкның бер сыңары, дустым,

Югалды шул еллар кичкәндә.

Берсе исән, алып карыйм аны,

Син өзелеп искә төшкәндә.

Пар кулъяулык кебек аерылыштык,

Нигә дөнья шулай тигессез?

Тик шулай да нинди сихри көч соң

Бәйләп тора безне өзлексез?

2 нче укучы:

“Эшләдем”,- дип әйтеп булмый,

Әгәр эштә пешмәсәң.

Эш ул сине үзе мактый,

Яхшы итеп эшләсәң.

“Нәрсә эшлим?”- диеп уйла,

Иртән торып басуга.

Эшкә кирәкле көчеңне,

Әрәм итмә ачуга. (Хакимҗан Халиков)

Укытучы:

-Кеше җиргә бер генә килә. Аның хыяллары бай, тормышы, кылган эшләре матур,башкаларга үрнәк булырга тиеш. Халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәктә сез үстерерсез, яшәртерсез, тагын да баетырсыз, дип ышанып калабыз.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Технология (девочки)

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
“Аппликацияне чиг? бел?н берл?штер?”

Автор: Гарифуллина Сария Кашифовна

Дата: 09.11.2015

Номер свидетельства: 250190


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства