kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Научно-практическая работа "Национальные татарские узоры"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Научно-практическая работа "Национальные татарские узоры"

                                  И?ади проект эшене? эчт?леге

 

1.Барлыкка килг?н проблеманы ??м ихтыя?ны нигезл??........................2

2.“Фикер й?рт? схемасы”н т?з?..................................................................3

3.Т?п параметрларны ??м чикл??л?рне ачыклау......................................4

4.Теоретик м?гъл?матлар............................................................................5

5.Тарих ??м заманчалык..............................................................................6

6.Идеял?р банкы........................................................................................7-9

7.Эшл?нм?не? эскизы..................................................................................10

8.Эшл?нм?г? тал?пл?р.................................................................................11

9.Эш кораллары ??м ?айланмалар.............................................................12

10.Материаллар.........................................................................................13-14

11.Эш вакытында куркынычсызлык кагыйд?л?ре...................................15

12.?зерл?? технологиясе............................................................................16

13.Технологик карталар...........................................................................17-20

14.Сыйфатны тикшер?................................................................................21

15.Экологик нигезл??.................................................................................22

16.Экономик нигезл??................................................................................23

17.Реклама...................................................................................................24

18.?занализ.................................................................................................25

19.Терминнар с?злеге................................................................................26

20.Кулланылган ?д?бият...........................................................................27

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Научно-практическая работа "Национальные татарские узоры" »


Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Сабинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа- интернат VIII вида»





Национальные татарские узоры





Выполнила: ученица 8 класса

Дорофеева Юлия Сергеевна









































































Иҗади проект эшенең эчтәлеге



1.Барлыкка килгән проблеманы һәм ихтыяҗны нигезләү........................2

2.“Фикер йөртү схемасы”н төзү..................................................................3

3.Төп параметрларны һәм чикләүләрне ачыклау......................................4

4.Теоретик мәгълүматлар............................................................................5

5.Тарих һәм заманчалык..............................................................................6

6.Идеяләр банкы........................................................................................7-9

7.Эшләнмәнең эскизы..................................................................................10

8.Эшләнмәгә таләпләр.................................................................................11

9.Эш кораллары һәм җайланмалар.............................................................12

10.Материаллар.........................................................................................13-14

11.Эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре...................................15

12.Әзерләү технологиясе............................................................................16

13.Технологик карталар...........................................................................17-20

14.Сыйфатны тикшерү................................................................................21

15.Экологик нигезләү.................................................................................22

16.Экономик нигезләү................................................................................23

17.Реклама...................................................................................................24

18.Үзанализ.................................................................................................25

19.Терминнар сүзлеге................................................................................26

20.Кулланылган әдәбият...........................................................................27







1.Барлыкка килгән проблеманы һәм ихтыяҗны нигезләү.



Декабрь ае. Алда – яңа, 2014нче ел. Россиядә Олимпиада елы. Һәркем моны зур дулкынлану белән көтә.

Олимпиада. Менә икенче ел инде укучыларым район фән олимпиадаларында катнашалар.

Кул эшләрен яратып башкаралар. Нәфис кул сәнгатенең барлык төре белән яратып шөгыльләнәләр.Үз куллары белән сәнгать әсәрләрен тудырырга яраталар. Иҗат һәрчак безнең яшәү һәм фикерләү рәвешеннән тора, билгесез нәрсәләрне өйрәнергә, билгелесен үзгәртергә һәм камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа да Кызыл Мишә авылында нәфис кул сәнгате белән шөгыльләнү бик борынгыдан килә.

Быел да технология фәненнән олимпиадага күптән әзерләнә башладылар. Тема сайладылар, идеяләр эзләделәр. Яңа елда үзләренең якыннарын, яраткан сеңелләрен Яңа ел бүләкләре белән сөендерергә булдылар.

Ыргак белән бәйләргә яраталар. Аның белән үрергә 3нче сыйныфта мавыгып киттеләр. Теләсә нинди катлаулы схеманы аңлап, бәйли алалар. Бәйләү бик борынгы сәнгать әсәре булса да, ул беркайчан да модадан чыкмый. Аннан соң үзләренең күңел җылыларынн биреп җитештергән әйберне киюе дә күңелле.

Яңа ел булгач ак төсне сайладылар. Ак төстәге челтәрле, бәйрәмгә күлмәкләр бәйләргә уйладылар.

Айгөлгә күлмәк, ул 7нче сыйныфта укый. “Акчәчәк” күлмәге, пелерина белән. Күлмәк – трансформер. Аны пелерина белән дә, төрле якалар белән кияргә була. Күлмәк үзенең тышкы күренешләре белән һәрвакыт икенче төрле, яңа була.

Сеңелләремә ажур костюмнар бәйләдем. Алар аны бик яратып кабул иттеләр.










2.Фикер йөртү схемасы





Материал





Размеры

Әзерләү технологиясе





Акчәчәк”











Формасы

Төрләре



Бәясе

















3.Төп параметрларны һәм чикләүләрне ачыклау.



● Эшләнмә матур булырга һәм хәзерге заман модасын чагылдырырга;

● Эшләнмә үзенчәлекле булырга;

● Эшләнмә хәрәкәт иткәндә комачауламаска, уңайлы, иркен булырга;

● Эшләнмә конструкциясен сайлап алынган модельга туры килергә;

● Күркәм һәм оригиналь булырга;

● Эшләнмә гәүдәдә әйбәт утырырга;

● Барлыкка килгән дефектлар әйбер өстендә эшләгәндә бетерелергә тиеш;

● Әйбернең үз кыйммәте түбән, үзе югары сыйфатлы булырга, ләкин мөмкин кадәр арзанрак торырга тиеш.



4.Теоретик мәгълүматлар.

Идеяны анализлау.

Иң оптималь вариантны сайлау.



Билгеләр

Альтернатив вариантлар

1

2

3

1


Эшләнмә

элементлары

Күлмәк

Балалар өчен күлмәк

Балалар өчен күлмәк (балеро һәм итәк)

2


Төп материал

(җеп төрләре)

Пряжа Alize “Diva”

(100%, хлопок)

Пряжа “Джинс”

(55% хлопок,

45% РАС)

Пряжа “Нежность”

(47% хлопок,

53% вискоза)

3


Бизәү материаллары

Җеп,тукыма

Җеп, кашлар,

стразалар

Стразалар,

кашлар

4


Декоратив бизәү

Схемалардан карап төрле үрнәкләр ясау

Схемалардан карап төрле үрнәкләр ясау

Стразалар, кашлар

5


Декоратив бизәү алымнары

Кулдан бәйләү

Кулдан бәйләү

Кулдан бәйләү



Бөтен альтернатив вариантларны карап, мин 1нче вариантны сайлыйм.

  1. Балеро элементлары бик катлаулы түгел, шуңа күрә конструкцияләү һәм модельләрне мин үзем генә башкара алам.

  2. Төп материал (100% хлопок). Ул нәзек һәм ыргак белән эшләү өчен бик уңайлы.

  3. Мин чынлап алынган багана белән бәйләнүне сайладым, ул гади һәм бик тиз эшләнә, аннан тыш миңа шушы ысул белән бәйләү бик ошый.











5. Тарих һәм заманчалык.

Ыргак белән бәйләү кешенең иң беренче уйлап тапкан эшләрнең

берсе.

Башта ыргак белән үрү ирләр эше булса да, еллар узган саен ул хатын – кыз эше буларак камилләшкән.

Эксперт Анни Поттер фикере буенча – “Хәзерге заман ыргак белән үрү төре 16нчы гасырда ук уйлап табылган”

Россиядә ыргак белән үреп бәйләү 19 нчы гасыр ахырында киң таралган. Хатын – кызлар кич белән бергә җыелышып ыргак белән үреп бәйләгәннәр. Осталар түгәрәкләп бәйләү төренә зур игътибар биргәннәр.

Ыргак белән үреп бәйләү бик тиз эшләнә. Тулы бер киемнәр үрелә, я булмаса киемнәрнең өлеше генә.

Баштарак ыргак урынына туры бер таякны кулланганнар. Хәзер ыргакның металлардан, сөяктән, плассамасадан, агачтан эшләнгән төрле калынлыктагылары очрый. Алар 1дән алым 8 ммга кадәр.
















6. Идеялар банкы.


Балеро




  1. Шәл






















Күлмәк



















7.Эшләнмәнең эзкизы






























8. Эшләнмәгә таләпләр.


  1. Үлчәмнәрнең өлгегә туры килүе.


  1. Эшләнмәдә хәзерге мода колоритын куллану.



  1. Күлмәкне хәзерге мода бизәкләре белән кулдан, ыргак

ярдәмендә үрү.














9. Эш кораллары һәм җайланмалар.

Җайланмалар:

  • Утюк “Vitek”

Инструментлар:

  • Кайчы

  • Лента (метр)

  • Карандаш

  • Ыргак














10. Материаллар.

- Ак төстәге (100% хлопок) җеп



Эш моментлары

11. Куркынычсызлык кагыйдәләре


Кайчы белән эшләгәндә

  1. Кайчыны махсус урында сакларга;

  2. Кискән вакытта иптәшең янына килмәскә;

  3. Эш урынында кайчыны ачык хәлдә калдырмаска;

  4. Кайчыны машинаның әйләнә торган өлешенә куймаска;

  5. Кайчыны иптәшеңә очлы ягы белән бирмәскә.



Энә белән эшләгәндә

  1. Энәне махсус урында сакларга;

  2. Энәне киемнәргә кадамаска;

  3. Энәне югалтмаска, авызга капмаска;

  4. Сынган энәне теләсә кая ташламаска.


Үтүк белән эшләгәндә

  1. Эшли башлаганчы, төзеклеген тикшерергә;

  2. Үтүкне кабызганда юеш кул белән эш итмәскә;

  3. Үтүкне махсус урында сакларга;

  4. Эш беткәч үтүкне сүндерергә;

  5. Үтүкләгәндә резина келәм өстенә басарга.


Санитария гигиена кагыйдәләре

  1. Яктылык сул яктан яки каршыдан төшәргә тиеш;

  2. Гәүдәне төз тотып, башны алга ия төшеп утырырга кирәк.















12. Әзерләү технологиясе

Күлмәк

  1. Эшләнмәнең размерын алабыз.

  2. Схема буенча пелерина бәйлибез.

  3. Күлмәкнең өске өлешен башта 1нче схема буенча, аннары 2нче схема буенча бәйләнә.

  4. Арт тактаны бәйлим.

  5. Ал тактаны бәйлим.

  6. Ал такта белән арт тактаны тоташтырам.

  7. Итәк өлешен схемага карап бәйлим.

  8. Аскы өлеш белән өске өлешне тоташтырам.

  9. Бизәү өчен чәчәкләр бәйлим.

  10. Чәчәкләрне күлмәккә беркетәм.

  11. Әзер эшләнмәне юам.

  12. Күлмәкне үтүклим.

  13. Күлмәккә эчлек әзерлим.

Балаларга күлмәк

  1. Киҗе мамык җеп сайлыйм.

  2. Күзәнәкләр җыеп муеннан бәйли башлыйм.

  3. Билгә кадәр 1нче схемага карап бәйлим.

  4. Билдән соң 2нче схема белән бәйлим.

  5. Итәк очын 3нче схемадан карап бәйлим.

  6. Күлмәктә өзеклек юк, муеннан башлана, итәктә тәмамлана.

  7. Чәчәкләр бәйлим.

  8. Чәчәкләрне беркетәм.

  9. Эшләнмәне юып, үтүклим.



  1. 1нче схема буенча кокетка бәйлим.

  2. Кокетканы түгәрәккә алам.

  3. Әзер түгәрәкне икегә бөклим.

  4. Түгәрәк рәтләр белән 2нче схема буенча бәйлим.

  5. 15 см биеклектә бәйләүне туктатасы.

  6. Итәк өлешен схемага карап бәйлим.





13.Технологик карта (күлмәк)

Әзерләү эчлеклелеге

График бирелеше

Инструментлар, җиһазлар

1.

Схема буенча пелерина бәйлибез.



Ыргак

2.

Күлмәкнең өске өлешен башта 1нче схема буенча бәйлибез


Ыргак

3.


Арт тактаны бәйлим.







Ыргак



4.





Ал тактаны бәйлим.








Ыргак





5.




Итәк өлешен схемага карап бәйлим.






Ыргак






Технологик карта (балалар өчен күлмәк)

Әзерләү эчлеклелеге

График бирелеше

Инструментлар, җиһазлар

1.

Күзәнәкләр җыеп муеннан бәйли башлыйм.

Билгә кадәр 1нче схемага карап бәйлим.



Ыргак

2.

Билдән соң 2нче схема белән бәйлим.


Ыргак

3.

Итәк очын 3нче схемадан карап бәйлим.



Ыргак

4.

Чәчәкләр бәйлим.



Ыргак

Технологик карта (балалар өчен күлмәк)

Әзерләү эчлеклелеге

График бирелеше

Инструментлар, җиһазлар

1.

1нче схема буенча кокетка бәйлим.



Ыргак

2.

Кокетканы түгәрәккә алабыз.

Әзер түгәрәкне икегә бөклибез.

Түгәрәк рәтләр белән 2нче схема буенча бәйлибез.

15см биеклектә бәйләүне туктатасы.



Ыргак

3.

Итәк өлешен схемага карап бәйлим.



Ыргак



14. Сыйфатны тикшерү.

Бу коллекция гомумән алганда, бик уңышлы килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, уйлаганга караганда да уңышлырак. Эшләнмәгә куелган барлык таләпләр дә үтәлде. Җепләрнең төре һәм төсләре дә дөрес сайланган дигән нәтиҗә ясадым.

Эшләнмәләрне бәйләгәндә кулланган үрнәкләр матур, тулы композиция җыелмасыннан тора.

Шулай ук, эшләнмәнең барлык үлчәмнәре дә төгәл алынган, гәүдә төзелешенә туры килердәй булган.

Минем эшләнмәм бик җайлы, иркен, хәрәкәтләр ясарга комачау итми һәм хәзерге заман модасына туры килеп кенә тора.

Әлбәттә, үзең җитештергән әйбер бар яктан да килгән кебек тоела. Тик, ыргак белән бәйләгәндә вакытта бик күп кенә проблемалар белән очрашырга туры килә. Шуларның безнең очракка гына туры килгәнен карап үтик. Мәсәлән, әгәрдә мин күлмәкне буш итеп бәйләгән булсам, ул юганнан соң бөтенләй салынып төшәр иде, ә артык кысып бәйләсәм ул югач бик нык утырачак һәм минем эшем юкка чыгачак. Әмма, мин бу проблемаларны алдан ук уйлап, күз аллап куйдым һәм проблемаларны булдырмадым.

Әзер коллекция сезнең алда. Аның гүзәллеген, күркәмлеген сез үзегез бәяли аласыз. Мин исә, үз чиратымда, эшләгән эшем белән канәгать.

Минем алдыма куелган проблемалар чишелде, максатыма ирештем диеп уйлыйм.

















15. Экологик нигезләү.

Җепне махсус җеп кибетеннән сатып алдык.

Җепләрнең гигиеник сертификатлары бар, шуңа күрә мин аларны үземнең проект эшемдә кыю куллана алам.


Эшләмәне эшләгәндә экологик һәм эргономик, технологик якка игътибар итү.


Эшләнмәнең эргономиклылыгы аны файдалаганда, эксплуатацияләгәндә аның иң гади һәм иң җиңел хезмәт күрсәтүгә кайтып кала. Эргономика, хезмәт күрсәткәндә кешенең иң аз энергитек чыгымнар чыгарып, эш урынын җиһазлауны күздә тота һәм ул хезмәтне фәнни оештыру белән тыгыз бәйләнештә.

Проектның экологиклыгы – ул эшләнмәне җитештерү һәм файдалану әйләнә – тирәгә, табигатькә, кеше тормышына, үсемлекләр дөньясына зыян китермәве.

Әзерләү, җитештерү технологиясенең экологик яктан иң чистасын сайларга кирәк.

Без эшләгән кул эшләре экологик яктан бернинди дә зыян китерми. Аны җылы, якты, чиста бүлмәләрдә, диванга утырып, күз нурларыңны, күңел байлыгыңны кушып, җырлый – җырлый җитештереп була, ә кирәксез җеп кисәкләрен, эш беткәч, чүп савытына салам.

Технологиклык – ул эшләнмәне иң гади юл белән, иң кулай әйберләрдән һәм кул хезмәтеннән башка әзерләү.

Безнең эшләнмәләр чиста кул хезмәте һәм ул технологиянең кул эшләре бүлегенә карый. Җитештерелгән эшләнмәләр чыдам һәм ышанычлы булырга тиеш, ә чыдамлык исә әйбернең озак хезмәт итүе белән характерлана.

Экономиклык – ышанычлылык, әйбернең таләп ителгән билгеле бер вакыт эчендә туктаусыз хезмәт итүе. Экономиялелек әйбернең төгәллегенәкаршы килә. Төгәллек югары булган саен, әзерләү өчен булган вакыт, энергия, кеше хезмәте кирәк һәм шул кадәр кыйммәтрәк була.







16. Экономик нигезләү.

Материал исеме


Үлчәү берәмлеге

Бәясе

Расход

Барлыгы

1.

Төрле төстәге бәйләү җебе (күлмәк өчен)

Шт.

50

4

200

2.

Төрле төстәге бәйләү җебе (балеро өчен)

Шт.

100

2

200

3.

Ыргак

Шт.

15

1

15

4.

Төймәләр

Шт.

3

4

12

5.

Чигү җепләре

(кулъяулык өчен)

Шт.

5

10

50

Барлыгы МБ

477



Эшләнмәнең үзкыйммәте.

  1. Төп түләү

500 сум (кул хезмәте өчен)

  1. Өстәмә туләү 500/10=50

  2. Түләү фонды.

1+2=500+50=550

  1. Индивидуаль предприниматель өчен 24,2%

550*0,242=131 сум 10 тиен.

  1. Эшләнмәнең үз бәясе

С=1,2(МБ + 550 сум+131,1 сум)=1.2(477 сум+ 550сум+131,1сум)=1158сум 1 тиен.







17. Реклама.



Безнең товарны сатып алып

сез халык иҗатын үстерүгә

зур өлеш кертәсез.



Декоратив – гамәли сәнгать студиясе.






Дизайн эшли, сезнең шәхси размерлар белән җәйге костюмнар җитештерә һәм бәйләнгән итәкләр, кофталар сата.



Ассортиментта: җәйге күлмәкләр,

балеро, шәлләр...



Безнең адрес: ТР, Саба районы, Кызыл Мишә авылы,

Ленин урамы, 26 йорт

Балкыш” декоратив – гамәли сәнгатьстудиясе.


Дизайн хезмәтләре бушлай.



18. Эшләгән эшкә үзанализ


Менә минем проект эшем төгәлләнде.

Эшем үземә бик ошый. Караган саен карыйсы килеп тора. Шулай ук төсләре дә үзләренә ерактан ук җәлеп итеп торалар. Яңа елга багышланган эшләнмәләр әзерләү бик тә үзенчәлекле булды. Бик матур зәвык белән эшләнгән эшләнмәләр килеп чыкты. Бу күлмәкләрне, балероларны кая гына барсаң да киергә була. Чөнки ул матур, үзенчәлекле, уңайлы, зәвык белән иҗат ителгән. Аннан соң ул үзен ерактан ук җәлеп итеп тора. Эшемнең буеннан – буена мин сәнгать әсәрләре дөньясында йөздем. Ә анда шундый рәхәт, күңелле булды. Әлбәттә кыенлыклар да килеп чыкты, ләкин мин аларны җиңеп чыгып, үз максатыма ирештем. Эшләгәндә кулланылган әдәбиятләр миңа нык терәк булдылар. Мин бу эшләнмәләремне чын сәнгать әсәре дип курыкмыйча әйтә алам. Чөнки бәйләү дә җиңел эш түгел. Аңа бик зур сабырлык, осталык, тырышлык кирәк һәм мин бу эшне башкарып чыктым.

Проектны эшләү өчен бик күп икътисади белемнәргә ия булырга кирәк булды. Шулай ук күп кенә мәгълүматлар тупладым, иҗат иттем.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Технология (девочки)

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Научно-практическая работа "Национальные татарские узоры"

Автор: Дорофеева Юлия Сергеевна Руководитель Ахметова Р.Г.

Дата: 28.10.2014

Номер свидетельства: 123600


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства