Алар Җинү көнен, аз гына булса да, якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Иген иккәннәр, тәүлекләр буе станокларда корал ясаганнар. Оекбашлар бәйләгәннәр, кием-салымнар теккәннәр. Алар барысы да фронт өчен җиңүне якынайту өчен тырышканнар.
Без һәлак булган геройларның истәлеген ят итәбез, батырлык күрсәткән һәм исән-сау кайткан фронтовиклар, фидакарь хезмәт куйган тыл каһарманнары алдында баш иябез.
Һәр елны илебез 9 нчы Майда Җиңү көнен билгеләп үтә. Бу көн бөтен халык горурланган һәм бер үк вакытта тирән кайгы кичергән көн. Гаять канлы, фаҗигале сугышка нокта куйган көн.
Бу кайгылы һәм шатлыклы көнне без Ватан бәйсезлеге өчен яу кырында башларын салган каһарманнарны хөрмәт белән искә алабыз, сугыштан соң илне торгызу өчен армый-талмый эшләгән ветераннарны данлыйбыз. Безнең инде ветераннарыбыз да кимегәннән-кими бара. Без алар белән һәр елны Җиңү бәйрәмендә очрашабыз. Аларга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар үзләренең сугышта күргәннәрен, дошман белән күзгә-күз очрашулары турында сөйлиләр.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар каны белән сугарылган, кая гына карама, мәһабәт һәйкәлләр, ташлар куелган. Исәпсез-хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхүмнәр ята. Аларны мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз, вөҗданыбыз, намусыбыз эше.