kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Класстан тыш чара "Ч?йл?регез т?мле булсын"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу класстан тыш чара 6 нчы сыйныф кызлары бел?н ?тк?рел?. Кызлар ике командага б?лен?.Укучыларга ч?йне? т?рл?ре, кешел?р тарафыннан ч?йне ?стер? тарихы,ч?йне пешер? юллары,ч?йне? сортлары,т?рле халыклар арасында ч?йне эч? гореф-гад?тл?ре турында с?йл?н?. Д?валану чарасы буларак ч?йне? организмга т?эсире турында м?гъл?мат бирел?.

Тамашачы балаларга табышмаклар бирел?.Ч?й турында ?ырлар ?ырланыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Класстан тыш чара "Ч?йл?регез т?мле булсын" »

Тема: Чәйләрегез тәмле булсын!

(Технологиядән 6-7 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Максат: укучыларны чәйнең төрләре, тарихы , эчү йолалары, дару үләннәреннән әзерләнгән чәйләр белән таныштыру, кунакчыллык хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау: самаварлар-чәйнекләр коллекциясе,китаплар күргәзмәсе,табышмаклар,мәкальләр.



Стендка мәкальләр язылган.

"Чәй яны-гаилә җаны",

"Ачык чырай-кайнар чәй".

«Чәй эчсәң-җанда җәй»

1 алып баручы:

Исәнмесез, хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Бездә бүген чәй бәйрәме, шуңа күрә без бүген чәй турында гына сөйләшәчәкбез.

2 алып баручы:

Чәй эчү церемониясе - Кытайда туган йола. Хәзерге вакытта бу йола Япониядә сакланып калган. Анда чәй эчү өчен махсус чәй йортлары бар. Бу йортның ишеген атлап кергәндә һәр кеше үзенең бөтен эш-шөгыльләрен бусаганың теге ягында калдыра, матур уйлар белән генә ача бу йорт ишеген. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр алып барыла. Чәй йортында булган кеше үзен бөтенләй башка дөньяда булган итеп хис итә.



Җыр: Чәйләрегез тәмле булсын.



1 алып баручы:

Чәй эчү йоласы Мәскәү дәүләтендә иң беренче 1638 елда барлыкка килә. Чәйне башта дару буларак кына кулланалар. Аннары экзотик эчемлек булганга аны эчү модага керә. Чәй табыны матур итеп бизәлә, бәйрәм төсен ала.

Йорт эшләре турындагы танылган китаплар авторы Левшин чәй турында менә нәрсә дип язган: "Ул канны яңарта һәм чистарта. Иртән аны рухны һәм аппетитны күтәрү, ә әбәттән соң берничә сәгать узгач ашказаны эшчәнлеген яхшырту өчен эчәләр". Пушкин: "Чәй каты булырга, чынаякта караңгы төстә күренергә тиеш ", - дип язган.

Чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы –ул самовар. Чәй таралу металл эшкәртүнең тулы бер тармагы - "самовар төзелешен” тудырган. Самовар өйне бизәп торган, аны көмештән, фарфордан, хәтта хрустальдән дә ясаганнар.

2 алып баручы:

Самоварның тарихы бик бай һәм кызыклы. Аны кулдан ясаганнар, һәр һөнәрче аны үзенчә бизәгән. Мәсәлән: Суксон поселогында Монголия өчен махсус эшләнгән самовар 4 бүлектән торган. Анда чәй дә кайнатылган, ашарга да әзерләнгән. Хәзерге самоварлар элекләреннән әллә ни аерылмыйлар. Тик алар электр ярдәмендә генә эшлиләр. Төзелеше 5 өлештән тора: муены, корпусы, капкачы, краны, комфоркасы. Гомумән, хәзер дә самоварга төрле темага багышлап рәсемнәр төшерелә. Самоварны болын чәчәкләре, үләннәр, җиләкләр, урам пейзажы күренешләре белән бизиләр.

1 алып баручы:

Ә хәзер әйдәгез чәй бәйрәмен башлыйбыз. Бу бәйрәмне үткәрү өчен ике команда кирәк булачак. Командада 6 шар кеше катнаша.

Командалар үз урыннарын ала. Командалар эшен бәяләү өчен жюри составы кирәк булачак.



1 нче бирем.

Командаларга исем, девиз сайларга.



2 нче бирем. Чәй турында сораулар:

1. Чәйнең туган җире булып кайсы ил санала? (Кытай)

2. Кайсы дөрес: чәй агачымы, чәй куагымы? (Чәй куагы)

3. Чәйне ничек сакларга? (Коры урында)

4. Нинди үсемлек, чәчәк кулланып өй шартларында чәй әзерләргә мөмкин? (Роза чәчәге, мәтрүшкә, чия, карлыган, кура җиләге яфраклары)

5. Нинди исемдәге чәйләргә реклама ясала.

6. Чәйне ничек итеп дөрес әзерләргә? (Кайнар су белән фарфор чәйнекне чайкыйлар. Аңа 1-2 бал кашыгы күләмендә заварка салына. Аның өстенә кайнап торган суны чәйнекнең 1/3 өлешенә кадәр салалар һәм 5-8 минут тоталар. Аннан соң чәйнек тулганчы кайнаган су өстиләр).

7. Россиядә чәйне кайсы елдан куллана башлыйлар? (1638 елдан).

8. Чәй күпъеллык үсемлекме, әллә беръеллыкмы? (Күпъеллык).

Музыкаль пауза.



2 алып баручы:

Чәй әле ул бик бай даруханә дә. Чәй яфрагында стимуллаштыра торган матдәләр, ашказаны өчен файдалы кислоталар, кабатланмас ис бирүче эфир майлары бар. Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.

Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыгнлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.



3 нче бирем. “Кем күбрәк?”

Ике командадан 1 уенчы чакырыла. Төрле кисәкләргә киселгән чәй тышларын җыеп урнаштырырга.



Музыкаль пауза.



4 нче бирем. Табышмаклар ярышы.



1. Кечкенә генә кыз бала

Йөрәгенә ут сала.

(самавыр)

2. Өстәлемдә бер үгез,

Маңгаенда бер мөгез.

(чәйнек)



3. Кар түгел – ак

Боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри.

(шикәр)

4. Кечкенә генә кызым бар,

Кергән – чыккан үбәдер.

(чынаяк)

5. Менә кызык, менә кызык,

Менә китте кодалар кызып,

Берсе менә, берсе төшә,

Берсе тора сызгырып.

(самавыр, поднос, чынаяклар)

6. Бохарадан килгән кунак

Ут ашый да су эчә.

(самавыр)

7. Тәнендә - мунча,

Борынында – рәшәткә,

Аркасында бер кул.

(чәйнек)

8. Икесе дә - ак,

Икесе дә - вак,

Аерыйм дисәң – кап.

(шикәр комы һәм тоз)



Музыкаль пауза.



1 алып баручы:

Чәйнең туган җире булып ни өчен Кытай санала соң?

Бервакыт Кытай императорына бирү өчен су кайнаталар, савытка чәй куагыннан берничә чәй яфрагы очып төшә, су каралып китә һәм аннан бик нәфис һәм күңелгә хуш ис аңкый. Бу төнәтмәне эчеп карыйлар һәм шаккаталар!

Чәйнең Европага килеп җитү юлы бик озын һәм авыр була. Бөтен Европалылар да чәй белән эш итә белмиләр. Әнисенә бүләккә ул вакытта иң кыйммәт булып саналган чәй җибәргән инглиз морягы турында шундый хикәя нәфис затлы ризыктан авыз итәргә кунаклар чакыра. 1 фунт чәйне савытта пешереп, кирәкмәгән дип уйлаган сыеклыкны түгә дә, пешкән чәй яфракларын порөияләргә бүлеп, аларны каймак белән аралап өстәлгә бирә.



5 нче бирем. “Кем чәйне тизрәк эчеп бетерә?”

Бу ярышта шулай ук 2 уенчы катнаша. Кара – каршы утыралар.

Бер конфет белән кайнар чәйне кашык белән кем беренче эчеп бетерә.



Музыкаль пауза.



6 нчы бирем.

Шарларга 2 төрле (өчпочмак һәм ромб) чәй пакетлары бәйләгән. Командадан ике уенчы күзләрне бәйләп тиз арада шуларны танып җыярга тиеш.



2 нче алып баручы:

Чәй Россиядә качан билгеле була соң?

1638 елда патша сараена хезмәт итүче В.Тюменец Көнбатыш Монголиядә илче булганда, бер мәҗлестә бертөрле сыеклык эчеп карый. Бу сыеклык аңа бик ошый һәм аның үтенече буенча Алтын-хан рус патшасы Михаил Федоровичка берничә пот чәй җибәрә. Россиядә чәй бик тиз тарала. Төньякта, Көнчыгыш өлкәләрдә, Себердә һәм Урта Азиядә аны бик яратып кулланалар. Озак еллар бу эчемлек бик затлы эчемлекләрдән саналган һәм аны байлар гына кулланган. 300 ел эчендә чәй Россиядә шундый зур популярлык казана ки, аны илнең милли гадәтләре исәлар.

7 нче бирем. Һәрбер уенчы косынка бәйләп, итәк киеп, кәрзингә бублик сала һәм каршы яктагы кәрзиндә бубликны калдырып йөгереп килә. Киемнәрне икенче уенчыга тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

Музыкалҗ пауза.

8 нче бирем. “Күңелле рәссамнар”. Стенга ватман беркетелә.

1 нче уенчы – чәйнек

2 нче уенчы – чәйнекнең тоткасын

3 нче уенчы – чәйнек борынын

4 нче уенчы – чәйнекнең капкачын

5 нче уенчы – чәйнекне бизи

6 нче уенчы – чәйнекне буярга тиеш.

Сүз жюрига бирелә. Нәтиҗәләр ясала. Бүләкләр тапшырыла.

Кадерле укытучылар, укучылар!

Безнең чәй бәйрәмебез шуның белән тәмам. Иртәләрегез хуш исле тәмле чәйдән башлансын. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә....


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Технология (девочки)

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Класстан тыш чара "Ч?йл?регез т?мле булсын"

Автор: Валиуллина Расимя Раислямовна

Дата: 10.09.2015

Номер свидетельства: 229898


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства