kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Жизнь и творчество Галимджана Ибрагимова

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока посвящена жизни и творчеству Галимджана Ибрагимова, известного татарского писателя, публициста, общественного деятеля.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Жизнь и творчество Галимджана Ибрагимова»


















«Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбиятының якты йолдызы”










Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдеева Нурия Наил кызы











Тема. «Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбиятының якты йолдызы”

Максат: Галимҗан Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру, “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрен анализлау, идея-проблемасые ачу, бүгенге чор белән бәйләп карау, бәхет төшенчәсен аңлату, гаилә, бәхетле балачак турында сөйләшү, укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен үстерү, Г. Ибраһимоа иҗатындагы гаилә мөнәсәбәтләре аша укучыларга әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: әдипнең китаплары, презентация, балалар рәсемнәре

Дәрес барышы.

Оештыру. Исәнләшү.

Шушы көннәрдә районыбызда тантаналы, дулкынландыргыч вакыйгалар булды. Якташыбыз, авыргазы егете Галимҗан Ибраһимовның тууына 125ел булды. Аның исемен әйткәндә без үткер каләмле Хезмәт Герое, язучыны, тәнкыйтьче, әдәбиятче-галине, телче-филологны, методист-педагогны, Башкортстан һәм Татарстан туфрагында халыкларның азатлык һәм көрәш хәрәкәтенә киң колач ташлаган тарихчыны, абруйлы һәм кыю журналистны күз алдына китерәбез.

Шушы юбилейга багышлап районыбызда төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Менә без дә бүген дәресебезне якташыбызның тормыш юлына, иҗатына багышларбыз. Галимҗан Ибраһимовның мәхшүр язучы, галим, педагог, җәмгыять эшлеклесе булып китүенә нәрсә этәргеч булган, бу талантлар нинди җирлектә барлыкка килгән, әсәрләренең тематикасы хәзерге заманда да актуаль икәнлеген ассызыкларбыз, бәхет төшенчәсе турында сөйләшербез, язучының бәхете нидә икәнлеген ачыкларбыз

-Дәфтәрләре ачып, число, теманы язу.

Сүзлек эше:

бәхет –

Кыйммәтләре - ценности

Авыргазы районы җир-суга бай район. Күкрәп үскән яшел урманнарыбыз, уңдырышлы иген кырлары, боргаланып аккан елга-күлләребездә бихисап безнең. Мондый бәрәкәтле җирдә талантлы кешеләр дә күп була. Якташларыбыз арасында танылган галимнәр, язучылар,җырчылар, композиторлар, рәссамнар да бар. Һәм шулар арасында олы урынны Галимҗан Ибраһимов алып тора.

Хәсән Туфан шигыре.

Сезне, яшьләрне,

Каршы алырга

Капка янына

Ашыга-ашыга

Бер абый килгән.

Сез аны, яшьләр,

Таныйсызмы икән?

Безне үстергән алтын кулында

Бер кочак китап китерә ул безгә –

Яңа буынга.

Китерә ул сезгә

Китап эчендә

Китаптан калган

Кайнар сүзен дә

Ил өчен янган

Бөек йөрәген

Китерә ул сезгә, кадерлеләрем.

Ул сезне таный,

Сез таныйсызмы

Галимҗан ага Ибраһимовны.

-Әйе, һәр язны Галимҗан Ибраһимов үзенең истәлекләре, әсәрләре белән кабаттан безнең якларга, туган якларына әйләнеп кайтадыр кебек. Сезгә, яшь буынга, киләчәккә аның уйларын, аның турында хәтер йомгагын алга таба тәгәрәтүче якташларына карап торадыр кебек. Шуңа да бүген мин Галимҗан абыйны сезнең белән очрашуга чакырам. Сез аның якташлары, укучылар бүген әдипнең мәһшүрлеген үз җилкәгездә татып карагыз, язучы исеменнән сөйләп карагыз.

Мин сезне Татарстан телеведениясе каналында барган “Адәм һәм һава” тапшыруына чакырам.

-Хәерле көн, кадерле укучылар, кунаклар. Акыллы кеше белән сөйләшү – яхшы китап уку белән бер, ди. Бүген бездә кунакта танылган галим, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов

-Беренче соравым, Галимҗан абый, туган авылыгыз турында. Солтанморат – бигрәк тә матур яңгырашлы исем. Авылыгызның тарихын беләсезме?


Солтанморат авылы турында.

1761 елда патшага хезмәт иткәндә күп батырлыклары өчен, Солтанморат исемле егеткә буш яткан башкорт җирен бүләк итәләр. Үзе белән якыннарын да алып килә һәм менә шулай Солтанморат дигән авыл барлыкка килә. Авыл әкренләп үсә, тора-бора, ил-көнен, йоласын, гореф-гадәтләрен барлап, күзәтеп тору, өлкәннәргә үгет, яшьләргә белем, тәрбия бирү өчен тәҗрибәле кешенең җитмәве сизелә башлый.

Дөнья булгач - тумыш бар, үлмеш бар, картларны соңгы юлга озату, балаларга ата-баба рухын сеңдерү, сабыйларны тормыш итәргә өйрәтү вазифасы бар. Менә шул эшләрне башкару өчен Бөре өязеннән Әхмәт ахунны чакырып китерәләр. Ул үзенә ияртеп шәкертләрен дә алып килә. Әхмәт ахуннан бөек язучы Ибраһимов токымы башлана.

-Шулай итеп, Г. Ибраһимовның ата-бабалары Бөре өязеннән булып чыгалар. Әти-әниегез турында сөйләп китегез әле.


Әти-әнисе турында.

Укучы: 1. Галимҗан Гайрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында безнең Солтанморат авылында, гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе аны үзенчә "таш маңгай" дип атады. Буран -давылларны ерып дөньяга килгән "таш маңгай"ның исеме дә җисеменә туры килерлек булсын: укымышлы, акыллы, галим кеше булачак ул. Әти-әнисе исемне дә бик озак эзли һәм соңыннан Галим һәм җан аңлатмасыннан торган исем кушалар.

2. Әтисе Гыйрфан мулла озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәрендә укытучы булып эшли, Соңыннан Солтанморатка кайтып муллалык итә. Картайгач, муллалыкны ташлап, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул укымышлы була. Шулай ук Гыйрфан мулла чабышкы атлар да үрчетә, ә Галимҗан үзенең иптәшләре белән төннәрән Гәрәй тугаенда атлар көтә, караулый.

3. Әнисе Хәсәнә шәһәр кызы була. Әйбәт тәрбия һәм белем алган, мөгаллимә булырга әзерләнгән. Үзенең балаларына да беренче хәрефне үзе таныта, аларны тәрбияләүгә күп көч сала, табигатьне, матурлыкны сөючән була.

- Димәк Г.Ибраһимовның, язучы булып җитешүенә, дөньга карашына, табигатьне зур сөю, матур төсләр белән тасвирлый алуына, әти-әнисе зур роль уйнарга дип әйтү дөрес булыр.

--Ләкин, нинди генә яхшы булмасыннар, әти-әнинең канаты астында бала озак яши алмый. Аңа укырга, югарыга очарга кирәк. Белем алуыгыз турында сөйләгез әле.

Белем алуы

Укуга бик зирәк, үткер Галимҗан башта әнисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары күршедәге Кешәнне авыл мәдрәсәсендә укый. Бер ук вакытта үз авылында урыс башлангыч мәктәбендә дә дәрес ала. Соңыннан 1898нче елда, Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәнең, иске тәртипләренә каршы күтәрелгән өчен аннан куыла.

1906 елда Уфада да яңа типтагы югары уку йорты "Галия" ачылган, беренчеләрдән булып шушы мәдрәсәгә Г.Ибраһимов укырга килә. Бу мәдрәсәгә язучы булып танылып килгән М.Гафури, татар һәм башкортлардан тыш, казах, үзбәк, төрекмән һәм башка халыкларның уллары агыла.”. 2 ел тирәсе ул Уфада укый. Соңыннан мәдрәсәне ташлап казах далаларына чыгып китә. Ул анда укытучылык итә; Урал һәм Миас заводында эшчеләр арасында йөри. .

Г.Ибраһимов мәдрәсәдә укыган чорын соңыннан үзенең яшьлек елларының гүзәл мәле дип атый

Димәк, Уфа шәһәре һәм андагы "Галия" мәдрәсәсе аның азатлык рухы белән сугарылган зур акыл иясе булып формалашуында мөһим роль уйный. Шушындый киңәйгән һәм ныгыган карашлары тәэсирендә, ул кулына язучылык каләме алып, беренче мәкаләләрен һәм хикәяләрен яза башлый.

-Беренче әсәрегез хәтерегездәме, Галимҗан абый? Әсәрләрегез нинди тематикага багышланган?

Әсәрләре: Г. Ибраһимов иҗатына килгәндә аны ике өлешкә бүлеп карап була. I се революциягә кадәр, ягъни 1917 елга кадәр һәм II – 1917-1937 елга кадәр.

1907 елда үзенең Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән чыгарылуы вакыйгасына таянып, "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы"
исемле хикәясен иҗат итә.

. Казан далаларында йөргәндә “Казак кызы” романын яза. Бу чорда язучы күбрәк романтик рухта әсәрләр иҗат итә; һәм соңрак бәләкәй кеше фаҗигасен күрсәтә.

2. Иҗатының II өлешендә язучы “Яңа кешеләр” драмасын; “Алмачуар”, “Кызыл чәчәкләр”, “Татар хатыны ниләр күрми” (яңа варианты) һәм “Безнең көннәр”романнарын иҗат итә. Бу әсәрләр инде тормышның чынбарлыгын күрсәтәләр.

-Галимҗан Ибраһимов язучы гына түгел, ул җәмгыять эшлеклесе, киләчәктә илебезне, халкыбызны данлаган талантлы шәхесләрнең остазы булган диләр? Дөресме шул?


Галимҗан Ибраһимов – җәмгыять эшлеклесе

Г.Ибраһимов "Галия" мәдрәсәсенең җитешсезлекләрен дә күрә - тоя башлый. Бу күпләргә охшамый һәм 1909 елда Ибраһимов Уфадан Казанга китергә мәҗбүр була. Казан университетына керергә тели. Ләкин юллар ябык була, Казанда “Аң” гәзит-журналында җаваплы сәркәтип булып эшли. Үзаллы күп укый. Җае чыккан саен Г.Ибраһимов туган ягына кайтып йөри..

1915 елда Г.Ибраһимов, шәкертләр таләбе буенча, "Галия" мәдрәсәсенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр яза.

Г.Ибраһимов укытучы булып эшләгән елларда "Галия" мәдрәсәсендә иҗат эшенә омтылган күп кенә яшьләр укый: С.Кудаш, Ш.Бабич, Х.Туфан, Булат Ишемгул, яшь иҗади көчләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора. Шулай ук, күренекле дәүләт һәм җәмгатъ эшлеклесе Ш.Худайбердин белән дә якын мөнәсәбәттә була. 1917 елдан соң аның тормышы Казан белән бәйләнә. Ул язучы гына түгел, ә җәмгыять эшлеклесенә дә әйләнә

1917 ел революциясенә Г.Ибраһимов халыкларның азатлыгы өчен көрәшче булып керә. 1918 елда В.И.Ленин белән очраша.

1920 елдан башлап Г.Ибраһимовның гомере Казанда һәм Кырымда уза. Шуңа карамастан туган җире, Башкортостан белән бәйләнешеп һич йомшартмый-кызыксынып тора, кирәк вакытта киңәшләрен бирә, ярдәм итә.

30 еллык иҗат гомерендә Галимҗан Ибраһимов 20 хикәя, 3 повесть, 4 роман, 1пьеса, 12 фәнни хезмәт, 500 якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча 10нан артык дәреслек бастырып чыгара.

1927 елдан башлап Г.Ибраһимов, исәнлеге какшалу сәбәпле, Кырымда яши башлый. Партия оешмасы, Татарстан хөкүмәте язучыга ярдәм күрсәтеп тора. Өзлексез язучылар, галимнәр килә. Г.Ибраһимов авыру булуына карамастан, һаман эш өстендә: аның уйларында яңа образлар туа.

Якташыбызның тормышы шундый бай, тыгыз эчтәлекле, күпкырлы, эшлекле һәм нәтиҗәле ки, ирексездән гаҗәпкә каласың: ничек боларны барсын да эшләп өлгергән ул, ничек вакыт җиткергән.. Аның эшен, тормышын 10 кешегә бүлеп бирсәң дә, аларның һәркайсысы үзенчәлекле шәхес кенә түгел, ә зур йолдыз, мәшһүр язучы яки галим булыр иде шикелле.


-Соңгы көннәрегез бигрәк тә аянычлы? Хәтерлисезме ул дәхшәтле елларны?

Соңгы көннәре

"Җитмеш еллар элек өстеннән

Кызыл давыл узды гүләтап.

Шул давылның гарасаты белән

Күрмәгәнен күрде милләтем.

Хайваннарга баскан тамга сыман

"Нацмен" дигән ярлык тактылар.

Җиләк кебек килем егетләрен "милләтче" дип

Халык дошманы дип аттылар" (А.Атнабаев. "Иманга кайту шигыреннән")

1937 елның 29 августында каты авыру килеш Г.Ибраһимов кулга алына һәм Казанга китерелеп, төрмәгә ябыла. Буртуктаусыз сорау алулар башлана. "Мине үлем куркытмый. Мине бары исемемне пычратулары гына борчый",- ди Г.Ибраһимов. Аны контрреволюцион эштә гаеплилэр. Әмма гаепләү актын аңа тапшырырга өлгермиләр, төрмә шартларында үпкә авыруы көчәеп, 1938 елның 21 гыйнварында төрмә шифаханәсендә вафат була. Хатыны Хәдичә белән саубуллашканда "Минем партиям, илем, халкым каршында тамчы да гаебем юк. Тарих мине онытмас!"ди.


Әйе, Г.Ибраһимов һәм аның әсәрләре халык хәтерендә. Г.Ибраһимов әдәбият сөючеләргә мәхәббәт белән сугарылган киң карашлы язучы булып танылса безгә, авыргазылыларга-якташыбыз булуы белән бигрәк тә якын һәм кадерле. Ул гомеренең күп өлешен Башкортостанда, үзенең туган ягында үткәргән. Әсәрләрендә Агыйдел, Дим, Ашкадар, Өршәк, Урал тавы итәкләрендә яшәгән кешеләр образын гәүдәләндерә, туган авылының матур табигатен тасвирлый.

- Туган ягыгызны бик яраткансыз сез, Галимҗан Ибраһимов?

Әсәрләрендә туган як табигате, аның исемен мәңгеләштерү

"Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын капланган зур тауларын. Анардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны..."

Г.Ибраһимов һәр әсәрендә туган авылына, аның кырлары-тугайларына, елгалары-күлләренә, үзеннәре-тауларына мәхәббәте әнә шулай кайнар сүрәтләнгән. Тирә-якта яшәгән кешеләр образын үзенең әсәрләрендә гәүдәләндерде. “Яшь йөрәкләр” романында Җамал мулла образында әтисенең үзенчәлекле холкын, “Яз башы” хикәясендә үзенең балачак чорын, “Алмачуар” хикәясендә туган ягының матур табигатен сурәтли, “Татар хатыны ниләр күрми” повестендә Авыргазы районы Балыклыкүл авылында килен булып төшкән Хәдичәнең авыр тормышын күрсәтә. Г.Ибраһимов онытылмаслык итеп тасвирланган "Зәңгәр чишмәне", "Ялгыз каен"ны, "Яманташ" тавын", "Кондызлы күл"не, Закир, Шахи карт, Гөлбану кебек дистәләгән каһарманнарны һәркем күңелендә саклый.

Әсәрләренең күбесе әдип үзе яшәгән чорны сурәтләсә дә, аларның күбесе хәзерге вакытта да бик актуаль. Без сезнең белән Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрен укып үттек.

-Сезнең исемегез әле дә безнең телебездә, Галимҗан ага. Олылыйбыз, хәтерлибез, искә төшерәбез.

.



















Әйдәгез шул әсәрнең бер эпизодын сәхнәләштереп китик.

"Татар хатына ниләр күрми" (музыка "Сайрый был-был")

Автор: Гөлбануны яшьли яратып йөрегән егете Лотфига бирмичә, ата-анасы байлыкка ышанып, бай малае Закирга кияүгә бирделәр. Бердән бер көне, тышта эшләрен бетереп өйгә керсә, ни күзе белән күрсен, Закир аның бирнәгә алып килгән әйберләрен җыеп тора.

Г.: Ни булды, аны кая итәсен?

3.: Нәрсә шул тиклем ушың китте?

Г.: Нишләп китмәсен , әткәй ни әйтер, мин аны монда сатып ашарга алып килдем мени?

3.: Нишләп сатам ди мин аны. Бер айга закладка биреп торам. Иген өлгергәч, барып алырмын.

Г.: Теләсә нәрсә ит, тик самавырымны калдыр, калдыр самавырымны.

3.: Кит әле! (чыгып тора)

А.: Гөлбануның күз төбе кара янып шешеп ук чыкты. Кич корын малларга ашарга салырга дип абзарга керсә, үзенең авылдан алып килгән ала башмагын аерып бәйләп куелганлыгын күрде. Өйгә кергәч, кайнанасыннан сорады.



Г.: Әнкәй, нигә ул ала башмакны аерып яптыгыз?

Кәйнә: Ай-й-й! Берәүнең хәле бетеп кергән! Япсак ни, синнән сорарга идемени?

Г.: Хәлем бетмәгән, аптырап сорыйм. Язга каршы башмак суялар ди микән?

3.: Син ния минем әнкәй белән һәрвакыт талашасың?

Г.: Нигә талашыйм, бердә талашмыйм... Киҗәле яшъяулыгымны чаршау итте, аңа түздем, киҗәле чаршавымны кызларына карабодай төяп җибәрде, аңа берсуз дә әйтмәдем, самаварымны бер айдан алам дидең, һаманда аласың, инде килеп кунак чакырырга да, минем башмагымны суярга итәсез....

К.: Ай, алла-а-а-а! Тапкан бер сүз, имеш бу минем әйберләрем, имеш теге минем әйберләрем! Ирең кая синең? Иреңнән узып сүз сөйләргә ничек оялмыйсың? Хәерче! Хәерче шул, хәерче! Әйттем мин сиңа!... Кызы безгә тиң түгел дип! Саескан шул, затсыз саескан шул! Тфу, хәерче саескан!

Г.: Тапкан бер сүз: имеш, саескан да саескан, саескан да саескан, соң үзең кем шул хәтле? Кәҗә Солтан кызы икәнлегенне онытма!

К.: Әле син шулаймы? Мин кәҗә Солтан кызымы?

3.: Минем әни кәҗә Солтан кызымы?

(кыйныйлар, тышка чыгарып ташлыйлар. Музыка "Сайрый был-был")

А.: Гөлбану күп сызланганнан соң 2 игез бала тапты. Икесе дә үле тудылар. Балаларының үле икәнлеген белгәч, Гөлбануның йөзен кара болыт каплады, тозлы- ачы яшьләр елга булып агылды да агылды.

Ялгыз күңеле кая барып сугылырга белмәде. Йөрәген бушатырга, киңәш сорарга бер кеше дә юклыгын аңлады. Көннәрнең бер көнендә матур җиңги Мафтуханың сүзләрен исенә төшерде: "Күрше авылда сихерче карчык бар, ди, теләсе- сөйдерә, теләмәсәң- биздерә имеш ди. Хәереңне җәлләмәсәң, явыз күңеллеләрне дә яхшы кешегә әйләндерә,ди."

Гөлбану күп уйланганнан соң, шул сихерчыгә барырга булды. Хәер-сәдакларын алып, урамда халык тынгач, әкертен генә сихерчегә юл тотты: иске җимерек өй. Караңгы чолан.

Гөлбану укынып :" Ни күрсәм дә күрермен,"- дип өй эченә үтте.

Сихерчы + Гөлбану + Закир сәхнәсе.


С: Кайсы бәхетсез йөри анда? Минем җырымның кайгылы җиренә тап килдең ләбаса!.. Йолдызың каралап бара...Бәхетсезлегең зур, кара көнең күп...Синең артыңнда бер хатын күренә...Яшә өлкән, йөзе җыерчыклы, кара.. Бу каенанаң булыр...Тагы бер хатын бар, таный алмыйм, ирең синең өстеңнән көндәш эзли түгелме икән...Каенанам сихерләтмәде икән дисең әйтүе кыен, әмма сихер кулының эзе бар. Иреңнәң күңелен синнән суытканнар. Шуннан аның муены анасына таба кыйшаеп каткан...Кара юллар берничә яктан үзеңне әйләндереп алалар... Тагы бу ни...менә тирән яту, аның артында кабер ташлары...Анда ике бала күренә... Чү , былар үлеләр түгелме?

(Ишек ачылып китеп, кулына каеш тоткан, ачулы Закир килеп керә).

3.: Шулаймы син?! Шулаймы син?! Мине сихерләтеп йөрисең икән син, йөзен кара булгыры,- дип кыйнап алып чыгып китә.

А.: Юл буена Гөлбануны кыйнап, өйләренең идәненә кертеп ташлый. Гөлбану җаны-тәне белән әрнеп идәндә бик озак ятты. Башында тик бер генә уй иде:

Г.: Әй ходаем, нигә син мине газаплыйсың? Нигә син минем җанымны үзеңә алмыйсың?

Курәзәченең сүзләре йөрәгемә кара канлы агу булып ятты. Кайда гына барсам да, кемгә генә сөйләмәсәм дә, ничек кенә күз яше түксәм дә, якты чырай табалмамын. Бар булмышымны билдәсезлек каплап алды, йолдызым сүнде, кара төн басып керде.

А.: ватылган тәнен авырлык белән күтәрде, туачак баласына дип тегеп куйган күлмәкне алды.

Г. Кайда барырга? Нәрсә эшләргә? Түзәрлек хәлләрем юк бит, юк!


- Әйе, Г. Ибраһимов та хатын-кызны бәхетле итү теләге белән янган. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган дигән мәкаль дә бар.

-Ни өчен соң төп героинябыз Гөлбану бәхетле гаилә төзи алмаган? Моңа нәрсә комачаулый?


-Әтисенең акчага кызыгуы

- Закирның явыз, муенсыз булуы

- Сабираның кансызлыгы, явызлыгы

- Ярдәм итәрдәү кешесе булмавы

- Ә бит уйлап карасаң, Гөлбану бар яктан да бәхетле булырга хаклы.

Ул сездә нинди хисләр калдырды? Аңа сез нинди бәя бирер идегез?(Ул яшь, чибәр, булдыклы, дөнья көтәрдәй кеше. Ул бәхеткә лаеклы

-Нәрсә соң ул бәхет?(тактада) Тулы канәгатьтләнү хәләте һәм хисе.

-Чыннан да бәхет өчен сине ярата торган кеше, гаилә, дуслар да, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүләре, әйбәт мөнәсәбәт, вөҗдан сафлыгы, яхшы җәмгыять тә кирәк. “Бәхетнең 90% гаилә тормышында”, - дигән Достаевский. Гаилә – бәхет ачкычы , ди халык. Тик бәхетле гаилә төзү өчен мәхәббәт кенә җитми, намуслы булу, бер-береңнең ышанычын аклау, уртак тел табу, эш ярату, ир-атның җаваплыгы да кирәк.Гаиләнең нигезендә ата-бабалардан калган гореф-гадәтләр, һәр гаиләнең үзенә генә хас матур традицияләре булырга тиеш. Андый гаилә генә ныклы, ышанычлы була ала. Андый гаиләдә генә бәхетле балалар туа, Бәхетле кешеләр булган ил үзе дә бәхетле. Бу уңайдан әдәбият галиме Фоат Галимуллин сүзләрен китерәсем килә: “Илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен, беренче нәүбәттә хатын-кыз чын-чынлап бәхетле булырга тиеш”. Бу чыннан да шулай. Авар язучысы Рәсүл гамзатов та: “Хатын-кыз яше тамган илнең киләчәге юк” дигән иде. Менә быелгы елны Башкортстан хөкүмәте, през-з Р. Хәмитов “балачакны саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы” дип игълан итте. Шул карарага рәвешле республикада төрле чаралар үткәреләчәк, программалар кертеләчәк.


Димәк, Г. Ибраһимов күтәргән хатын-кыз темасы, гаилә темасы бүгенге көндә дә актуаль. Сез дә озакламый яңа тормыш юлына басачак кешеләр. Киләчәгегезне сез үзегез төзиячәксез. Тормыш көткәндә, гаилә корганда үрнәк итеп әти-әниләрегезнең гаиләсе тора. Сезнең әти-әниләрегез гаиләсенең нигезендә нинди кыйммәтләр ята? Сез үзегезнең гаиләгезне бәхетле дип саныйсызмы?(.иншаларны уку)

Йомгаклау.

- Әйе, хәзерге заманда кеше алдында гаилә корганда. бик күп каршылыклар очрый. Монда эчкечелек тә, наркомания, эшсезлек тә керә. Тик шул каршылыкларны җиңү – ул тормыш көтү дип атала да инде. Киләчәктә сезнең тик тату, матур гаилә корып, бәхетле балаларыгызны безнең мәктәпкә җитәкләп алып килүегезне теләп калам.

_Бәхет дигәндә, Галимҗан Ибраһимовны да бәхетле язучы дип атап була.

Исемен мәңгеләштерү

Г.Ибраһимов тасвирланган вакыйгалар ул вакытта чынбарлык булса, безнең чорга аның әсәрләре тарих булып кайттылар һәм аның исеме дә мәңгеләштерелде. 1997ел ЮНЕСКО тарафыннан Г. Ибраһимов елы дип игълан ителде. Авыргазы халкы үзенең бөтен дөньялыкта ихтирам яулаган улын хөрмәт итә 1997 елда район хакимияте әдәбият, сәнгать һәм халык иҗатын үстерүгә һәм пропагандалауга аеруча зур өлеш керткән кешеләргә бирү өчен Г.Ибраһимов исемендәге премия булдырылды. Бүгенге көндә – 21 кеше бу исемгә лаек. 1987 елда туган авылы Солтанморатта йорт музее булдырылды, район үзәк китапханәсе, балаларның җәйге ял лагеры һәм район үзәге – Талбазыдагы бер урам аның исемен йөртә

"Сиңа кайттым юллар, еллар узып... Авыргазым минем, Авыргазым.... Чал Иделдә су коенган чакта, Синең суын диеп коендым"

Әгәр дә бер генә минутка әдип терелә алса, туган авылын өзелеп яраткан, ләкин гомеренең соңгы өлешен читтә уздырган Г.Ибраһимов якташы С.Рәхматулла язган бу юлларны рәхәтләнеп кабатлар иде.


Ничә еллар үтсә дә, әсәрләре кызыксындыра, уйландыра, ниндидер нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә

-Ә инде дәрескә нәтиҗә ясап, янә аның турында викторина сорауларына җавап бирик.

Бәяләр кую.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 10 класс

Скачать
Жизнь и творчество Галимджана Ибрагимова

Автор: Абдеева Нурия Наилевна

Дата: 22.11.2018

Номер свидетельства: 487114


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства