13
Муса Җәлил һәм балалар әдәбияты
Башкарды: Гатауллина Л.Т.
23 м әктәп,
Казан шәһәре
Эчтәлек
Кереш......................................................................................................................3
Муса Җәлил һәм балалар әдәбияты.....................................................................4
Шагыйрьнең тормыш юлы
Балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге
Йомгаклау............................................................................................................12
Әдәбият исемлеге................................................................................................13
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма...
Муса Җәлил
Дөньяда һәм дөнья әдәбиятында исемнәре белән иҗатларын мәңгелек данга күмгән күп кенә шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм Муса Җәлил.
Ялкынлы патриот, каһарман шагыйрь Муса Җәлил барлык дөнья халкына якын һәм кадерле булып әверелде. Аның турында Татарстанда, Грузиядә, Чукоткада, Таҗикстанда, Украинада һ.б. илләрдә язалар, сөйлиләр, шигырьләрен укыйлар, ятлыйлар.
Муса Җәлилгә, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелү, шигырьләренең Ленин премиясе белән бүләкләнүе – аның героик тормышына бөтен халык хөрмәте, батырлыгы өчен рәхмәт, аның зур шигъриятен тану ул.
Мин хезмәтемне шушы күренекле шагыйрь иҗатына, бигрәк тә, балалар әдәбияты өлкәсенә куйган хезмәтенә багышларга булдым.
Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре күп. Алар бай эчтәлекле һәм тирән мәгънәле. Кайсы гына шигырен укыма, ул бик тиз күңелдә кала; я алар сине аз гына «чеметкәләп» ала, я тәрбияли: хезмәтне, табигатьне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, урлашмаска, алдашмаска өйрәтә. Шигырьләре сурәтләү чараларына бай, мәкаль-әйтемнәр, гыйбарә булып китәрдәй юллар күп.
Шагыйрьнең тормыш юлы
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның февраль аенда элеккеге Оренбург губернасының (хәзерге Оренбург өлкәсенең Шарлык районы) Мостафа авылында дөньяга килә. Әтисенең тормышы авыр уза, шунлыктан Муса да кече яшьтән үк тормыш авырлыкларын татып үсә. Бу хакта Муса Җәлилнең «Тормыш юлым» биографик очеркында да бәян ителә.
Алты яшеннән, абыйсы Ибраһимга ияреп, Муса хәлфәгә йөри башлый. Беренче укытучысы Г.Усмановны малайның зирәклеге таң калдыра; беренче сыйныфтагылыр янына тыңлап утыру өчен генә алынган Мусаны ул тиздән икенче сыйныфтагылар янына күчерә. Уку елы азагында исә малай инде дүртенче сыйныфтагылар янында укый башлый. Әмма шушы елда вак сәүдә эшенә катнашып китеп бөлгән әтисе, йорт-җирен сатып, Орнебургка китәргә мәҗбүр була. Биредә алар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең подвалында яшиләр, каршыдагы «Белек» китапханәсе Муса өчен белем чыганагына әверелә. Тиздән ул Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенең хәзерлек сыйныфына укырга керә. Муса биредә дә алдынгы укучылар сафында санала. 1919 елдан Мусаның тормышы авыл һәм комсомол эшләре белән бәйләнә.
1921 елда булачак шагыйрь, кабат Оренбургка барып, хәрби уку йортында белем ала. 1922 елда Казанга килә. Биредә «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, татар рабфагына укырга керә.
1925-1927 елларда Муса тагын Оенбург якларына кайтып эшли. 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә укый.
1935-1939 елларда Муса Җәлил – Мәскәү дәүләт консерваториясе каршысында оештырылган татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире. 1939 елда шагыйрь студиясе белән Казанга кайта һәм биредә опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли. Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә.
1941 елның июлендә Муса Җәлил армиягә алына. 1942 елда Төньяк-Көнбатыш фронтында «Отвага» газетасында хәрби журналист булып эшли башлый. Шушы ук елда Волхов фронтында каты яраланып әсир төшә.
Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тоткынлыктагы батырлыгы турында матбугатта инде байтак материаллар басылды. Әлеге мәгълүматлардан күренгәнчә, җәлилчеләр тоткынлыкта көрәшне дәвам иткәннәр, хәтта немецларга каршы кораллы восстание әзерләгәннәр. Әмма хыянәтче Мәхмүт Ямалетдинов аркасында, аларның планнары тормышка ашмый кала, яшерен оешма фаш ителә. Нәтиҗәдә, 1944 елгы суд карары нигезендә, шул ук елның 25 августында Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Плетцензее төрмәсендә гомерләре өзелә.
Муса Җәлилнең балачагы нинди шартларда узуы күп укучыларны кызыксындыра. Бу хакта «Муса турында истәлекләр» дигән китапта шагыйрьнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова һәм замандашларының бай эчтәлекле истәлекләре бирелгән. Мәсәлән, шул җыентыктан бер өзек: «... безнең Мостафа авылы кечкенә Нит елгасы буена урнашкан. Ул елга авылның яртысын диярлек урап алган... Каникулга кайткан чагында, Муса буш вакытын шул елга буенда уздыра иде. Аңа ияреп, мин дә балыкка бара идем: Муса кармаклар күтәрә, мин селәүчән салган банка һәм ашарга икмәк алып барам. Менә без тугайлыктагы тын, тирән җиргә килеп җитәбез һәм кармак сала башлыйбыз.
Балык эләгеп чыкса, Муса шундук балыкның тарихын, биографиясен сөйләп китә иде. Янәсе, ул, шундый-шундый маҗараларга очрап, чуртан авызыннан ычкынган...»
«Ләкин Мусаны балыктан да бигрәк авылның табигате: елга буйлары, болыннар кызыксындыра. Ул карга оялары туздырып, чит кешеләрнең бакчасыннан кыяр урлап йөрү кебек уеннарны яратмый, андый уеннарга бөтенләй катнашмый, хәтта нәфрәтләнә иде, чөнки ул үзе кызыклы уеннар оештырырга оста иде. Иң күңелле уеннарның берсе – «Сабан туе». Без, кыз балалар, бергә күмәкләшеп курчак уйнаганнар, Муса үзенең иптәш малайларын җыеп, чыбык атларга атланып, безнең янга килә дә, «өйдән-өйгә» кереп «сөлге» җыеп йөри. Бу уен безнең өчен дә бик кызык булган, без ситсыларны кызгынмыйбыз, беребездән беребез арттырыбрак, матуррак ситсылар бирергә тырышабыз. «Сөлге»ләр җыелып беткәч, барыбыз да күл буена, я авыл артындагы сыртка чыгып китәбез. Анда инде ярышлар башлана: йөгерәләр, көрәшәләр, төрле уеннар була. Җиңгәннәргә «сөлге»ләр бирелә.
Ә печән өсте җиткәч, Муса «печән өмәсе» оештыра иде. Җәй көне зурлар бар да кыр эшендә булалар. Балаларга авылда иркен, сүз әйткән кеше юк. Без, җилкәләргә «тырма», «сәнәк»ләр күтәреп килеп, кемнең дә булса ишегалдында чәчелеп яткан печәннәрен кибәнгә өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч, икенчесенә күчәбез. Үзебезчә инде: бер диләнкәне бетереп, икенче диләнкәгә күчәбез, имеш. Ә хуҗалар кич эштән кайткач: «Менә рәхмәт төшкән балалар, ишегалдын ничек чистартып куйганнар», – дип, бик шат булалар иде. Мөхәммәд абзый (Мәхүп түтинең зур улы) кайвакыт иртән, эшкә киткәндә: «Муса, тагын печән өмәсе җый әле булмаса, ишегалдын чистартырга бер дә вакыт юк. Мал-туар бик печән туздырган», – дип, үзе кушып китә иде. Ә Мусага шул гына кирәк инде!..»
Балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге
Муса Җәлил балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул – балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.
Муса Җәлил 1927 елда Мәскәүгә чакырыла һәм биредә «Кечкенә иптәшләр» (1927-1928), бераздан «Октябрь баласы» (1929-1932) дип аталган балалар журналларын оештыруда башлап йөри, соңрак аларда редактор вазифасын башкара. Аерым мәгълүматларга караганда, шагыйрьнең бу юнәлештә куйган хезмәтләре аз булмый: яшьләрне һәм язучыларны балалар әдәбиятына тарту, төрле жанрда язылган әсәрләр (хикәя, очерк, скетч һ.б.) аша яшь буынны күпьяклы итеп тәрбияләргә омтылу, юмор-сатира почмагын оештыру, журналларның һәр санында балалар өчен яңа җырлар текстлары бастыру һ.б. – журналларның балалар әдәбиятын баету юнәлешендәге эшчәнлеге шулардан гыйбарәт. Болардан тыш, Муса Җәлил, балалар әдәбиятын югары баскычка күтәрү мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән тоеп яшәүче шагыйрь буларак, үзенең аерым карашларын киң җәмәгатьчелеккә җиткереп, мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. «Совет балалар әдәбиятына иң нык игътибар!» мәкаләсендә ул, мәсәлән, түбәндәгечә яза: «Балалар әдәбиятын баету мәсьәләсен куйганда, аның тематикасы, жанры һәм теле ягына аеруча тукталырга туры килер. Балалар драматургиясен һәм балалар җыр-музыкасын үстерүне бөтен кискенлеге белән куярга кирәк булыр. Музыка-балет театрын төзү процессында балалар өчен музыкалы сәхнә әсәрләре һәм балетлар язуны да куярга кирәк». Димәк шагыйрь яшь буынны киңкырлы итеп тәрбияләүдә әдәбиятның һәм сәнгатьнең роле гаять зур булуын таный һәм аларны киң файдаланырга омтыла. Муса Җәлилнең хезмәтләрендә аның педагогик карашлары, эстетик зәвыгы һәм тоткан мәсләге дә аермачык чагылыш таба: ул яшь авторларга юнәлеш күрсәтә, тәрбия өлкәсендә киңәшләрен бирә, дәреслекләргә, программаларга рецензияләр эшли.
Авылда яшәгән елларында ук (1925-1927) беренче балалар театрын оештырган, «Кызыл чәчәк» отряды төзеп, пионер эшләрен җанландырып җибәргән һәм беренче кулъязма балалар әдәби журналын чыгарырга омтылган Муса Җәлил, олыгая төшкәч, бу эшкә тагын да җаваплырак килә:А.С.Макаренко, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Г.Тукай һ.б. педагогик карашларын өйрәнә. Мәктәп программасын һәм дәреслекләрен төзүдә катнаша, 1929 елда аның мәктәпләр өчен ярдәмлек һәм программасы – «Авылда пионер эшләре» дөнья күрә. Муса Җәлил – үзенең шигырьләре белән татар балпалар әдәбиятында югалмас эз калдырган шагыйрь. Мәгълүм булганча, аның беренче шигырьләре «галош эчендә» юкка чыга. Беренче дөнья күргән шигыре «Бәхет» исә 13 яшендә языла һәм ул 1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга. Әлеге шигырьдә үткәрелгән идея әһәмиятле: 13 яшьлек малай иле һәм халкы өчен үлемне бөтен нәрсәдән өстенрәк күрүен яза. Чор өчен мөһим мәсьәләне гади генә сүзләр белән, үтемле итеп җиткерә. Мусаның беренче басылган шигырьләреннән башлап, тулаем иҗатын, «Моабит дәфтәрләре»н дә алып, карасак, анда бер момент аеруча күзгә ташлана: «Бәхет» шигырендә күтәрелгән темалар – туган илне ярату, аңа бирелгәнлек, ирекле, бәхетле Ватан, илне дошманнардан саклау, патриотизм, романтик рух – иҗатының буеннан-буена сузылып, бер шигырьдән икенчесенә күчә, кабатлана килә. Димәк, кечкенә Җәлил беренче шигыреннән үк үзенең төп иҗат юнәлешен билгели һәм аны үстерә алган.
Муса Җәлил балалар өчен 20-30 елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, илдә барган үзгәрешләрнең асылы, иске белән яңа, яңа тормыш проблемалары шагыйрь иҗатында зур урын ала. Бу хәл, үз нисбәтендә, беркадәр схематик характердагы әсәрләр язылуга сәбәп була. Социаль каршылыклар, атеистик тәрбия, пионер, комсомол эшләренең торышы аларда киң планда яктыртыла. «Изге җимеш», «Мөәзин кармагы», «Балыкчы әкияте», «Чаңгы шуганда», «Чаңгы эзе», «Октябрь җырлары» һ.б. шундыйлардан.
Муса Җәлил иҗатында шулай ук ирекле хезмәт, тырыш бала образы, күмәклек темалары зур пафос белән, бизәкләргә төреп яктыртыла: «Болында», «Бакчачы», «Әйдәгез, дуслар», «Бакчада – өмәдә», «Лагерьда» кебек шигырьләрдә хезмәтнең тормыштагы урыны, бала тәрбияләүдәге роле күрсәтелә. Хезмәт сөюче балага, ирекле күмәк хезмәткә дә дан җырлана:
Октябрьдә туган бала без,
Дөнья октябренә барабыз.
Кулларны сызгандык,
Дәртләнеп кузгалдык
Җиңәргә, үсәргә,
Алгарак күчәргә,
Эшләргә, эшләргә!!!
Ә «Имән» шигырендә ул болай ди:
Бәхетле син ерак, илдәш,
Хезмәтеңә баш иям,
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
30нчы елларда ук инде шагыйрьнең «Джим», «Йолдызлар», «Маэмай», «Батыр егет турында җыр», «Куык», «Беренче дәрес» һ.б. шигырьләрендә уку, белем, тәрбия мәсьәләләре белән бердәй дәрәҗәдә кыю, батыр бала образы һәм фашизмга нәфрәт чагылыш таба.
Муса Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортларга һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм хисе белән үрелеп китә.
Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып,
Киң болынга җәелеп су ага.
Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп.
Тау-тау булып ярылып боз ага.
Бозлар ага...
Калын бозлар белән
Дулкын-дулкын булып төн ага,
Төннәр ага...
Кара төннәр белән
Ил өстеннән бөтен кер ага...
(«Боз ага»)
Шагыйрьнең юмористик рухтагы шигырьләре – «Карак песи», «Парашютсыз курчак», «Ишек төбендә», «Чаңгы шуганда» һ.б. – баланың күңел дөньясын аңлап язылган. Нәни геройлар шаян, кыю, шул ук вакытта тәҗрибәсез, аларның садәлеге күңелдә матур хис калдыра.
Муса Җәлил, башка күп авторлар кебек үк, халык авыз иҗатына карата булган уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халык авыз иҗатын өйрәнергә чакыра, әсәрләрендә һәм җырларында – «Бишек җыры», «Тилгән», «Бишек янында», «Балыкчы әкияте», «Куян» һ.б. – уен-такмазаларыннан һәм әкият жанрыннан уңышлы файдалана:
Борын-борын заманда,
Борны китек команда,
Саескан сотник,
Карга урядник торганда
Булган, ди, җиде баҗа...
(«Балыкчы әкияте»)
Шагыйрьнең махсус балалар уены өчен язылган шигырьләре («Күрсәт әле», «Куян») сүз уйнату, диалог формасына корылган, аның аваз ияртемнәре ярдәмендә язылган шигырьләре дә игътибарны җәлеп итә. Алар үзенчәлекле шигъри төзелешләре белән генә түгел, күтәрелгән идея-фикерләре белән дә кызыклы. Фольклор элементлары белән кушылып китү исә мондый шигырьләрне җанландыра, бала психологиясенә тәэсир итә һәм аны үзенә тарта: «Сәгать», «Тилгән», «Маэмай», «Әтәч», «Урланган мәче», «Себерке әкияте» һ.б. шигырьләр – моның матур мисалы.
Муса Җәлил иҗатында Йолдыз, Корыч, Сандугач, Чишмә, Чәчәк образлары белән еш очрашырга мөмкин. Шигъриятендә ул шулай ук чагыштыру, гипербола, эпитет, күчерелмә мәгънәдәге сүзләргә дә еш мөрәҗәгать итә, тәрбия бирүнең яңа кызыклы формаларын табарга омтыла.
Муса Җәлилнең тоткынлык чоры – иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны сорый. «Моабит дәфтәрләре» (беренче дәфтәрне бельгияле Андре Тиммерманс, икенчесен Нигъмәт Терегулов туган илгә алып кайта) турыдын-туры балалар әдәбиятына карамаса да, андагы шигырьләр әле озак еллар дәвамында балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылыр. Бигрәк тә, тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә. Дәфтәрләрдә күтәрелгән темалар – Ватан, халык алдында җаваплылык хисе, көрәш рухы, дошманны җиңүгә ышаныч, туган илнең халыкчан образы, үлем алдыннан язылган юмористик әсәрләре – чын мәгънәсендә шагыйрьнең зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтәләр. «Моабит дәфтәрләре»нә кертелгән шигырьләр көчле хис һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерүгә бай булулары белән дә игътибарны җәлеп итә.
Йомгаклау
Татар шигъриятенең иң күренекле вәкилләрен искә алганда, Муса Җәлилне, аның иҗат җимешен күзаллыйсың. Аның шигърияте – әдәбиятыбызның иң зур казанышы.
Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.
Муса Җәлил татар халкының легендар улы булып танылды. Аның исеме белән шәһәр һәм колхозлар, теплоход һәм аерым коллективлар атала. Ул хәзер үзе әдәби геройга – поэма, кино, драма, роман, операларның героена әверелде. Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Д.Вәлиев аңа багышлап пьесалар, ә Ш.Маннур, Г.Әпсәләмов романнар яздылар. Н.Җиһановның «Җәлил» операсы Мәскәүнең Зур театрында да, Чехословакиядә дә уңыш белән барды...
Күренекле француз язучысы Луи Арагон «Совет әдәбиятлары» исемле китабында Муса Җәлил турында болай ди: «Ул безнең өчен дә – французлар һәм чехлар өчен дә үлде... Муса Җәлил... Сез, Франция диварларында эленгән зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, бу исемне телләрегездә кабатлагыз!»
Аның тормышка, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган сүзләре мәңгелеккә татар кешесенең рухи коралы булып калыр.
Я сугыш син яклап халыкны,
Я сайла син кызганыч коллыкны.
Беренче юл нинди данлыклы,
Икенчесе нинди хурлыклы, –
дигән үлемсез юллары безгә васыять булып яңгырый.
Әдәбият исемлеге
Әхмәдуллин А.Г., Галимуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н. һ.б. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 11нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 74-75.
Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Хәтер, 2003. – Б. 94-100.
Хаков В.Х., Исламов Ф.Ф., Новикова Л.К. Туган тел китабы. Рус мәктәпләренең 4нче классында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Тат. китап нәшр., 1992. – Б. 25, 184.
Хәбибуллин З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар әдәбияты. Рус мәктәпләренең 8нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1995. – Б. 79.